Эссе : Мин — укытучы.


Эссе.
Мин- укытучы.
                                                                              
                                                                       Ни белән үлчәнә үткән гомер?
                                                                        Калган эзләр белән.
                                                                      Кеше күңеленә орлык итеп                                                                        Салган сүзләр белән!
                                                                                   Саҗидә Сөләйманова .
Җир һаман әйләнә дә әйләнә... Вакыт елгасы безнең үткән гомерне кыскартырга теләгәңдәй ага да ага... Шушы вакыт ташкыны эчендә көн дә иртә белән эшкә ашыгам. Үземнең бик тә шаян , шук, хәрәкәтчән, үзсүзле, шул ук вакытта бик таләпчән, нечкә, самими, саф күңелле; һәрнәрсәдән кызык таба белә торган; кирәксә-кирәкмәсә дә кызып китәргә дә мөмкин булган кадерлеләрем –яраткан укучыларым янына, яраткан эшемә ашыгам... “Чит кеше балаларын яратып буламы?”-диярләр кайберәүләр. Бәлки, булмыйдыр да, ә менә үзеңнең укучыларыңны һәрвакыт күрәсе килү, аларның күңелләрен күтәрү, тынычландыру, йөрәкләренә җылылык, матурлык кына саласы килү - боларны ярату дими ни дисең? Әти-әниләренә караганда минем янымда озаграк вакытын үткәргән бала ни өчен чит булсын ди? Барысын да яратам шул: шаян Айнурны, тиктормас Алмазны, эш сөючән Айгөлне, сабыр Верониканы да. Ярату- кеше күңелен яктыртып торучы кояш шул ул. Кояш җылысыннан башка җир йөзендә тереклек булмас иде. Әгәр миннән чын кешелеклелек сыйфатлары бөркелеп тормаса, балада шәфкатьлелек тәрбияләп булмас иде. Яратуны сизүгә, риясыз бала үзен бәхетле хис итә. Ярату- бала күңелен җайга салучы бердәнбер игелекле көч ул!
. Әнә шул балаларны ярату хисе, 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мине Казан шәһәренең 1 нче номерлы педучилищесына китерде. Аннан соң КДПУның педагогика һәм башлангыч өйрәтү методикасы факультеты, аннан 2009 нчы елда ИНПО ның инглиз теле һәм инглиз теленә өйрәтү методикасы факультеты... Мөгаллимлек хезмәтемне 1992 нче елда районыбызның Албай урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башладым. 1998 нче елда эшемне Югары Кыерлы төп мәктәбендә дәвам иттем. Хәзерге вакытта Усали урта мәктәбендә эшлим. Менә 23 ел инде балалар арасында.

Мин укучыларыма өйрәнүче итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе кечкенә дөнья. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам. Иҗади үстерелешле укыту технологиясеннән файдалану – шуның ачык мисалы. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен яратып кына яшәү – ят нәрсә. Аның өчен педагогик камиллеккә омтылу, иртәгәсе көн белән яшәү, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен биш бармагы кебек белеп, аларны үз балаңдай якын күреп, киләчәк тормышка әзерләү хас.
Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Минуты саен үзгәреп торган бу дөньяда гаиләңне, кызганыч булса да, баларыңны бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың. 23 еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, башкача булмый! Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Әйе, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да өйрәнергә туры килде. Берни эшләр хәлең юк. Проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Дәресләремдә компьютер технологиясеннән һәм мультимедияле презентацияләрдән файдаланам. Аерым шагыйрьләр, язучылар иҗаты буенча электрон дәреслекләр, компакт-дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланып үткәрелгән дәресләр нәтиҗәле була.
Кайбер көннәрдә үткәннәрем турында уйлыйм да шундый нәтиҗәгә киләм. Чыннан да, мин “йөрәгемне балаларга биргәнмен” икән. Бөтен куанычым, шатлыкларым, борчу-мәшәкатьләрем укучыларым белән бәйле булды.
23 ел эш дәверемдә укучыларым яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. 2013 нче елда 4 нче сыйныф укучысы Габдрафикова Алиса татар теленнән район олимпиадасында 2 нче урынга чыкты. Башлангыч мәктәп кенә дип тормыйча авылда барлык культура-масса эшен үзебез башлап оештырып йөрибез. Балалар үзлэрен ялгыз хис итмәсенннәр, мәктәпкә килү алар өчен күңелсез гамәл булмасын дип тырыштык. «Белем бәйрәме», «Өлкәннәр көне», «Сөмбелә», «Яңа ел», «Тамчы шоу», «Рәхмәт Сезгә, ветераннар», “Кыңгыраулы балачак», «Авылым йолалары», “Мәктәп йолдызы”, “Безнең авыл мәзәкләре”, “Кунак ашы кара каршы” кебек бэйрэмнэр оештырдык. Бу уку елында балалар бөтен Россия күләмендә үткәрелә торган “Русский медвежонок”, “Кенгуру”, “Компьютер и технологии”, республика күләмендә “Зирәк тиен” ,”Человек и природа”конкурсларында катнаштылар. Нуруллина Әдилә Бөтенроссия күләмендә оештырылган дистанцион викторинада катнашып, абсолют җиңүче исеменә лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде. 4 нче сыйныф укучысы Файзрахманов Эльмир “Птичья столовая” район экологик конкурсында катнашты, ул ясаган җимлек иң яхшысы дип табылды һәм укучыбыз Эльмир диплом белән бүләкләнде. Ильдарханова Айгөл республика күләмендә оештырылган “Зирәк тиен”дип исемләнгән конкурс-уенында регион буенча 120 бал җыеп, 1676 укучы арасында 1 нче урынга чыкты. Ә Нуруллина Аделя татар теленнән олимпиадада зона буенча 2нче урын алды, район күләмендә 3нче урынга чыкты. Әле Алисәбез “На книжной полке” дип исемләнгән Халыкара дистанцион викторинасында катнашып, лауреат исеменә дә лаек булды. “Ел укучысы- 2013”конкурсында катнашып, “Зирәк укучы” исеменә лаек булучы укучыбыз да – Габдрафикова Алисә. Март аенда кошларны каршы алырга әзерләрдек, чөнки 1нче апрель- кошлар көне. 4нче сыйныф укучысы Файзрахманов Эльмир “Птицы рядом с нами» район конкурсында катнашып, сыерчык оясы ясады һәм диплом белән бүләкләнде.Миңа бервакыт Нократ елгасында булырга туры килде. Шул вакытта мин үземнең профессиям турында уйландым. Меңьеллык тарихлы, киң колачлы иксез-чиксез киңлекле Нократ ага да ага... Ул каян көч, дәрман ала? Аңа бер-берсен куыша-куыша, елгалар, инешләр килеп кушыла да, көчле ташкын барлыкка китерә, Нократне куәтләндерә. Минем профессиямнең дә асылы шушы түгелме соң? Укый, яза, саный, аралаша, яхшыны яманнан     аера, хәтта парта артында утырып тора белмәгән баланы мин әкрен- әкрен генә белем һәм күнекмәләргә өйрәтәм, аның үз-үзенә ышанычын тудырам . Шуңа күрә дә, башлангыч сыйныф   укытучысы , бала мәктәптә үзен уңайлы хис итсен өчен җылы, дустанә мохит тудырырга бурычлы, шул вакытта уку-укыту эшчәнлеге мавыктыргычрак , ә тәрбия эше сизелмичә бара ала. Үземнең укытучыларымны һәм хезмәттәшләремне күзәтүләремнән мин шуны аңладым: чын укытучы үзенең профессиясе белән янарга һәм авырырга тиеш. Минем фикеремчә, яхшы укытучы булу өчен белем генә аз, ә   тәнеңдәге бөтен күзәнәгең аша син үзеңне укытучы итеп тоя белергә дә тиеш. Мин һәрвакытта уйланам: ”Кем соң ул укытучы? Синең хәзмәтеңнең асылы нидә?” Икмәк пешерүче берничә сәгать эчендә пешергән икмәген күреп сөенә, чәчтараш бик тиз генә вакыт аралыгында үз эшенең нәтиҗәсен күрә, агроном берничә атнадан үстергән үсентеләренә шатлана. Ә менә укытучыга эшләргә дә эшләргә ... Үзенең хезмәт җимешен күреп сөенергә, үзен бәхетле итеп сизү өчен аңа бик күп еллар кирәк.Укытучы күпмедер күләмдә актер да әле. Ул ”сәхнәгә” үзенең шәхси борчуларын чыгармаска тиеш. Шуңа да мин, тормышымда нинди генә авырлыклар булса да, класска ачык йөз белән керергә тырышам. Әти- әниләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Әти әниләрне дәресләргә, класстан тыш чараларга чакырабыз. Безнең әти – әниләребез дә бик актив: чакырган вакытта һәрбер әти- әниләр җыелышына, һәр дәрескә, һәр класстан тыш чарага киләләр, мәктәп тормышы белән кызысынып торалар. Гаилә белән мәктәп тыгыз элемтәдә яшәгән вакытта гына, укыту һәм тәрбия өлкәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. “Укытучы оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста архитектор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа авырулары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберәүләре, кайвакыт, дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән, ”- дигән танылган язучы С.Л. Соловейчик. Әйе, укучыларымны шатландырып, күңелләрен күреп, ихласлыкларын сүндермичә, белемгә кызыксыну уятып, эшләргә дә эшләргә...
Мин укучыларыма ышанычлы терәк, яхшы мөгалләмә белән, эшемә иҗади якын килеп, эшләргә тырышам. Ләкин бу гына аз. Үзеңнең куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү өчен бик сабыр, иң катлаулы ситуацияләрдә дә оптимист булып калырга, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска кирәк.
Мин ышанам: мине алга таба да бик кызыклы педагогик тормыш көтә. Алга таба да исән-сау булып, балалар хәсрәтләре күрмичә, укучыларым, әти- әниләрем, туганнарым, дусларым белән бергә- бергә тату булып яшәргә язсын.