Татар ?д?биятыннан рус м?кт?бенд? укучы татар балалары ?чен эш программасы
“Каралды”
Методик берләшмә җитәкчесе:______
Загидуллина Д.М.
Беркетмә №1 19.08.2016
“Килешенде”
“Зур Мәшләк урта гомуми белем мәктәбе” нең уку-укыту
эшләре буенча директор урынбасары:
_______Гарипова Ф.С.
19.08 2016 ел.
“Раслыйм” “ Зур Мәшләк урта гомуми белем мәктәбе” директоры: _________ Закиров Р.Н.
Приказ №145о/д 20.08.2016 ел
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Зур Мәшләк урта гомуми белем мәктәбенең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гарипова Фәридә Солтангали кызының
6 нчы сыйныф өчен (татар төркеме) татар әдәбиятыннан
эш программасы
Педагогик киңәшмә утырышында
каралды һәм кабул ителде
Беркетмә № 1 20 август 2016 ел
2016-2017 уку елы
РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ ТАТАР ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6 НЧы СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА ЭШ ПРОГРАММАСЫДәреслек: ШәмАҢЛАТМА ЯЗУЫ6 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:
1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-Ф3 "Об образовании в Российской Федерации").
2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).
3. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халыктелләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).
4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 ("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования").
5 ."Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII(ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").
6. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.
7. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы", 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.
8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).
9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында "Дәүләт программасы".
10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы.
11.Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбенең төп гомуми белем бирү программасы (2015 елның 21 августында №150 номерлы боерык белән расланган)
12.Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2016-2017 уку елы өчен еллык календарь графигы
- 2015 – 2016 нчы уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге;
- “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа” (Ф. Х. Җәүһәрова, К. С. Фәтхуллова. Казан, 2013;
- “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа” (Төзүче-авторлар: Ф. Ф. Хәсәнова, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина)
Уку предметы буларак татар әдәбиятының эчтәлеген күпгасырлык әдәби мирасның иң яхшы әсәрләрен уку һәм өйрәнү тәшкил итә. Аларны кабул итү, анализлау тарихи һәм теоретик белемнәргә, шулай ук уку-укыту эшчәнлегендә кулланыла торган эш төрләренә, алым-чараларга, формаларга нигезләнә.
V-IX сыйныфларда татар әдәбиятын өйрәнү түбәндәгеләрне күз алдында тота:
- татар әдәбияты текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү; төп әдәби-тарихи мәгълүматлардан, әдәби барышны тәэмин итүче төп әдипләр иҗаты турында хәбәрдар булу һәм гомум әдәби-теоретик төшенчәләрне татар әдәбиятына мөнәсәбәтле куллана белү.
- татар әдәбияты тарихының төп фактларына нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау күнекмәләре формалаштыру; әсәрләрдәге конкрет-тарихи һәм гомумкешелек өчен мөһим эчтәлекне күрә белү; телдән һәм язма чыгышларда әдәби тел байлыгыннан дөрес файдалану күнекмәләре булдыру.
- әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне, иҗади күзаллауны; китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны; сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру; укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.
- татар әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксыну, дөньяга гуманлы караш, татар халкының мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт булдыру, ягъни рухи дөньясы бай һәм башка мәдәниятләрне хөрмәт белән кабул итүче шәхес тәрбияләү.
Мәктәптә әдәбият фәнен укытуның төп максаты: укучыларны сүз сәнгатен аңларга өйрәтү, татар әдәбияты һәм тәрҗемә әсәрләр аша рус һәм дөнья әдәбияты әсәрләренең байлыгы белән таныштыру.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп бурычлары:
1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел формаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.
2. Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен (яки әдәби әсәрләрдән өзекне) укып үзләштерү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.
3. Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү.
4. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү.
5. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм гомумән кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш уяту.
6. Татар, рус һәм башка халыклар әдәбиятларын чагыштырып карау күнекмәләре булдыру.
7. Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү дә әһәмиятле. Бу җәһәттән эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:
— татар теленең үзенчәлекле авазларын әйтү күнекмәләре булдыру;
— сүз басымын дөрес куя белү;
— логик басымны дөрес куя белү;
— җөмләне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;
— тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, ягъни интонацияне дөрес куллану күнекмәләре булдыру һ. б. Программада ятлау өчен әсәрләр тәкъдим ителә, укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында, әдәби әсәрләр белән эшләүгә, әдәбият теориясеннән белем-күнекмәләр булдыруга таләпләр бирелә. Матур әдәбиятны төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итә. Шуңа күрә урта белемгә ия булган яшьләр ана телендә ачык фикерли, иркен сөйләшә, дөрес яза белергә тиеш.
“Татар әдәбияты” фәненең гомуми характеристикасы
Һәрьяклы үсеш алган шәхес тәрбияләүдә матур әдәбият зур роль уйный. Мәктәптә әдәбият фәнен укыту сәнгать белән тормышның бәйлелеге, форма һәм эчтәлекнең бердәмлеге, тарихилык, традицияләр һәм яңалыкка омтылыш, тарихи-мәдәни белешмәләрне аңлау, әдәбият теориясендәге яңа төшенчәләр һәм традицияләрне үзләштерү, әдәби әсәрләрне бәяли һәм анализлый белү, татар әдәби теленең бай сурәтләү чараларын файдалана алу принципларына нигезләнә.
Укучы әдәби әсәрләр, аларның авторлары фикере аша гомумкешелек кыйммәтләрен үзләштерә, халыкның буыннардан-буыннарга күчеп килгән рухи байлыгы белән таныша, тормышның катлаулы фәлсәфәсен аңларга тырыша.
Мәктәптә әдәбият фәнен укыту дәверендә баланы матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү, логик фикер йөртүләрен үстерү, рухи дөньяларын баету төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әдәби белем бирүнең нигезе — әсәрне уку, анализлау, әсәрне аңлау өчен кирәк булган авторның биографик белешмәләре, тарихи-мәдәни фактлар белән таныштыру.
Укыту фәненең уку планында тоткан урыны
Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе ”Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2016-2017 нчы уку елына ФДБС ка нигезләнгән уку-укыту программасы буенча 6 нчы сыйныфта (татар төркеме) татар әдәбияты дәресләренә атнага 2 сәгать ( барысы 70 сәгать) вакыт бирелгән.
Укыту планында каралганча, татар әдәбияты дәресләре өчен эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән елга 70 сәгатькә төзелде. Мәҗбүри укыту минимумына кергән әсәрләр * тамгасы белән күрсәтелде.
Укыту процессы «Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларын өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. /Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина; [рәссамы Фәридә Ризаева]. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014 дәреслеге буенча алып барыла.
Уку-укыту процессында өйрәнү өчен әдәби әсәрләрне сайлап алуда төп таләп (критерий) булып аларның сәнгати кыйммәте, гуманистик эчтәлеге, укучы шәхесенә уңай йогынты ясавы, аның үсеш бурычлары һәм яшь үзенчәлекләренә туры килүе, татар милләтенә хас күркәм сыйфатларны чагылдыруы, шулай ук мәдәни-тарихи традицияләргә һәм белем бирү тәҗрибәсенә нигезләнүе тора.
Тәкъдим ителә торган материал укучыларның кабул итү эшчәнлеге һәм татар әдәбиятының үсеш-үзгәреш этапларына бәйле рәвештә бүлеп бирелә. Укучыларның белем һәм яшь үзенчәлекләренә бәйле түбән сыйныфларда кечерәк күләмле әсәрләр өйрәнелсә, балалар үсә барган саен зуррак күләмле әсәрләрнең татар әдәби процесс үзенчәлекләре белән беркадәр бәйләнештә бирелүе әдәби материалның катлаулана баруына китерә.
Укучыларның рус телендә белем бирүче мәктәптә укулары түбәндәге үзенчәлекләргә китерә: а) зур күләмле әсәрләрне кыскартып бирү; б) татар халкының милли үзенчәлекләре, традицияләре, гореф-гадәтләре киңрәк урын алган, милләтнең рухи-мәдәни асылы тулырак чагылган әсәрләрне анализлау; в) татар һәм рус әдәбиятларын (аерым әсәрләрен) чагыштырып өйрәнү.
“Татар әдәбияты” фәнен укытуның шәхси, метапредмет һәм предмет нәтиҗәләре
Уку предметының гомуми характеристикасы
Бар-
лыгы
Ат-
на-
га
Теоретик материал СТУ
Бәй-
ләнешле
сөйләм
үстерү Шул
исәптән
сочине-
ние
70 2 Теоретик материал.
Җыр жанры, йола һәм уен-бию, тарихи, лирик озын, кыска җырлар.
Поэтика: юмор, сатира.
Ирония турында төшенчә бирү. Афоризм. Инверсия.
Эстетик категория буларак матурлык төшенчәсе. Назым-шигырь. Строфа, бәетстрофасы. Портрет, пейзаж, конфликт, персонаж, образ, пьеса.
Жанрлар: хикәя, новелла, повесть, поэма, эпик һәм лирик поэма, дастан, баллада, бәет. Балет. Автор-хикәяләүче, хикәяләүче
автор, лирик герой, хикәяләүче герой.
4 8
5
Укытуның көтелгән нәтиҗәләре
— сүз сәнгатенең образлы табигатен тою;
— өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау;
— классик әдипләрнең ( Һ. Такташ, Ш. Маннур, М. Гафури, Ә. Еники, М.Мәһдиев) биографик белешмәләре;
— өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;
— әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;
— әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укылган буенча тезислар һәм план төзү;
— әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;
— укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү;
— геройларга характеристика бирү;
— сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;
— әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;
— укылганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;— әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
— кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;
— өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә, телдән һәм язмача фикер белдерү;
— укылган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;
— татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;
— эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;
— аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр
— шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт
тәрбияләү;
— төрле мәгълүмат чараларын танып-белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә (сүзлекләр, энциклопедия, Интернет ресурслар һ.б.) куллану;
— активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;
— үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;
— милли горурлык, граҗданлык хисләре формалаштыру;
— әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.
Метапредмет нәтиҗәләре
— проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, телдән (диалогик, монологик) һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру;
— укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;
— төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;
— әдәбиятны музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга өйрәтү;
— әдәбиятны тел белеме белән бәйләп, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стилен җиткерү;
— татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укытып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән танышу;
— әдәбиятны тарих, җәмгыять белеме, экология предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, табигать, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.
Коммуникатив УУГ (КУУГ):
— төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;
— үз фикерен тексттан өземтәләр китереп дәлилли белү;
— бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;
— күмәк эш вакытында, бигрәк тә фикер агышлары төрле булганда, бер фикергә килә белү;
— укылган, тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә алу;
— үз эшен контрольдә тоту, иптәшләренә ярдәм итү;
— коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;
— үз фикерләрен телдән һәм язма формада җиткерә белү;
— башкаларны тыңлый, кирәк булганда үз фикерләрен үзгәртә алу;
— иптәшләре каршында төрле темаларга чыгыш ясау;
— бергәләп эшләгәндә бердәм карар кабул итә белү;
— текст буенча сораулар куя белү.
Предмет нәтиҗәләре
Танып-белү өлкәсендә:
— төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;
— сәнгатьле уку;
— шигъри кабатлап сөйләүнең төрле төрләреннән файдалану (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);
— текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
— әсәрләрне анализлау һәм шәрехләү;
— план төзү;
— әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, тулы яки мини сочинение язу;
— укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру;
— татар һәм башка халыклар фольклорында, Россия һәм чит ил классиклары иҗатында төп проблемаларны аңлау;
— әдәби әсәрләрнең чор һәм язылышы арасындагы бәйләнешен, аларда салынган вакыт, шәхси кыйммәтләр, аларның яңача яңгырашын аңлау;
— әдәби әсәрләрне анализлау, аларның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясен тотып ала белү;
— әдәби әсәрнең әхлакый ягын дөрес чамалау;
— геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;
— композиция, сюжет элементларын, телнең сурәтләү чараларын, аларның әсәр эчтәлеген ачкандагы ролен ачыклау;
— әдәби әсәрне анализлаганда гади әдәби терминология куллану;
— өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу;
— татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында белү;
— әдәби әсәрне, язучы иҗатын мөмкин кадәр мөстәкыйль анализлау, чор белән бәйләү өчен кирәкле булган тарихи, сәяси һ.б. мәгълүматлар бирү.
Әхлакый кыйммәтләр юнәлеше өлкәсендә:
— татар әдәбияты һәм мәдәниятенең әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен үзара якынайту, башка халыкларныкы белән чагыштыру;
— татар әдәбиятына үз мөнәсәбәтен формалаштыра, бәяли белү;— өйрәнелгән әдәби әсәрләргә аерым очракларда үзгәреш кертә алу;
— автор карашын, мөнәсәбәтен аңлау.
Коммуникатив өлкәдә:
— төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау;
— чәчмә әсәрләрне яки өзекләрне татар теленең әдәби чараларын һәм цитаталарын кулланып сөйли белү, укыган яки ишеткән текст буенча сорауларга җавап бирү, телдән төрле типтагы моно-
лог, диалоглар төзү, әңгәмә кору;
— бирелгән темага, укылган әсәр темасы, проблемасына сочинение, сыйныф яки өйгә бирелгән иҗади эшләр, гомуммәдәният темаларына проект эшләре башкару.
Эстетик өлкәдә:
— әдәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше буларак аңлау, әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, әсәрләрдән рухи тәм табу;
— сүзнең эстетик вазифасын, әдәби образлар тудырганда сурәтләү көчен аңлау.
Рус мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан
тәкъдим ителгән әсәрләр минимумы
(төз. Ф. Х. Җәүһәрова, К. С. Фәтхуллова)6 нчы сыйныф (13 әсәр)
Татар әдипләренең әсәрләре:
1. Г. Тукай. «Шүрәле», «Туган авыл»;
2. М. Гафури. «Ана»;
3. Һ. Такташ. «Мокамай»;
4. М. Җәлил. ≪Имән≫, ≪Чәчәкләр≫;
5. Ә. Еники. ≪Матурлык≫;
6. Г. Бәширов. ≪Сабантуй≫;
7. И. Гази. ≪Онытылмас еллар≫ (өзек);
8. М. Мәһдиев. ≪Фронтовиклар≫ (өзек).
Биографик белешмәләр:
1. Һ. Такташ;
2. Ш. Маннур;
3. М. Гафури;
4. Ә. Еники;
5. М. Мәһдиев (ике әсәр буларак карала).
Рус язучыларының тәрҗемә әсәрләре:
А.Чехов. ≪Анюта≫.
Авторлар тарафыннан ятлау өчен
тәкъдим ителгән әсәрләр:
1. Г. Кандалый. Афоризмга әйләнгән шигырь юллары.
2. Г. Тукай. ≪Туган авыл≫.
3. М. Гафури. ≪Ана теле≫.
4. Һ. Такташ. ≪Мокамай≫.
5. М. Җәлил. ≪Имән≫.
6. Ә. Еники. ≪Матурлык≫ (өзек).
Дәресләрдә кулланышта булган
теоретик материал:
Лирик герой, хикәяләүче герой, рифмадаш сүз, рифма төрләре, сюжет, пейзаж, юмор, сатира, портрет, строфа, бәет строфасы, метафора, сынландыру, эпитет, сүз уйнату, ирония турында
төшенчә, инверсия, афоризм, повесть, баллада, бәет, кече эпик жанр, мәкаль, сынландыру, чагыштыру, балет, либретто, җыр төрләре, хикәя, прототип, хикәяләүче образы.
Төп эчтәлекнең темаларга бүленеше
Халык авыз иҗаты
Халык җырлары. Җырларның туу тарихы. Халык җырлары турында әдипләр фикере.
Фәнис Яруллин. ≪Җыр≫ шигыре. Шагыйрьнең җырларга биргән бәяләмәсе. Җыр турында татар галимнәре — И. Надиров, К. Миңнуллин фикере. Роберт Миңнуллин. ≪Җырны булмый үтереп≫. Халык җырларының төрләре: йола һәм уен җырлары, тарихи җырлар, лирик озын җырлар, кыска җырлар. Җыр турында татар халык җырчылары фикере. Җыр турында мәкаль, табышмаклар.
Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре
Йосыф Баласагунлы. Биографик белешмә. ≪Котадгу белек≫ поэмасы. Поэмадан тел һәм белем турындагы өзекләр. Белемле, укымышлы, гадел, киң күңелле, сабыр, тәрбияле, әхлаклы кеше — автор идеалы. Белем турында татар халык мәкальләре.
XVIII йөз әдәбияты
Габдерәхим Утыз Имәни. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. ≪Гыйлемнең өстенлеге турында≫ әсәреннән өзек. Белем — бәхет ачкычы. Укымышлы кешегә бәя. Җитәкчеләрнең, кешеләр белән эшләүчеләрнең белемгә мөнәсәбәте.≪Татулык турында≫. Кешеләр һәм күршеләр арасындагы бәйләнеш. Дус, тату яшәүнең өстенлекләре. ≪Сату итү турында≫. Хыянәтсез сату итүнең фани дөньяда да, бакыйлыкта да үзең өчен кирәклеге. Сатучы һәм сатып алучы арасындагы гаделлек. Мөхәммәдшәриф Габдрәшит улы. ≪Кәҗә бәете≫. XIX йөз язучылары белән танышуны дәвам итү. Бәет жанры турында төшенчә.
XIX йөз әдәбияты
Габделҗаббар Кандалый. Тормыш юлы турында белешмә. ≪Мулла белән абыстай≫ шигыре. Үз хезмәт вазыйфаларына кул селтәгән, бар уе ашау-эчүдә генә булган мулла образы. Сатирик үткенлеге, реалистик характеры һәм халыкчан тел-сурәтләү чаралары белән язылган әсәр. ≪Кыйссаи Ибраһим Әдһәм≫. Әсәрдә бирелгән бәйсезлек идеясе. Кешенең кадере мал-мөлкәттә, олуг дәрәҗәдә түгел. Алтын-көмеш, затлы киемнәрнең җәннәткә алып бармавы. Афоризмнар. Халык мәкальләре рәвешендәге канатлы сүзләр. Чарланган, җыйнак һәм акыллы әйтелгән икеюллы фикерләр. Әдәбият теориясе. Юмор һәм сатира. Афоризм.
XX йөз әдәбияты
Габдулла Тукай. Алдагы сыйныфларда шагыйрь турында өйрәнгәннәрне тирәнәйтү. ≪Туган авыл≫ шигыре. Шагыйрьнең туган авылына мәхәббәте. Арчадагы Әлифба музее.
≪Шүрәле≫ поэмасы. Татар халык әкиятенә нигезләнеп язылуы. Кырлай табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану, темаларның сәнгатьчә хәл ителеше. Шүрәле һәм Былтыр образлары. Былтырның хәйләсе. Үлмәс әсәр буенча куелган ≪Шүрәле балеты≫. Әдәбият теориясе. поэма жанры, балет. ≪Исемдә калганнар≫ әсәре. Шагыйрьнең авыр балачак еллары турында хәтерендә сакланган һәм башка кешеләр сөйләгән истәлекләргә таянып язылган әсәре. Ятим балага төрлечә мөнәсәбәт.Габдулла — халык баласы. Гаяз Исхакый. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ≪Кәҗүл читек≫ хикәясе. Әсәрдә бала психологиясенең бирелеше.Мәҗит Гафури. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Мәҗит Гафуриның Уфадагы мемориаль музей-йорты. ≪Ана≫, ≪Ана теле≫ шигырьләре. ≪Урман≫ шигыре. Шигырьне Р. Вәлиевнең ≪Урман≫ шигыре белән чагыштыру. Бер үк исемдәге ике әсәрдә язу үзенчәлекләрен билгеләү. Язучы әйтергә теләгән фикерне табу. И.Шишкинның ≪Кояшлы көндә нарат урманы≫ картинасы. Һади Такташ. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты. Такташ турында истәлекләр. ≪Мокамай≫ шигыре. Кечкенәдән алынмаган тәрбиянең зурайгач төзәтә алмаслык хаталарга китерүе. Сыйнфый көрәш елларында үзенә дөрес юл табучылар һәм адашыпкалучылар язмышы. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте. ≪Иптәшләр≫, ≪Ак чәчәкләр≫ шигырьләре. Әдәбият теориясе. Лирик герой, метафора. Ибраһим Гази. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ≪Онытылмас еллар≫ романыннан өзек. Беренче бөтендөнья сугышы елларындагы авырлыклар. Авылдагы ачлыкның кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә йогынтысы. Хәлим образы.
Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты
Муса Җәлил. ≪Вәхшәт≫ шигыре. Фашистларның вәхшилеге. Котылгысыз үлем алдында калган ана һәм бала образлары. Фашистларга нәфрәт, изге Ватанны сакларга чакыру. ≪Имән≫ шигыре. Ялгыз имән образы. Үзеңнән соң онытылмаслык яхшы эшләр калдырырлык итеп яшәргә чакыру. ≪Чәчәкләр≫ шигыре. Балаларның чәчәкләр белән бәйләнеше. Нәниләрнең гөлләр кебек бәхетле яшәве өчен барган көрәш. Илебез азатлыгы өчен һәлак булганнарны онытмау.Нәби Дәүли. ≪Дошманнан үч алыгыз≫ шигыре.Хәйретдин Мөҗәй. Фронтовик шагыйрьнең тормыш юлы турында белешмә. ≪Бүләк≫ шигыре. Туган яктан килгән бүләкләр һәм ут эчендә йөргән, туган илен, балаларын сагынган солдат уйланулары. А. И. Лактионовның ≪Фронттан хат≫ картинасы. Әхмәт Исхак. ≪Һөҗүмгә барганда≫ шигыре. Һөҗүмгә баручы солдатның табигать-ана белән сөйләшүе. Җиңүгә ышаныч. Шәйхи Маннур. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ≪Саубуллашу җыры≫, ≪Татар кызы≫, ≪Чәчәкләр һәм снарядлар≫ шигырьләре. Сугышка китүчене озату, аңа киңәшләр. Татар кызларының сугышта күрсәткән батырлыгы. Табигатьнең (шомырт агачы) сугышчыларга ярдәме. Әдәбият теориясе. Инверсия.
Тыныч ил сагында
Мөхәммәт Мәһдиев. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ≪Фронтовиклар≫ романыннан өзек. Сугыштан соңгы авыл тормышы. Мәктәпкә эшкә кайткан фронтовик егетләр. Кыенлыкларны җиңүдә җибәрелгән хаталар. Мәктәп тормышына алар алып килгән яңа сулыш. Кави Латыйп. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. ≪Җиңү парады≫ шигыре. Шәүкәт Галиев. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ≪Аталы-уллы солдатлар≫ балладасы. Сакта торучы яшь солдат һәм мәңге яшь булып калган һәйкәл-ата образы. Әдәбият теориясе. Баллада жанры. ≪Азатлык алып килгән сугышчы≫ монументы. Шамил Маннапов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ≪Тыңланмаган моңнар≫, ≪Солдатта булган диләр≫ шигырьләре. Рөстәм Акъегет. ≪Мәңгелек ут яна мәйданнарда≫ шигыре. Җәүдәт Дәрзаман .≪Батырлык≫ шигыре.
Туган якның матурлыгын, кирәклеген сурәтләгән әсәрләр:
Эльмира Шәрифуллина. ≪Туган җир≫.Фәнис Яруллин. ≪Туган ягы кирәк кешегә≫. Әмирхан Еники. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ≪Матурлык≫ хикәясе. Әсәрдә сурәтләнгән эчке һәм тышкы матурлык. Бәдертдин образы. Аның иптәшләре, әнисе, әтисе һәм бабасы белән мөнәсәбәте. Ана һәм бала мәхәббәте. Хикәядә сурәтләнгән пейзажның роле. Әдәбият теориясе. Хикәя жанры. Мөхәммәт Мирза. ≪Балачак хатирәсе≫ хикәясе. Ишле гаиләдә икмәкнең кадере. Балаларга карата дустанә мөнәсәбәт. Балаларның әти-әниләренә хөрмәте. Гомәр Бәширов. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. ≪Язгы сабан туйлары≫ (≪Туган ягым — яшел бишек≫ повестеннан өзек). Татар халкының милли бәйрәме — Сабантуй, аңа әзерлек, милли гореф-гадәтләрнең бирелеше. ≪Сабан туе≫ (публицистика). Сабан туе бәйрәменең борынгыдан килгән традицияләре, элекке чорда ничек үткәрелү тарихы. Л. Фәттахов, Ш. Шәйдуллин, Г. Абдулловларның Сабантуйга багышланган картиналары. Гомәр Бәширов. ≪Кунак кызлар килде утырмага≫ (≪Туган ягым — яшел бишек≫ повестеннан өзек). Татар халкының гореф-гадәтләре. Туганнар, күршеләр арасындагы мөнәсәбәт. Өмәләр, күңел ачулар. Кешеләрнең күңел байлыгы. Дания Гайнетдинова. ≪Ташлыяр Карлыгачы≫. Ташлыяр авылы сабан туе. Ат чабышында җиңгән Карлыгач кушаматлы ат. Кешеләр һәм атлар арасындагы бәйләнеш. Милли гореф-гадәтләрне сакларга омтылыш.
Тәрҗемә әсәрләр
Антон Чехов. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. ≪Анюта≫ хикәясе (Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе). Һанс Кристиан Андерсен. ≪Борчак өстендәге принцесса≫ (П. Исәнбәт, Р. Вәлиева тәрҗемәсе). Константин Паустовский. ≪Корыч балдак≫ хикәясе (Ф. Зыятдинова тәрҗемәсе).
Татар теле — энҗе-мәрҗән тулы тел
Хәсән Туфан. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Аның туган телнең кыйммәтенә багышланган шигырьләре (≪И минем җандай кадерлем≫, ≪Туган тел≫). Хәсән Туфан музее. Искәндәр Рафиков. ≪Әй туган тел≫ картинасы. Наҗар Нәҗми. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. Татар теленә дан җырлаган ≪Туган тел≫ шигыре. Равил Фәйзуллин. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. ≪Минем телем≫ шигыре. Шәүкәт Галиев. ≪Туган телем≫ шигыре. Роберт Миңнуллин. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. ≪Туган телемә≫ шигыре. Гәрәй Рәхим. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. ≪А-ля-шэр туны≫ әсәре. Ана телен белмәүнең күңелсез нәтиҗәләре. Ирония турында төшенчә. Ренат Харис. ≪Туган җирем≫. Туган җир матурлыгы, аны саклау проблемалары. Нияз Акмал. ≪Кешеләргә карап≫ шигыре.
Язучылар елмая
Радик Фәизов. ≪Батыр әйтте≫ хикәясе. Газиз Мөхәммәтшин. ≪Каз боткасы≫ хикәясе. Эстон халык җыры. ≪Балыкчы≫. Ибраһим Гази. ≪Мәүлия нигә көлде?≫ хикәясе. Гамил Афзал. ≪Мыек борам≫ шигыре. Әсәрләрдә сурәтләнгән юмор. Аның кулланылу сәбәбе. Юмористик әсәрләрнең кеше тормышындагы роле.
6 нчы сыйныфта татар әдәбиятын өйрәнүдә милли-региональ компонентның кулланылышы:
1.Якташ язучыларыбызның ( Р.Фәйзуллин, В.Нуруллин, М.Шиһапов һ.б.)
әсәрләреннән өзекләр.
2. Балык Бистәсе энциклопедиясе материалларын дәресләрдә максатчан файдалану.
3. Дәресләрдә “Авыл офыклары” газетасы материалларын куллану.
4. Читтән торып Котлы Бүкәш музеена экскурсия ( Котлы-Бүкәш авылы).
5. Читтән торып Биектау музеена экскурсия (Биектау авылы).
6. Читтән торып район музеена экскурсия (Балык-Бистәсе авылы).
Эчтәлекнең темаларга һәм сәгатьләргә бүленеше
Әсәрне уку һәм өйрәнү 54
Сыйныфтан тыш уку: 4
Бәйләнешле сөйләм үстерү: 12
№ Төп темалар Сәг. Белем һәм күнекмәләр
1 Татар халык авыз иҗаты. Җырлар 4
Халык җырлары. Фәнис Яруллин. ≪Җыр≫. Җыр турында галимнәр фикере. Халык җырлары. Роберт Миңнуллин. ≪Җырны булмый үтереп≫. Йола һәм уен җырлары. Тарихи җырлар. Татар халык җырлары. Җыр турында татар җырчылары фикере. Иҗади эш. Проект эше. БСҮ. Җыр турында фикерләр. Г. Ибушевтан. Җыр турында мәкальләр. Табышмаклар.
2 Борынгы әдәбият үрнәкләре 2 Йосыф Баласагунлы һәм ≪Котадгу белек≫ поэмасы турында. ≪Котадгу белек≫ (поэмадан өзек). ≪Тел турында≫.Йосыф Баласагунлы. ≪Белем турында≫. Белем турында татар халык мәкальләре.
3 XVIII йөз әдәбияты 2 Габдрәхим Утыз Имәни турында. Габдрәхим Утыз Имәни. ≪Гыйлемнең өстенлеге турында≫. Габдрәхим Утыз Имәни. ≪Татулык турында≫. Проект эше. Мөхәммәдшәриф
Габдрәшит улы. ≪Кәҗә бәете≫. Бәет турында төшенчә. Габдрәхим Утыз Имәни. ≪Сату итү турында≫. Иҗади эш. Проект эше.
4 XIX йөз әдәбияты 3 XIX йөз әдәбияты. Габделҗаббар Кандалый турында. Габделҗаббар Кандалый. ≪Мулла белән абыстай≫. Юмор һәм сатира. Габделҗаббар Кандалый. ≪Кыйссаи Ибраһим Әдһәм≫. БСҮ. Габделҗаббар Кандалый. Икеюллыклар (афоризмнар).
5 XX йөз әдәбияты 17
**Габдулла Тукай. ≪Туган авыл≫. Арчадагы Әлифба музее. **Габдулла Тукай. ≪Шүрәле≫. Поэма жанры. ≪Шүрәле≫ балеты турында. Габдулла Тукай. ≪Исемдә калганнар≫.
Сыйныфтан тыш уку (СТУ). Гаяз Исхакый турында. Гаяз Исхакый. ≪Кәҗүл читек≫.
**Мәҗит Гафури турында. Уфада Мәҗит Гафуриның мемориаль музей-йорты.
**Мәҗит Гафури. ≪Ана≫. Мәҗит Гафури. ≪Ана теле≫. Тест эшләү.
БСҮ. Мәҗит Гафури. ≪Урман≫. Разил Вәлиев. ≪Урман≫. И. Шишкин. ≪Кояшлы көндә нарат урманы≫.
**Һади Такташ турында. Һади Такташ.≪Иптәшләр≫.
**Һади Такташ. ≪Мокамай≫. Лирик герой.
Һади Такташ. ≪Ак чәчәкләр≫.
Ибраһим Гази турында. **Ибраһим Гази. ≪Онытылмас еллар≫ (өзек). Ибраһим Гази. ≪Онытылмас еллар≫ (өзек).
Лена Шагыйрьҗан. ≪Рәхмәт игенчегә!≫
6 Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты 7 Муса Җәлил. ≪Вәхшәт≫.
Муса Җәлил. ≪Имән≫, ≪Чәчәкләр≫.
Нәби Дәүли. ≪Дошманнан үч алыгыз≫.
БСҮ. Хәйретдин Мөҗәй турында. Хәйретдин Мөҗәй. ≪Бүләк≫. Иҗади эш. Проект эше.
Әхмәт Исхак. ≪Һөҗүмгә барганда≫.
**Шәйхи Маннур турында. Шәйхи Маннур. ≪Саубуллашу җыры≫.
СТУ. Шәйхи Маннур. ≪Татар кызы≫. Шәйхи Маннур. ≪Чәчәкләр һәм снарядлар≫.
7 Тыныч ил сагында 19 Тыныч ил сагында. **Мөхәммәт Мәһдиев турында. **Мөхәммәт Мәһдиев. ≪Фронтовиклар≫ (өзек). Иҗади эш. Сочинение.
Кави Латыйп. ≪Җиңү парады≫. Иҗади эш. Проект эше. Разил Вәлиев. ≪Мәхәббәт һәм нәфрәт≫.
БСҮ. Шәүкәт Галиев турында. Шәүкәт Галиев. ≪Аталы- уллы солдатлар≫ (баллада). Баллада жанры. ≪Азатлык алып килгән сугышчы≫ монументы.
Шамил Маннапов турында. Шамил Маннапов. ≪Тыңланмаган моңнар≫.
Шамил Маннапов. ≪Солдатта булган, диләр...≫ Рөстәм Акъегет. ≪Мәңгелек ут яна мәйданнарда≫. Җәүдәт Дәрзаман. ≪Батырлык≫.
Эльмира Шәрифуллина. ≪Туган җир≫. Фәнис Яруллин. ≪Туган ягы кирәк кешегә≫.
**Әмирхан Еники турында. **Әмирхан Еники. ≪Матурлык≫. Хикәя жанры.
СТУ. Мөхәммәт Мирза. ≪Балачак хатирәсе≫.
**Гомәр Бәширов. ≪Сабан туе≫.
Гомәр Бәширов турында. Гомәр Бәширов. ≪Язгы сабан туйлары≫. БСҮ. ≪Сабантуй≫. Картиналар буенча эш.
Гомәр Бәширов. Кунак кызлар килде утырмага.
Дания Гайнетдинова. ≪Ташлыяр карлыгачы≫.
8 Тәрҗемә әсәрләр 3 Тәрҗемә әсәрләр. **Антон Чехов. ≪Анюта≫. Антон Чехов турында.
СТУ. Һанс Кристиан Андерсен. ≪Борчак өстендәге принцесса≫.
Константин Паустовский. ≪Корыч балдак≫.
9 Язучылар елмая 6 Язучылар елмая. Радик Фәизов. ≪Батыр әйтте≫.
Газиз Мөхәммәтшин. ≪Каз боткасы≫ Проект эше. ≪Балыкчы≫. Эстон халык җыры.
Ибраһим Гази. ≪Мәүлия нигә көлде?≫
Гамил Афзал. ≪Мыек борам≫.
Гәрәй Рәхим. ≪А-ля-шэр туны≫.
10 Татар теле— энҗе-мәрҗән тулы тел 7 Хәсән Туфан турында. Хәсән Туфан. ≪И минем җандай кадерлем...≫ Хәсән Туфан музее. БСҮ. Хәсән Туфан. ≪Туган тел≫. Искәндәр Рәфыйков. ≪Әй туган тел!≫ Картина белән
эшләү.
Хәсән Туфан турында. Хәсән Туфан. ≪И минем җандай кадерлем...≫ Хәсән Туфан музее.
БСҮ. Хәсән Туфан. ≪Туган тел≫. Искәндәр Рәфыйков. ≪Әй туган тел!≫ Картина белән эшләү.
Равил Фәйзуллин турында. Равил Фәйзуллин. ≪Минем телем≫.
Шәүкәт Галиев. ≪Туган телем≫.
Роберт Миңнуллин турында. Роберт Миңнуллин. ≪Туган телемә≫.
Ренат Харис. ≪Туган җирем≫. Н. Акмал. ≪Кешеләргә карап≫.
Барлыгы 70 с. Якынча календарь- тематик план
№
п/п Эчтәлекнең төп элементлары Укучы эшчәнлегенең төрләре Сәг. Дата Искәрмә
план факт 1 Татар халык авыз иҗаты.Халык җырлары. Фәнис Яруллин. ≪Җыр≫. Җыр турында галимнәр фикере. Халык җырларын аңлап уку һәм тыңлау, эчтәлеге, мәгънәсе турында фикер алышу, сорауларга җавап бирү, чагыштыру күнекмәләре эшләү, Әдәбиятны музыка сәнгате белән бәйләп, матурлыкны
тану, сүз сәнгатенең
кыйммәтен күрсәтү. 1 2.09 2 Халык җырлары. Роберт Миңнуллин. «Җырны булмый үтереп». Аңлап уку, эчтәлеге, мәгънәсе турында фикер алышу, сорауларга җавап бирү, сәнгатьле уку.
1 5.09 3 Йола һәм уен җырлары. Тарихи җырлар.Татар халык җырлары. Җыр турында татар җырчылары фикере. Иҗади эш. Проект эше. Әңгәмә, сәнгатьле уку. Бирелгән билгеләмәләргә нигезләнеп, нәтиҗә ясау. Үз фикереңне әйтә белергә өйрәнү 1 9.09 4 БСҮ. Җыр турында фикерләр. Г.Ибушевтан. Җыр турында мәкальләр. Табышмаклар. Мөстәкыйль рәвештә төрле
текстларны уку, өстәмә материалларны табу һәм
тиешле урында куллана белү. 1 16.09 5 Борынгы әдәбият үрнәкләре Йосыф Баласагунлы һәм ≪Котадгу белек≫ поэмасы турында. ≪Котадгу белек≫ (поэмадан
өзек). ≪Тел турында≫. Мөстәкыйль рәвештә төрле
текстларны уку, өстәмә материалларны табу һәм
тиешле урында куллана белү. 1 19.09 6 Йосыф Баласагунлы. ≪Белем турында≫. Белем турында татар халык мәкальләре. Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, укылган текст буенча фикер алышу.Сүзлек белән эшләү. 1 2309 7 XVIII йөз әдәбияты Габдрәхим Утыз Имәни турында. Габдрәхим
Утыз Имәни. ≪Гыйлемнең өстенлегетурында≫.,≪Татулык турында≫. Проект эше. Мөхәммәдшәриф Габдрәшит улы. ≪Кәҗә бәете≫. Бәет турында төшенчә. Әдәп-әхлак нормаларын,
җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.
Өстәмә белем чыганакларыннан язучының тормыш юлы, иҗаты турында өйрәнү. 1 26.09 8 Габдрәхим Утыз Имәни. ≪Сату итү турында≫. Иҗади эш. Проект эше. Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, укылган текст буенча фикер алышу. 1 30.09 9-11 XIX йөз әдәбияты. Габделҗаббар Кандалый турында. Габделҗаббар Кандалый. ≪Мулла белән абыстай≫. Юмор һәм сатира. ≪Кыйссаи Ибраһим Әдһәм≫. БСҮ. Габделҗаббар Кандалый. Икеюллыклар (афоризмнар) Фикер йөртү.Әңгәмәгә катнашу, гади план төзү һәм сөйләп карау. Хикәяләү тибындагы сочинение язу. Караламага язу, акка күчерү. 3 3.10
7.10
11.10 12 XX йөз әдәбияты **Габдулла Тукай. ≪Туган авыл≫. Арчадагы
Әлифба музее Укытучы белән бергәләп,
үз эшен һәм иптәшләренең
җавапларын бәяләү. Әдәбиятны музыка сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәтү. 1 14.10 13-14 **Габдулла Тукай. ≪Шүрәле≫. Поэма жанры. ≪Шүрәле≫ балеты турында. Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын һәм
максатларын формалаштыру. 2 17.1021.10
15-17 Габдулла Тукай. ≪Исемдә калганнар≫. Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, укылган текст буенча фикер алышу.Сүзлек белән эшләү.
3 24.10
28.10
07.11 18 Сыйныфтан тыш уку (СТУ). Гаяз Исхакый турында. Гаяз Исхакый. ≪Кәҗүл читек≫. Әңгәмә, сәнгатьле уку. Бирелгән билгеләмәләргә нигезләнеп, нәтиҗә ясау. Үз фикереңне әйтә белергә өйрәнү 1 11.11 19 **Мәҗит Гафури турында. Уфада Мәҗит Гафуриның мемориаль музей-йорты. Шигырьне аңлап уку, эчтәлеге, мәгънәсе турында фикер алышу, сорауларга җавап бирү,сәнгатьле уку. 1 14.11 20 **Мәҗит Гафури. ≪Ана≫, ≪Ана теле≫. Тест эшләү Әдәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате буларак аңлау. Дәрес проблемасын формалаштыру. 1 18.11 21 БСҮ. Мәҗит Гафури. ≪Урман≫. Разил Вәлиев. ≪Урман≫. И. Шишкин. ≪Кояшлы көндә нарат урманы≫. Әдәбиятны музыка сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга йрәтү.
1 22.11 22 **Һади Такташ турында. Һади Такташ. ≪Иптәшләр≫. Шигырьне аңлап уку, эчтәлеге, мәгънәсе турында фикер алышу, сорауларга җавап бирү,сәнгатьле уку.
1 25.11 23 **Һади Такташ. ≪Мокамай≫. Лирик герой. Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, укылган текст буенча фикер алышу. 1 29.11. 24 Һади Такташ. ≪Ак чәчәкләр≫. Шигырьне аңлап уку, эчтәлеге, мәгънәсе турында фикер алышу, сорауларга җавап бирү,сәнгатьле уку.
1 02.12 25-26 Ибраһим Гази турында. **Ибраһим Гази. ≪Онытылмас еллар≫ (өзек). Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, укылган текст буенча фикер алышу. 2 5.12
09.12
27-28 Ибраһим Гази. ≪Онытылмас еллар≫ (өзек). Лена Шагыйрьҗан. ≪Рәхмәт игенчегә!≫ Укуның төрле формаларын
куллану. Әсәрнең язылышы һәм чор арасындагы бәйләнеш, аларга салынган
вакыт, шәхси кыйммәтләр,
аларның яңача яңгырашын
аңлау. Әсәрне анализлау. План төзү, шул план нигезендә эш оештыру. 2 12.12
16.12 29 Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты. Муса Җәлил. ≪Вәхшәт≫. Шигырьне аңлап уку, эчтәлеге, мәгънәсе турында фикер алышу, сорауларга җавап бирү,сәнгатьле уку.
1 19.12 30 Муса Җәлил. ≪Имән≫, ≪Чәчәкләр≫. Шигырьне аңлап уку, эчтәлеге, мәгънәсе турында фикер алышу, сорауларга җавап бирү,сәнгатьле уку. 1 23.12 31 Нәби Дәүли. ≪Дошманнан үч алыгыз≫. Шигырьне аңлап уку, сурәтләү чараларын табу, чагыштыру, төркемнәрдә эшләү. Активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә,
акыл һәм рухи эшчәнлеккә
өйрәтү. 1 26.12 32 БСҮ. Хәйретдин Мөҗәй турында. Хәйретдин Мөҗәй. ≪Бүләк≫. Иҗади эш. Проект эше. Әдәби әсәрне рәсем сәнгате
белән бәйләп, сүз сәнгатенең
кыйммәтен күрсәтү. 1 10.01 33 Әхмәт Исхак. ≪Һөҗүмгә барганда≫. Хикәяне уку, сүзләрне аңлату, сораулар буенча төп фикерне табу, нәтиҗә ясау. 1 13.01 34 **Шәйхи Маннур турында. Шәйхи Маннур. ≪Саубуллашу җыры≫. Текст буенча эшләү, сорауларга җавап бирү, эчтәлекне анализлау 1 19.01 35 СТУ. Шәйхи Маннур. ≪Татар кызы≫. Шәйхи Маннур. ≪Чәчәкләр һәм снарядлар≫. Шигырьне аңлап уку, эчтәлеге, мәгънәсе турында фикер алышу, сорауларга җавап бирү,сәнгатьле уку. 1 19.01 36-37 Тыныч ил сагында. **Мөхәммәт Мәһдиев турында. **Мөхәммәт Мәһдиев. ≪Фронтовиклар≫ (өзек). Иҗади эш. Сочинение. Фикер йөртү.Әңгәмәгә катнашу, гади план төзү һәм сөйләп карау. Хикәяләү тибындагы сочинение язу. Караламага язу, акка күчерү. 2 23.01
27.01 38
Кави Латыйп. ≪Җиңү парады≫. Иҗади эш. Проект эше. Разил Вәлиев. ≪Мәхәббәт һәм
нәфрәт≫. Шигырьне аңлап уку, эчтәлеге, мәгънәсе турында фикер алышу, сорауларга җавап бирү,сәнгатьле уку. 1 30.01 39 БСҮ. Шәүкәт Галиев турында. Шәүкәт Галиев. ≪Аталы- уллы солдатлар≫ (баллада).
Баллада жанры.≪Азатлык алып килгән сугышчы≫ монументы. Сайлап алып уку, укыганны анализлый белү, үз фикереңне тексттан дәлилләр табып исбатларга өйрәнү, белемнәрне тикшерү. 1 3.02 40 Шамил Маннапов турында. Шамил Маннапов. ≪Тыңланмаган моңнар≫. Шигырьне аңлап уку, эчтәлеге, мәгънәсе турында фикер алышу, сорауларга җавап бирү,сәнгатьле уку. 1 6.02 41 Шамил Маннапов. ≪Солдатта булган, диләр...≫ Рөстәм Акъегет. ≪Мәңгелек ут яна мәйданнарда≫.
Җәүдәт Дәрзаман. ≪Батырлык≫. Мөстәкыйль фикер йөртү. Иҗади активлыкны үстерү. Үз-үзеңә контроль ясау. 1 10.02 42 Эльмира Шәрифуллина. ≪Туган җир≫. Фәнис Яруллин. ≪Туган ягы кирәк кешегә≫. Текст буенча эшләү, сорауларга җавап бирү, эчтәлекне анализлау, образларга характеристика бирү 1 13.02 43-45 **Әмирхан Еники турында. **Әмирхан Еники. ≪Матурлык≫. Хикәя жанры. Хикәяне уку, аңлап уку, чылбырлы уку, анализлау 3 17.02
20.02
46 СТУ. Мөхәммәт Мирза. ≪Балачак хатирәсе≫. Тормышта үз урынын
күзаллау, шәхес буларак формалашуны дәвам итү. 1 27.02 47 **Гомәр Бәширов. ≪Сабан туе≫. Хикәяне уку, аңлап уку, чылбырлы уку, анализлау 1 1.03 48-50 Гомәр Бәширов турында.
Гомәр Бәширов. ≪Язгы сабан туйлары≫. БСҮ. ≪Сабантуй≫. Картиналар буенча эш. Әдәби әсәрне рәсем сәнгате
белән бәйләп, сүз сәнгатенең
кыйммәтен күрсәтү. 3 5.03
12.03 51-52 Гомәр Бәширов. Кунак кызлар килде утырмага. Текст буенча эшләү, сорауларга җавап бирү, эчтәлекне анализлау, образларга характеристика бирү 2 15.03
19.03 53-54 Дания Гайнетдинова. ≪Ташлыяр карлыгачы≫. Әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, рухи тәм табу. Сүзнең эстетик вазифасын, әдәби образлар тудырганда сурәтләү көчен аңлау 2 29.032.04
55 Тәрҗемә әсәрләр. **Антон Чехов. ≪Анюта≫. Антон Чехов турында. Татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп укытып, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы, кешелек тарихы төшенчәләрен үзләштерү. 1 5.04 56 СТУ. Һанс Кристиан Андерсен. ≪Борчак өстендәге принцесса≫. Текст буенча эшләү, сорауларга җавап бирү, эчтәлекне анализлау, образларга характеристика бирү 1 9.04 57 Константин Паустовский. ≪Корыч балдак≫. Әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, рухи тәм табу. Сүзнең эстетик
вазифасын, әдәби образлар тудырганда сурәтләү
көчен аңлау. 1 12.04 58 Язучылар елмая. Радик Фәизов. ≪Батыр әйтте≫. Әсәрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес кабул итү. Чәчмә әсәрләрне татар теленең әдәби чаралар һәм цитаталарын кулланып сөйли белү. Уку проблемасын чишү өчен плантөзү. 1 16.04 59-60 Газиз Мөхәммәтшин. ≪Каз боткасы≫. Проект эше. ≪Балыкчы≫. Эстон халык җыры. Әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, рухи тәм табу. Сүзнең эстетик вазифасын, әдәби образлар тудыр ганда сурәтләү көчен аңлау. 2 06.04
07.04 61 Тест формасындагы арадаш аттестация эше Текст буенча эшләү, сорауларга җавап бирү, эчтәлекне анализлау, образларга характеристика бирү 1 24.04. 62 Ибраһим Гази. ≪Мәүлия нигә көлде?≫Гамил Афзал. ≪Мыек борам≫. Сүзнең эстетик вазифасын, әдәби бразлар тудырганда сурәтләү өчен аңлау, эчтәлекне анализлау, 1 28.04 63 Гәрәй Рәхим. ≪А-ля-шэр туны≫. Укуның төрле формаларын
куллану. Әсәр геройлары-
на характеристика бирү. 1 5.05 64-65 Хәсән Туфан турында. Хәсән Туфан. ≪И минем җандай кадерлем...≫ Хәсән Туфан музее.
БСҮ. Хәсән Туфан. ≪Туган тел≫. Искәндәр Рәфыйков. ≪Әй туган тел!≫ Картина белән эшләү. Шигырьне аңлап уку, эчтәлеге, мәгънәсе турында фикер алышу, сорауларга җавап бирү,сәнгатьле уку. 2 9.05
12.05
66 Наҗар Нәҗми. ≪Татар теле≫. Проект эше. Сәнгатьле уку, хис, аның сәбәбен ачыклау, сорауларга җавап бирү 1 15.05 67 Равил Фәйзуллин турында. Равил Фәйзуллин. ≪Минем телем≫. Шигырьне аңлап уку, эчтәлеге, мәгънәсе турында фикер алышу, сорауларга җавап бирү,сәнгатьле уку. 1 19.05 68 Шәүкәт Галиев. ≪Туган телем≫. Әсәрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес кабул итү. 1 22.05 69 Роберт Миңнуллин турында. Роберт Миңнуллин. ≪Туган телемә≫. Шигырьләрне диктор башкаруында тыңлау, чылбырлап сәнгатьле уку, биремнәрне башкару 1 26.05 70 Йомгаклау дәресе. Ренат Харис. ≪Туган җирем≫. Н. Акмал. ≪Кешеләргә карап≫. Үзенә кирәкле мәгълүматларны төрле чыганаклардан туплау. Әдәбиятны музыка сәнгате
белән бәйләп,сүз сәнгатенең
кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга
өйрәтү. 1 29.05 Уку предметың үзләштерүдән көтелгән нәтижәләр
Татар халык авыз иҗаты жанрларыннан:
1.Язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләре;
2.Җырлар һәм аларның төрләрен аера белү;
Әдәбият теориясеннән:
1.Хикәя, фантастик хикәя, повестьны аера белү.
2. Шигырьнең үзенчәлекләрен белү.
3.Әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү.
4.Уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү.
5.Әдәби әсәрдән сурәтләү чараларын таба белү.
Татар мәдәниятеннән:
Татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф-гадәт һәм йолаларын аңлата белү.
2. Әдәбиятка бәйле рәвештә балет, опера, сынчы кебек терминнарны аңлатып бирә белү.
3.Милли орнаментларны аера белү.
Сөйләм эшчәнлеге:
1.Текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары.
2.Укылган текст турында әңгәмәдә катнаша алу, сөйләмдә гади һәм җәенке җөмләләрдән файдалана алу.
3.Өйрәнелгән язучылар турында сөйләп бирү.
4.Укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу.
5.Тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем турында 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү.
6. Уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау
7.Балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана белү.
Белем бирү процессының укыту-методик һәм материаль-техник яктан тәэмин ителеше
Басма әдәбият
1. Әдәбият белеме сүзлеге / төз.-ред. А.Г. Әхмәдуллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. 238 б.
2. Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. — Казан: Мәгариф, 2007. 231 б.
3. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда / төз. Р. Даутов, Р. Рахмани. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009.
4. Заһидуллина Д. Ф. Әдәби әсәр: өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз / Д. Заһидуллина, М. Ибраһимов, В. Әминева. — Казан: Мәгариф, 2007. 112 б.
5. Заһидуллина Д. Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау / Д. Заһидуллина, М. Ибраһимов, В. Әминева. — Казан: Мәгариф, 2005. 111 б.
6. Заһидуллина Д. Ф. Дөнья сурәте үзгәрү: XX йөз башы татар әдәбиятында фәлсәфи әсәрләр: Монография. — Казан: Мәгариф, 2006. 191 б.
7. Заһидуллина Д. Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Методик кулланма. — Казан: Мәгариф, 2000. 335 б.
8. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре. 3 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010.
9. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. 2 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989, 1990.
10. Саттаров Г. Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. 256 б.
11. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. — Казан: Татар.кит. нәшр., 1983. — 2001.
12. Татар әдәбияты. Теория. Тарих / Д. Заһидуллина, Ә. Закирҗанов, Т. Гыйләҗев, Н. Йосыпова. — Казан: Мәгариф, 2006.
13. Татар поэзиясе антологиясе. 2 томда / төз. Г. Рәхим. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992.14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1977, 1979, 1981.
14.. Татар теленең орфографик сүзлеге / Ганиев Ф. А. — Казан: Раннур, 2002. 432 б.
15. Татар хикәясе антологиясе: Егерменче гасыр / төз. М. Хуҗин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.
16. Урманче Ф. И. Татар мифологиясе. 3 томда. — Казан: Мәгариф. 2008, 2009, 2011.
17. Хатипов Ф. М. Әдәбият теориясе. — Казан: Раннур, 2002. 352 б.
18. ≪Мәгариф≫, ≪Казан утлары≫, ≪Мәйдан≫, ≪Идел≫, ≪Мәдәни җомга≫, ≪Ялкын≫, ≪Тылсымлы куллар≫, ≪Гаилә һәм мәктәп≫ һ.б. газета-журналлар.
19. ≪Милли әдәбият китапханәсе≫ сериясе китаплары.
Электрон ярдәмлекләр исемлеге:
— Габдулла Тукай. Энциклопедия. Дисклар коллекциясе.
— Шигърият бакчасында. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5—11 сыйныфлар). CD 1, CD 2, CD 3 форматлы. Төзүчесе: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика мәгълүмат-методик тәэмин итү һәм мәгариф өлкәсендә контроль үзәгенең төп белгече Газимҗанова Р.Г.
— Классик әдәбиятыбыз үрнәкләре. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия. (5—11 сыйныфлар). CD 4 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.
— Язучыларыбызның чыгышлары һәм алар турында истәлекләр. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия. (5—11 сыйныфлар). CD 5 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.
— Язучылар, композиторлар һәм рәссамнар чыгышлары, алар турында истәлекләр. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия. (5—11 сыйныфлар). CD 6 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.
— Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты. Мультимедиа басма.
— Фәнис Яруллин. Тормышы һәм иҗатына багышланган методик әсбап. Мультимедиа басма.
— Габдулла Тукай. Интерактив мультимедиа уку-укыту әсбабы.
Интернет- ресурслар
http://gzalilova.narod.ru/http://tarkhanova.ru/http://belem.ru/http://valievalf.ucoz.ru/http://lib.tatknigafund.ru/Өстәмә материалллар
5 нче сыйныф укучыларының әдәбияттан белем, осталык һәм күнекмәрен бәяләү нормалары
Уку күнекмәләре түбәндәгечә бәяләнә:
Йөгерек уку –укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны ярдәм итүче уку тизлеге. 5 нче сыйныф укучысы уку елы азагына 70-100 сүз укырга тиеш.Эчтән уку тизлеге 40-50% югарырак булырга тиеш.
Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укыса, «5» ле куела.
Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алып, уку барышында 1—2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.
Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә 3—5 төгәлсезлек күзәтелсә, «3» ле куела.
Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5—6 дан артык әйтелеш хатасы җибәрелсә, «2» ле куела. Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.
Укучының монологик сөйләмен бәяләү
Бирелгән тема (рәсем яки ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтен, бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса да, «5» ле куела.
1 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 5 - 6, 2 нче сыйныфта 7—8, 3 нче сыйныфта 8—9, 4 нче сыйныфта 10—12, 5 нче– 12-13, 6нчы – 13-14, 7 нче– 14-15, 8 нче– 15-16, 9 нчы– 16-17, 10 нчы– 17-18, 11нче – 18-19 җөмлә тәшкил итә.
Аерым паузалар, 1—2 сөйләм хатасы ясаса, укытучы тарафыннан 1—2 ачыклаучы сорау бирелсә, «4» ле куела.
Теманың төп эчтәлеген ачса, 4—6 сөйләм хатасы җибәрсә, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый (тәмамлый) алмаса, «3» ле куела.
Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, «2» ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләү
Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса, «5» ле куела.
Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса, 2—3 сөйләм хатасы җибәрсә, «4» ле куела.
Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сораулар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә, 4—5 сөйләм хатасы җибәрсә, «3» ле куела.
Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче белән җавап бирә алмаса, 6 дан артык хата җибәрсә, «2» ле куела.
II. Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү
Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен яки аларның гомуми грамоталылыгын хикәя, сочинение яздырып тикшереп була. Моннан тыш, сорауларга язма рәвештә җавап алу да уңай нәтиҗә бирә. Сораулар укыган әсәр, аерым текст, рәсем яки караган фильмнар буенча тәкъдим ителә. Бу очракта язма эшнең күләме һәр сыйныфның изложение күләменнән артмый. Укытучы эшне бәяләгәндә, түбәндәге таләпләрне истә тотарга тиеш: җавапның тулы, төгәл, дөрес булуы, сөйләмнең стилистик яктан камиллеге, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталылыгы.
Сорауларга җавап язуны бәяләү:
Барлык сорауларга да дөрес җавап язылса (бирелсә), «5» ле куела (бер сөйләм хатасы яки бер пунктуацион хата булырга мөмкин).
Сорауларга дөрес җавап бирелсә, ләкин ике сөйләм хатасы, өч орфографик, ике пунктуацион хата яки сорауга җавап язганда (телдән җавап биргәндә) төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.
Язма эштә (телдән җавап биргәндә) сорауларга җавап бирә белү күнекмәләре сизелсә, өч сөйләм хатасы, дүрт орфографик, биш пунктуацион хата булса, «3» ле куела.
Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары өчтән артса, биш орфографик, алты пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела.
Сочинениене бәяләү
Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.) Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.
Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.
Грамоталылык түбәндәгечә бәяләнә:
1 орфографик(пунктуацион яисә грамматик) ялгыш булса “5” ле,
2 орфографик, 2 пунктуацион һәм 2 грамматик ялгыш булса “4” ле,
3 орфографик, 3пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш булса “3” ле,
27орфографик, 7 пунктуацион һәм грамматик ялгыш булса “2” ле куела.
Тест эшләрен бәяләү нормалары
Тест эшләре түбәндәгечә бәяләнә. Әгәр укучы бирелгән эшнең
90 - 100 % башкарса “5” билгесе куела,
70 - 89 % башкарса “4” билгесе куела,
50 - 69 % башкарса “3” билгесе куела,
50 % түбән булган очракта “2” билгесе куела.
Еллык арадаш аттестация эше өчен якынча үрнəк тест.
Язучы һəм шагыйрьлəрнеӊ туган еллары, əсəрлəренеӊ исемен уклар белəн тоташтыр.
Муса Җәлил 1878-1954 “Кәҗүл читек”
Гаяз Исхакый 1928-2011 “Онытылмас еллар”
Мөхәммәт Мәһдиев 1907-1971 “Чәчәкләр”,”Имән”, “Җырларым”
Ибраһим Гази 1906-1944 «Фронтовиклар”
Һади Такташ 1930-1995 “Матурлык”
Әмирхан Еники 1901-1931 «Аталы-уллы солдатлар», «Туган телем»
Шәүкәт Галиев 1909-2000 “Мокамай”, “Ак чәчәкләр”
Геройларны əсəр исеме белəн тоташтыр.
«Онытылмас еллар» Әхмәдулла
«Фронтовиклар» Хәлим
«Матурлык» Бәдретдин
“Кәҗүл читек” Рушад
3. Халык авыз иҗаты икенче төрле...
1) мәкаль һәм әйтемнәр;
2) әкиятләр;
3) фольклор;
4) табышмаклар.
4. Бу кем сүзлəре?
«Халык җырлары һич тə тутыкмас вə күгəрмəс, саф вə раушан көзгеседер.Бу бертөрле сихри көзгеседер.»
Сəгыйть Рəмиев;
Габдулла Тукай;
Галиəсгар Камал;
Әхмəт Фəйзи.
5.Г.Кандалый иҗаты кайсы чор әдәбиятына карый?
1) борынгы әдәбият;
2) сугыш чоры әдәбияты;
3) XVIII йөз әдәбияты;
6. Хәсән Туфан музее кайда урнашкан?
1) Уфада;
2) Аксубай районында;
3) Арчада.
7. Нәрсә ул хикәя? Укылган әсәрләрдән мисаллар китер , авторларын яз.
Эшне тикшерүгə талəплəр:
Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.
Өйрәнелгән төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белү.
Әдәби текстның сюжетын сөйли белү.
Өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.
.Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклый белү.
Әдәби әсәрләрне чагыштыра белү.
Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.
. Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.