Татарстан Республикасы М?слим муниципаль районы Баек т?п гомуми белем бир? м?кт?бене? татар теле ??м ?д?бияты укытучысы Латыйпова Лира Т?лх? кызыны? и?ади эш планы


Начало формы
Татарстан Республикасы
Мөслим муниципаль районы
Баек төп гомуми  белем бирү мәктәбе
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыйпова Лира Тәлхә кызының
шәхси иҗади планы
1. Иҗади үсеш темасы: “Укучыларга индивидуаль якын килеп, практик белем бирү, логик фикерләргә өйрәтү.”

2. Методик тема: “Хәзерге шартларда конкурент булырга сәләтле шәхес тәрбияләү.”
Максат һәм бурычлар.
1.Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.
2. Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.
3. Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.
4. Мәгълүмати технологияне камилләштерү.
5.Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.
6. Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.
7. Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.
8. Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.
9. Интеллектуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.
10.Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.
11.Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.
12.Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.
13.Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.
14. Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.
15.Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.
I. Профессиональ осталыкны үстерү, педагогик һәм методик белемне камилләштерү.
1.“Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.
2.“Татар грамматикасы”ның 3 томын уку, өйрәнү.
3. Сафиуллина Ф.С.ның “Хәзерге татар әдәби теле” китабын булдыру.
4. Тахтамышева Г.Ч.ның шәхескә юнәлтелгән дәрес турындагы хезмәтләрен системалы файдалану
5. “Татар телен укыту методикасы” китабының яңа басмасын булдыру.
6. “Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабын эштә файдалану.
7. Д.Заһидуллина хезмәтләрен уку, өйрәнү, туплау.
8. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
9. Сүзлекләр туплауны дәвам итү.
10.“Казан утлары”, Мәйдан”, “Идел” “Гаилә һәм мәктәп “журналларына язылу, туплау..
11. Академик  Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен шәхси китапханәдә булдыру.
12..Н.Максимов дәреслекләрен, әсбапларын, методик кулланмаларын уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.
13.Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.
14. Методик папканы тулыландыру, баету.
15.БРИ тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.
II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары  белән танышу, китаплар туплау.
1.”Казан утлары”, “Мәйдан”, “Идел””Гаилә һәм мәктәп” журналларына язылу, туплап бару.
2.“Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.
3. “Хәзинә” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.
4. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.
5. Халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.
6. Галимҗан Гыйльманов әсәрләрен укуны дәвам итү.
7. “Милли әдәбият китапханәсе” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.
8. Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.
III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.
1. “Көч һәм рух тамырлары” китабы белән эшләү.
2.“Татар халык педагогикасы” китабын тәрбия эшчәнлегендә файдалану.
3.   Р.Фәхретддин, К.Насыйри хезмәтләрен уку,файдалану..
4.  “Ачык дәрес” газетасына язылу,эштә кулланма итеп алу.
5.  Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
6.  Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.
7.  Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.
8.  “Сөембикә” журналына язылу, эштә файдалану.
9.  “Мәгърифәт” газетасына язылу, эштә кулланма итеп алу.
10.  Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.
11. “Татарстан”,”Мәгариф” журналына язылу.
12.  “Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре”,”Әдәби хәзинә”,”Без тарихта эзлебез”, “Татарлар” программасын карау.
13.  РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.
14.  Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
15.  Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.
16.  Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.
17.  Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.
18. Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.
19. Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.
20. Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.
21. Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.
22.  Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.
23. “Халык педагогикасы” түгәрәге оештыру һәм үткәрү.
24. Югары уку йортларының татар теле бүлекләренә керергә теләүчеләргә ярдәм итү.
25. Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.
IV. Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.
1. Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.
2. Кабинет активы белән иҗади эшләү.
3. Стендларны яңарту.
4. “Дәрестән тыш уку” экранында укылган китапларны билгеләү, һәр уку елында яңарту.
5. “Дөрес укы һәм дөрес яз” стендын эшләү.
6.“Халык язучылары” стендын яңарту.
7.  Кабинет китапханәсен баету.
8.  Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.
9.  Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
10. Яңа китапларны презентацияләү.
11. Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.
12. Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.
13.  Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.
14.  Методик тәэмин ителешкә игътибарны көчәйтү.
15. “Грамматик анализ үрнәкләре” стендын яңарту.
16.  Укучылар өчен “Сүз төркемнәренә морфологик-синтаксик анализ ясау” папкалары әзерләү.
17.  Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
V. Педагогик тәҗрибә уртаклашу
1. Район семинарында чыгыш: “Укыту нәтиҗәләренә интегратив контроль төре”.
2.  Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу: “Укучыларның белемнәрен тикшерүнең актуаль формалары”,  “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм таләпләр”.
3. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: “Халык педагогикасына нигезләнеп үткәрелгән дәресләрнең нәтиҗәлелеге.”
VI. Практик чыгышлар.
1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.
  2.“Туган тел” айлыгы үткәрү.
3. Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.
4. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.
5. Яңа басылган китапларны презентацияләү.
6. Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.
7  Татар теленнән һәм әдәбияттан РМБ, КМБ, ММБ күләмендә ачык дәресләр күрсәтү.
8.   Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
9.  Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.
 VII. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү
1.  Компьютерда эшләү күнекмәләрен үстерү.
2.  Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.
3.  Эксельдә эшләүне камилләштерү.
4.  Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.
5.   Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.
VIII. Халык педагогикасы буенча эш  алымнарын камилләштерү
1.  Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.
2.  Дәресләрдә халык педагогикасы чараларын файдалану.
3.Халык педагогикасы чараларын кулланып, дәрестән тыш мероприятиеләр үткәрү.
4. Халык педагоглары Каюм Насыйри, Риза Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.
Конец формы