Алмашлык темасы буенча тест


“Алмашлыклар” темасы буенча тест
1.Алмашлыклар нинди сүз төркемнәре урынына киләләр?
1)фигыль, сан, рәвеш, сыйфат;
2)исем, сан, рәвеш, сыйфат;
3) аваз ияртеме, исем, сан, рәвеш.
2.Зат алмашлыклары рәтен күрсәтегез.
1)мин, сез, алар;
2) аныкы, минеке, безнеке;
3)бу, шул, теге.
3.Күрсәтү алмашлыкларын билгеләгез.
1)мин, сез, алар;
2) аныкы, минеке, безнеке;
3)бу, шул, теге.
4.Тартым алмашлыкларын күрсәтегез.
1)мин, сез, алар;
2) аныкы, минеке, безнеке;
3)бу, шул, теге.
5.Ниндидер алмашлыгы нинди төркемчәгә керә?
1) зат;
ә) күрсәтү;
б) билгесезлек.
6.Һичкем алмашлыгының рус теленә тәрҗемәсе: 1) кто-то;
2) кто;
3) никто.
7.Билгеләү алмашлыкларын күрсәтегез: 1) теге, шул, шундый;
2) барлык, бөтен, һәммә;
3) кем, нәрсә, кайсы.
8.Сорау алмашлыкларын билгеләгез. 1) теге, шул, шундый;
2) барлык, бөтен, һәммә;
3) кем, нәрсә, кайсы.
9. Бирелгән җөмләдән алмашлыкларны табыгыз, төркемчәләрен билгеләгез.
Нинди матур моңлы көй бу?
Тукай җыры – “Туган тел”.
1)сорау, зат ;
2) сорау, күрсәтү;
3) күрсәтү, тартым.
10. Түбәндәге алмашлыкларның ясалышы буенча төрләрен билгеләгез: әллә кайчан, беркайчан, мин.
1) тезмә, кушма, тамыр;
2)ясалма, кушма, тамыр;
3) ясалма, кушма,тамыр.
11.Бирелгән җөмләдән алмашлыкларны табыгыз һәм морфологик анализ ясагыз. Без – татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет.