Сценарий по татарскому языку на тему ?нил?р б?йр?ме


Әниләр бәйрәме.
1 укучы:Бүген әниләребезнең якты илаһи зур бәйрәме. Җир йөзендә әнидән дә кадерле, әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.
2 укучы:Дөньяның рәхәтен , тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман индерүче әни. Без авырганда күкрәгенә кысып”Җан җимешем,балам”, дип чын күңеленнән борчылучы- әниебез. Әни булмаса, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек. Тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.
3 укучы:Кем куллары өйне, җирне ямьли, игелеген үлчәп бетергесез! Ул, әлбәттә, әни куллары. Хөрмәтле әниләребез! Сезнең барыгызны да әниләр көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, тыныч матур тормыш, шатлык, гаилә бәхете телибез.
4 укучы: Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә-
Бу бәйрәм дөньяга килгән
Кояш нуры сибәргә!
5 укучы: Бу бәйрәмдәге җылылык
Гасырларга җитәрлек.
Сезнең назлы кулларыгыз
Әкиятне чын итәрлек.
6 укучы: Бүген бездә әниләр бәйрәме,
Шатлык җыры илем күгендә
Әниләр бәйрәме белән котлап,
Кошлар җырлый илем күгендә.
Җыр:”Бәхетле бул, әнием”
7 укучы:Тәмле төшләр күреп йоклый сабый,
Әнисенең тәмле кочагында.
Күз яшьләре балкый сөенечтән,
Әнисенең керфек очларында.
8 укучы:Дөньябызның якты җыры булып,
Җир йөзендә мәңге балккысын.
Илебезнең гүзәл хатын-кызы-
Яшь баласын тоткан якты сын!
9 укучы:Сабыйларның татлы авазлары,
Бәхет өсти туган илебезгә.
Ана белән сабый елмайганда,
Гел тынычлык булыр илебездә.
Җыр: “Әнкәмнең догалары.”
10 укучы:Йоклый бала, йоклый тыныч кына,
Ана гына йоммый күзләрен.
Тоя микән сабый әнкәсенең,
Уйлар диңгезендә йөзгәнең.
11 укучы:Татлы йокыларын калдырып ул,
Керфек какмый озын төннәрдә.
Эштән соң да ара тими аңа,
Баш куярга ястык мендәргә.
12 укучы:Ә без менә белеп бетермибез,
Ниләр кичергәнең ананың.
Мең-мең уйлар кочагында,
Уздырганың кичен-таңнарын.
13 укучы:Кайчагында әйтеп куйгалыйбыз,
“Ник тудырдың безне бу җиргә?”
Ут йоткандай ник соң ашыкмыйбыз,
Үзләренең хәлен белергә.
14 укучы:Истә тотыйк тормыш йөген сөйрәү,
Берсенә дә җиңел түгелен.
Авыр сүзләр белән рәнҗетмик без,
Аналарның изге күңелен.
Җыр:” Әни кирәк”
1 укучы:Тунган чакларымда мине әнкәй,
Мамык шәлләренә төргәнсен.
Шифалары тимәс микән диеп,
Кайнар чәйләр ясап биргәнсең.
2 укучы:Көйсез балаларны үстерүләр,
Әллә җиңел булган дисеңме.
Җиргә тормыш биргән кояштан да,
Өстен күрәбез, әнкәй, без сине.
3 укучы:Безгә бишек җырын көйләгәндә,
Керфекләрең синең талгандыр.
Шуңа күрә бәлки йөзләреңә,
Алҗыган төс иңеп калгандыр.
4 укучы:Һичбер акыт күңеле төшмәс аның,
Шаян да ул, җитез, зирәк тә.
Ипләп кенә биргән киңәшләре,
Шифа булып иңәр йөрәккә.
5 укучы:Юлыбызга маяк булып тора,
Туры сүзең, аяк акылың.
Кыен минутларда безнең өчен,
Якты өмет булып балкыйсың.
6 укучы:Авырлыклар килсә һәр вакытта,
Ашыгабыз сезнең яныңа.
Киртәләрне җиңеп чыгар өчен,
Көч бирәсең безгә тагын да.
Җыр: “Әниләргә рәхмәт”
7 укучы:Син әнием, минем өчен,
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреннән
Бар өйгә нур бөркелә.
8 укучы:Беренче тел ачылуга,
“Ән-нә”ди һәрбер бала.
Чөнки аның күңелендә,
Иң кадерлесе- ана.
9 укучы:”Эх” иткән бер тавыш ишетсә дә,
Сикереп тора, ана борчыла.
Ай янында йөргән болыт кебек,
Баш очында аның төн чыга.
10 укучы:Кысып-кысып сөя, туя алмый,
Минем өчен дә ул бер генә.
Эшкә барып кайткан арада да,
Аны инде сагынып өлгерә.
11 укучы:Ана назын тоеп яшәү зур бәхет ул. Баланың төп таянычы- аның әнисе. Бала шуны белеп, тоеп үсә. Әниләребезнең хәер- фатыйхасыннан чыгарга хакыбыз юк.
12 укучы:Әнкәй диләр, әнкәй генәм диләр...
Йомшак искән җылы җилләрне
Ана сулышыдай иркә диләр,
Хәтта туып үскән җирләрне.
Туган илне”Ватан-ана” диләр
Ул анадай кыйммәт булганга
Анадан да гүзәл бармы бер сүз?
Әйтегезче миңа дусларым.
13 укучы:Ана һәм бала! Алар бербөтен, аерылгысыз. Кадерле әниләр! Бу бөтенлек,бергәлек балагыз үскән саен тагын да ныгысын, бер- берегезне бер сүздән, бер караштан аңлап бәхетле яшәргә язсын! Бәйрәмебездә катнашуыгыз өчен барыгызда да рәхмәт! Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз.
Җыр: “Кояш гомере”