Урок по татарскому языку на тему:Исемн?рне? килеш бел?н т?рл?неше. 3 класс


(Татар теле. 3 сыйныф)
Исмәгыйлев Рәдиф Миннехан улы 
Тема. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
Дәрес тибы: кабатлау,ныгыту ,системалаштыру дәресе.
Максат. Исемнәрне килеш белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү; сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәтү; укучыларда аралашу культурасы һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау. Дәреслек (Ф.Х.Харисов, Г.К.Шакирова. Татар теле. 3 сыйныф. – Казан: Мәгариф–вакыт, 2013), слайдлар, карточкалар. 
 
Көтелгән нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәләре: исемнәрне килешләр белән төрләндерергә өйрәнү.
Шәхси нәтиҗәләр: белем алуның кирәклеген аңлау; үз–үзеңне этика кагыйдәләренә туры килерлек итеп тоту.
Коммуникатив УУГ:укытучы һәм укучылар белән уку эшчәнлеген планлаштыру; үз фикереңне әйтә белү; үз фикереңне дәлилли белү; башкаларның фикерен тыңлый белү.
Регулятив УУГ:максат куя, үз эшеңне планлаштыра белү; гамәлләр эзлеклелеген әйтү, үз эшеңне тикшерү, үз эшеңне бәяли белү.
 
Танып – белү УУГ:тексттан кирәкле информацияне таба, чагыштыра, анализ һәм йомгак ясый белү.
СМОТРЕТЬ ПОДРОБНЕЕДәрес барышы.
I. Оештыру.
II. Актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү. Килешләрне яттан сөйлиләр. Өйдә төрләндереп килгән исемнәрне укыйлар.
Миңа хат китереп бирделәр. Хатны укып карадым, берни аңлашылмый. Нишләргә? Булышмассыз микән?
Слайдта хат тексты. Укучылар кушымчаларны әйтә баралар. Экранда кушымчалар куела бара.
Җәй көне урман ямь-яшел булып күренә.
Урман... саф һавасы чиста була.
Мин урман... бик яратам.
Без урман... еш барабыз.
Урман... җиләк, бөрлегән җыеп йөрибез.
Урман... кич булгач кына кайтабыз.
-Без сүзләргә нәрсәләр ялгадык?
-Кушымчалар.
-Нинди кушымчалар?
-Килеш кушымчалары.
-Балалар. Бу хатның хуҗасы нәрсә белми икән?
-Килешләрне.
Уку мәсьәләсен кую.
Берничә сүз әйтелә: болытка, бакчага, кибеткә – бу сүзләрдә нинди охшашлык бар?
Мәктәптә, Саматта, әтидә, бабайда – бу сүзләрдә нинди охшашлык бар?
Дөрес.
Исемнәр килеш белән төрләнәләр.
Димәк, безнең дәреснең темасы нинди?
-Татар телендә ничә килеш бар?
-Алты. 
-Ә килешләрне белү ни өчен кирәк?
-Җөмләләребез дөрес төзек бәйләнешле булсын өчен кирәк. Менә хәзер текстны мин дә аңладым. Миңа ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт сезгә.
5. “Чылбырлы“ уены
Хәзер без “чылбырлы” уенын уйнарбыз. Бер кеше сүзне баш килештә,2 нче – иялек килешендә,һ.б. куеп әйтә.чылбыр кемдә тукталып кала , шул кеше яңа сүзне төрләндерә башлый. Уен шулай дәвам итә.( чылбыр тәртибендә авыл, көн, әби сүзләрен төрле килешләргә куеп әйтү)(бәяләү)
Укучылар, без сезнең белән Исемнәр дөньясында. Инде берничә дәрес без Килешләр илендә сәяхәттә. Бүген дә сәяхәтебезне дәвам итәбез. Бүген без исемнәр, исемнәрнең килеш белән төрләнеше турында  булган белемнәребезне тирәнәйтергә , камилләштерергә тырышырбыз һәм алдагы дәрестә бу тема буенча мөстәкыйль эш эшләрбез
Димәк, без бүген исемнәрне килеш белән төрләндерүне карап китәрбез.
Ә исем турында без нәрсәләр беләбез соң?
“Исем моделен” төзү.
Алдыгызда исем дип язылган бит бар. Шулай ук сезнең алдыгызда кагыйдәләр язылган тасмалар бар. Алар бик күп.Сезгә бары исемгә кагылышлысын гына сайлап шул кәгазьгә ябыштырырга кирәк.Кайсы төркем дөресрәк һәм тизрәк шушы эшне башкарыр.
(Исем темасына проект эше эшлиләр)
Эш укытучы тарафыннан тикшерелә
Дәреслек белән эш.
1). 137нче күнегү.  Исемнәрне табып килешләрен билгеләргә.
2). 138 нче күнегү Калын хәрефләр белән бирелгән исемнәрнең килешләрен билгеләргә
Физминут1)Физминут. “Җил исә,исә,исә”
Хәзер үзебезнең белемнәрне тикшереп китик. 1).Һәр төркемгә карточка бирәм. Анда сүзне килеш белән төрләндерергә. Эшләрне алышып тикшерәбез.Дөрес булмаса төзәтәләр. шәһәр, авыл, дәрес, алма
3). Килеш кушымчалары дөрес ялганганмы? (такта артына алдан язылган була). Укучылар такта янына чыгып төзәтәләр.
Китапта бик кадерле.
Китапка бер битен дә ертма.
Китапка пычранудан сакла.
Китапка язма.
Китапның белем ал.
Китап күп сорауларга җавап табыла.
V. Рефлексия.
Ә хәзер уйлагыз әле, сезнең өчен дәрестә нәрсә бик авыр, ә нәрсә бик җиңел булды? Димәк, килешләрне белү кирәкме инде? Килешләрне белми торып дөрес, матур итеп сөйләшеп булмый.
Дәрестә нинди терәк сүзләр кулландык?
-килеш-кушымчаVI. Өй эше. Сайлап эшләргә.
1).Төрле килештә килгән исемнәрне кулланып, “Кышкы уеннар” темасына кечкенә хикәя язып килергә.
2).“Мин тылсымчы булсам” темасына хикәя язып килергә.
3).142 нче күнегү.