«Ш???р м?кт?бенд? татар телен укыту проблемалары».
«Шәһәр мәктәбендә татар телен укыту проблемалары».
Туган тел, туган җир, туган ил... Хәзерге вакытта бөтен Русия күләмендә, шул исәптән Башкортостанда да балаларны hәм яшьләрне укыту hәм тәрбияләүнең оптималь формаларын эзләү
эше бара. Бүгенге көндә туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шактый күп
әһәмиятле эшләр эшләнде. Татар теленең берникадәр абруе күтәрелде.
Әмма шулай да без татар теленең бүгенге халәте, киләчәк язмышытынычланып яшәрлек түгел әле. Шәһәрдә яшәүче татарларның да үз телендә иркен аралашканнары чагыштырмача күп түгел. Чөнки күбесе эш урыннарында рус телендә аралаша, җәмәгать урыннарында, транспортта, урамда да, кагыйдә буларак, рус телендә
сөйләшә. Олы яшьтәге һәм урта буын татар кешеләре гаиләдә күбрәк үз телләрендәсөйләшсә дә, шәһәр яшьләре һәм балаларының күбесе өйләрендә дә русчасөйләшә, русча аралашалар. Әлбәттә, балага туган тел иң беренче чиратта гаиләдә сеңдерелә. Гаиләдә, аннан соң балалар бакчасында, башлангыч мәктәптә туган телендәтәрбияләнгән бала ана телен инде онытмаячак, ди белгечләр. Аннан соң, анателендә тәрбияләнгән бала тәртиплерәк, әхлаклырак, туган җанлырак та була.
Кешеләрне көчләп туган телләрендә гeнә сөйләштереп булмый. Хәзергезаманда туган телен дә, русча һәм инглизчә дә белгән кешеләр кирәк. Әмма һәрмилләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да, әлбәттә, туган телләрен мөмкинбулганча яхшы белергә һәм шул телдә дә - hич югында гаиләләрендә - иркенаралашырга тиеш. Бу милләтнең, халыкның саклануы өчен төп шарт.
Мәктәпләрдә укыган балаларның ата-аналарыннан татар теленөйрәтүгә карата зарлануларын еш ишетергә туры килә. Мәктәпләрдә унбер ел
буе туган тел дәресләренә йөргән укучыларның татар телен белү дәрәҗәсе дәканәгатьләнерлек түгел.
Туган татар теле укытучысы буларак, минем педагогик эшчәнлегемнең максаты- укучыларның үзләренең милли мәдәниятенә карата булган кызыксынуын канәгатьләндерү, укучыларга татар милләтенең бер вәкиле буларак тәрбияләнергә шартлар тудыру.
Педагогик эшчәнлегемнең бурычы - татар теле дәресләрендә укучыларга үз халкының традицияләрен, мәдәниятен, тарихын өйрәтү.
Шәһәр мәктәпләрендә укучыларның татар телен җитәрлек белмәүләренеңһәм еш кына бу телне өйрәнүгә тиешле җитди караш, игътибар булмауныңтөрле сәбәпләре бар:
1) балаларның сөйләм теле ярлы, сүзлек запасының аз булуында;
2) дәреслекләрнең сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмавы;
3) туган телләрендә сөйләшми торган татар балаларын татар теленәөйрәтүнең методикасы камил булмавы;
4) патриотлылык рухы, милли горурлык хисе, әхлакый тәрбиясеҗитмәү.
Туган телне саклау, үстерү төшенчәсе аннан файдаланучыларның санынарттыруны гына түгел, телнең сыйфаты, ягъни дөрес кулланылышы тиешледәрәҗәдә булуны да күздә тота.
Баланың сөйләмен үстерү, әлбәттә, аны сөйләшергә өйрәтү дигән сүз.
Сөйләшү – ул аерым сүзлек запасына ия булу, аларны актив куллана белү, үзфикереңне аңлаешлы итеп әйтеп бирү, тирә-яктагы кешеләрнең сөйләменаңлау, игътибар белән тыңлый белү һ.б. бик күп нәрсәләр. Боларның барысында бала мәктәпкәчә чорда олылар ярдәме белән үзләштерә. Тәрбиячеләрнең дәтөп бурычлары булып балаларны дөрес һәм чиста итеп туган телдә сөйләшергәөйрәтү, әйләнә-тирә мохит һәм табигать белән таныштыру, баланыңфикерләвен үстерү, сүзлек запасын баету, авыз артикуляциясен булдыру тора.
Бүгенге көндә һиччиксез балалар бакчасында ана телен өйрәнүгә зуригътибар бирелә. Мәктәпкәчә яшьтәге баланың сөйләме дөрес, сүзлеге бай
булу аның мәктәптә уку чорында төпле белем алуы өчен бик әһәмиятле.
Балалар бакчасына йөргән чорда аеруча авазларны дөрес әйтү культурасынүстерүгә күп көч куярга кирәк дип уйлыйм. Чөнки мәктәпкәчә яшьтәге балаларавазларны әйткәндә күп кенә хаталар җибәрәләр. Боларга түбәндәгеләр керә:
а) аерым авазларны дөрес әйтмәү;
ә) сүздәге аваз һәм иҗекләрнең урынын үзгәртү яки төшереп калдыру;
б) ашыгып сөйләү сәбәпле, авазлар артикуляциясенең зәгыйфьлеге;
в) баланың сөйләм сулышындагы кимчелекләре: өстән-өстән генә, еш-
еш һәм тавышлы итеп, паузасыз тын алу;
г)сөйләм темпы белән идарә итә белмәү,паузаларны тиешле урындаясамау,сөйләмнең бөйләнешле булмавы да борчу тудыра.
Шушы хаталар өстендә эшләүгә күбрәк игътибар бирелсә , бәлки 1
сыйныфка укырга килүче балалар арасында да авазларны дөрес әйтә,
бәйләнешле сөйли белмәүчеләр саны кимер иде.
Бүгенге көндә татар теле дәреслекләренең дә җитешсезлекләре бик күп.
Балага күбрәк кагыйдә өйрәтелә, ә бит ул татарча начар аңлый, аңламаучыларыда байтак. Аны башта чит телен өйрәнгән кебек сөйләшергә өйрәтергә кирәк дип уйлыйм.Уку, әдәбият дәреслекләрендә дә шәһәрдә туып үскән татар
балалары аңларлык текстлар булса, күпкә отышлырак булыр иде.
Мин һәр дәресемдә тирәнтен гуманитар белем бирү белән беррәттән,
укучыларымда кешелеклелек, рухи яктан дөрес, башка милләтләргә карата
хөрмәт хисләрен, толерант шәхес тәрбияләү өлкәсендә эчтәлекле эш алыпбарырга һәм әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләреформалаштырырга тырышам.
Үз укучыларымда милләтен, әти- әнисен, әби- бабасын, туганнарын, тугантелен яратучылар итеп тәрбияләүгә дә зур әһәмият бирәм. Дәресләрне тормышбелән бәйләп, үстерелешле укыту технологияләре нигезендә оештырыргатырышамХалык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, музыка, җыр сәнгатенә мөмкинкадәр ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, әкиятләр,
мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәләр, җырларыннан илһамалалар. Укучыларым белән байтак әкият, табышмак, мәкаль, әйтемнәрнеөйрәнәбез. Аларда әхлак сыйфатлары киң чагылыш таба.
Балаларым һәм әти-әниләр белән бергәләп төрле сыйныфтан тыш чараларүткәрәбез. "Сабантуй", “Корбан гәете”,”, “Каз өмәсе",
"Нәүрүз" бәйрәмнәре турында җырлы- биюле уеннар, табышмак ,мәкальләрөйрәнәбез. Халык йолалары,традицияләре, фольклор аркылы бала шәхесендәолыларга карата хөрмәт,табигатькә сакчыл караш,үзара хөрмәт, ярдәмләшүтәрбияләнә.
Укытучы- белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә. Уляшь кешенең эчке дөньясын,сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологикүзенчәлекләрен күздә тотып эшләргә бурычлы.Менә шундый юллар, чаралар,
формалар аша укучыларымда намуслылык, турылыклы булу, кешеләрне ярату,
җаваплылык, шәфкатьлелек, инсафлылык кебек әхлакый сыйфатларнытәрбияләргә тырышам.