Мастер-класс по татарскому языку. Тема: ?.Еникине? “ ?йтелм?г?н васыять” хик?ясенд? милл?т язмышы, буыннар арасындагы б?йл?неш, гореф- гад?тл?рене?, традициял?рне? сакланышы , туган ?ирг? м?н?с?б?т, гомумкешелек кыймм?тл?рене? чагылышы.


Арча 7 нче номерлы урта мәктәбенең татар теле укытучысы Исмәгыйлев Рәдиф Миннехан улы (Мастер-класс)
Тема: Ә.Еникинең “ Әйтелмәгән васыять” хикәясендә милләт язмышы, буыннар арасындагы бәйләнеш, гореф- гадәтләренең, традицияләрнең сакланышы , туган җиргә мөнәсәбәт, гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы.
Максат1. “ Әйтелмәгән васыять “ хикәясен технологик карта ярдәмендә ( А. Яхин системасы) анализлау.
Безнең иң кадерлеләребез булган әниләребезгә карата ихтирам, хөрмәт,мәхәббәт хисләре тәрбияләү
2. Гореф – гадәтләребезгә, традицияләребезгә карата хөрмәт, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау:Ә.Еники.Сайланма әсәрләр. 3том.
Р,Фәхреддин.Балаларга нәсыйхәт.
Техник чаралар : IВМРС, ОС
Балаларның әдәбият белән аз кызыксынуы, китап укымаулары, әдәбият дәреслегендәге әсәрләр белән генә чикләнүләре, миңа калса, барлык укытучыларны да борчыйдыр.Әдәбият дәресләренең дә эчтәлеге( бигрәк тә рус мәктәпләрендә) әсәрнең эчтәлеген сөйләү я сораулар һәм биремнәрне үтәүгә генә кайтып калуы шулай ук сер түгел. Әдәбият теориясенә килгәндә, балалар бөтенләй “сай йөзә”. Менә шушы проблеманы чишү максатыннан, мин дәресләремдә өлешчә А. Яхин системасын кулланам. Бу система баларны фикерләргә(фәнни, иҗади) өйрәтә.Фикерләргә өйрәтү төрле формалар аша(чагыштыру, гомумиләштерү,таркату, кабатлау) башкарыла.Шул рәвешле игътибарлылык, зирәклек, тапкырлык, кызыксынучанлык кебек мөһим сыйфатлар формалаша.Яхин системасының тәрбияви максаты да зур:геройларның гамәлләренә, холыкларына бәя бирү, яшәү фәләсәфәсен өйрәнү, үрнәк яисә гыйбрәт алу аша тормыш тәҗрибәсен туплау, сәнгать әсәре тудыра алган авторга ихтирам хисләре уяту.Бу максатка ирешү юлы ачык: рухи тәрбия- әсәрләргә анализ ясау нәтиҗәсе.
Бүген мин сезгә Альберт Яхин системасына корылган технологик карта ярдәмендә Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясенә анализ үрнәген тәкъдим итәм
Экранда күренекле фикер иясе, бөек мәгърифәтче , мәшһүр тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист, рухани Ризаэддин Фәхреддиннең
“ Балаларга нәсыйхәт “ китабыннан өзек ( 54 бит.Укытучы укый.)
Укучылар, мин дәрескә эпиграф итеп очраклы гына Р.Фәхреддиннең сүзләрен алмадым. Узган дәрестә без Ә . Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең эчтәлеге белән таныштык. Бүгенге дәресебезнең темасы: Хикәядә милләт язмышы, буыннар арасындагы бәйләнеш, гореф – гадәтләрнең, традицияләрнең сакланышы, туган җиргә мәхәббәт, гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы. Бүген без дәрестә хикәяне технологик карта ярдәмендә анализларбыз: өлешләргә бүлербез, каршылыкны табарбыз, хисләрне билгеләрбез, символлар турында сөйләшербез, темасын һәм идеясен билгеләрбез.
Ә хәзер хикәянең эчтәлеген искә төшерик . Бер- ике укучы кыска гына итеп эчтәлеген сөйләсен. ( эчтәлеген сөйлиләр)
Укучылар , технологик карталарыгызны алдыгызга куегыз. Беренче эш итеп нишлибез? ( өлешләргә бүләбез)
Хикәяне нинди өлешләргә бүлербез?
Акъәби Юлкотлыда .
Акъәби шәһәрдә .
Акъбинең дөньядан китүе.
Сандык. Тормыш дәвам итә .
Укучылар , сез хикәяне бик дөрес итеп өлешләргә бүлдегез. Мин сезнең белән килешәм. Алга таба нишлибез?
– Каршылыкны ( конфликтны) табабыз.
Нинди каршылык бар? Кемнәр арасында ул ?
Акъәби һәм аның балалары арасында каршылык.
Әйе, әйдәгез әле шушы каршылыкка тәфсилләбрәк тукталыйк.
Акъәби дигәч, безнең күз алдына нәрсәләр килә ?( Юлкотлы авылы, Акъәбинең Аксылу, Аккилен, Акъәби булып, балалар үстерүе , гореф – гадәтләр, традицияләр килә.)
Дөрес, ә балалар дигәч нәрсә күз алдына килә?
( Аларның үсүе, белем алуы, Юлкотлыдан китүләре, балаларының карьера ясавы, тормышта үз урыннарын табулары, зур дәрәҗәләргә ирешүләре, туган йортны, гореф – гадәтләрне онытулары күзалдына килә)
Тышкы яктан әлеге каршылык күзгә бәрелеп торамы?
(Юк. Башкалар күзенә балалары яхшатлы булып күренә , чөнки авырып киткәч, әбине шәһәргә алалар , төрлечә күңелен күрергә тырышалар , һәрвакыт төче елмаеп сөйләшәләр.)
- Каршылыкның чын асылы нидә соң?
( Акъәби балаларын намуслы , әхлаклы итеп тәрбияләргә тырышса да, укытып кеше итсә дә, ике арада рухи бәйләнеш , күз карашыннан аңлашыла торган үзара җылы мөнәсәбәт юк. Балалары заманча яшибез дип, туган җир, нәсел, ата – баба туфрагы, буыннан -буынга бирелә торган төшенчәләрне өзгәннәр. Балалар белән ике арада күңел җылылыгы юк.)
Бик дөрес, укучылар, сез конфликтны дөрес таптыгыз. Инде технологик картага карыйбыз. Алдагы адым нинди ? ( метафора табу)
Нәрсә ул метафора?
(Метафора – бер предметны яки күренешне ачыклап бирү өчен, аңа охшаш икенче предмет яки күренешнең билгеләрен күчерелмә мәгънәдә куллану.)
Техналогик картага ничек язылган? Укып чыгыгыз әле.
( Метафора табу өчен предмет яки ике вакыйга булуы зарури. Шуның берсе – төп вакыйга . икенчесе – сюжетка катнашмый торганы – метафора була. Гадәттә , әсәргә анализ метафора табудан башлана).
Укучылар,мин сезгә метафора табарга үзем ярдәмгә киләм. Узган дәресләрдә мин сезгә кылганның нәрсә икәнен сөйләгән идем. Ул далада үсә торган үсемлек, җил уңаеннан әле бер , әле икенче якка чайкала, җилферди. Кылганнар хикәягә символ буларак килеп керә, кылган – тотрыксызлык билгесе, үз фикерең булмау, җил кайсы якка иссә, шул якка авышу.
Әсәрдә без кылган белән кемнәрне чагыштырабыз? Кылган кемнәргә охшаган ?
( Акъәбинең балаларына . Алар да төрле дәрәҗәләргә ирешсәләр дә , затлы машиналарда йөрсәләр дә, җиргә нык басыптормыйлар, алар үз кыйблаларын югалтканнар, тормышка яраклашып яшәүне максат итеп куйганнар. Җил кайдан исә ,шул якка авыша торган кешеләр.)
Дөрес, укучылар, без бергәләшеп метафораны да таптык. Картага күз салыйк, алдагы адым нинди?
Кабатлауларны табу
Нәрсә ул кабатлау?
(Автор укучы игътибарын юнәлтү өчен кайбер сүзләрне күптапкырлар кабатлый. “ Уйлагыз, игътибар итегез” – ди
Я нинди кабатлаулар бар?
( Акъәбинең берничә тапкыр балалары белән сөйләшәсе килүе, васыятен әйтәсе килүе һәм әйтергә талпынып каравы)
Кабатлау каян башлана?
( Әбинең шәһәргә киткәндә кәфенлеген алмавы исенә төшә. Ул кызына әйтеп карый. Кызы сүзне кирегә бора, аны тыңламый.
Акъәби васыяте нинди соң? Хикәядән табып укыйк әле.
(укыйлар)
Кабатлауларны да таптык. Алдагы адым нинди ? Технологик картага күз салыйк әле
( Хисләрне табу)
Нәрсә ул хис?
( вакыйгаларга күңел белән бәя бирү)
Картага карыйк әле. Хикәяне укыгач ,нинди хисләр туа , шуларны билгеләгез
( Шатлык , кайгы, сагыш, ярату, нәфрәт)
Алдагы адым нинди?
( Хиснең сәбәбен табу)
Нәрсә ул сәбәп?
( Хисне тудыручы сәбәпләр)
Әйдәгез, 2 төркемгә бүленеп эшләп алыйк. 1. Төркем. Шатлыкны тудыручы сәбәпне таба, ачыклый.
2. төркем нәфрәтне тудыручы сәбәпләрне ачыклый
( төркемнәрдә эш)
Символлар табу һәм аңлатып китү.
( төркемнәрдә эш)
Ут.
Алдагы адым нинди?
( Юануны табу)
Нәрсә ул юану?
( Авыр хисләрдән тизрәк котыласу килү, бушанасы килү теләге)
Әсәрне укыгында без нәрсә телибез?
( Әбинең балаларын янына утыртып соңгы сүзен – васыятен әйтүен һәм баларының аны җиренә җиткереп үтәүләрен телибез)
Алдагы адым нинди?
( Әсәрне фокусын табу?)
Нәрсә ул әсәрнең фокусы?
( Фокус – өлешләрне җыеп торучы образ, каршылык, сүз . Фокус текстның иң тынгысыз җире. Гадәттә, татар язучылары Фокусны әсәрнең исеменә чыгаралар).
Өлешләрне җыеп торучы образ кем ул? ( Акъәби)
Каршылыкны таптык ( балалар белән Акъәби арасында каршылык)
Нинди сүз?
( Васыять)
Текстның иң тынгысыз җире кайсы ?
( Васыятьне тыңламаулары)
Фокус әсәрнең исеменә чыгарылганмы ?
(Әйе)
Йомгаклау
Укучылар, сез бүген җиде юл чатында торасыз.3-4 айдан төрлегез төрле якларга сибелерсез: укырга керерсез, эшкә урнашырсыз.Язмыш сезне кая гына ташласа да, туган ягыгызны, нигезегезне, Әти –әниләрегезне онытмагыз. Кайтып йөрегез, кулыгыздан килгән кадәр ярдәм итегез, бу тормышта дөрес юл сайлап күркәм гамәлләрегез белән аларны куандырыгыз.