Презентация по татарской литературе ?илк?нн?р ?илд? сынала


Фәнис Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала” Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Баулы районы Кызыл-Яр авылында, игенче гаиләсендә дөньяга килә. Ул туган авылы турында: “Туган авылым Кызыл-Яр табигатьнең матур җиренә урнашкан. Бакча артында гына Ык елгасы агып ята. Ыкның аргы ягында таулар башлана. Таулар итәгендә сандугачлы-җырлы әрәмәләр җәелеп киткән...” Фәнис Яруллин 7 еллык белемне туган авылында ала, Баулы урта мәктәбендә 8 нче сыйныфны тәмамлый. 1957 елда армия сафларына алына Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып имгәнә. Шушы көннән соң аның бөтен тормышы яшәү рәвеше үзгәрә. Ул көтелмәгән бу бәхетсезлек белән көне-төне көрәшеп яшәргә мәҗбүр була. Фәнис Яруллин минут саен, сәгать саен ихтыяр көче, рух ныклыгы сорый торган язмыш белән яши башлый. Урын өстендә, шифаханәләрдә озак ятуына карамастан, ул аң-белемгә омтыла. Читтән торып Казан Дәүләт университетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр иҗат итә башлый. Яшәү өчен көрәш әнә шулай башлана. “Мин авыруга бирешергә тиеш түгел” дигән фикер аның күңеленә ныклап урнаша. Ул үзенең барлыгын әдәбият аша белдерергә тели. Язучы эше аңа тормыш, кешеләр белән бәйләнеш тоту чарасына әверелә. Тыңларга теләмәгән кулларына каләм алып язу аның өчен энә белән кое казудан да авыррак була. Аны тормыш нинди генә сынаулар аша уздырса да, ул:Алтыннан кече түгел мин,Ипидән олы түгел.Үлемнән көчле түгел мин,Тик язмыш колы түгел -дип әйтергә үзендә көч таба. Әнкәй тирбәтә бишек Кышкы кич. Авыл өе.Бозланган тәрәз, ишек.Мондый теләкләр теләпӘнкәй тирбәтә бишек:“Батыр булып үс, улым.Җитмеш дәрья кич улым.Җитмеш юлның төененАкыл белән чиш, улым. Синең Сөю белән минем Сөю Очрашты да аулак аландаӘй, сөйләште алар сөенешепШулай икәү күрешә алганга. Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сораулар: Ф.Яруллин кайда һәм ничәнче елда туган? Баулы районы Кызыл-Яр авылы, 1938 ел. Ф.Яруллин туган авылы яныннан нинди елга ага? Ык елгасы. Ф.Яруллин нинди уку йорты тәмамлаган? Казан Дәүләт университеты Ф.Яруллинның ничә китабы бар? Кырыкка якын китабы бар Ф.Яруллинның автобиографик повестенең исеме? “Җилкәннәр җилдә сынала” Ф.Яруллинның тормыш иптәшенең исеме ничек? Нурсөя Ф. Яруллинның нинди драма әсәрләрен беләсез? “Бай әти”, “Әнә килә автомобиль”, “Шүрәлеләр каргышы”, “Бер күрешү үзе бер гомер”,“Кызларның кызганнары” һ.б. Ф.Яруллинга Халык шагыйре исеме ничәнче елда бирелде? 2001 елда Баулы халык театры Ф.Яруллинның нинди әсәрләрен сәхнәгә куйды? “Бай әти”, “Әнә килә автомобиль” Ф.Яруллинның беренче китабының исеме һәм ничәнче елда чыккан? “Мин тормышны яратам” шигырьләр җыентыгы 1964 елда чыга Ф.Яруллинның “Яралы язмышлар” повесте ничә телдә басылды? Өч телдә: инглиз, рус, татар телләрендә Әкиятче буларак Ф.Яруллинның нинди әкият китапларын беләсез? “Зәңгәр күлдә Ай коена”, “Серле дөнья”,“Өе балчык, иясе карчык”, китаплары Ф.Яруллин нинди исемнәргә һәм Дәүләт бүләкләренә лаек булган? Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре, Халыклар дуслыгы ордены, М.Җәлил, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләренә