Мастер класс Башлангыч сыйныфларда уку д?ресл?ре ?чен интерактив тестлар т?з? ??м куллану


Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Хөрмәтле кунаклар! Бүген мин сезнең игтибарга “Башлангыч сыйныфларда уку дәресләре өчен интерактив тестлар төзү һәм куллану” исемле мастер-класс тәкдим итәм. Минем сезне My Test программасы белән якынрак танышырасым, һәм шул программада интерактив тест төзәргә өйрәтәсем килә. My TestХ 3 аерым программадан тора: Модуль тестирования (MyTestStudent), Редактор тестов (MyTestEditor) Журнал тестирования (MyTestServer). Программаның интерфейсы рус телендә, ләкин анда ясаган тестлар татар телендә барлыкка килә, чөнки бу программа татар шрифты белән дә эшли. Өстәлдәге файлларда һәм папкалардагы дискта My Test программасы турында тулырак мәглүмат һәм программада эшләү алгоритмын таба аласыз. Ә хәзер үзебез интерактив тест төзеп карыйбыз һәм соңыннан әзер тестны чишәбез.
My TestХ программасында тест ясар өчен ноутбукта эш өстәлендә My Test папкасына керәбез, MyTestEditor дигән файлны ачабыз. Тестның исемен язырга кирәк, моның өчен Параметры теста – Заголовок и описание. Безнең тестның исеме “Габдулла Тукай әкиятләре буенча сәяхәт”. Автор – үзегезнең Ф.И. – сохранить изменения.
Сорауларга күчик. MyTest программасында 9 төрле сорау ясарга мөмкин. Без сезнең белән беренче 3 төрне карап китербез. Калганнары турында мәглүмат дискта бар. Беренче сорауны бергә эшләп карыйк. Задание – добавить. Беренче- одиночный выбор – сорауга 1 дөрес җавап була. Өстә буш җирдә сорауны язабыз: Г. Тукай кайсы авылда туган? 1.кушлавыч, 2. Кырлай, 3. Сасна, 4. Өчиле. Сохранить.
2. Г. Тукай язган әкиятләрне билгелә.1.камырбатыр, 2.су анасы, 3. сертотмас үрдәк, 4.кәҗә белән сарык 5.чукмар белән тукмар.
4. Геройларны һәм предметларны әкият белән тоташтыр: былтыр, күбәләк, бүре башы, тарак. Су анасы, шүрәле, кәҗә белән сарык, бала белән күбәләк.
Шулай итеп дәвам итәбез. Әзер тестны сохранят итәргә кирәк. Файл-сохранить как – тестка исем бирәбез: Тукай әкиятләре. – сохранить.
Әзер тестны без башка программада ачабыз. Кире MyTest папкасына керәбез. Анда MyTestStudent файлны ачабыз. Файл - открыть – выбираем тест – открыть. Тестны башлап җибәрер өчен ф5, яки тест – начать тест. Ахырда программа результатны, булган хаталарны һәм билгене күрсәтә.
Хөрмәтле коллегалар! Сез бүгенге мастер-класста шулкадәр тырышып эшләп, әлбәттә, компьютер белемнәрегезне арттыргансыздыр. Шулай бит? My test x программасын үзегезнең эшегездә кулланырсыз дип ышанып калам. Игътибарыгыз, Ярдәмегез, хезмәтегез өчен зур рәхмәт.