Программа по татарскому языку 5 класс литература


01-32
Яр Чаллы шәһәренең “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе
“ Кабул ителде”
Педагогик киңәшмә беркетмәсе
№____ _________ 2016 нчы ел
____номерлы боерык нигезендә
гамәлгә кертелде
__________ 2016 нчы ел
Мәктәп директоры
_____________Төхфәтуллин И.И.

Эш программасы
Татар әдәбияты (рус төркеме)
5 нче Б,В,Г сыйныфлары (сәгатьләр күләме атнага 1 сәгать, елга 34 сәгать, база)
Төзүче: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗипова Зөлфия Равил кызы
“Килешенде”
Директор урынбасары _______Захарова Л.Х. _________ 2016 нчы ел
“Каралды”
МБ киңәшмәсендә, беркетмә № ___ __________2016 нчы ел МБ җитәкчесе________ Мөхәммәтҗанова Г.Х.

2016

Планлаштырылган нәтиҗәләр
Бүлекләр исеме Предмет нәтиҗәләре Метапредмет нәтиҗәләре Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр
Укучы өйрәнәчәк Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак Без мәктәптә
-уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, санын, кирәклеген хәбәр итә белергә (сорарга), үзеңә сорап алырга, иптәшеңә тәкдим итә белергә;
-уку-язу әсбаплары, аларны саклап тоту турында киңәш бирә белергә;
-китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белергә;
- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади укырга;
- сәнгатьле укырга;
-текстларны яисә
чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнергә;
- әсәрләрне анализларга;
- план төзергә;
-геройларга характеристика бирергә, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белергә;
-проза әсәрләрен шигъри әсәрләрдән аера белергә;
-халык авыз иҗатының (әкият, табышмак, мәкаль) үзенчәлекләрен танып белергә;
-яңа уку елы башлану, аңа әзерлек, мәктәп турында сөйли белергә;
-уку-язу әсбапларына сак караш турында
сөйләшергә;
-Каюм Насыйри турында кыскача мәгълүмат бирә белергә;
-китапның нәрсә турында, авторы кем икәнен әйтә белергә;
-китап укырга, китапка сак караш турында киңәш бирергә;
-шигъри кабатлап сөйләүнең төрле төрләреннән файдалану (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);
-әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, тулы яки мини сочинение язу;
-өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу;
-татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында мәгълүмат алу;
-герой исеменнән, автор исеменнән текстның эчтәлеген иҗади сөйләү;
-әсәрнең эчтәлеге буенча иллюстрацияләр ясау;
-әсәр буенча инсценировка, проект, сценарий төзегәндә төркемнәрдә эшләү;
-автор тексты үрнәгендә проза һәм шигъри әсәрләр иҗат итү;
-әдәби текст героеның, авторның позициясен билгеләү;
-әдәби текстның әхлаки һәм эстетик
кыйммәтәренә төшенү;
-китапханәгә язылу өчен анкета тутыра белү, китапханәдән үзеңә кирәкле китапны сорый, нәрсә турында икәнен сорый белү;
-китап басылу тарихы турында кыскача белешмә бирә белү; Регулятив күнекмәләр.
1.Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итә, рефлексия ясый, үз эшенә адекват бәя бирә: булган белем нәтиҗәсен анализлый, киләчәк нәтиҗәне планлаштыру; үз проблемаларын тиңләштерә, төп проблеманы билгеләү; билгеле проблема нигезендә эшчәнлеккә максат куя, мөмкин булган чишү юлларын билгеләү.
2.Мөстәкыйль рәвештә максатка ирешү юлларын, шулай ук альтернатив юлларын планлаштыра белү: проблеманы чишү планын төзү (проект өстендә эш); уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишкәндә туган потенциаль авырлыкларны билгеләү, аларны бетерү чараларын табу; уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишүнең шартларын, шулай ук бирелгән вариантлардан таба, билгели белү.
3.Үзеңнең чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңны
планлаштырылган нәтиҗәләр белән тиңләштерә белү, нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү: педагог һәм яшьтәшләре белән бергә уку эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгели белү; үз эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгеле бер системага салу (шулай ук өстен булганнарын сайлый белү); үз эшчәнлегеңнең бәяләү инструментларын сайлау, тәкъдим ителгән шартлар һәм таләпләр рамкасында эшчәнлегеңә үзконтроль ясау; көтелгән нәтиҗәгә ирешә яки ирешә алмау сәбәпләрен аргументлаштырып,үз эшчәнлегеңә бәя бирү.
4.Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү: уку мәсьәләләрен бәяләү критерийларының дөреслеген билгели белү; максаттан чыгып, нәтиҗә һәм гамәл ысулларын аера, эшләнелгән бәя һәм үзбәя критерийларын иркен куллана белү; эшчәнлек максатыннан чыгып, бирелгән яки мөстәкыйль билгеләнгән критерийлар нәтиҗәсендә үз эшчәнлегең продуктына бәя бирә белү.
5.Үзконтроль нигезләрен яхшы белү,
уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү: бер-береңне тикшерү процессында үзеңнең, башкаларның уку һәм танып-белү эшчәнлеген күзәтә, анализлый белү; шәхси белем алу эшчәнлегендә көтелгән нәтиҗәләрне реаль нәтиҗәләр белән чагыштыра, нәтиҗәләр чыгара белү; уку ситуацияләрендә карар кабул итә белү һәм җаваплылык хисе тою; мөстәкыйль рәвештә уңышыңның яки уңышсызлыгыңның сәбәпләрен ачыклый белү, уңышсызлык ситуацияләреннән чыгу юлларын таба белү.
Танып-белү күнекмәләре.
6.Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба, логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау күнекмәләре: мөһим һәм аннан бәйле сүзләрдән торган логик чылбыр төзү; ике яки берничә предметның, күренешнең гомуми билгесен табу, аларның охшашлыгын аңлату; аерым билгеләре буенча предмет һәм күренешләрне берләштерү, чагыштыру, классификацияләү, факт һәм күренешләрне гомумиләштерү; фикер
йөртүне предметларны һәм күренешләрне чагыштыру һәм гомуми билгеләрне аерып алу нигезендә төзү; алынган мәгълүматны, чишеләсе мәсьәләне контекст эчендә интерпретацияләп аңлатып бирү.
7.Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе: предмет һәм күренешләрне билге һәм символлар белән билгели; предмет һәм күренешләр арасындагы логик бәйләнешне билгели, аларны билге, схемалар аша күрсәтү; предметның яки күренешнең абстракт, реаль образын тудыру; мәсьәләнең шарты яки чишелү ысулы нигезендә модель, схема төзү; туры, кыек, каршылыклы исбатлау төзү; бирелгән предмет өлкәсен билгеләүче гомуми законнарны ачыклау максатыннан модельләрне үзгәртү.
8.Аңлап уку: үз эшчәнлеге максатларына туры килгән, соралган информацияне тексттан табу; текст эчтәлегендә ориентлашу, текстның тулы мәгънәсен
аңлау.
9.Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып-белү: табигый тирәлеккә үзенең мөнәсәбәтен билгели белү;
экологик белемнәрне тарату, проект эшләр, модельләр, сочинениеләр, рәсемнәр аша табигатькә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
10.Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү сәләтен мотивлаштыруны үстерү: кирәкле мөһим эзләнә торган сүзләрне билгеләү; электрон эзләү системалары белән үзара бәйләнеш булдыру; эзләү нәтиҗәләрен үз эшчәнлегең белән чагыштырып карау.
Коммуникатив күнекмәләр.
11.Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру. Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү: бердәм эшчәнлектә мөмкин булган рольләрне билгели белү; бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара
белү; әңгәмәдәшеңнең позициясен аңлау һәм кабул итә белү; уку һәм танып-белү процессында позитив мөнәсәбәтләр булдыру; үз фикереңне аргументлар китереп, әдәпле яклый белү; үз фикереңә критик карау, үз хаталарыңны лаеклы рәвештә таный белү һәм аны төзәтә белү; төркемдә уку эшчәнлеген оештыра белү (гомуми максатлар билгели белү, рольләрне бүлешү, бер-берең белән уртак фикергә килү.
12.Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру, язма һәм телдән, монологик һәм контекстсөйләм төрләрен оста файдалана белү: коммуникация бурычларын билгели белү һәм аңа туры килгән сөйләм чараларын сайлап ала белү; башка кешеләр белән коммуникация барышында сөйләм чараларын сайлап ала һәм куллана белү (парлы диалог, кече төркемдә һ.б.); диалог барышында үз фикереңне дәлилләп бирә, партнер фикерен сорый белү, диалог барышында карар кабул итә һәм аны әңгәмәдәшең белән яраштыра белү; тиешле сөйләм чаралары кулланылып төзелгән оригиналь
язма текстлар булдыру.
13.Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү: уку һәм практик мәсьәләләрне чишү өчен кирәкле информацион ресурсларны ИКТ чаралары аша эзләргә һәм максатчан кулланырга; информацион һәм коммуникатив уку мәсьәләләрен чишү өчен, шулай ук: хат язу, сочинение, презентацияләүдә компьютер технологияләрен куллана белү; мәгълүматне этик һәм хокукый нормаларны истә тотып куллана белү. 1. Үзеңне Рәсәй гражданины итеп тою: ватандарлык; Ватанга, күпмилләтле Рәсәй халыкларының үткәненә, бүгенгесенә хөрмәт, Ватаның алдында бурыч һәм җаваплылык хисе, рус теле һәм Рәсәй халыклары телләренең кулланылышта булуының әһәмияте. Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану; туган телеңнең, туган төбәгеңнең, милләтеңнең тарихын һәи мәдәни мирасын белү. Рәсәй халыкларының һәм дөнья халыкларының  теленә, диненә, мәдәни мирасына хөрмәт белән карау.
2. Мотивация нигезендә белем алу һәм танып белүнең укучыларның үзлегеннән үсеш, үзлегеннән укып белем алуга әзерлек һәм
мөмкинлекләре.
3. Шәхси сайлау нигезендә мораль (әхлакый) проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль, аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту) , үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру, диннәргә түземлелек, кешеләрнең дини карашларына, хисләренә хөрмәт белән карау. Укуга җаваплы караш, хезмәткә хөрмәтле караш формалаштыру, социаль кирәкле хезмәттә катнашу. Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт.
4.Заманча дөньяның социаль, мәдәни, тел, рухи төрлелеген истә тотып, дөньяга тулы бер караш
булдыру .
5.Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш булдыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү (үзеңне аралашуның тигез хокуклы субьекты итеп тою, диалог буенча партнер образын төзүгә әзерлек, мөмкин булган диалог оештыру ысулларын төзүгә әзерлек; кызыксынуларын, эшчәнлекләрен (процедураларын) конверсияләү (үзгәртү) буларак, диалог барышын оештыруга әзерлек; аралашу алып баруга әзерлек һәм сәләтлелек).
6.Гомумкешелек нормаларын белү, төркемнәрдә һәм
җәмгыятьнең төрле оешмаларында үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү;
төрле яшь кысаларында укучыларның мәктәп үзидарә эшендә һәм иҗтимагый тормышта катнашу;
яшүсмерләрнең иҗтимагый оешмаларында катнашырга әзер тору; оештыру эшчәнлегендә компетентлык кыйммәтләрен үзләштерү; бердәм башкарыла торган эшчәнлеккә уңай караш тудыру;
анализ ясау, проектлаштыру эшчәнлеген оештыру, шәхесара мөнәсәбәтләрдә отышлы икеяклы хезмәттәшлек алымнарын булдыру;
Үзеңдә лидерлык сыйфатларын тормышка
ашыру ысулларын формалаштыру.
7.Сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуы; кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы (тудыручы) гадәттән тыш хәлләрдә коллектив һәм индивидуаль үз-үзенне тоту, юлларда, транспорта үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру.
8.Дөнья һәм Рәсәй халыкларының сәнгать мирасын аңлау, эстетик характердагы иҗади эшчәнлекне үзләштерү аша, төрле этномәдәни гореф-гадәтләрне чыгалдыручы әдәби әсәрләрне аңлау сәләте; гомуми рухи мәдәният, тормышны танып-белүнең үзенчәлекле ысулы һәм аралашуны оештыру чаралары буларак,
укучыларда әдәби культура нигезләрен формалаштыру; әйләнә-тирә дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау; дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша үзләштерү, үз-үзеңне күрсәтү һәм мәдәниятнең әдәби, әхлакый киңлегендә ориентлаша белү сәләте; кеше матурлыгын аңлау аша, үз илеңнең мәдәният тарихына хөрмәт; әдәби әсәрләрне өйрәнү ихтыяҗы булу; мәгънәви, эстетик һәм шәхескә юнәлтелгән кыйммәт буларак, әдәби мәдәниятнең гореф-гадәтләренә актив мөнәсәбәт формалаштыру.
9.Тормыштагы төрле очракларда экологик ориентлашкан рефлексив бәя бирерлек һәм практик эшчәнлек тәҗрибәсе
булырлык, экологик фикер йөртүнең заманча дәрәҗәсенә туры килерлек экологик культура нигезләрен формалаштыру (табигатьне өйрәнергә, авыл хуҗалыгы хезмәте белән шөгыльләнергә, табигатьне эстетик-нәфис итеп чагылдырырга, туризм , шул исәптән экотуризм белән шөгыльләнергә, табигатьне саклау эшчәнлеген тормышка ашырырга әзерлекле булу).
Мин – өйдә булышчы -үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белергә;
-вакытны сорый, әйтә белергә;
-өйдә нинди эшләр эшләүнең кирәклеген, нинди
эшләр эшләргә яратканыңны, эшләргә теләгәнеңне, ничек булышканыңны сөйли белергә;
-кереш сүзләрне кулланып, үз фикереңне раслый белергә;
-образларга бәя бирергә, кешенең характер сыйфатларын әйтә белергә; - өйдә эшләгән эшләрне әйттерү, сорау, куша белү;
-өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирү, яхшы эшләгән өчен мактый белү;
-өйдәге хезмәттә катнашуга карап,
кешеләргә бәя бирә белү; Дуслар белән күңелле -“Дус нинди була? Ни өчен дуслашалар? Дуслар бергә нишлиләр? Минем дустым – ул нинди?” проблемалары буенча сөйләшергә;
-төрле рецептларны сөйли белергә;
-төрле лексик
сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологик) тиешенчә файдаланырга;
-өйрәнелгән лексиканы, шул исәптән сүзтезмәләрне язма һәм сөйләм текстында танырга;
-уку мәсьәләсенә туры килгән текстны дәвам итәргә. -туган көнгә өстәл әзерләү, өлкәннәргә хөрмәт турында сөйләшү;
-сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен аеру;
-үзенең һәм иптәшләренең сөйләмен төгәллеге,
сүзләрне урынлы һәм сәнгатьле итеп куллана белүе ягыннан бәяләү;
-төрле лексик сүзлекләрдән (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, чит тел сүзләре, фразеологик) һәм мультимедия чараларыннан кирәкле мәгълүматны эзләп табу;
-уку һәм аудирование процессында тоемлауга таяну. Дүрт аяклы дусларыбыз
-дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләргә;
- сәнгатьле укырга;
- текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнергә. -этләр тормышыннан кызыклы мәгълүматлар табу һәм сөйли белү.
Без спорт яратабыз -спорт төрләре һәм нинди спорт төрләре белән шөгыльләнү турында сөйләргә;
-сәламәт булу өчен, нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеген сөйли белергә;
-табибта кай җирең авырту турында сөйләшергә;
-укыган текст буенча фикер алышырга, үз тәҗрибәңә нигезләнеп, фикереңне дәлилли белергә;
-текстны аңлап һәм сәнгатьле укый белергә;
-әсәрнең исеме буенча эчтәлегенә төшенергә;
кычкырып, эчтән укыганда, яисә тыңлаганңа төрле текстларның эчтәлеген аңлап кабул итәргә; төп фикерне һәм геройларны табарга;
- әдәби әсәргә нигезләнеп, үз текстыңны язарга. -сүзлекләр һәм белешмә материалдан (мультимедия чараларыннан) кирәкле мәгълүматны табу;
-Олимпия уеннары, кайда барлыкка килгәнен, нинди уеннар булуын, олимпия уты, олимпия флагы турында сөйли белү;
-кешенең еш авыру сәбәпләрен әйтү, аңа авырмаска киңәшләр бирү.
-матур әдәбиятны сәнгатьнең бер төре буларак кабул итү;
-әдәби текстның әхлаки һәм эстетик
кыйммәтенә төшенү,
-тематик каталог белән эшли белү;
-текстагы фактлар ярдәмендә үз фикереңне исбатлау;
-авторның позициясен билгеләргә һәм геройларга карата үз мөнәсәбәтеңне әйтү.
Уку предметының эчтәлеге
Бүлекләр исеме Кыскача эчтәлегеСәгать саны
Без мәктәптә
“Бүген 1 сентябрь” тексты. Татарстан гимны. Х. Шабановның “Китап” шигыре.
Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт”, “Туган тел”, “Шәрәле”, “Су анасы” әсәрләре. Р.Миңнуллинның “Санарга өйрәнәбез”, “Әни кирәк” шигырьләре. “Без бүген диктант яздык”, “Олегның кәефе юк” текстлары. 16
Мин – өйдә булышчы Л.Леронның “Хәерле иртә”шигыре. Рәсим, Илнур турында текстлар. Ләйлә белән Наил турында текст. А.Әсәдуллинның “Ике мәсьәлә” хикәясе. “Ләйсән - тырыш кыз” тексты. Ю. Ермалаевның “Ике пирожный” хикәясе. М.Җәлилнең “Суык бабай” шигыре. А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте. Татар халык әкияте “Тавык, Тычкан һәм Көртлек”. “Бергә эшлә, бергә аша” темасына әңгәмә. 20
Дуслар белән күңелле Сөйләм этикеты үрнәкләре. “Ничек эндәшсәң, шулай җавап бирерләр” - әңгәмә. “Ул кем?” уены. Л.Васильева-Гангнусның “Язгы каникул” хикәясе.
Телефоннан сөйләшү үрнәкләре. Татар халык ашлары. ”Туган көн-иң күңелле бәйрәм” тексты. “Ак калач” уены. Татар халык авз иҗаты жанрлары. Табышмаклар. “Табын янында” тексты. 14
Дүрт аяклы д
дусларыбыз “Этең нинди токымнан?” диалогы. Р.Миңнуллинның “Әни, мин көчек күрдем” шигыре. Х.Гардановның “Акыллы Карабай” хикәясе. 7
Без спорт яратабыз “Кайсы җирең авырта?” “Табиб янында”- диалоглар төзү. Р.Вәлиеваның “Барый телевизор карый”, “Тыйнаклык” шигырьләре. “Спорт уеннары” тексты. Б.Мотыйгуллинның “Сәламәт булыйк” шигыре. Татар халкының милли бәйрәмнәре, уеннары. Сабантуй бәйрәме. 11
Барлыгы: 68
___________________________________________________________________________________________________________
Календарь-тематик план
Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче сыйныф. Ике кисәктә./ Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Л.К.Хисмәтова. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2014.
______________________________________________________________________________________________________________________________№ Өйрәнелә торган бүлек.
Дәрес темасы Сәгать саны Календарь вакыт Укучы эшчәнлегенең төп төрләре
Планлаштырылган вакыт5Б

5Г ФактикВакыт5Б


Без мәктәптә 1 Бүген 1 нче сентябрь. Мәктәп тормышы. 1 2.09
2.09
2.09 Танышу. Дәресләр расписаниесе, дәресләр әзерләү турында сөйләшү. Яхшы уку кагыйдәләрен, таләпләрне искә төшерү. Текст өстендә эш. Белем бәйрәмен ничек уздыру турында әңгәмә оештыру. Текстны иң матур сөйләүче конкурсы үткәрү. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту турында сөйләшү.
2 Татарстан Республикасы гимны. Безнең мәктәбебез 1 9.09
9.09
9.09
Татарстан гимнын өйрәнү, яттан сөйләү. Төп мәгълүматны аерып алу, хәтердә калдыру. Игътибарлылык, ихтыяри хәтер күнекмәләрен үстерү. Диалогик һәм монологик сөйләм төзү.
3 Г.Тукай. “Кызыклы шәкерт” Х. Шабанов. “Китап”. Г.Тукай. “Туган тел” 1 16.09
16.09
16.09 Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнү, авторның әйтергә теләгән фикерен табу. Төп фикерне табу, шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру. Сорауларга дөрес җавап бирү. Китаплар дөньясы, китапханәләр турында әңгәмә, диалоглар төзү. Шәхси китапханәләр турында әйтә белү. Шигырьне сәнгатьле уку, җырларга өйрәнү, анализлау. Туган тел, татар теле, татар телен өйрәнүнең әһәмияте турында фикер алышу. Яттан сөйли белү.
4 Р.Миңнуллин. “Санарга өйрәнәбез”, “Әни кирәк” 1 23.09
23.09
23.09 Шигырьләрне сәнгатьле уку, анализлау, саннарны сөйләмдә куллана белү, рәсем буенча хикәя төзү. Әниләр турында сөйли белү.
5 Г.Тукай. “Су анасы” 1 28.09
28.09
28.09 Г.Тукай биографиясе белән танышу. Презентацияләр өстендә эш. Сәнгатьле уку. Начар гадәтләр турында сөйләшү. Авторның идеясен ачыклау.
6 Г.Тукай. “Шүрәле” 1 30.09
30.09
30.09
Әкият-поэма белән танышу. Яңа лексиканы сөйләмгә кертү, сорауларга җавап бирү, тәрҗемә итү, нәтиҗәләр ясау.Терәк сүзләрне кулланып, текстның эчтәлеген сөйләү. Геройларга характеристика бирү.
7 “Олегның кәефе юк” тексты өстендә эш 1 7.10
7.10
7.10 Хикәяне тәрҗемә итү, анализлау. Мәзәк белән танышу, әңгәмә кору. Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлату, анализлау. Терәк сүзләрне кулланып, текстның эчтәлеген үзгәртеп сөйләү, сорауларга җавап бирү. Нәтиҗәләр ясау.
8 Укып аңлау. “Без бүген диктант яздык” 1 14.10
14.10
14.10
Текстка нигезләнеп, үз мәктәбеңдәге дәресләр турында җөмләләр төзү. Диктант язуның әһәмияте турында сөйләшү.
9 Татар теле ( рус теле, инглиз теле) дәресендә. Математика дәресендә 1 19.10
19.10
19.10 Сорауларга җавап бирү. Рәсем буенча хикәя төзү, язу. Дәресләрдә башкарылган эшләр турында диалог, монологлар төзү. Терәк сүзләрне кулланып, җөмләләрне дәвам итү, диалоглар төзү.
Сүзлекләр белән эш.
10 Яраткан дәресем 1 26.10
26.10
26.10
Терәк сүзләрне кулланып, диалог, хикәя төзү; сорауларга җавап бирү. Өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә куллана белү.
Мин – өйдә булышчы 11 Л.Лерон.“Хәерле иртә” Минем көндәлек режимым. 1 28.10
28.10
28.10 Шигырьне тиешле тизлектә, аңлап, сәнгатьле итеп уку. Анализлау. Матур теләкләр әйтергә өйрәнү. Өйдә иртән башкарган эшләрең турында сөйләү. Саннарны дөрес итеп әйтергә, сөйләмдә урынлы кулланырна өйрәнү. Режимны төзү. Сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшү.
12 Рәсим һәм Илнур турында текстлар 1 11.11
11.11
11.11 Текстларны аңлап уку. Эш төрләрен саный белү. Әдәби геройларга бәя бирү. Сөйләм үрнәкләрен кулланып, хикәянең эчтәлеген сөйләү. Дөрес раслауларны аеру. Таблица тутыру. Текстларны I затта cөйләү, малайларга характеристика бирү. Начар һәм яхшы сыйфатларны аера белү. Чагыштыру, нәтиҗәләр ясау.
13 “Ләйлә белән Наил” тексты белән танышу 1 18.11
18.11
18.11 Тыңлаган текстны аңлау, эчтәлеге буенча үз фикереңне әйтү. Текст буенча сорауларга җавап бирү. Хикәянең эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү. Рәсем буенча хикәя төзү. Чагыштыру, нәтиҗәләр ясау, үзбәя кую.
14 Без әнигә булышабыз. “Ләйсән - тырыш кыз” диалогын сәхнәләштерү 1 25.11
25.11
25.11
Үз гаиләләре, өйдәге хезмәттә катнашу турында сөйләү. Кибеткә бару; ашамлыклар, җиләк-җимешләр сатып алу турында диалоглар төзү. Сәнгатьле уку, үз фикереңне башкаларга әйтә белү. Сәхнәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү. Дәрестә үз эшчәнлекләренә нәтиҗә ясау, үзбәя кую.
15 А.Әсәдуллинның “Ике мәсьәлә” хикәясе белән
танышу, анализлау 1 30.11
30.11
30.11 Текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. Тексттан төп фикерне аерып алу. Тәрҗемә итү. Бәхәс оештыру. Башкалар
фикерен тыңлый белү. Диалогта катнашу. Текстның эчтәлеген сөйләргә өйрәнү. Киңәшләр бирү.
16 Ю. Ермалаевның “Ике пирожный” хикәясе белән танышу 1 9.12
9.12
9.12 Текстны аңлап уку, тәрҗемә итү, кирәкле мәгълүматны эзләп табу. “Бергә эшлә, бергә аша” темасына әңгәмә оештыру. Текстның эчтәлеген буенча сорауларга җавап бирү, анализлау. Кызларның эшенә бәя бирү. Терәк сүзләрне кулланып, текстның эчтәлеген сөйләү, үзбәя кую. Хикәянең эчтәлеген үзгәртеп төзү, сөйләү.
17 М.Җәлил. “Суык бабай”.
А.Алиш. “Сертотмас үрдәк” 1 21.12
21.12
21.12
М.Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы буенча белемнәрен тирәнәйтү. Шигырьне сәнгатьле уку, язмадан тыңлау. Бәйрәмнәр (Яңа ел, Нардуган) турында сөйләшү. Бәйрәмгә чакыра белү, котлау текстлары язу.
А.Алиш биографиясе белән танышу. Әкиятне уку. Тәрҗемә итү. Текст буенча план төзү. Нәтиҗә ясау.
18 “Тавык, Тычкан һәм Көртлек” (татар халык әкияте) әкияте белән танышу 1 11.01
11.01
11.01
Татар халык авыз иҗаты, әкият җанры турында сөйләшү. Өйрәнелгән әкиятләрне барлау. Текстны уку, сораулар төзү, сорауларга җавап бирү.
19 “Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятен анализлау . Мәкальләр 1 13.01
13.01
13.01 Геройларга характеристика бирү. Рәсем буенча эш. Эчтәлекне сөйләү. Әкиятнең әһәмиятен, актуальлеген әйтә белү. Нәтиҗә ясау. Мәкаль жанры турында белемнәрен тирәнәйтү. “Кем эшләми, шул ашамый”, “Бергә аша, бергә эшлә”, “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” мәкальләренең мәгънәсен ачыклау. Бу мәкальләрне тәрҗемә итү, рус теле белән чагыштыру.
20 Яңа әкият язу. “Тавык, Тычкан һәм Көртлек” 1 20.01
20.01
20.01
Эчтәлекне үзгәртеп, әкиятне дәвам итү. Өйрәнелгән лексиканы практикада куллану.
21 Казанда яшәгән атаклы шәхесләр 1 25.01
25.01
25.01 Презентацияләр, дәреслек өстендә эш. Портретларны аерырга өйрәнү. Рәсемнәргә карап, җөмләләр төзү
Дуслар белән күңелле 22 Дуслар белән күңелле. Әйдә дуслашабыз. “Ул кем?” уены. Л.Васильева-Гангнусның “Язгы каникул” әсәре белән танышу. 1 27.01
27.01
27.01
Дуслык, чын дуслар темасына сөйләшү. Сөйләм этикеты үрнәкләре белән танышу. Терәк сүзләрне кулланып, диалоглар, хикәя төзү; сорауларга җавап бирү. Яңа лексиканы сөйләмгә кертү. Татар халык уеннары белән танышу. Хәзерге вакытта укучылар яратып уйнаган уеннар турында диалогик сөйләм оештыру. “Ул кем?” уенын өйрәнү. Күмәк эшләргә, уйнарга өйрәнү. Текстны уку, тәрҗемә итү, эчтәлеге буенча фикер алышу. Тасвирлау планын төзү. “Ничек эндәшсәң, шулай җавап бирерләр” темасына әңгәмә оештыру. Яшьтәшләр белән аралашу кагыйдәләре, дуслашу серләре, әдәпле сөйләшү турында фикер алышуда катнашу. Хикәянең эчтәлеген сөйләү. Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, үзбәя кую.
23 “Гали белән Ринат – чын дуслар” – хикәя төзү 1 10.02
10.02
10.02
Рәсем буенча әңгәмә оештыру. Хикәя төзү, үзең төзегән хикәяне сөйли белү.
24 Татар сөйләм этикеты үрнәкләре. "Телефоннан сөйләшә беләсезме?” 1 15.02
15.02
15.02 Мөрәҗәгать итү, үтенеч белдерү, тәкъдим итү, тәкъдимне кире кагу, теләк белдерү, риза булу, риза булмау, гаҗәпләнүне белдерү сүзләре белән танышу. Телефоннан сөйләшү үрнәкләрен уку, тәрҗемә итү. Әдәпле итеп, телефоннан сөйләшергә, аралашырга өйрәнү. Диалоглар төзү. Яңа лексиканы актив сөйләмгә кертү.
25 Татар халык ашлары. “Туган көн – иң күңелле бәйрәм” тексты өстендә эш. Сәхнәләштерү. “Туган көн – иң күңелле бәйрәм”. Минем туган көнем 1 17.02
17.02
17.02 Татар халык ашлары, аларны ничек әзерләү турында сөйләшү. Текстларны ишетеп аңлау, рәсемнәр буенча җөмләләр төзү, татар халык ашлары турында проект эше ясау. ”Туган көн - иң күңелле бәйрәм” тексты белән танышу, анализлау, ситуатив биремнәрне үтәү. Диалогларны тиешле тәртиптә урнаштыру, рольләргә бүлеп уку. Татар сөйләм этикеты үрнәкләрен (рәхмәт һәм хөрмәт белдерү) сөйләмдә кулланып, җөмләләр төзү. Дәрестә үз эшчәлекләренә нәтиҗә ясау. Саннарны кулланып, туган көнне уздыру турында әңгәмә кору. Чакыру, котлау текстлары язарга өйрәнү.
26 Татар халык уеннары.
“Ак калач” уены.
Табышмаклар.
Тыңлап аңлау. “Табын янында” тексты. Яңа хикәя төзү. “Саша – тәрбияле малай” 1 3.03
3.03
3.03
Татар халык авыз иҗаты жанрларыннан уеннар белән танышу. “Ак калач” уенын өйрәнү. Күмәк уеннарның әһәмияте, дуслыкның көче турында сөйләшү. Табышмак әйтешүнең әһәмиятен ачыклау. Табышмаклар уку, тәрҗемә итү, җавапларын табу. Текстны ишетеп аңлау. Табын янында, кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү. Сорауларга җавап бирү, сораулар төзү, киңәшләр бирү. Хикәя геройларының эш-гамәлләренә бәя бирү. Рәсем өстендә эш. Хикәянең эчтәлеген үзгәртү. Иң оста хикәя төзүчене ачыклау. Яңа хикәянең эчтәлеген сөйләү. Үзбәя кую.
27 Проект эше. “Минем дусларым бар” 1 17.03
17.03
17.03
Дуслар турында проект эше төзү. Аңлап, эзлекле итеп проектны яклау. Чагыштыру, нәтиҗә ясау.
Дүрт аяклы дусларыбыз 28 Дүрт аяклы дусларыбыз.
Этләрнең матур гадәтләре. Этең нинди токымнан? 1 29.03
29.03
29.03 Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның кыяфәтләре турында әйтә белү.
Яңа лексика белән танышу, җөмләләр төзү. Рәсемнәр өстендә эш. Этләрнең токымнары, гадәтләре турында сөйли белү. Рәсемнәр буенча диалоглар төзү. Тәрҗемә эше.
29 Р.Миңнуллин. “Әни, мин көчек күрдем” .
Х.Гарданов. “Акыллы Карабай”. “Синең этең бармы? Ул нинди?”- диалоглар төзү 1 5.04
5.04
5.04 Шигырьне сәнгатьле уку, анализлау. Автор әйтергә теләгән фикерне табу. Дүрт аяклы дусларга карата шәфкатьлелек турында сөйләшү. Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, сәнгатьле итеп уку. Тексттан төп фикерне табу. Карабайның матур гадәтләрен әйтә белү. Диалогка төшеп калган репликаларны өстәү. План буенча, терәк сүзләргә таянып сөйләү. Сорауларга төгәл җавап бирү. Нәтиҗә ясау, үзбәя кую. Бөек Ватан сугышында этләрнең батырлыгы турында сөйләшү. Терәк сүзләрне , өйрәнелгән лексиканы кулланып, диалоглар төзү.
30 Сочинение. “Минем дүрт аяклы дустым”, “Яраткан этем”. 1 19.04
19.04
19.04 План төзү. Этләр турында сочинение язу. Алган белемнәрне практикада куллану.
Без спорт яратабыз 31 Без спорт яратабыз. Тән әгъзалары. “Кайсы җирең авырта?”– диалоглар төзү. Рәсемнәр буенча хикәя төзү. “Спорт уеннары” . Спорт белән шөгыльләнәбез. Б.Мотыйгуллин. “Сәламәт булыйк”. Татар халкының милли бәйрәмнәре 1 21.04
21.04
21.04 Тән әгъзалары исемнәрен куллана белү. Шәхси гигиена, сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмәдә катнашу. Парларда эшләү, үз фикерләрен әйтү. Бирелгән ситуацияләргә карата, терәк сүзләрне кулланып, диалоглар төзү. Кроссвордлар чишү. Спорт уеннары, спорт төрләре, олимпиадалар, спортсменнар турында белемнәрне тирәнәйтү. Парларда эшли белү. Рәсем буенча эш. “Спорт уеннары” текстын ишетеп аңлау. Спорт түгәрәгенә йөрү, спорт ярышында катнашу турында сөйли белү. Рәсемнәр, презентацияләр өстендә эш. Татарстан спортчылары, спорт командалары турында әңгәмәдә катнашу. Сәнгатьле уку, төп
фикерне әйтү. Сәламәт яшәү рәвеше турында фикер алышуда катнашу. Киңәшләр бирү. Милли бәйрәмнәр (Сөмбелә, Нардуган, Нәүрүз) турында белемнәрен тирәнәйтү. Рәсемнәр өстендә эш. Тәрҗемә итү.
32 “Табиб янында”, “Терапевтта” – диалоглар төзү.
Р.Вәлиева “Барый телевизор карый”, “Тыйнаклык” 1 5.05
5.05
5.05 Табиб белән сөйләшергә, аралашырга өйрәнү. Табиб белән аралашканда, сөйләм этикеты үрнәкләрен куллана белү. Р.Вәлиева иҗаты белән танышу. Шигырьләрне сәнгатьле уку, анализлау. Озак телевизор карауның зарары турында сөйләшү
33 Йомгаклау контроль эше. 1 15.05
15.05
15.05 Ел буе үткәннәрне кабатлау.
34 Хаталар өстендә эш. Сабан туенда. Татар халкының милли уеннары.
Ел буе үткәнннәрне кабатлау, йомгаклау 1 19.05
19.05
19.05 Хаталар өстендә эш оештыру. Сабан туен үткәрү тәртибе, төп уеннары белән танышу. Сабан туена чакыру төзү. Презентацияләр өстендә эш. Уеннар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмәдә катнашу. Татар халкының милли уеннары турында сөйләшү. Аңлап, эзлекле итеп сөйләүләренә ирешү.
Ел буена өйрәнгәннәрне кабатлау, гомумиләштерү, йомгаклау.
5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбияты буенча әдәбияттан бәяләү нормалары
Яттан сөйләүне бәяләү
№ Таләпләр Билге1 текстны төгәл ятлаганда;
тавышында автор тарафыннан сурәтләнгән хисләр чагылганда;
йөз һәм кул хәрәкәтләре сүзләрнең мәгънәсен тулыландырып торганда;
тавыш тибрәнеше белән авторга ихтирамын белдерә алганда; "5"ле куела2 текстны төгәл үк ятламаганда, репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата жибәреп сөйләгәндә;
тавышында автор тарафыннан сурәтләнгән хисләр чагылып бетмәсә; "4"ле куела3 текстны төгәл ятламаганда; 4-5 хата жибәргәндә;
тавышында автор тарафыннан сурәтләнгән хисләр чагылмаганда; "3"ле куела4 • текстны яттан белмәсә, яки 7-9 хата җибәрсә; "2"ле куелаТыңлап аңлауны бәяләү критерийлары:
Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу. Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 5 сыйныф – 0,5-0,7 минут, 6 сыйныф – 0,7-0,8 минут, 7 сыйныф –0,8-0,9 минут, 8 сыйныф – 1,0 -1,2 мин, 9 нчы сыйныф – 1,2-1,5 минут.
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга тулы, эзлекле һәм дөрес җавап бирсә, “5”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга тулы һәм дөрес җавап биреп, 3-4 грамматик хата җибәрсә, “4”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга өлешчә җавап биреп, 4-5 грамматик хата “3”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга бөтенләй җавап бирми яки 5-6 фактик хата җибәрсә “2”ле куела.
Укып аңлауны бәяләү
5-9 сыйныфларда уку күнекмәсенә таләпләр. Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү. Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияләр, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып aлy, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү. Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.
Уку өчен текстның күләме: 70 сүзгә кадәр - 5 нче сыйныф; 100 сүзгә кадәр - 6 нчы сыйныф; 150 сүзгә кадәр - 7 нче сыйныф; 200 сүзгә кадәр - 8 нче сыйныф; 300 сүзгә кадәр - 9 нчы сыйныф; 400 сүзгә кадәр - 10 нчы сыйныф; 500 сүзгә кадәр - 11 нче сыйныф.
№ Таләпләр Билге1 Программада куелган таләпләр үтәлсә, биремнәрдә 1 хата җибәрелсә. "5"ле куела2 Программада куелган таләпләрдә артык әһәмиятле булмаган житешсезлекләр булса, биремнәрдә 2-3 хата җибәрелсә. "4"ле куела3 Программада куелган таләпләрдән мөһим читләшүләр булса, биремнәрдә 4-5 хата җибәрелсә. "3"ле куела4 Программада куелган таләпләр тулаем үтәлмәсә, биремнәрдә 6-7 хата җибәрелсә. "2"ле куелаСочинение.
1. Тема: “Мин – өйдә булышчы”.
2. Тема: “Туган көн – күңелле бәйрәм”.
5-9 сыйныфларда сочинение язу күнекмәсенә таләпләр. Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша h.6.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар h.6.) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү. Өйрәнү характерындагы сочинение 5 сыйныфта – 6-7 җөмлә, 6 сыйныфта – 7-8 җөмлә, 7 сыйныфта – 8-9 җөмлә, 8 сыйныфта – 9-10 җөмлә, 9 сыйныфта – 10-12 җөмлә. Контроль язма эшнең күләме: 70 - 80 сүзгә кадәр (9 нчы сыйныф).
Сочинениене бәяләү нормалары.
Билге Рус телле балалар
«5» Эзлекле язылган һәм эчтәлек тулысынча ачылган; 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хата.
«4» Тема эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хата.
«3» Тема өлешчә эзлекле язылган; эчтәлек тулысьнча ачылмаган; 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион хата.
«2» Тема эзлекле язылмаган һэм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хата
Монологик сөйләмне бәяләү
Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8-10 фраза (5-7 нче сыйныфлар), 10-12 фраза (8-9 нчы сыйныфлар). Сөйләмнең вакыт ягыннан дәвамлылыгы -1,5-2 мин (9 нчы сыйныф).
№ Таләпләр Билге1 Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен"5"ле куела2 Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен"4"ле куела3 Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнеңәйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен"3"ле куела4 Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда "2"ле куелаДиалогик сөйләмне бәяләү
Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог - сораштыру, диалог - тәкъдим, диалог - фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: hәp катнашучы ягыннан кимендә 5 сыйныф – 5-6 реплика, 6 сыйныф – 6-7 реплика, 7 сыйныф – 7-8 реплика, 8 сыйныф – 9-10 реплика, 9 сыйныф – 9-10 реплика.
№ Таләпләр Билге1 Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә "5"ле куела.
2 Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата жибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә "4"ле куела.
3 Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып сөйләм төзегәндә "3"ле куела.
4 Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда"2"ле куела.
Татар әдәбиятыннан үзләштерү өчен мәҗбүри минимум
№ Әсәр исеме Класс
Г. Тукай. “Туган тел”. 5 клаcc Мотыйгуллина Ә.Р.
6 кл. дәреслеге 35 бит (1)
Г. Тукай. “Исемдә калганнар”. 5 класс Мотыйгуллина Ә.Р. 90 бит (1)
Г. Тукай. “Су анасы”. 5 класс Мотыйгуллина Ә.Р. 44 бит (1)
Г. Тукай. “Шүрәле”. 6 класс Мотыйгуллина Ә.Р. 59 бит (1)
Г.Ибраһимов “Алмачуар”. 7 класс Мотыйгуллина Ә.Р. 50 бит (1)
М. Җәлил. “Суык бабай”. 5 класс
А.Алиш. “Сертотмас үрдәк”. 6 класс
Һ. Такташ. “Мокамай”. 6 класс Мотыйгуллина Ә.Р. 54 бит (2)
Г. Кутуй. “Сагыну”. 7 класс Мотыйгуллина Ә.Р. 89 бит (1)
Ф. Яруллин. “Әдәпле бала”. 6 класс Нигъматуллина Р.Р. 65 бит (1)
Ф. Яруллин. “Җилкәннәр җилдә сынала”. 8 класс
М. Мәһдиев. “Без – 41 нче ел балалары”. 7 класс Мотыйгуллина Ә.Р. 114 бит (1)
Т. Миңнуллин. “Авыл эте Акбай”. 7 класс Нигъматуллина Р.Р. 31, 36 бит
Р. Миңнуллин. “Әни кирәк”. 6 класс Хәйдарова Р.З. 59 бит
Р. Миңнуллин. “Әни, мин көчек күрдем”. 7 класс Нигъматуллина Р.Р. 59 бит
Ш. Галиев. “Курыкма, тимим”. 6 класс 7 кл Мотыйгуллина Ә.Р. 78 бит (2)
Ш. Галиев. “Тагын бер рәхмәт”. 7 класс Хәйдарова Р.З. 70 бит
Р. Вәлиев. “Икеле”. 7 класс
Р. Вәлиев. “Сау бул, җәй!” 8 класс Фәезова Ф.С. 9 бит.
Р. Вәлиева. “Барый телевизор карый”. 8 класс Хәйдарова Р.З. 27 бит
Р. Вәлиева. “Тыйнаклык”. 6 класс Нигъматуллина Р.Р. 22 бит (2)
Р. Вәлиева. “Казаным – туган калам”. 8 класс Фәезова Ф.С. 86 бит.
Г. Гыйльман. “Хәлим кызык сөйләшә”. 6 класс
Р. Байтимеров. Татарстан гимны. 5 класс Хәйдарова Р.З.
5 нче сыйныф өчен йомгаклау контроль тесты (рус төркеме).1 нче вариант.
1.Текстны укыгыз.Анда нинди көн турында сүз бара?
_____________________________________________________________________________
Бүген 1 нче сентярь.Көн гаҗәп матур.Табигать безне яңа уку елы белән котлый.Узган ел бу көнне күңелсез булды, яңгыр яуды.Ә быел җылы, кояшлы.
Бүген мәктәптә Белем бәйрәме.Мәктәптә күңелле музыка уйный.Без Россия һәм Татарстанның Дәүләт гимннарын тыңладык.Укучылар да укытучылар да матур киенгәннәр.Укучыларның кулында чәчәкләр.Әлбәттә, алар иң хөрмәтле кешеләргә-укытучыларга!
2.Җөмләләрне текст эчтәлеге буенча(по содержанию текста)урнаштырыгыз.
Укучылар да укытучылар да матур киенгәннәр.Узган ел бу көнне күңелсез булды,яңгыр яуды.Мәктәптә күңелле музыка уйный.Көн гаҗәп матур.Ә быел җылы,кояшлы.Табигать безне яңа уку елы белән котлый.
3.Сез бу раслаулар белән (с утверждениями) килешәсезме?(Пишите- әйе,юк).
-Беренче сентябрьдә көн күңелле булды.
-Узган елның беренче сентябрендә яңгыр яуды.
-Укучылар мәктәпкә чәчәкләр алып килгәннәр.
-Укучылар чәчәкләрне укытучыларга бирделәр.
4.Спроси у друга:
-какая сегодня погода;
___________________________________________________________________________
-как прошёл в школе праздник;
__________________________________________________________________________
-кому он подарил цветы;
_____________________________________________________________________________
-кого он поздравил с праздником.
____________________________________________________________________________
5.Диалогка төшеп калган репликаларны куегыз.
_ ...?___________________________________________________________________
-Миңа дәфтәр кирәк иде.
-...?_______________________________________________________________________
-Шакмаклы дәфтәр.
- ...? _________________________________________________________________________
-12 сум.
- Миңа 10 дәфтәр бирегез әле.
5 нче сыйныф өчен йомгаклау контроль тесты (рус төркеме).2 нче вариант.
1.Текстны укыгыз.Малайлар нинди дуслар ?
_____________________________________________________________________________
Мин бүген иртә тормадым.Бүген каникул бит.Мәктәпкә барырга,дәрес әзерләргә кирәкми.Шулай да торып юындым,чәй эчтем, аннан урамга чыктым.Ринат инде күптән урамда йөри икән.
-Гали, көрәк алып чык әле,-дип кычкырды ул.
-Безнең көрәк дачада шул,-дидем мин аңа.
-Алайса,кәшәкәңне алып чык.
-Кәшәкәне суга тыгарга ярамый, ул бозыла,-дидем мин.
-Бар,алайса,өеңә кереп кит!-диде ул,үпкәләп.
Мин өйгә кердем.Әти-әниләр эштә,өйдә мин ялгыз.Нигәдер күңелсез булып китте.Нигә икән?
2.Җөмләләрне текст эчтәлеге буенча(по содержанию текста)урнаштырыгыз
-Безнең көрәк дачада шул,-дидем мин аңа. Әти-әниләр эштә,өйдә мин ялгыз. Мин бүген иртә тормадым. Ринат инде күптән урамда йөри икән. Шулай да торып юындым,чәй эчтем, аннан урамга чыктым. -Гали, көрәк алып чык әле,-дип кычкырды ул. Нигәдер күңелсез булып китте.
3.Сез бу раслаулар белән (с утверждениями) килешәсезме?(Пишите- әйе,юк).
-Гали Ринатка көрәк бирде.
- Мин бүген иртә тормадым .
- Ринат инде күптән урамда йөри икән.
- Шулай да торып юынмадым,чәй эчмәдем, аннан урамга чыкмадым.
4.Как попросите друга:
-принести в школу лыжи;
___________________________________________________________________________
-принести с огорода домой лопату;
__________________________________________________________________________
-занести домой портфель;
_____________________________________________________________________________
-вынести на улицу мяч?
____________________________________________________________________________
5.Диалогка төшеп калган репликаларны куегыз.
_ ...?___________________________________________________________________
-Миңа ипи кирәк иде.
-...?_______________________________________________________________________
-Ак ипи.
- ...? _________________________________________________________________________
-12 сум.
- Миңа 2 ипи бирегез әле.