Сценарий мероприятия Бер курешу узе бер гомер


Шушы яктан, шушы туфрактан без.
Авылыбыздан чыккан иҗади затлар белән очрашу.
*** Баянчылар триосы. Э. Хуҗиәхмәтов, Р. Мингазов, Ә. Әскәров.
*** “Сипкелле малай”. Ф.Хөсни әсәре буенча күренеш.
*** Исәнмесез, авылдашлар
Нигездәге газиз ташлар
Бергә аунап-уйнап ускән
Газиз, якын якташлар!
*** Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре, шаулап утырган алтын башаклы басулары белән дан тоткан авылым, исәнме!
*** Без юкка гына бәйрәмебезне Фатих ага Хөснинең “Сипкелле малай” әсәреннән өзек белән башламадык. Чөнки ул безнең авылдашыбыз, якташыбыз, горурлыгыбыз!
*** Фатих ага шушы авылда туып үсеп. Аннан соң үзенең әдәби әсәрләрен иҗат итеп безнең авылны, безнең төбәкне дөньяга танытты.
*** “Фатих ага тикмәгә генә Мәтәскәдә дөньяга килмәгәндер. Талантларны, әдипләрне бары тик тиешле җирлек, мохит кенә тудыра ала. Киләчәктә дә бу бу төбәк татар халкына яшь, яңа Фатих Хөсниләр тудырыр, үстерер,дип ышанасы килә.Чөнки монда җирлек бар!”- дигән иде 2001 елның 3-февралендә Ф.Хөсни исемендәге мәктәп диварына мемориаль такта, музеена язучының бюсты куелган көнне якташыбыз, талантлы журналистыбыз Фәнил Нигмәтҗанов.
*** Ф.Хөсни прозик язучы. Шулай да аның “Дөнья матур миңа”исемле бер шигыре һәм Фатих ага сүзенә язылган “Кошлар тынды” җырын кем генә белмидер.
“Кошлар тынды” җыры. Гөлнур Гыймранова башкара.
Олы Мәтәскә үзидарә җирлеге башлыгы Миннәхмәт Габдулла улы Вәлиуллинга сүз бирәбез һәм җырлавын сорыйбыз.
*** Теләче. Олы Мәтәскә. Шулай дип дәү сүзләр белән язып куйдым да,бик зур эш кырган шикелле,үз язуыма үзем сокланып карап тордым. Бигрәк тә күңелгә якын сүз инде. Безнең як табигатенең матурлыгын,кызларның гүзәллеген,егетләрнең уңганлыгын,әбиләрнең аклыгын,бабайларның ныклыгын язар өчен шагыйрь булырга кирәктер.
*** Безнең төбәгебездән бик күп талантлы әдипләр,һәвәскәр шагыйрьләр чыккан, гомум татар әдәбиятында үз урыннарын лаеклы рәвештә алганнар.
*** Ничә гасыр җир өстенә
Татлы суың бәрәсең.
Таш чишмәкәй – изге чишмәм,
Минем йөрәк парәм син...
*** Таш чишмәкәй – серле чишмәм,
Ничек серең саклыйсың?
Гашыйкларның мәхәббәтен
Читкә, ятка сатмыйсың.
*** Күпме кызлар килде сиңа,
Йөзеңдә күрде үзен.
Сөйләделәр сиңа гына
Яшерен йөрәк серен.
*** Сабан туе батырлары
Суың эчеп көч ала
Син һаман да япь-яшь килеш...
Яшьлектән бит җыр кала,- дип яза безнең хөрмәтле кешебез Илдар абый Низамов. Илдар абый, көчле алкышлар астында сезне сәхнәгә чакырабыз.
Илдар Мөхәммәт улы Низамовка сүз бирелә.
*** Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.
Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!
*** Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,
Җыр күңелне җылыта.
Әйдә, җырлап яшик, дуслар,
Җыр дуслыкны ныгыта.
Альмир Әхәт улы Корбанов – бии, җырлый???
*** Авылыма кайтам, туган якка,
Су юлында калган балачакка.
Ак өметләр тулы хыялларны
Канат итеп ерак очкан чакта.
*** Горурланып кайтам, кулларында
Ут уйнатыр тырыш халкым бар.
Яңа йортлар бизи Мәтәскәмне,
Югалганда башка авыллар.
*** Җан тартканга кайтам, тояр өчен
Туфрагымның кайнар сулышыш.
Кан-кардәшләр дәшә, ризык йөртә,
Авылыма бәйле язмышым.
*** Әлеге шигырь юллары әле күптән түгел генә дөнья күргән “Бәхет өчен күп кирәкми” исемле китап авторы Рәйсә апа Ахунованыкы. Көчле алкышларга сез бүген бик лаек!!! Әфәрин, котлыйбыз тәүге иҗат җыентыгыгыз белән, Рәйсә апа!!! Сүз сезгә.
Рәйсә Галиәхмәт кызы Ахунова сүз ала.
***Җыр кешенең юлдашы,
Җырлый алу бик яхшы.
Берәү җырлый эшендә,
Берәү җырлый төшендә.
Берәү – күңеле тулганда,
Берәү – эше уңганда.
Кайберәүләр җырлыйлар
Савыт –саба юганда.
*** Берәү җырлый оялып,
Берәү җырлый куанып.
Берәү җырлый һис белән,
Берәү җырлый көч белән.
Ничек кенә булса да
Начар түгел моңаю,
Җырлый алмаган кеше
Бәхетсездер мөгаен.
Лилия Әхмәтвәлиева – җыр.
***Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.
Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!- дигән шигырь юллары астында
Рәйхана Гәйфиеваны сәхнәгә чакырабыз.
***Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен
Искә алып, дуслар, тагын бер
Яңгыратыйк әле бу залларда
Кайтавазын яшьлек таңының.
*** Үтте инде яшь вакытлар дип
Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк
Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,
Җыр - биюгә булган гашыйклык.
*** Безнең йөрәк әле һаман да яшь
Онытмадык матур көйләрне
Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,
Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.
Нурзидә Шәвәлиева җырлый.
*** .Исмәгыйлова Айсинә Илдус кызы 1992 елның 30- июлендә дөньяга авазын сала. 1999 елда 1 сыйныфка укырга керә. Мәктәптә, авылда, районда үткәрелгән барлык чараларда диярлек актив катнаша һәм уңышларга ирешә. Аның шөгелләре санап бетергесез: волейбол,бию, җыр, баянда уйный, барабанны шәп кага, шигырьләр яза...
*** Моннан тыш үзен дин өлкәсендә дә сынап карый. 2005 елда районыбызда үткәрелгән Коръән укучылар бәйгесендә 2 нче урынны яулый. Дизайнер булырга хыяллана.Барлык уңышлары өчен Айсинә әнисенә, укытучыларына, туганнарына, дусларына зур рәхмәтле. Болар Айсинәне бик якыннан белүче авылдашлары , дуслары авызыннан әйтелгән сүзләр.
Айсинә Исмәгыйлова.
*** Күбәләктәй оча яшьлек
Талпына, канатлана.
Өлкәннәрдән үткән ялкын
Яшьләрдә кабатлана.
*** Аякларга күз иярми
Алар җиргә дә тими,
Безнең Сәрия әнә ничек
Очкын чәчрәтеп бии.
Сәрия Гарипова – бии.
*** Бер күрешү— үзе бер шифа дип,
Эч серләрне сөйләшик әле,
Хәсрәтләрне уртаклашып
Шатлыкларны бүлешик әле,
Күңелләрне бушатыйк әле, ди безнең шагыйрәбез.
Гөлнара Шәһәбиева.
*** Сиңа кайттым, газиз туган җирем!
Каршылады аяз таннарын
Гомеремнең иң шәп минутлары,
Синдә үткән икән, аңладым.
*** Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә монда агылсын!
Альмира Сахабетдин кызы Хафизуллина – җыр.
*** СәхнәгәРозалия Шәйхиеваны чакырабыз.
Казан Дәүләт университетының татар журналистика бүлеген тәмамлаган, “Теләче хәбәрләре”, хәзерге “Теләче” гәҗитенең штаттан тыш хәбәрчесе, күп мәкаләләр авторы, авылыбыз яңалыкларын яктыртучы авылдашыбыз. Хәзерге көндә лаеклы ялда булса да, бер дә тик ятмый, яза, иҗат итә.
А. Исмәгыйлова , Г. Камалиева – парлы бию??
Кайта алмаучылар:
Миләүшә Нотфулла кызы Зиннәтова.
Балачак хәтирәсе.
1.Күптән инде шәһәр кызы булдым
Кайтып кына йөрим авылга
Авылга гел кайтасы килә
Карамыйча җилгә-давылга
2.Балачагым, яшьлек хәтирәм
Яши минем йөрәк түрендә
Авылга бәйле һәрбер мизгел
Бүгенгедәй һаман күңелдә
3.Җәй көннәрне күрше кызпар белән
Бәбкә саклый идек болында
Әниләрнең яулыкларын алып
Балык сөздек инеш буенда
4.Иртүк торып, артка биштәр асып
Чыгып китә идек көтүгә
Ярмәк чишмәсендә сулар эчтек
Алып чыккан чәйләр бетүгә
5.Авыл халкы июль уртасында
Төшә иде печән чабарга
Бала-чага, карт-корылар гына
Торып кала иде авылда
6.Август кергәч урман чикләвеге
Җыя идек дәррәү күп итеп.
Гербарийга яфрак, чәчәк җыеп
Дәфтәрләргә куйдык беркетеп
7.Без җыешкан бәрәңгеләр белән
Була иде тулы бер подвал
Көзге уңыш җыелып беткәннән соң
Уздыралар иде көзге бал.
8.Кыш көннәре урам тулы бала
Шуа идек тауда чаңгы-чана
Таралыша идек без өйләргә
Рәсиха апай чыгып кугач кына.
9.Көндә булмаса да “Чүпрә”абый
Алып килә иде киносын.
Күп тапкырлар каралган бу кино
Белә идек ниләр буласын.
10.Бетмәс-төкәнмәслек хәтирәләр
Бөтерелә башта, әйләнә
Бу уйларым мәңге минем белән
Бу мизгелләр-гомер хәзинәм.
*** Камалиева Алу Марсель кызы 1988 елның 7 нче маенда туа. 1995 елда 1 нче сыйныфка укырга керә. Үткәрелгән барлык чараларда үзенең өлешен кертергә тырыша. Районда узган фән олимпиадаларында призлы урыннар яулый, иҗат иткән шигырьләре белән “Алтын каләм” бәйгесендә 1 нче урынны яулый. “Теләче” радиосында чыгышлар ясый.
*** 2005 елда мәктәпне уңышлы тәмамлап, Туполев исемендәге Казан Дәүләт университетының икътисад бүлегенә һәм иң зур хыялын тормышка ашыру өчен Казан Дәүләт университетының татар журналистика бүлегенә читтән торып укырга керә.
***Кыз бала булса да машина җене кагылган аңа. Кошчылык фабрикасына эшкә урнаша ул. Үз көче белән машиналы булу хыялына да ирешә.
***Кызганычка каршы Алсуыбыз әлеге кичәбезгә кайта алмады. Аның язмалары бик матур, күңелгә ятышлы. Туган авыл, туган як, әти-әни, дусларга карата җылылык бөркелә алардан.
Алсу Марсель кызы Камалиева” Әниләргә”.
Кем сиңа “гөлем”,- дия?
Кем сине өзелеп сөя?
- Яхшы бала бул,- диеп
Әнкәем киңәш бирә.
Көн беткәннән соң кояшның
Сүреләдер җылысы.
Тик сүрелми әниләрнең
Сөю дигән тойгысы.
Җирдә күпме ятим бала
Күрми ана җылысын
Әркем беләдер, әлбәттә,
Ятим бала кайгысын.
Ә без бик тә бәхетлебез.
Ана назын күргәнгә.
Аның якынлыгын тоеп,
“Әни”,- диеп дәшкәнгә.
Әниләрнең яратуы
Чиксездер, галәм кебек.
Шуңа күрә бу дөньяда
Намуслы булып үстек.
Безнең өчен әниләр гел
Борчылалар, яналар.
Шатлык килсә, безгә карап,
Ниндидер көч алалар.
Әниләрне күргәннән соң,
Болытлы көн яктыра.
Аларның бит иңнәрендә
Фәрештәләр сак тора.
Сезнең җылы сүзегездән
Күңелләр күтәрелә.
Файдалы киңәшләрегез
Йөрәктән үткәрелә.
Барлык җирдәге әниләр
Бәхеетле яшәсеннәр!
Ә балалар әниләрнең
Кадерләрен белсеннәр!
Рафис Мингазов җырлый.
*** Гүзәлия Галим кызы Шакирова Төрек-Тәмте авылында яшәп иҗат итә. Аның шигырьләре вакытлы матбугатта да басылып килә. Шигырьләре үзе сыман гүзәл, матур, тыйнак.Бу елның 27нче январендә Гүзәлия “Теләче” радиосының “Шигъри тәлгәшләр” сәхифәсе эфирендә үзенең иҗат җимешләре белән таныштырды.
*** “Гүзәлиянең шигырьләрендә табигатьнең искиткеч матурлыгы чагыла. Үзенең шигырьләрендә әйтелгәнчә, ул үзе дә табигатьнең гүзәл бер баласы. Шушы гүзәллекне шигырь юлларына салуы белән үзенчәлекле ул. Ул иҗатында язмышларны да табигать фасыллары белән чагыштыра. Шигырьләре җырлап тора. Туган якны ярата”,- диде әлеге тапшыруда журналист, алып баручы , барыбызга да таныш, яраткан безнең авылдашыбыз Рәфилә Шәмсетдинова.
Туган авылым.
Туган авылым минем, әй Мәтәскәм,
Балачагым үткән урыным.
Тәүге тәпи баскан туфрагым син,
Җырлап бәбкә көткән болыным.
Аяз күкле матур балачагым,
Бер кайгысыз яшлек көннәрем.
Кич уенга төшкән инеш буем,
Айдан сукмак төшкән төннәрем.
Тәүге авыз иткән җиләк тәмем.
Чәчкәләрнең татлы хуш исе.
Челтерәп аккан салкын чишмәм дә син,
Күңелемнең кайнар саф хисе.
Туган җирем, сине сагыну хисем
Гомер буйларына саклана.
Син, Мәтәскәм, горурлыгым минем,
Сиңа барсам, күңелем сафлана.
Әй, Мәтәскәм, туган авылым минем.
Син җаныма бик тә якынсың.
Хезмәт сөйгән кешеләре белән
Һич арымый алга атлыйсың.
Туган җирем.
Теләчедә канат ныгыттык без.
Китәргә дип аны какмыйбыз.
Көзен китеп, язлар җитү белән
Туган якка кире кайтмыйбыз.
Теләчедә тамыр җибәрдек без.
Ул тамырлар тирән береккән.
Әти-әни, туган җир бу чөнки,
Әби-бабай шунда тир түккән.
Сәфәр чыксак озатып калды арттан
Туган якның бөдрә каены.
Сабыр гына көтеп торды аннан
Исән-имин йөреп кайтканны.
Теләченең тәмле, татлы суы,
Саф һавасы безнең каннарда.
Шөкер итәбез без үткәненә,
Шатланабыз туар таңнарга.
*** Ә хәзер сәхнәбез түренә журналист, яраткан авылдашыбыз Рәфилә Шәмсетдинованың үзен чакырабыз.
*** Шагыйрәләр, сез, нинди була дисез?
Алар эч серләрен җырга салалар,
Эчкерсез саф булып калалар.
*** Сусаганда шигырь эчәләр,
Җилләр белән калып сөйләшәләр,
Алар безгә җырлап эндәшәләр.
Рәфилә Шәмсетдинова- җырлый.
*** Рәйхана Исмәгыйль кызы Шәйхиева -
1975 елның 18 нче июнендә дөньяга авазын сала.Сабый чагыннан ук үзенең кечкенә йөрәге аша ятимлек ачысын кичереп, горур булырга, кимсенмәскә тырышып үсә.Үзлегеннән 5 яшендә укырга, язарга өйрәнә. Кечкенә-бөтерчек Рәйхана авыл китапханәсенә көн дә барып, китапларны алмаштырып кына тора. Алай гына түгел, ул аларны җентекләп укып, кыскача эчтәлекләрен язып та бара.
*** 6 яшьлек кыз бала авыл сәхнәсенән “Пионерка Гөлчәчәккә хат” поэмасын укып, бар халыкны хәйран калдыра. Фатих Хөсни туып-үскән авыл суын эчеп үскәнгәме, әллә авылыбызның гүзәл табигатеме, нечкә күңелле Рәйханабыз кечкенәдән үк каләм тибрәтә башлый.Сыйныфташларының, дусларының истәлек дәфтәренә ул үзенең язган шигырьләрен язып куя торган була.
*** Мәктәптә укыган вакытта мәктәп, авыл тормышын чагылдырган язмалары Республика матбугатында басыла килә. Бигрәк тә үзе яратып укый торган “Ялкын”, “Яшь ленинчы”, “Саба таңнары” гәҗитләре белән даими элемтәдә тора. Мәктәпне иң яхшы билгеләренә генә тәмамлап, үзенең хыялын тормышка ашыра - Казан Дәүләт университетының татар журналистика бүлегенә укырга керә.Уку барышында редакция белән араны өзми, “Татарстан яшьләре” ндә практика үтә.
*** Рәйхананы һаман туган як тарта һәм укуны тәмамлап ул “Теләче хәбәрләре”нә эшкә кайта.Ныклы белгеч, уңган-булган Рәйхана һаман эзләнә, төрле шәхесләр белән очраша, алар турында тормышчан, матур мәкаләләр яза. Аның язмалары кешене тирәнтен уйланырга, яшәүнең мәгънәсен аңларга өйрәтә...Матур тигез тормыш төзергә, әни булырга әзерләнә...
*** Ләкин гаделсез, аяусыз язмыш 1998 нче елның 29 нчы гыйнварның изге ураза көнендә – гает намазы укылган изге сәгатьләрдә безнең арадан алып китте. Гәҗит битләрендә язмалары, дәфтәрләрендә үзе кебек үк дөнья күрергә өлгермәгән шигырьләре генә калды...
*** Күп кенә сабыйларның әти-әниләре булып та, ата-ана назын күрмичә, балалар йортларында үсүләренә әрнеп, Рәйхананың ачынып язган, гәҗит битләреннән табып алган “Ятимнәр үкенече” дигән шигырен укып китәрбез.
Ятимнәр үкенече.
Туа бала... Беренче көннән үк
Ятим булып туа дөньяга.
Үксеп елый бала, нигә, ана,
Калдырасың аны ятларга?!
Язмыш нигә ачы көлә бездән,
Бер гөнаһсыз сабый баладан?
Бармы икән кадерлерәк нәрсә
Туган өйдән, газиз анадан?
Табарга да кирәк түгел иде
Наз-җылыңны бездән җәлләгәч,
Нәрсәгә без килдек бу дөньяга
Әткәй-әнкәй назын күрмәгәч?
Нигә, нигә, газиз әнкәйләр,
Балагызны ташлап качасыз?
Ни гаеп бар безнең сезнең алда,
Калдырысыз нигә чарасыз?
Сабыйларның күңелләре моңлы,
Пыяла күк бик тиз уала.
“Ятим” сүзен ишетүләр белән
Яшь йөрәктән саркып кан тама.
Әти-әниләрне күргән чакта
Яшьләребез кипми яңактан.
Нигә язмыш безне бу дөньяга
Ятим булсын диеп яраткан.
Бу йортта да артык читен түгел,
Якты чырай, шат йөз, күңелле.
Үзебезнең яшьтәшләрне күргәч,
Тик нәрсәдер тырный күңелне.
“Ятим” сүзен безнең,әй туганнар,
Ишетәсе килми һич кенә.
Бер күрәсе килә йөзегезне
Тик бер генә тапкыр, бер генә.
Әти-әни нигә килеп алмый
Никадәрле теләк теләп тә...
Еллар үтәр, тик шул бер үкенеч
Калыр мәңге безнең йөрәктә.
Соңгы хатым.
Бүген сиңа соңгы хатым язам
Син укырсың аны елмаеп.
Сөенерсең, тормыш юлларыңнан
Мин киткәнгә шулай елмаеп.
Бүген сиңа соңгы хатым язам
Бөркеп аңа өмет хушбуен.
Син көләрсең миннән, хисләремнән
Уен гына бит дип, бу уем.
Бүген сиңа ссоңгы хатым язам
Айлы кичне ялгап төннәргә.
Йөрәктәге утлы ялкынымны
Калдырмыйм дип, якты көннәргә.
Бүген сиңа соңгы хатым язам
Син укырсың аны елмаеп.
Сөенерсең, бәлкем...көенерсең
Йөрәгеңдә калсам елмаеп.
*** Яхшы кешеләрне Аллаһы Тагәлә ни өчендер яшьли ала: күңелләрдә яшь, матур килеш истә калсын, җәннәттә дә яшь көе йөрсен, диюедер, бәлки...Ягымлы. тыйнак Рәйханабыз арабыздан ашыгып китте...Бүгенге бәйрәмдә сине искә алу рухыңа дога булып барып ирешсен иде!

*** Хәзер сәхнәгә Рәйхана Шәйхиеваның дәвамчысы - Рәис абыйсының кызы
Лилия Кыямованы чакырабыз.
Лилия Казан Дәүләт университетының татар журналистика бүлеген бетергән. Хәзерге вакытта “Теләче-информ” мәгълумәт үзәгендә диктор-журналист булып эшли.
*** Бер җырың – бөтен бер тормыш
Тыңлап туярлык түгел.
Күңелләрдән моңнарыңны
Чорлап җуярлык түгел.
*** Әллә инде һәр җырыңа
Чишмәләр салдың микән.
И халкым, дәрьядай моңнар
Кайлардан алдың икән?
Асия Әсгать кызы Ганиева – җыр.
*** Бездә бүген кунакта олы хөрмәткә лаек булган, кадерле кешебез –
Саҗидә апа Шәрипова.
Ул да шигъри җанлы, җырлы-моңлы шәхес. Күңеле гел чисталыкка, нәфислеккә омтыла. Саҗидә апаның да безгә әйтер сүзләре бар. Рәхим итегез, Саҗидә апа.
*** “Елның язга авышкан бер көнендә язгы кояш кебек елмаеп өебезгә Рәйхана Шәйхиева килеп керде. Исәнлек-саулык сорашкач: “Миңнегөл апа! Минем авылыбызның иң игелекле кешесе турында мәкалә язасым килә. Бөтен авылны күңелдән кичердем дә, Сезгә тукталдым. Мөмкин булса, бераз үзегез турында сөйләмәссез микән?”-диде.
*** Шуннан озак та үтмәде. “Теләче хәбәрләре” 25-апрель 1997 санында “Аның күңеле җылы язлар кебек” дигән мәкалә чыкты. Ул бу язмага бөтен күңеленең җылысын салган иде.
Әмма, озакламый үзен дә, “аның күңеле җылы язлар кебек иде”,-дип юксынып искә алырга гына калыр дип, кем уйлаган?!
*** Белемле, игелекле, күркәм Рәйханабыз фаҗигале төстә безнең арадан китте. Аны белгән кешеләр гомерләре буе әлеге фаҗигане онытмыйча, бу изге зат рухына дога кылырлар.Тыныч йокла. Рәйхана, урының җәннәттә булсын! Без синең якты рухыңны хәтеребездә сакларбыз”.
*** Бу юллар 2001 елда “Теләче” гәҗитенең 2 нче февраль санында, мәрхүмә авылдашыбыз Рәйхана истәлегенә басылган, безнең газиз әниебез Миңнегөл Мехәммәтрәхим кызы Хуҗиәхмәтова язмасы.Тормыш авырлыгының ачысын да, төчесен дә үз җилкәсендә күп ташыган, гомеренең соңгы берничә дистә елында рәхәтен, шатлыгын, хөрмәтен дә күргән сөекле, иң кадерле, иң изге кешебезнең безнең арадан китүенә дә 6 нчы апрельдә 6 ай булды.
*** Әле кайчан гына Рәйсә апаның әниебезнең туган көнен котлап, аңа атап язылган шигыре “Теләче” гәҗите битләрендә басылып чыккан иде бит...
Иман нуры уйный йөзегездә
Йомшак тавыш, чиста саф күңел.
Балдай татлы әйткән һәр сүзегез,
Исемегез матур – Миңнегөл.
Мәрхәмәтле шәфкать туташы Сез,
Балаларга үрнәк әни дә.
Яңа аваз салган сабыйларның
Кендек каны тамган әби дә.
Корьән серләренә төшендереп,
Иман орлыклары сибәсез.
Бәрәкәтле тормыш насыйп булсын,
Эчәр судай безгә кирәк Сез.
Сабырлыкта зур бәхет таптыгыз,
Иман байлыгында – дәрәҗә.
Хәсрәт күрми яшәсәгез иде
Кадерлегез белән янәшә!
*** 2014 елның 6 октябрь таңында әниебез безнең арадан мәңгелек йортына күчте. Шул көнне Рәйсә апа тагын шундый юллар язган:
Авылыбызның яме, күрке булып
Хезмәт иткән чакта халкыма,
Үзәкләрне өзеп китеп бардың
Корбан бәйрәменең таңында.
Бүген авыл – гүя ятим бала,
Мөлдерәмә безнең күңелләр.
Якты эз, нур калды йөрәкләрдә
Изгелекләр тулы гомердән.
АЛЛАҺ ризалыгы юлдаш булсын,
Озатабыз изге догада.
Рәхмәт фәрештәләр сакта торсын
Ахирәттә җавап тотканда. Амин!
*** Әниебез ярдәмчел, изге күңелле, җор телле, уңган- булган кеше иде. Беркайчан үземә булсын, димәде. Кешенең шатлыгына сөенеп, кайгы-авырлыкларын үзенеке кебек кабул итеп гомер итте. Кирәк чакта сөйләде, кирәк чакта җырлады, кирәк икән гармунда уйнады.Аның шушы сәхнәләрдә чыгышлары, үгет-нәсыйхәтләре, театрда уйнаулары, “Аулак өйләр”дә иң беренчеләрдән булып, башлап йөрүләре күңел дәфтәренә мәңге онытмаслык булып язып куелган.
*** Әниебезнең каләм тибрәтүен без үсеп җиткәч кенә белдек. Нинди булса да бәйрәм булса, тиз генә шигырь юлларына салып бүләк итә иде. Балалар, оныклар, кияү-киленнәрнең һәрберсендә туган көннәренә, туй-никах мәҗлесләренә атап язылган әниемнең кулъязмалары саклана. “Теләче” гәҗитенең штаттан тыш хәбәрчесе, бик күп язмалар, мәкаләләр, шигырьләр авторы иде ул безнең кадерле кешебез!
Миңнегөл Мехәммәтрәхим кызы Хуҗиәхмәтова шигырьләре.
Синең биш асылың. (Мөнәҗәт)
1.Кеше өчен иң әвәле- намус, дигән,
Намусыңны сатып, итмә табыш, дигән.
Байлык өчен илен-көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә ул- явыз, дигән.
2.Икенче иң кыйммәтлесе- гакыл, дигән,
Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр, дигән.
Гакылсызда намус та юк, иман да юк,
Ялганга ант итеп барып сатар, дигән.
3.Өченче иң кыйммәтлесе- әдәп, дигән,
Әдәп – көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән.
Әдәпсездә бәхет тә юк, тәуфыйк та юк,
Кеше исеме күтәрүе – гаҗәп, дигән.
4.Дүртенче иң кыйммәтлесе- күңел, дигән,
Күңеле бозык кеше- кеше түгел, дигән.
Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,
Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.
5.Бишенче иң кыйммәтлесе – сабыр, дигән,
Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән.
Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу
Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.
Ир-атны хөрмәтләп.
(1989 ел, 8 март. “Ягез әле,Әбиләр!” кичәсендә сөйләнгән шигырь).
1.Борын-борынгыдан ил тоткасы булып,
Ир-ат исеме йөргән иң алдан.
Бу елларда бу бик сирәгәйде,
Әллә инде бөтенләй югалган.
2.Хатынына ияреп туган җирен
Ташлап китүчеләр күбәйде.
Уяныгыз, ирләр, уйланыгыз,
Бу бит Сезнең өчен түбәнлек.
3.Ир-ат исемен югалтуга ирләр
Бу елларда үзе юл куйды.
Яшел елан белән нык дуслашты,
Нәтиҗәдә- исемен җуйды.
4.Бик күп ата-ана бу елларда
Ычкындырды улын кулыннан.
Бергәләшеп бала тәрбияләүне
Чыгардылар ахыры уеннан.
5.Ата исеме һәрбер гаилә өчен
Иң хөрмәтле исем булырмы?
Бергә-бергә бала үстерергә
Ата үзенең көчен куярмы?
6.Без әниләр бергәләп уйлашыйк,
Ата исемен үзебез зурайтыйк.
Гаиләләрдә әтинең урынын
Балаларга үзебез аңлатыйк.
7.Ата-ана тату булса әгәр
Бала шуны күреп үсәчәк,
Шул чагында гына бәхетле булыр
Безнең картлык, безнең киләчәк.
8.Безнең бурыч туган илебезгә
Тәрбияле ул-кыз үстерү.
Олыгайгач та булмасын күңелдә
Узган ялгыш өчен үкенү!
Мәтәскәм- изге җирем.
1. Туган җир дә, туган ил дә бик кадерле
Юкка гына мактамаган аны Тукай.
Онытма син туган телең беркайчан да,
Туган җиреңне хөрмәтлә, ярат, дускай!
2.Торган җирем Мәтәскәмне бик яратам
Аңа тиңләрдәй урынны мин һич тапмам.
Кая барсам, кайда йөрсәм, нишләсәм дә
Изге туфрагымны сагынып сиңа кайтам.
3.Әби-бабайлар яшәгән бу төбәктә:
Иген иккән, көтү көткән, йортын салган.
Әгәр китеп чит илләрдә яши калса,
Мәтәскә исемен горурланып искә алган.
4.Торган җирем, сөйгән авылым, изге йортым,
Гомер бирдең, яшьлек узар, картлык көтик.
Мәтәскәм дип, изге җир һәм кардәшләр дип
Һәммәбезгә бәхет теләп гомер итик.
Узган гомеремә үкенмим.
1. Балачагым, яшьлек, эшләгән чор-
Бар да инде артта калдылар.
Бу көнемне изге теләк белән
Оныкларым каршы алдылар.
2. Узган гомеремә үкенмимен,
Туры хезмәт иттем авылымда.
Тыныч күңелем белән каршы алам
Бу көнемне дуслар алдында.
3.Еллар үтеп, кеше картайса да,
Гомер юлын эзсез узмыйбыз.
Үткәннәргә хәтер кире кайта
Без сагынып һич тә туймыйбыз.
4.Кеше китә җирдән мәңгелеккә,
Исеме онытыла бераздан.
Таулар кала, елга-күлләр кала.
Кала синең сызган буразнаң.
5. Онытылмасын безнең эшләгәннәр,
Кимсенмәсен өлкәннәр күңеле.
Телим, яшьләр, сезгә барыгызга да
Игътибарлы, изге күңелне.
6. Дөнья һәрчак булса иде тыныч,
Телим күкнең аяз булуын.
Беркемгә дә теләмим күңелләрнең
Кимсенү һәм кайгы тоюын.
*** Әниебезнең сүзләренә кече улы Эмиль, кызы Чулпан язган җырлар да яңгырар бүген.
Чулпан Хаҗинур кызы Фәйзелгатова
“Теләче яклары”, “Елмаеп эндәшик”
М.Хуҗиәхмәтова сүз., Ч.Фәйзелгатова көе.
***Туган илсез кеше булмый.
Җырлаучысыз җыр кебек.
Тырыш булсаң, эшләр уңа,
Күңелгә тула шатлык.
Җырламыйча түзәме соң
Хезмәт яраткан халык.
***Әти дә җырлый белә,
Әни дә җырлый белә.
Шушы бәйрәм хөрмәтенә
Минем дә җырлыйсым килә.
Наилә Хуҗиәхмәтова җырлый.
“Яннарыңа кайтам, әнкәй”.
Ч.Фәйзелгатова көе, Г. Гәйнетдинова сүзләре.
*** Әниебез әти белән матур гомер кичерделәр. Борчуларын да, шатлыкларын да 56 ел бергә уздылар. 3 баласын кеше итеп, килен-кияүләренә үрнәк булып, оныкларын яратып яшәделәр. Оныкчыкларын күреп, сөеп калдылар. Бүгенге көндә әтием абый һәм туган апам хөрмәтендә яши. Изгелекләре өчен Алланың рәхмәтләре яусын аларга! Туган апам белән 30 ел бик матур гомер иттеләр. Кызы кебек күрде ул аны. Хәтта ак көнләшү белән көнләшеп тә куйган вакытлар була иде минем. Әнием аларга хәер-фатихасын, риза - бәхиллеген калдырып китте.
Абыем белән бергә балалар бәхетен, оныклар, оныкчыклар рәхәтен күрергә, кайгы-хәсрәтсез тигез гомер кичерергә насыйп булсын иде аларга.
Әниебез рухына бүгенге җылы сүзләр дога булып ирешсен иде. Әтиебезгә сәламәтлек, борчусыз картлык телибез. Сезнең барыгызга да тазалык-саулык, күңел тынычлыгы Ходай насыйп итсен дигән теләктә калабыз.Шушы урында әтиебезнең әнигә язган шигырен дә укып китсәк, урынлы булыр дип уйлыйм.
(1995-елның 1 нче ноябрендә Миңнегөлемә 60 яшь тулды).
1.Котлы булсын туган көнең,
Матур атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге төшсен
Без үстергән һәрбер баланың.
2.60 яшь ул әле картлык түгел.
Гомернең матур чагы.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Бик озак яшә тагы.
3.Авыртмасын саның, сыкранмасын җаның,
Якты йөзең һаман яктырсын.
Ходай сиңа картлык көнеңдә дә
Рухи өмет, шатлык арттырсын!
4.Шушы матур, имин тормышта
Яшик әле, озак гомер ит.
Җиргә кояш ничек кирәк булса
Син дә безгә шулай кирәк бит!
5.Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең,
Без калабыз шундый теләктә.
6.Миңнегөлем минем!
Җитмәс кебек сүзләрем дә
Иң изге теләкләр теләргә.
Барыбер аз булыр тиңләвем дә
Җаным, сине матур гөлләргә.
7.Киң күңелең, юмартлыгың өчен
Кояш белән сине тиңлибез.
Шатлык белән, олы куанычлы
Озын гомер сиңа телибез.
Хәләл җефетең Хаҗинур.
Эмиль Хуҗиәхмәтов җырлый.
“Мәтәскәм – гүзәлем”.
М.Хуҗиәхмәтова сүз.,Э.Хуҗиәхмәтов көе.
(Барлык катнашучылар чыга).
Саубуллашу.
Балкып тора Теләче.
Миңнегөл Хуҗиәхмәтова сүзләре,
Чулпан Фәйзелгатова көе.
(Теләче р-на 10 ел тулу уңаена, 2000- ел).
1.Мишә буенда шәһәрдәй
Балкып тора Теләче.
Бераз читкә китеп торсаң
Килә аны күрәсе.
Теләче яклары матур,
Теләчегә кил әле.
Безнең якның матурлыгын,
Искитәрлек гүзәлләрен
Үзең килеп күр әле.
2.Сәламәтлекне яхшырта
Изге чишмә суларың.
Шуңа таза, чибәр, уңган
Егетләрең, кызларың.
3.Узар көннәр, айлар, еллар,
Үсәр әле Теләчем.
Матур булсын, якты булсын,
Төбәгем киләчәгең.
Елмаеп эндәшик.
Миңнегөл Хуҗиәхмәтова сүзләре,
Чулпан Фәйзелгатова көе.
1.Әтиләр - әниләр
Күп газап күргәннәр,
Шулай да балага
Елмая белгәннәр.
Елмаю килешә
Сиңа да, миңа да.
Елмаю икенче
Кояш ул дөньяда.
2.Баладан кадерле
Берни юк әнигә.
Әтине алышмый
Дөньяда берни дә.
3.Әтине , әнине
Кадерлик, хөрмәтлик.
Яратып аларга
Елмаеп эндәшик.
4.Балалар елмайса
Сөенә алар да
Игътибар бик кирәк
Һәрвакыт аларга.
Мәтәскәм – гүзәлем.
Миңнегөл Хуҗиәхмәтова сүзләре,
Эмиль Хуҗиәхмәтов көе.
1.Үргә менеп күзәтәмен
Авылым матурлыгын.
Горурлык белән мактыймын
Халкымның батырлыгын.
Мәтәскәм- гүзәлем,
Мактамыйча түзә алмыйм.
2.Мәтәскәм – туган авылым
Һич шәһәрдән ким түгел.
Кайларга гына барсам да
Сиңа тартыла күңел.
3.Авылымның кырларында
Шаулап үссен игеннәр.
Ишәйсен туй табынында
Бер-берсен тапкан тиңнәр.
4.Шау чәчәкләргә күмелә
Яз җиткәч тә сиренем.
Син бит минем иң кадерлем,
Мәтәскәм- туган җирем.
Мәтәскәм – гүзәлем.
Миңнегөл Хуҗиәхмәтова сүзләре,
Эмиль Хуҗиәхмәтов көе.
1.Үргә менеп күзәтәмен
Авылым матурлыгын.
Горурлык белән мактыймын
Халкымның батырлыгын.
Мәтәскәм- гүзәлем,
Мактамыйча түзә алмыйм.
2.Мәтәскәм – туган авылым
Һич шәһәрдән ким түгел.
Кайларга гына барсам да
Сиңа тартыла күңел.
3.Авылымның кырларында
Шаулап үссен игеннәр.
Ишәйсен туй табынында
Бер-берсен тапкан тиңнәр.
4.Шау чәчәкләргә күмелә
Яз җиткәч тә сиренем.
Син бит минем иң кадерлем,
Мәтәскәм- туган җирем.
Нинди матур минем туган авылым!
Җир шарында тиңнәр юк аңар.
Киң кырларда үсә мул игеннәр,
Челтерәп ага талгын чишмәләр...
Авыллардан күптән чыгып китеп,
Яшибез без читтә кубебез.
Туган якны өзелеп сагынганда
Яшьләнәме икән күзегез?
Керәме икән әле төшегезгә
Су буйлары, алма бакчасы?
Киләме икән чирәм өсләреннән
Бала чагыгызга кайтасы?
Туган якның гүзәл чәчкәләрен
Күңел турләренә элегез.
Бер кайтыгыз, дуслар, туган якка,
Сезне көтә авыл, белегез!
Авылларны төштә генә түгел,
Авылларны кайтып күрегез!
Туган өйнең тәрәзәсе
Балкып тора ялт итеп.
Менә тагын әниебез
Тора бит безне көтеп.
Самавары кайнагандыр,
Пешкәндер бәлешләре.
Ә безнең балакайларның
һамман бетми эшләре.
Кабат кайтып урар өчен
Вакытлар җитми һич тә,
Инде тәмле ризыклар да
Суынып бетә мичтә.
Авыл юлын күмә-күмә
Ап-ак кар явып үткән,
Сукмакларын ерып-куеп
Әни бит безне көткән....
Сагындырып,сагышлатып
Зарыктырмыйк аларны
Ерагайтып,якын җирне,
Суытмйык араларны.
Туган өйнең тәрәзәсе
Балкып торсын ялт итеп
Шатландырыйк әнилэрне
Ешырак кайтып-китеп!
Сценарий составила: Файзулгатова Чулпан Хазинуровна,
ПДО МБОУ “Школа № 33”
Авиастроителлного района г.Казани.
2015 год.