?киятне? авторы Кирамова Г?з?л Ринат кызы.Шук т?лке кызы. (Юл й?р? кагыйд?л?рен ?йр?н? буенча ?кият.


Татарстан республикасы Азнакай шәһәренең катнаш төрдәге №3 “Айсылу” балалар бакчасы тәрбиячесе: Кирамова Гүзәл Ринат кызы. Телефон:89179366943;электронный адрес : 0270000174@edu.tatar.ru
Әкиятнең авторы Кирамова Гүзәл Ринат кызы.
Шук төлке кызы.
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча әкият.
Борын – борын заманда, серле урманда яшәгән ди, Төлке гаиләсе. Төлкенең ике кечкенә баласы булган. Иң кечесе бик тә шаян, шук, кызыксынучан икән. Шуңа күрә әти Төлке белән әни Төлке кызына “Шук” дип исем биргәннәр. Көннәрдән бер көнне Төлке кызы әтисенә сораулар яудыра башлаган, ди. Әти – әтием, без бит урманда яшибез, ә минем шәһәргә барасым, күрәсем килә: “Нәрсә ул шәһәр?” дип аптырата башлаган. Әти Төлке югалып калмаган: “Ярар – ярар, кызым, мин сиңа шәһәр турында сөйләрмен”, дип баласын тынычландырган. Төлке баласына барсын да бәйнә – бәйнә үзе күргәннәрен, белгәннәрен сөйләргә керешкән.
-Кызым, мин шәһәрдә әллә кайчаннан булганым юк инде. Шулай да исемдә калганнарны сөйлим. Шәһәр дигәне ул бик зур. Анда бик күп кешеләр яши. Бик зур йортлар, биналар бар. Шәһәргә барганда тигез юл сузылып китә.
Әти Төлке:
-Юл – ул хәрәкәт итү өчен тапталган җир, кызым. Юлда хәрәкәт итәр өчен төрле билгеләр сүрәтләнгән.
Төлке кызы:
-Ә нинди юллар соң?
Әти Төлке сүзен дәвам итеп:
-Шәһәр эчендәге юл, машина юлы, җәяүлеләр юлы һәм башка бик күп юллар бар. Ул юл чатларында нинди генә билгеләр эленеп тормый.
“Балалар” билгесе. Балалар сүрәте төшерелгән бу билгене мәктәпләр, балалар бакчасы янына куялар. Ул машина йөртүчеләрне: “Бу урынга балалар чыгу ихтималы бар!” – дип кисәтә.
“Автомобиль юлы” билгесе. Автомобиль сүрәте төшерелгән билге тора икән, юлдан бары тик машиналар һәм автобуслар гына йөрергә тиешлекне күрсәтә. Кешеләргә машина юлына һич кенә дә чыгарга ярамый!
“Җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыны” билгесе. Җәяүлеләр машиналар йөри торган юл аркылы махсус билгеләнгән урыннардан гына чыгалар. Кайсы урыннан чыгарга кирәклеген “зебра” – ул юл да ясалган кара һәм ак сызыклар, юлдан чыгучы кеше сүрәте төшерелгән кисәтү билгесе күрсәтә. Кешеләр мондый юлны курыкмыйча кисеп чыга ала алалар.
“Автобус тукталышы” билгесе. Автобус рәсеме төшерелгән бу билгеләр автобус, трамвай тукталышына куела. Кешеләр һәрвакыт транспорт тукталышын белергә тиешләр!
Иң мөһиме, кызым, светофор дигәннәре. Аны шәһәрдә һәрбер кеше белә.
-Әти – әти, ә нәрсә соң ул светофор? – дип сорады Төлке кызы.
-Светофор юл хәрәкәтен көйли кызым. Аларны юл, урам чатларына, юл кисешкән җирләргә, җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыннарына куялар. Кызым, ә син нинди төсләрне беләсең әле?
Төлке кызы:
-Кара, кызыл, яшел, сары, ак.
Әти Төлке:
-Афәрин, кызым. Ә менә светофорның көйләп торучы өч күзе бар. Беренчесе кызыл, икенчесе сары һәм өченчесе яшел төстә. Әтием ул төсләр нәрсәне аңлата? Кызым тыңлап тор:
Кызыл әйтә: “Тукта син!”
Сары әйтә: “Әзерлән!”
Яшел әйтә: “Инде дустым атлап чык!”
Әти Төлке кич буе баласына шәһәр, юл хәрәкәтләре турында бик күп файдалы, кызыклы хәтирәләрен сөйләде. Ә инде кечкенә Төлке кызы әтисенең куенында йокыга талганын сизми дә калган.