Выступление на пед.конференции на тему Башлангыч сыйныфта эш тщжрибщм


Август конференциясе башлангыч сыйныфлар
секциясендә чыгыш темасы:
“ Башлангыч сыйныфларда проект
эшчәнлек буенча эш тәҗрибәм”.
ТР Әгерҗе муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми
белем бирү учреждениесе
Көчек урта гомуми белем бирү мәктәбе
Башлангыч сыйныфлар укытучысы
Мортазина Лилия Илсур кызы
август, 2015 ел
Мәктәп заман таләпләрен сизгер тоючы, шуңа бәйләнешле үсеш-үзгәреш кичерүче белем бирү йорты буларак яши. Мәктәптә белем бирү дә, тәрбия процессы да бер-берсе белән үрелеп барыла. Укытучы балаларда һәр заманда, һәр чорда әһәмиятле мәңгелек кыйммәтләр системасы – тырышлык, вөҗданлык, намуслык, ватанпәрвәрлек, кешелеклелек һ.б. тәрбияләү белән бергә, нәкъ менә шушы чорда кирәкле сыйфатларны булдыру өстендә дә һәрдаим эш алып бара. Безнең чор – XXI йөз башы мәгълүмат чоры, глобальләшү, интеграцияләшү чоры буларак тарихка кереп бара. Шушы чор балалары өчен мәгълүматны белү, әзер материалны ятлау күнекмәләре актуальлеген югалта. Алгы планга мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә табу, аны кирәкле рәвештә куллану, башкаларга җиткерү күнекмәләренә ия булу чыга. Шушы тенденция яңа алымнарны, технологияләрне башлангыч сыйныфлардан ук куллану зарурилыгын хасил итә. Бу яктан проектлар методының нәтиҗәлелеген ассызыкларга кирәк. Аның уңышлы кулланылышын тышкы һәм эчке нәтиҗәгә юнәлгән булуы белән аңлатыла ала. Тышкы нәтиҗәне укучы күрә, аудиториягә тәкъдим итә, эчке нәтиҗә – эшчәнлекле тәҗрибә – укучының яңа белемнәре, күнекмәләре, кыйммәтләреннән тора. Башлангыч сыйныф укучылары өчен проект эшен башкару кайбер авырлыклар китереп чыгара ала, шулай да дүртенче сыйныф укучылары проект мәсьәләләрен генә түгел, чын мәгънәсендә проект эше башкара алалар. Минем эш тәҗрибәм дә әлеге фикерне дәлилли.
2014-2015 уку елында башкарылган эшләребез арасында 4 сыйныфы укучылары белән эшләнгән “Балалар мәйданчыгы” проект эше үзенчәлекле урын били. Проектның максатын мин башлангыч сыйныф укучыларында фәнни һәм иҗади хезмәттәшлек атмосферасын булдыру нәтиҗәсендә балалар мәйданчыгының моделен ясау буларак буларак билгеләдем. Әлеге максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны чишү зарури дип таптым:
укучыларда төрле юллар белән кирәкле мәгълүматны эзләп табу һәм аны гамәлдә иҗади куллана белү күнекмәләрен булдыру;
балаларда сыйныфташлар белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтен булдыру, коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру өстендә эшләү;
укучыларда эшчәнлекләрен оештыру һәм аның белән идарә итү күнекмәләрен булдыру;
башкарылган эшне әзер продукт буларак аудиториягә тәкъдим итә белү күнекмәләрен булдыру өстендә эшләү.
Проект эшен башкару берничә этапта гамәлгә куелды. Әзерлек этабында мин балаларда уңай мотивация булдыру, эшкә дәрт-дәрман уяту, иҗади эшне уңышлы башкарып чыгаруга ышаныч тудыруга зур игътибар бирдем. Чынлыкта да, балалар мәйданчыгы – ул балачак, хыял, әкият, хәрәкәт, уеннар территориясе. Проектны башкару дәвамында укучылар хыялларын модель рәвешендә булса да чынга ашыру мөмкинлегенә ия булачакларына куандылар, шул ук вакытта реаль тормыш кысаларыннан да читкә китүдән качарга кирәклегенә ышандылар. Проектның кыйммәтен, актуальлеген тормыштан алынган мисаллар белән дәлилләргә омтылдым. Барыннан да элек мәйданчыкның сәламәтлек, физик һәм зиһен үсеше өчен әһәмиятен укучылар үзләре дәлилләделәр. Ә менә балаларның ихтыяҗына җавап бирә торган мәйданчыклар төзүнең күп районнарда, авылларда проблема булып калуын үземә искәртергә туры килде. Шулай ук республикабызда “Минем яраткан ишегалды” проекты кысаларында уен-спорт мәйданчыклары күпләп төзелә башлавы турында әңгәмә корылды. Балалар үзләре булган район-шәһәрләрдә, хәтта чит илләрдә күргән мәйданчыклар турында сөйләделәр.
Планлаштыру этабында мәгълүмат чыганаклары барланды, сыйныф укучылары арасында вазыйфалар бүленде, кирәкле материал-җиһазлар сайлап алынды. Алдагы дәрестә тупланган мәгълүмат эшкәртелде, системага салынды. Бу дәрескә һәр укучы балалар мәйданчыгы турында мәгълүмат туплап килгән иде. Кемдер балалар мәйданчыгындагы корылмаларның фоторәсемнәрнең басылган вариантларын алып килде, бер укучы мәйданчыкта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен туплап килде, кемдер мәйданчыкларның төрләре турында мәгълүмат бирде, һәрбер бала мәйданчыкта нәрсә күрергә теләвен тасвирлап бирде. Нәтиҗәдә балалар күрергә теләгән мәйданчык түбәндәге сыйфатларга ия булуы ачыкланды:
-корылмалар агач яки пластиктан эшләнгән булырга тиеш;
-күңел ачу өчен таган, карусель кебек корылмалар да, спорт белән шөгыльләнү өчен турник, дуга рәвешендәге баскычлар булырга тиеш;
-нәниләр өчен комлык булырга тиеш;
- эскәмияләр, чүп савытлары торырга тиеш;
- корылмалар ачык, матур төстә булырга тиеш;
-мәйданчыкның як-якларына күләгә биреп торучы агачлар утыртылырга тиеш.
Проект эшенең әзер продуктын – мәйданчык моделен катыргы кәгазьдә (моның өчен азык-төлек продукциясенең катыргыдан эшләнгән каплары файдаланылды) эшләү уңышлы дип табылды, төп җиһаз итеп балалар төсле катыргы, төсле кәгазь, өлешчә пластилин, Лего конструкторы элементларын файдаланырга мөмкин дип таптылар.Проектны тормышка ашыру вакытында түбәндәге мәсьәләләр хәл ителде:мәйданчыкның территориясен билгеләү, корылмаларны барлау һәм аларны урнаштыру; мәйданчыкны югары эстетик зәвык белән бизәү.
Башлангыч сыйныфларда ук проектны башкаруга гына түгел, аны аудитория, җәмәгатьчелек алдында дөрес тәкъбир итәргә өйрәнүгә дә зур игътибар бирелергә тиеш. Бердән, бу очракта балаларның фикерне логик яктан төгәл, тәэсирле итеп җиткерү күнекмәләре, аудитория белән идарә итә белү, чыгыш ясаудан курыкмау кебек сыйфатлары үсә, икенчедән, әзер продуктны күрү, башкаларга күрсәтү балаларда канәгатьләнү, башкарылган эш белән горурлану хисе калдыра, алдагы эшкә мотивация тудыра.
Эш башкарылганнан соң мин рефлексиягә, ягъни башкарылган эшкә, үз-үзеңә бәя бирүгә дә җитәрлек игътибар бирергә тырыштым. Әлеге этапта балалар белән эшчәнлек барышында хасил булган уңай тәэсирләр, аларның чыганаклары турында, уңышсыз, тулы канәгатьләнү китермәгән моментлар турында әңгәмә алып барылды. Проектта катнашкан һәр баланың эше махсус критерийлар буенча бәяләнде. Аеруча укучыларның проектның актуальлеген, кыйммәтен аңлау дәрәҗәсе, коммуникатив күнекмәләре, эшне мөстәкыйль яисә олылар ярдәмендә башкару, проектны яклау вакытында үз-үзләрен дөрес тоту, сорауларга төгәл, аңлаешлы җавап бирә белүләре бәяләнде. Әмма әлеге эш кайбер җитешсез якларны да ачып салды, һәрхәлдә балаларның сөйләм культурасы өстендә, фикерләрен логик эзлекле җиткерә белү күнекмәләрен булдыру өстендә эшләү зарурияте барлыгы ачыкланды. Балалар көтелмәгән сораулардан югалып калалар, җавапларында “паразит сүзләр” (инде, ну, нитергә кирәк һ.б.) куллана башлыйлар.
“Балалар мәйданчыгы” проектын башкару вакытында балаларда универсаль уку гамәлләрен формалаштыру өчен уңышлы җирлек хасил итте. Балаларда беренче чиратта коммуникатив универсаль уку гамәлләре формалашты: проект эшенең һәр этабында алар үз позицияңне башкаларга үтемле, аңлаешлы, тәэсирле итеп җиткәрү, аудитория алдында чыгыш ясау өстендә эшләделәр. Шул ук вакытта командада эшләү башкаларның фикерен ишетү, берничә төрле фикер арасында аеруча дөрес, төгәлен сайлап алу күнекмәләрен булдыруга да йогынты ясады. Шулай ук танып белү универсаль уку гамәлләре дә булдырылды, дип саныйм. Укучылар иң элек проблеманы билгеләргә, аны хәл итү юлларын мөстәкыйль эзләргә өйрәнделәр, мәгълүматны җыю һәм эшкәртү ысуллары белән эшләү күнекмәләре алдылар, модель төзү күнекмәләрен камилләштерделәр.Регулятив универсаль уку гамәлләре түбәндәгечә формалашты: балалар эшчәнлекләрен эзлекле рәвештә алып барырга өйрәнделәр, эш дәвамында кайбер төзәтмәләр кертүнең әһәмиятен аңладылар.Шәхси универсаль уку гамәлләрен булдыру да уңышлы алып барылды: балалар сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлегенә төшенделәр, эстетик зәвыкларын үстерделәр, ярдәмчеллек, итагатьлелек, инициативалылык, үткенлек кебек сыйфатларына ия булуның әһәмиятен аңладылар.
“Балалар мәйданчыгы” проекты – чагыштырмача яңа проект. Теманың башлангыч сыйныф укучылары өчен актуаль яңгырашы да балаларның эшкә энтузиазм белән алынуына алшарт булып тора. Проект эшен башкару балаларда үз-үзләренә ышаныч, бер-берсенә карата хөрмәт, ихтирамлы мөнәсәбәт булдыруда ярдәм итте. Сыйныфыбызда балалар саны аз булу сәбәпле эш бер генә төркемдә башкарылды. Шуңа күрә проектлар арасында ярыш-бәйге, чагыштырып карау мөмкинлеге булмады. Бәлки кайбер бәхәсләр тууга да шул ук бала саны аз булу сәбәпче булгандыр. Мәсәлән, мәйданчыкның бер территориясен чәчәкләр клумбасына бирү-бирмәү, мәйданчыкны билгеле бер стильдә башкарып чыгару мәсьәләләрен хәл иткәндә фикерләр төрлелеге күзәтелде. Бер яктан, чәчәкләр, әлбәттә, матурлык чыганагы, икенче яктан, аларны тәрбияләп тору өчен махсус кеше кирәк. Бизәлешне әкияти, фантастик яисә хай-тек стилендә бизәү буенча да шактый кызу бәхәсләр алып барылды. Минем фикеремчә, мондый бәхәсләр – уңышлы проект эшенең аерылгысыз өлеше, эшкә бирелгәнлекнең бер билгесе булып тора. Ахыр чиктә, эшне башкару укытучы буларак миндә, төп башкаручылар, эшне оештыручылар буларак балаларда тирән канәгатьләнү хисе калдырды.