Конспект на тему Транспорт т?рл?ре бел?н танышу.


Зурлар төркемендә тирә-юнь белән таныштыру шөгыле конспекты
Тема: "Транспорт төрләре белән танышу" Максат: - балаларны транспорт төрләре белән таныштыру, аларның җәмәгать транспорты турындагы белемнәрен тулыландыру; - шәhәр транспортының тукталыш билгеләрен истә калдырырга hәм куллана белергә өйрәтү;
- транспортта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтү;- яңа төр транспорт- метро белән таныштыру;- балаларда игътибарлылык, хезмәт кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү.
Дәрес барышы.
Хәерле, кояшлы иртәләр телим мин сезгә балалар! Карагыз әле, нинди матур кояш! Аның нурлары гади генә түгел, серле нурлар. Анда нинди сер яшерелгәнен белер өчен кояшның hәр нурын алып, ачып карарга кирәк. (Балалар бер-бер артлы кояш нурларын алалар. Анда табышмаклар язылган).- Канаты бар җилперми,Эче җылы, җил тими.Корыч йөрәкле кош ул,Безнең яраткан дус ул. (самолет)- Дүрт дөбердек,Ике елтырык,Бер ыжгырык. (автомобиль)- Уф-пуф сулар,Уфтанса да алып китәр,Барыр җиренә җитәр. (поезд)- Арбасы бар, арты юк,Тәртә мазар заты юк.Тоткасына кулың тисә,Атны да узып китә. (автобус)- Кылга асылына,Тимергә таяна,Утырып чабаТеләсә кая. (трамвай)- Канаты бар, йоны юк,Үзе бара юлы юк. (самолет)- Ике көпчәкле арба,Атсыз да алга бара. (велосипед)- Җир астыннан йөри.Кешеләр ташый. (метро)Дөрес, балалар. Ә сезнең метрога утырып йөргәнегез бармы? Метро безнең шәhәрдә юк. Әгәр сез башка шәhәрләргә барсагыз (Казанга, Мәскәүгә) анда метрода йөри аласыз. Без сезнең белән кояшның нурларын ачып серләрен белдек.Шулай итеп без бүген транспорт төрләре турында сөйләшәбез. Мольбертка игътибар итегез. Транспорт чаралары бик күп төрле. Әйдәгез искә төшереп үтик. (балаларның җавапларын тыңлау, рәсемнәр карау)- Бу транспорт чаралары кайларда йөри? (коры җирдә, hавада оча, суда йөзә)- Кайсылары җирдә йөри?- Кайсылары hавада оча?- Суда нинди транспорт чаралары йөзә?
Уен "Бу транспорт кайда йөри?"
Безнең шәhәрдә нәрсәгә утырып йөриләр? Сез бакчага ничек киләсез? Шулай итеп транспорт нәрсә өчен кирәк? (...) Әйе, кешеләр бер җирдән икенче җиргә тиз барып җитсен өчен. Теләгән җиреңә, еракларга самолет белән hавада очып, теплоход белән диңгездә йөзеп, ә коры җирдән машина белән, автобус белән барып була. Ә сез беләсезме кемнәр машиналарны йөртә? Поездны? Самолетны? Теплоходны? Балалар кемнәрнең әтиләре, әниләре, абый-апалары шофер, очучы, машинист булып эшли?Менә сез дә бакчага җиңел машина, автобус белән киләсез. ә сез автобуста үзеңне ничек тотарга икәнлеген беләсезме? Әйдәгез шул кагыйдәләрне искә төшереп алыйк:- транспортта тавышланма, чүпләмә, кычкырып сөйләшмә;- транспортка беренче керәм дип кешеләрне этмә;- транспорт тәрәзәләреннән кулыңны, башыңны чыгарма;- транспорттан чыкканда игътибарлы бул;- транспортны махсус билгеләнгән урында көт.Ә хәзер мин сезгә тукталыш билгеләрен тәкъдим итәм. Ә сез таныш булган билгеләрне атап узыгыз. (Балалар автобус, трамвай билгеләрен искә төшерәләр) Монысы такси, метро, троллейбус тукталышы. Болар шәhәр транспорты билгеләре.
Уен "Шәhәр транспорты"
Шәhәр транспортына утырып китү өчен без сезнең белән махсус билгеләнгән урынга барып басырга тиешбез. Нинди транспорт тукталышы икәнлеген белер өчен, тукталыш билгесенә күз салырга кирәк. (Балалар транспортка утыралар) Балалар, сез инде автобус, трамвай, метро, таксига кереп утырыштыгыз. Сез инде хәзер кем дип аталасыз? Ә автобус, трамвай, метро, такси йөртүчеләр кемнәр була?Менә без сезнең белән транспортта да йөреп кайттык.Әйтегез әле, балалар, ә трамвай троллейбустан нәрсә белән аерыла? Трамвай метродан?
Ә хәзер ял итеп, "Юл-йөрү кагыйдәләре" уенын уйнап алыйк.
Сезгә дәрес башында елмаеп торган кояш бүләк тә алып килгән. (Балаларга төрле төстәге шарлар өләшәләр).