Татар теленн?н “С?гать диг?н серле ил” темасына д?рес планы. 4нче сыйныф.


Тема: “Сәгать дигән серле ил” тексты өстендә эш.
Максатлар: 1) лексик темага бәйле берәмлекләрне сөйләмдә активлаштыру. 2) укучыларның сүзлек байлыгын арттыру; сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү;
3) чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларның кулланылышын кабатлау.
4) укучыларны вакытның кадерен белергә өйрәтү.
Җиһазлау: мультимедиа, слайдлар, экран, дәреслек Дәрес төре:  яңа теманы аңлату дәресе
Дәрес барышы.
Оештыру өлеше.
1. Исәнләшү.
- Бүген ничәнче число?
- Атнаның нинди көне?
- Бүген көн нинди?
- Кәефләрегез ничек?
- Артур, синең кәефең ничек?
- Ильястан сора әле, аның кәефе ничек?
- Айнур, син дәрескә әзерме? Аделинадан сора әле, ул дәрескә әзерме?
2. Өй эшен тикшерү. 100бит, 2нче күнегү.Истә калдырабыз.
II. Актуальләштерү.
1.
Фонетик күнегү башкару. Дөрес әйтәбез.
Сәгать суга: “Даң, даң!..”
Хәбәр бирә таңнан:
Мәктәпкә барырга
Унбиш минут калган.
Сәгать җырлый: “Диң, диң!..
Мин бит туктый белмим.
Моннан ары, зиң, зиң!
Миңа карап йөр син!..”
III. Яңа тема өстендә эш.
Нәкъ унике күзем бар,
Сиңа әйтер сүзем бар.
Колагымны бор гына
Уятырмын тор гына.
Ул нәрсә? (сәгать)
(Экранда сәгать рәсеме)
Сез беләсезме?
* Сәгать турында беренче мәртәбә б.э.к. 1100 елда искә алына. Бу – кояш сәгате була. Борынгы греклар һәм римлыларда клепсидра дигән су сәгатьләре булган. Бу сәгатьнең “йөрүе” ишетелеп торган, чөнки су тамганда тамчы үзенчәлекле аваз чыгара. Механик сәгатьләр X гасырда барлыкка килгән. Алар зур булган һәм манараларга куелган. Күчереп йөртелә торган механик сәгатьләр XVI гасырда эшләнә башлый.
В.Хәйруллинаның
“Серле һәм серсез сәгать”шигырен уку.
Безнең сәгать күкеле,
Келт тә келт йөри теле.
Чылбырда ике гере,
Икесе дә бертөрле.
Алмазларның сәгате
Телсез һәм герсез йөри.
Күкесе юк, эчендә
Бары нидер келтери.
Телсез, күкесез, герсез... –
Андый сәгатьләр серсез.
Дәреслек белән эшләү.
6нчы күнегү. Слайд
Ял итү. Сигнечес. Музыка астында укучылар тән өлешләре белән үзләренең исемнәрен язалар.
Дәреслек белән эш.
8 нче күнегү. “Сәгать дигән серле ил” тексты өстендә эш.
-текстны уку.
Сүзләрне тәрҗемә итү.
-чылбырлы уку.
-тавышсыз уку.
Сорауларга җавап бирү.
Бүләккә сәгать биргәндә укыла торган шигырьләр.
Җан тартмаган урыннардан
Китәргә сәбәп кирәк…
"Уф соңлыйм бит китим әле",-
Дияргә сәгать кирәк.
Кешегә төгәллек дигән
Бик яхшы гадәт кирәк
Төгәллеккә өйрәнергә
Теләсәң, сәгать кирәк.
Максатыңа җитим дисәң
Сәгатьсез булмый димәк
Нишләсәң дә сәгать кирәк
Кирәксез чагы сирәк.
Вакытында килергә дә
Килгәч китәргә кирәк
Һич югында син дустыма
Бүләк итәргә кирәк…
“Сәгать ничә” уены.
Рефлексив кабатлау.
Без бүген нәрсәләр белдек?
Йомгак ясау.
Өй эше: 102б.8нче күнегү, укырга, сорауларга җавапларСаубуллашу.