Д?рес планы математикадан Тапкырлау гам?ле бел?н танышу (2 класс)


ЗЕЛЕНОДОЛ РАЙОНЫ ГАЗИЗ АЙДАРСКИЙ
ИСЕМЕНДӘГЕ КҮГЕШ ТӨП
ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
ТЕМА: Тапкырлау гамәле белән танышу.
Математика
2 класс(ПНШ)дәрес планы.

Укытучы: Бикмуллина
Гөлсинә Хаҗип кызы.
Күгеш 2016
Тапкырлау гамәле белән танышу.
Максат:1.Укучыларны тапкыр гамәле белән таныштыру.
2.Исәпләү hәм мәсьәлә чишү күнекмәләрен камилләштерү.
3.Логик фикерләү сәләтен үстерү.
4.Дуслык,тырышлык,табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗә:
1.Бердәй кушылучылар суммасын тапкыр гамәле белән табып булганына төшенү.
2.Тапкыр белән мисал,мәсьәләләр чишәргә өйрәтү
Җиhазлау:Рәсемнәр,таблица, презентация
Материал: “Мәгариф”журналы,”Начальная школа” газетасы,Математика 2 сыйныф.А.Л.Чекин.
Д Ә Р Е С Б А Р Ы Ш Ы
1 О Е Ш Т Ы Р У Ө Л Е Ш Е
Укучыларны дәрескә әзерләү.Балалар сез дәрескә әзерме?Бүген көн нинди? Кояшка карап елмайдык.Бер-беребезгә карап елмайыйк.Туган көнгә шатланып дәресебезне башлыйбыз.
2.Т Ө П ӨЛ Е Ш
1.Телдән исәпләү.
-Без бүген дәресне урманда үткәрербез.Урман ерак түгел,җәяү генә барырбыз.Менә шушы юл белән.
21 33 75 9 16 57
Монда кайсы сан артык?
-9.Чөнки ул берурынлы,ә калганнары икеурынлы.
Урман юлның икенче ягында.Димәк, теге якка чыгарга кирәк.Юл аркылы чыгу кагыйдәсен аңлатыгыз әле.Ә шәһәр җирләрендә кайсы җирдән чыгарга кирәк?
-Светофордан.
Менә монда да урман җәнлекләре светофор куйганнар.Дөрес итеп юлны аркылы чыгарга кирәк.Мисаллар күрсәтәм.Җаваплары дөрес булса яшелне,дөрес булмаса кызылны күрсәтәсез.(5+6=11,7+8=12,9+5=14,60+7=76,12=1дистә 2 берәмлек,50+30=90)
2.Актуальләштерү
Урманга керәбез.Анда йөрү кагыйдәләрен искә төшерегез.Безне Зирәк ябалак каршы ала.Аның биремнәрен үтәсәк кенә ул безне урманга кертәчәк.(Индивидуаль карточка белән эш)
Биремнәрне үтәдек.Зирәк ябалак урманга керергә рөхсәт итте.
3.Яңа материал өстендә эш
-Менә урман мәктәбендә кем укытучы,карагыз әле(аюның башын күрсәтәм)
-Аю.
Аю дәрес аңлата ,сез дә тыңлап торыгыз.Монда ничә куян бар?
-3
-Һәр куянга 2 шәр кишер бирде.Ничә кишер булды?
-6
-Ничек белдегез?
-2+2+2=6
-Ә хәзер аны ничек тапканны мин аңлатам.2*3=6. Менә бу тамга(*) -тапкыр тамгасы.Бертөрле кушылучыларны исәпләү өчен кулланыла.
(Рәсемнәр күрсәтәм.Мисаллар төзеп чишәләр)
3*2=6 3+3=6 2*4=8 2+2+2+2=8 5*3=15 5+5+5=15 7*2=14 7+7=14
Китап белән эш № 1 №2
Ф И З К У Л Ь Т М И Н У Т К А
4.Ныгыту өчен күнегүләр
1. Өстәмә эш дәфтәре буенча эшләү
2.Уен “Гөмбә астына кач “
(Җәнлекләр артында мисаллар.Кем дөрес эшли шул җәнлек гөмбә астына кача.Гөмбә зурая бара)
-Күңелең иркен булса гөмбә астында да сыясың дигән нәтиҗә чыгаралар.
5.Геометрик материал белән эш
-Ә хәзер кайтыр юлны үлчик әле.(Сынык сызыкның озынлыгын табу)
3.Өй эше.
4.Дәресне йөмгаклау
-Урманга бару сездә нинди хисләр тудырды?Ниләр белдегез? Нинди гамәл белән таныштык?
Менә сезгә куяннар күчтәнәч җибәргәннәр иде ,ниләр бар икән кәрзиндә?
Сезгә дүртлеләр ,бишлеләр җибәргәннәр (Бәя куям)