??мл?не? баш кис?кл?ре темасына д?рес планы, 6 нчы сыйныф (рус т?ркеме)


6 нчы сыйныф татар теле. (рус төркеме)
“Җөмләнең баш кисәкләре”
Дəрес барышы.
I.Оештыру. Мотивлаштыру
1.Уңай психологик халəт тудыру.
2. Исәнләшү
3.Дәреснең максатын билгеләү
Укытучы. Без узган дәрестә җөмлә төшенчәсен өйрәнә башлаган идек. Искә төшереп узыйк әле.
Нəрсə ул җөмлə?
Укучы: Җөмлə тəмамланган уйны белдерə, сүзлəрдəн төзелə, əйтелү максаты буенча өч төрле була – хикәя- повествовательное, сорау – вопросительное, тойгылы – восклицательное.
Укытучы: Ә сез беләсезме, жөмләләр эчендә сүзләрне нәрсә дип атыйлар?
Укучы: Жөмлә кисәкләре. ( проекторда чыга )
Укытучы:Балалар җөмлә кисәкләре турында тагын да күбрәк беләсегез киләме? Шулай итеп, без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында өйрәнербез?
Укучы: Без бүгенге дәрестә җөмлә кисәкләрен өйрәнербез
II Яңа белемнәрне формалаштыру
Өй эшен тикшерү (100 б №8)
Укытучы: Нәрсә ул җөмләнең иясе?
Число, сыйныф эше язабыз. (слайдта шиг. юллары)
Балалар, дәфтәрдә эшне без гадәттәгечә матур язу күнегүеннән башларбыз.
Күке кычкыра.
Сайрый сыерчык.
Саескан йөри
Һавада очып. (дәфтәрләренә язалар)
Сүзлек эше: Күке – кукушка
Сыерчык – Скворец
Саескан – Соловей (дөрес итеп укыйлар)
Укытучы: Бу шигырь юлларында ничә жөмлә ?Укучы: 3
Укытучы: Әйдәгез беренче җөмләне укыгыз.( Беренче жөмләне 1 укучы кычкырып укый)
Укучы: Күке кычкыраУкытучы: Нәрсә турында сүз бара?
Укучы: Күке.
Укытучы: Нинди сорауга җавап бирә?
Укучы: Нәрсә? соравына җавап бирә
Укытучы: Укучылар, нинди сызык созабызУкучы: бер сызык. (Астына сызу)
Укытучы: Нинди килештә?
Укучы: Б.К.
Укытучы: Икенче җөмләне укыйбыз.
Укучы: Сайрый сыерчык.
Укытучы: Нәрсә турында сүз бара?
Укучы: СыерчыкУкытучы: Нинди сорауга җавап бирә?
Укучы: Нәрсә?
Укытучы: Өченче жөмләне укыйбызУкучы: Саескан йөри
Һавада очып.
Укытучы: Нәрсә турында сүз бара?
Укучы: Саескан.
Укытучы: Нинди сорауга җавап бирә?
Укучы: Нәрсә? соравына җәвәп бирә
Укытучы: Балалар, болар нинди жөмлә кисәкләре?
Укучы: Ия
Укытучы: Ә нинди сүз төркеме белдерелгән алар? Нинди килештә?
Укучы: Исем белән белдерелә , Б.К.
Укытучы: Нинди нəтиҗə ясарга мөмкин?
Ия – ул җөмлә кисәге. Җөмләдә кем яки нәрсә турында сүз барганын күр-
сәтә. Ул күбрәк баш килештәге исем яки алмашлык белән белдерелә. (Слайд)
Укытучы: Хәзер, мин Һәм əни сүзләре белән жөмлә төзегез.Бу сүзләр дә ия булсын. (2- 3 укучыдан укытам)
Укытучы: Нәрсә ул хәбәр,укучылар? Балалар, сез язган җөмләрдә ия турынаа нәрсә хәбәр ителә? Беренче җөмләдә күке турында?
Укучы: Кычкыра.
Укытучы: кычкыра җөмлəнең нинди кисəге, кем белə?
Укучы: Хәбәр.
Укытуцы: Әйе, бу хәбәр. Хәбәргә ничек сызабыз?
Укучы: Ике сызык (дәфтәрләрендә сызалар)
Укытучы: Икенче җөмләдә сыерчык турында нәрсә хәбәр ителә?
Укучы: Сайрый.(Икенче җөмлəнең хәбəренə сызу)
Укытучы: Өченче җөмлəнең хәбәрен кем әйтә?
Укучы: Йөри
Укытучы: Җөмләдә нəрсəне белдерə?
Укучы: Иянең эшен белдерә.
Укытучы: Нинди сорауга җавап бирә?
Улучы: Нишли?
Укытучы:Ни өчен хәбәр дип атала?
Укучы: Хәбәр ия турында хәбәр итә.
Укытучы: Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?
Хəбəр ул ия турында хәбәр итә,күп очракта фигыль белән белдерелә,күбрәк нишли соравына җавап бирә ( слайд )
Укытучы: Ә хәзер дәреслектәге 6 нчы күнегүне эшлибез (күнегү эшләү)
III. Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү
Карточкалар белән эш. “Мозайка уены”
-Барыбыз да такта янына чыгабыз. Һәр укучы такта янына чыгып җөмләләрне дөрес итеп укырга. (тактага ябыштыра)
Җөмләләрне уку, дәфтәрләргә яздыру. Ия белән хәбәргә сызу.
Җылы ямьле яз җитте.
Зәңгәр күктә кояш елмая.
Урамнарда челтер-челтер гөрлəвеклəр ага.
IV.Сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
Укытучы: Бу җөмләләр нәрсә турында?
Укучы: Яз (Проекторда яз рәсеме чыга) ( Яз турында әңгәмә. Сорауларга җавап)
Укытучы: Хəзер ия белəн хəбəрне төшереп куеп укып карыйк бу җөмлəлəрне.
Бу җөмлəлəр җөмлə булып кала алалармы?
Укучы: Юк
Укытучы: Шулай булгач, ия белəн хəбəрне җөмлəнең нинди кисəклəре дип атарбыз?
Укучы: Ия белəн хəбəр җөмлəнең баш кисəклəре.( Проекторда схема ясала. Җөмләнең баш кисәкләре)Физминутка. ТЭЙК ОФФ ТАЧДАУН (җөмләләр укыйм.Баш кисәкләрне тану)
Мин бакчада эшлим. Ул беренче сыйныфта укый. Бакчада уйный. Урамда тамчылар тама. Озак бәхәсләштеләр. Гөрләвекләр ага. Шатлыгыннан елап җибәрде
Җыйнак җəенке җөмлəлəр.
Укытучы: Укучылар, искә төшерик әле нинди җөмләләрне җыйнак (нераспр.) һәм җәенке (распр.) җөмләләр дип атыйлар?
Җылы ямьле яз җитте.
Зәңгәр күктә кояш елмая.
Урамнарда челтер-челтер гөрлəвеклəр ага. Җөмләләренән уң якка җыйнак, сул якка җәенке җөмләләр ясагыз. (укучылар тактага чыгып эшли) Җөмләләрне чагыштырабыз һәм нәтиҗә чыгарабыз. Уң һәм сул яктагы җөммәләр нинди кисәкләрдән тора?
Укучы: Ия белән хәбәрдән генә торган җөмлә җыйнак җөмлә дип атала. Иярчен кисәкләре дә булгай җөмлә җәенке җөмлә дип атала.
Темага кагылышлы тест эшләтү
V. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.
1. Бүген дәрестә нинда тема үттек?
2. Билгеләр кую
VI. Өй эше.
87 нче бит 7 нче күнегү. Кирәкле сүзне сайлап җөмләләрне күчереп язырга