Годовая контрольная работа для 6 классов по татарскому языку (татарская группа)


Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен йомгаклау арадаш аттестациясе эше (татар балалары өчен)
1 вариант
Текстны укыгыз.
Яңгырдан соң
(1) Ике сәгатьтән артык барган яңгыр туктады. (2) Кинәт күк ачылды. (3) Кара болытлар таралды. (4) Тагын, ялтырап, кояш чыкты. (5) Малайлар шаулашып, кычкырышып, урамга ташландылар. (6) Яңгыр суларында чабышып, сибешеп, уйнарга тотындылар. (7) Әйтерсең, дөнья яңадан туды. (8) Маллар, адәмнәр, үләннәр, чәчәкләр – hәммәсе җанланды. (9) Шул бер сәгатьтә яңадан яшәреп, гөрләп киткән хуш исле чәчәкләр, яшел үләннәр, яфраклар өстендә якты кояшның нурлары яңгыр тамчыларын алмаздай, бриллианттай булып ялтырап уйнадылар. (10) Бөтен халык шат йөз, рәхәт йөрәк белән урамга агылды.
Бирем №1. 1-5 җөмләләрдән кемнәр? сорауына җавап биргән сүзне табыгыз.
Бирем №2. 9-10 җөмләләрдән сыйфатланмышлары белән сыйфатларны язып алыгыз.
Бирем №3. Тексттан чыгыш килешендә килгән исемне табыгыз.
Бирем №4. 9-10 җөмләләрдән тезмә сыйфатны табыгыз.

Бирем №5. 8 нче җөмләдәге алмашлыкны язып алыгыз, төркемчәсен билгеләгез.

Бирем №6. Соңгы җөмләдә урамга сүзенең җөмләдәге функциясен билгеләгез.
Бирем №7. 1 нче җөмләдәге санны кулланып, барлык сан төркемчәләрен ясагыз.
Бирем №8. 6-9 җөмләләрдә рәвешләрне табыгыз, төркемчәсен билгеләгез.
Бирем №9. Суларында сүзенә морфологик анализ ясагыз.
Бирем №10. Яңгыр сүзенә өлешчә фонетик анализ ясагыз.
Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен йомгаклау арадаш аттестациясе эше (татар балалары өчен)
2 вариант
Текстны укыгыз.
Ярдәм(1) Безнең бу эшебез кар яуганчы шулай барды. (2) Бер көн буе кар яуды. (3) Мин мал өендә кунагым өчен аерым, үзе генә торырлык урын ясадым. (4) Иртән сабакка киткәнче, аның алдына солы, тары кебек азыклар салып, су бирәм. (5) Мин аларны шулай кунак иттем. (6) Кышын мин аны шулай тәрбия кылдым, кунак иттем.
(7) Озын күңелсез кыш тиз үтте. (8) Карлар эреп, сулар ага башлады. (9) Җир йөзе кояш нурына манчылды. (10) Җылы якка киткән кошлар илебезгә килә башладылар.
Бирем №1. 3-6 нчы җөмләләрдән нәрсәләр? сорауына җавап биргән сүзне табыгыз.
Бирем №2. 7 -10 җөмләләрдән сыйфатланмышлары белән сыйфатларны язып алыгыз.
Бирем №3. 6-9 нчы җөмләләрдән исемнән ясалган рәвешне табыгыз.
Бирем №4. 7-10 җөмләләрдән ясалма сыйфатны табыгыз.

Бирем №5. 5-6 нчы җөмләдәге алмашлыкларны язып алыгыз, төркемчәсен билгеләгез.

Бирем №6. 9 нчы җөмләдә кояш сүзенең җөмләдәге функциясен билгеләгез.
Бирем №7. 2 нче җөмләдәге санны кулланып, барлык сан төркемчәләрен ясагыз.
Бирем №8. 6-8 җөмләләрдә рәвешләрне табыгыз, төркемчәсен билгеләгез.
Бирем №9. Илебезгә сүзенә морфологик анализ ясагыз.
Бирем №10. Өендә сүзенә өлешчә фонетик анализ ясагыз.