Мин — укытучы (эссе)


Мин – укытучы.
(Эссе)
Гомереңнең күпмедер юлын узганнан соң, артка борылып анализлый башлыйсың икән. Дөрес яшәдемме, кайдадыр ялгышлыклар җибәрмәдемме, сайлаган һөнәремә тугры калдыммы? Киләчәктә бу дөньяда яшәү дәверендә тормышка ашырырга теләгән уй-ниятләремне үтәп өлгерә алырмынмы?
Мондый уйланулар 45 не узганнан соң башлана икән...
Тормышта бөтенесе дә үзем уйлаганча гына булып бетмәгәндер дә, әмма шунысын ышанып әйтә алам: укытучы һөнәрен сайлавыма һич кенә дә үкенмим. Менә 28 ел бу өлкәдә тугры хезмәт итәм.
Мәктәптә укыган чагымда укытучы булырга хыялландым микән, өздереп кенә әйтә дә алмыйм, әмма минем язмышымда иң мөһим мәсьәләне хәл итүдә икенче бер кешенең роле бик зур булды. Ул – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сөмбел Исмәгыйль кызы Хәсбиева.
Бүгенгедәй хәтеремдә: 8 нче сыйныфны тәмамлаган чак, капка төбендә көтү кайтканны көтеп басып торам. Тыкрык башыннан Сөмбел апа төшеп килә. Минем яныма туктады да:
- Сеңлем, син укырга кая барырга җыенасың? – дип сорады.
- Унынчыга инде.
- Ялгышмыйсыңмы син? Мәктәптә тырышып укыганнарың әрәм булачак бит, әллә Арча педучилищесына барып карыйсыңмы?
Бу сүзләрне әти-әниемә кереп әйткәч, алар да аптырашта калдылар. Күп балалы гаилә булгач, барысын да югары белемле итеп бетерә алмабыз дип уйлаганнардыр инде.
Бу 30 июль көне иде. Тагын ике көннән документларны кабул итү срогы бетә. Ни булса, шул булыр, дип, кирәкле кәгазьләрне туплап, Арчага киттек без. Барып җиткәнче кичке 4 булды.Училищеда тынлык. Идән юуучы коридор идәннәрен сөртеп йөри. “Булмаса булмас, шулай язгандыр” диеп чыгып барганда, әтиемнең аяк тавышын ишетеп (ул сугыш ветераны, бер аягы протез иде), бүлмәсеннән директор килеп чыкты. Документларымны карап чыккач, имтиханнарга әзерләнергә кушып, безне озатып калды.
Язмышым шулай хәл ителде дә куйды. Мин студент булдым. Башта педучилище, аннан университет…
Беренче дәресләр, беренче дулкынланулар… Барысы да бүгенгедәй истә.
Хезмәт юлымны мин башлангыч сыйныф укытучысы буларак башлап җибәрдем. Бер белмәгән, ишетмәгән чит авыл. 3 сыйныфны бергә укытырга, өстәвенә, мәктәп мөдире дә үзем. Бер мәлгә югалып калдым, яшь булсам да, өстемә нинди җаваплылык йөкләнгәнен яхшы аңлый идем. 4 ел Кече Рәс авылында эшләдем. Бу авыл кешеләре ярдәмчел, кешелекле, укытучыны хөрмәт итә белүләре белән күңел түремә кереп урнашты. Яшьлегемнең иң матур мизгелләре, хезмәтемнең нәтиҗәсен күреп куанулар, кеп-кечкенә балалар чыгышыннан концерт әзерләп, клуб тутырып, авыл халкын җыеп бәйрәм итүләр әле дә истә.
Уйлыйм-уйлыйм да шаккатып куям: танылган артистларның концертларына да йөрмәгән халык нәп-нәни балаларның чыгышын йотылып тыңлый, гөрләтеп кул чаба иде. Бу минем хезмәтемнең уңышымы, әллә авыл халкы тарафыннан олы хөрмәтме? Икесе дә бардыр. Югыйсә ишек артыннан дәрес бирүемне тыңлаган, мәгариф өлкәсендә белгеч булмаган гади бер колхозчының “Син укытучы булып тугансың икән” дигән сүзләре бүген дә колагымда яңгырап тора. Мин шул сүзләргә салынган авыл халкының ышанычын гомер буе акларга тырышам: чын күңелемне биреп укытам, балаларның барысын да тигез күрәм, һәрберсендә үзенә хас булган үзенчәлекле якларны ачарга омтылам.
Гаилә корып, башка авылга күченгәч, хезмәтемне татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак дәвам иттем. Бертуктаусыз эзләнүләр, яңалыклар белән танышып барулар, тәҗрибә туплау һөнәремнең остасына әверелдерде.
Мин бүген - укытучы, балаларның ярдәмчесе, остазы, киңәшчесе, дусты. Болар коры сүзләр генә түгел. Һәр төшенчәгә дәлилгә китерерлек мисаллар җитәрлек.
Укытучы - балаларга ныклы белем бирү юнәлешендә армый-талмый эшлим. Укучыларым район олимпиадаларында гына түгел, республикада югары нәтиҗәләргә ирешәләр, араларында аспирантура тәмамлаучылар, югары уку йортларын бетереп, минем хезмәтемне дәвам итүчеләр дә бар. Укучыга белемне тиешле дәрәҗәдә бирү өчен, укытучы үз фәнен тирән белергә, яңа технологияләрне үзләштерергә һәм укыту методикасын дөрес итеп куллана белергә тиеш. Компетентлы укытучы гына укучысына ныклы белем бирергә сәләтле. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучыны аңлап укырга, язарга, дөрес һәм аңлаешлы сөйләмгә өйрәтергә, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, гомумән, иҗади шәхес тәрбияләргә тиеш. Икенче буын федераль белем бирү стандартлары буенча дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрә. Укытучы укучыларга әзер белем бирү белән шөгыльләнмичә, белемне укучыларның үзләреннән эзләтү алымнарын күздә тотып эшләргә, белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәтергә тиеш. Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә, компетентлы шәхес буларак, эшне дөрес оештыруын таләп итә. 
“Укытучы - компетентлы шәхес” дигәндә, мин, иң беренче чиратта, үз фәнен тирән белүче, укыту методикасын яхшы үзләштергән һәм, аны үз эшендә дөрес файдаланып, яхшы нәтиҗәләргә ирешүче мөгаллимне күз алдында тотам. Алай гына да түгел, һәр баланың шәхси үзенчәлекләрен ачыкламый торып, зур уңышларга ирешеп булмый. Авыл мәктәбе шартларында бу бигрәк тә мөһим, чөнки укучылар берничә авылдан туплана, кайберләрендә балалар бакчасы да юк. Төрле әзерлектәге балаларны, бер коллективка туплап, бер юнәлешкә алып кереп китәргә кирәк. Эшне дөрес оештыра белү укытучыдан зур көч сорый, һәрьяктан уйлап, анализлап эшләүне таләп итә.
Мәктәптә 28 ел эшләү дәверендә укыту процессындагы төрле үзгәрешләрне күрергә, сәләтләре, холыклары төрле булган укучылар белән эшләргә туры килде. Шуны ышанып әйтә алам: укучы белән укытучы арасында хөрмәт, ышаныч, бер-береңне аңлау булганда, фәнне бик авыр үзләштергән балалар белән дә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә була. Бердәм республика тесты нәтиҗәләре моны раслый (2014 ел – белем сыйфаты 100%, 2016 ел – белем сыйфаты -100%).
Балаларның остазы – укучы нинди генә уңышка ирешсә дә, аңа ярдәм итүче, юл күрсәтүче кеше – укытучы. Укучыларым республика, Бөтенроссия конкурсларында катнашып, җиңүчеләр булдылар, фәнни-тикшеренү эшләренең нечкәлекләренә өйрәнделәр, мөстәкыйль фикер йөртергә һәм публика каршында, үз карашларын яклап, чыгыш ясау күнекмәләренә ия булдылар. Аларның грамоталары, дипломнары портфолиомда тупланган. Укытучы укучыны үзе артыннан ияртә һәм укыткан фәненә кызыксыну уята алганда, ул Остаз исеменә лаек буладыр. Бер укучым бүгенгесе көндә КФУ ның татар теле бүлегендә белем ала. Ни өчен менә шул укучының язмышына битараф була алмаганым хакында сүз кузгалттым соң? Минем һөнәремне сайлаучылар ул гына түгел бит! Ә бу аерым очрак. Бик авыр гаиләдә тәрбияләнүче бала буларак, мин аның язмышына битараф кала алмадым. 6 нчы сыйныфта “Нинди һөнәр сайларга ?” дигән темага язылган сочинениесен укыганда, аның тормышында нинди роль уйнавымны ачык аңладым. “Гадел булганы өчен, татар теле укытучысы Клара апаны хөрмәт итәм һәм аның юлын сайларга телим”- дип язган иде ул. Менә шуннан соң бу бала белән ныклап шөгыльләнә башладым. Чит төбәктән кайткан бу укучы юньләп татарча белми иде, җөмлә төзеп сөйләшә алмый, грамоталылыгы чамалы гына. Бергәләп тырышкач, җиңү артыннан җиңү яулый башладык, район туры олимпиадаларында призлы урыннар, КФУ оештырган ярышларда югары нәтиҗәләр, БРИ да 80 балл... Һәм югары уку йортының студенты. Бик теләп, яратып укуын белеп куанам. Азапланма, барыбер бернәрсә барып чыкмас дигәннәргә укучы белән укытучының аңлашып, тырышып хезмәттәшлек итүе нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешеп булуын расладык без.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу өстенә менә 28 ел сыйныф җитәкчесе вазифасын үтим. Әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә булу, проблемаларны бергәләп хәл итү нәтиҗәсендә хөрмәт казанган укытучы мин. Мәктәпне тәмамлаган укучыларым хәлемне белергә киләләр, очрашуларга чакыралар, бәйрәмнәрдә котлыйлар, ата-аналар рәхмәт сүзләре җиткерәләр. Мин хезмәтемнең бушка китмәвен күреп сөенәм, җан тынычлыгы алам.
“Синнән бәхетле кеше юк. Син эшеңне яратып, белеп эшлисең”,- ди миңа тормыш иптәшем. Ул хаклы. Мин бүгенге көндә бик бәхетле кеше. Тормышта үз юлымны таптым. Минем табышларым: яраткан хезмәтем, күземә карап, ягымлы йөзләре белән йөрәгемә шатлык иңдерүче укучыларым бар. Бүгенге көндә зур уңышларга ирешкәнмен икән,бу минем тырыш хезмәтемнең нәтиҗәсе, якыннарымның теләктәшлеге, ярдәмедер.
Мин бу тормышта үз кыйбламны таптым, көчем, акылым, сәләтем бар чагында, йөрәктә көч-егәр бетмәгәндә, җилкәнемне югары күтәреп, алга таба йөзәчәкмен дә йөзәчәкмен әле.