Уртанчылар т?ркеменд? ?йл?н?-тир? бел?н танышу буенча ш?гыль. Тема: Х?рби ??н?рл?р.


Уртанчылар төркемендә әйләнә-тирә белән танышу буенча шөгыль.
Тема: Хәрби һөнәрләр.
Максат: Балаларны хәрби һөнәр исемнәре белән таныштыру; безнең армия турында мәгълүмат бирү; һәрбер һөнәрнең мөһим һәм кирәкле булуын аңлату; күп һөнәрләр үзләштерүгә кызыксыну уяту. Җиһазлау: чик сакчысы, очучы, диңгезче рәсемнәре, кечкенә туплар, кәрзин, ноутбук, "Морячка" җыры, ак кагәзьләр.
Шөгыль барышы.
I. Кереш өлеш.
Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.
Тәрбияче. Хәерле көн, килгән кунаклар! Хәерле көн, балалар! Кәефегез ничек?
Балалар. Яхшы.
Тәрбияче. Әйдәгез балалар, барыбызның да күңеле шат булсын – хәерле көн телик.
 Бу – минем күзләр, (кулларны бинокль итеп куялар)
Күзләр уянды.
Бу – минем колаклар, (кулларны колакка куялар)
Колаклар уянды.
Бу – минем куллар, (кулларны сыпыралар)
Куллар уянды.
Бу – минем аяклар, (аякларны сыпыралар)
Аяклар уянды. (аякларны тыпырдаталар)
Без уяндык!
Без уяндык!
Хәерле көн сезгә!
 
Тәрбияче: Барыгыз да матур итеп басыгыз, кәефегез тагын да яхшырак булсын өчен бер-берегезгә карап матур итеп елмаяегыз (балалар елмаялар). Дусларыбызның, иптәшләребезнең көләч йөзләрен, елмаюлы күзләрен күргәч, күңелләребез күтәрелеп, безгә бик рәхәт булып китте. Хәзер тыныч кына урындыкларга утырабыз.
II. Төп өлеш.
Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле миңа, тиздән нинди бәйрәм була әле безнең?
Тәрбияче: Әйе, Ватанны саклучылар көне. Кемнәр соң ул Ватанны саклаучылар?
Балалар: Хәрбиләр.
Тәрбияче: Бүген менә без сезнең белән шулар турында сөйләшербез. Безнең илебез бик зур. Аның чигендә сакчылар тора. Аларны чик сакчылары дип атыйлар-пограничники. Чик сакчыларының өйрәтелгән этләре бар. Чик сакчылары Ватаныбызны дошманнардан саклыйлар. Дошман килсә аларны туктатып кала. Рәсемгә карагыз. (Чик сакчысы рәсеме күрсәтелә)
Тәрбияче: Хәзер без үзебезне бер минутка чик сакчылары итеп күз алдына китерәбез. "Төз атучы" уенын уйнап алабыз. Мин сезгә туплар өләшәм, 1,2,3 дигәч кәрзингә атырга кирәк.
Тәрбияче: Афәрин! Төз атасыз. Сез үскәч ил сакчылары була аласыз.
"Морячка" җыры яңгырый.
Тәрбияче: Кемнәр турында җыр тыңлап уздык без.
Балалар: Диңгезче.
Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Диңгезче турында. Диңгездә хезмәт итүче хәрбиләрне диңгезче дип атыйлар. Алар безнең диңгез чикләрен дошман корабларыннан саклыйлар.
Тәрбияче:Менә бу рәсемгә карагыз әле.(Дингезче рәсеме күрсәтелә.) Башларында бескозырка, сырлы тельняшка, матрос якасы.
- Ә хәзер балалар ял итеп алабыз..
Ял минуты.
Шофер булуы яхшы (түгәрәк буйлап "руль" тоткан кебек йөгерәләр)
Ә очучы яхшырак (кулларны җәеп йөгерәләр)
Мин очучы булыр идем
Өйрәтүчеләр булса.
Бакка бензин салабыз (туктап бензин салалар)
Пропеллерлар кабына (кул белән түгәрәк хәрәкәт ясыйлар)
Күккә очып менәбез (кулларны җәеп йөгерәләр)
Илебезне сакларга!
Тәрбияче:Безнең һава чиген кем саклый, балалар?
Балалар: Очучылар.
Тәрбияче:Әйе, бик дөрес. Хәрби очкычларда һәм вертолетларда очучылар. Очкычларда разведкага баралар, чикне бозган дошман очкычларына хөҗүм ясыйлар. Һавадан җир һәм су гаскәрләренә хөҗүм ясыйлар. Менә бу рәсемгә карагыз. (Очучы рәсеме күрсәтелә) Монда очучы төшерелгән.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез тыныч кына урындыкларны алып өстәл артына утырыйк. Хәзер без сезнең белән кәгазьдән бөкләп очкыч ясыйбыз.
Тәрбияче:Хәрби хезмәт куркыныч һәм авыр. Хәрбиләр һәрдаим үзләренең сәламәтлекләрен һәм гомерләрен куркынычлык астына куялар. Алар үз Ватаннарын яраталар, күп беләләр, сау-сәламәт, һәрчакта кушылган әмерне үтәргә әзер торалар. Безнең ил сакчылары турында халык мәкалләре дә бар:
Батыр ярасыз булмас.
Батырлыкта - матурлык.
Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс. III. Йомгаклау.
Тәрбияче: Әйдәгез искә төшерик әле, кемнәр турында сөйләштек без сезнең белән.
Балалар:Чик сакчылары, диңгезче, очучы.
Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Без сезнең белән бүген хәрби һөнәрләр белән таныштык. Үскәч безнең малайларыбыз да туган илебезне саклар әле.