Татар ?д?биятыннан презентация Сукаеш тырышлары


«Сукаеш Тырышлары» Төзүче: Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Сәгыйдулла кызы Алтынбаева. Powerpoint Templates Name of presentation by Mr X Без Сукаеш Тырышлары… Сукаеш авыллары Ык ярларыннан читтәрәк торса да, сулары шул ук елгага коя, тарихлары да су юллары белән килгән кавемнәргә барып тоташа. Сукаеш исемле өч кенә авылдан кемнәр генә чыкмаган да, кайларга гына таралмаганнар. Һәрбер авыл үзенчәлекле шәхесләр үстергән: Зур Сукаеш татар дөньясына өч язучы биргән, Банки Сукаешта булачак халык артисты белән талантлы җырчы туган, ә кечкенә генә Түбән Сукаеш – илебездә данлыклы ике генерал һәм Социалистик хезмәт герое белән билгеле! Авылдан чыккан күренекле табиблар юристлар, фән эшлеклеләре, журналистлар, уңган игенчеләр, тырыш терлекчеләр бар. Зур Сукаеш Ил Русия Республика Татарстан Муниципаль район Азнакай районы Координаталар 54°58′48″т.к. 53°10′12″кч.о. / (G) Нигезләнде 1742 Климат төре dfb — дымлы континенталь Халык саны 466 кеше (2010) UTC UTC+4 Почта индексы 423325 Автомобиль коды 16, 116 Русча топонимы Большой Сухояш Элек авылның исеме Сукоеш булган. Соңга таба Сукаеш дип йөртә башлаганнар. Сукаеш авылына беренче тапкыр 1570нче елны килеп утырганнар. Иң беренче килүчеләр югары баштагы Чаукалык исемендәге чишмәнең Сәпәй буендагы ярның көньягына утырганнар. 1918 нче елда Сукаешта авыл советы оештырыла. Беренче авыл советы председателе Калимуллин Хабибулла була. 1918- 1920нче елларда Сукаеш авыл советы Самара губернасы, Бөгелмә өязе , Стәрле Тамак волостена караган. Ә инде 1920-1921нче елларда Стәрле Тамактан аерылып Сукаеш волосте булган һәм ул Түбән Сукаеш авылында урнашкан. 1921 нче елда волость Тымытык авылына күчә. 1923нче елда башлангыч мәктәп ачыла. 1926нчы елга хәтле гарәп графикасы белән татар телендә укытыла. 1927нче елдан латин графикасы кертелә башлый. 1929нчы елда Түбән Сукаеш, Банки Сукаеш советлары Зур Сукаеш авыл советы белән берләшәләр. 29 хуҗалыклы Курай Елга авылы да Сукаеш авыл советы карамагында була. 1928нче елда Зур Сукаеш авылында җидееллык мәктәп ачыла. Түбән Сукаеш, Банки Сукаеш, Курай Елга авылларында башлангыч мәктәпләр эшләп килә. 1964нче елдан бүгенге көнгә хәтле Сукаеш авыл советы Азнакай районы карамагында. Бүген ул Татарстан Республикасы Азнакай районы Сукаеш җирле үзидарә советы исемен йөртә. Зур Сукаеш урамнары Нур мәчете. Идарә Мәктәп. Мәдәният йорты Мәңгелек дан! “Чәй” чишмәсе. Аскы рәттә сулдан өченче Түбән Сукаешның беренче авыл советы рәисе Сәләхетдин Шәйхетдинов, 1918нче ел. Утырганнар арасында сулдан өченче “Кызыл юл” колхозы рәисе Хәйдәров Миргали, 1946 нчы ел.       Генерал-майор Фатыйх Булатов -халкыбызның зур хәрби тормыш юлы үткән данлы улларының берсе. Ул 1902 нче елның 20 нче мартында хәзерге Азнакай районы Түбән Сукаеш авылында туа. Фотода: Социалистик Хезмәт Герое Алмас Булатов ТАССР Верховный Советы президиумының 1980 нче еллардагы председателе Әнвәр Баһаветдинов белән Аның күпсанлы орден-медальләре арасында СССРның дәүләт бүләге булган Ленин ордены белән рәттән КПРФ Үзәк Комитетының «Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзына 90 ел» истәлек медале дә бар. Узган гасырның 80нче елларыннан ул КПСС яшәүдән туктаганга кадәр Азнакай районы «Тырыш» колхозының башлангыч партия оешмасы секретаре булды. Алмас Булатовның яшь буынга үрнәк тормышы, аларны үз Ватаннарының патриотлары итеп тәрбияләүдәге хезмәтләре бәяләп бетергесез. Фотода: Хәсәншин Әхәт Хасанша улы генерал – майор Фатыйх Булатов.Хәсәншин Әхәт Хасанша улы 1925нче елның 17нче июнендә туа.1943нче елны Бөек Ватан сугышына алына. 1944нче елны каты яраланып, авылга кайта. 1946-1949нчы елларда Курай Елга авылында колхоз рәисе булып эшли. Ферма мөдире вазифасында лаеклы ялга чыга. Маликов Мирхәт Малик улы 1925нче елның 17нче декабренда туа. 1941нче елда колхозда уракта ат йөртүче булып эшли башлый. 1943нче елда Бөек Ватан сугышына китә, 1945 нче елда каты яраланып, авылга кайта.Лаеклы ялга чыкканчы колхозда алдынгы механизатор булып эшли Шәйхетдинов Рәфәт сәләхетдин улы 1923нче елда туа. 1942нче елда Бөек Ватан сугышына китә. 1946 нчы елда Украинада бендераларга каршы сугышта каты яраланып, авылга әйләнеп кайта. МТСта отряд бригадиры булып, колхозда коммунар комбайнда эшли. Лаеклы ялга чыкканчы бригадир вазифасын башкара. Сәетов Харис Зариф улы 1922нче елның 20нче июлендә туа. 1943нче елда Бөек Ватан сугышына китә. Сугыш тәмаланганнан соң кайтып, гел председатель вазифаларын гына башкара. Башта авыл советын җитәкли, ә 1956нчы елдан тугыз ел, Түбән Сукаеш һәм Банки хуҗалыкларын берләштергәч, колхоз рәисе булып эшли. Лаеклы ялга чыкканчы “Тырыш” колхозының бригадиры булып эшли. Хөснетдинов Сәхәп Шәйхетдин улы 1920нче елда туа. 1941-1948нче елларда Кытай чигендә хезмәт итә. Кайткач, глубинка мөдире була. 1950-1960нчы елларда авыл советы рәисе була.Лаеклы ялга хәтле исәп-хисап бухгалтеры вазифасын башкара. Банки Сукаеш тарихын яза. Булатова Мәйсәрә Сәгадәтулла кызы 1936 елның 20нче сентябрендә Тымытык районы Югары Стәрле авылында туа. 1955нче елны Зур Сукаеш авылы медпунктында фельдшер булып эшли башлый. Тырыш хезмәте өчен “За доблесный труд” медалена һәм дистәләрчә мактау грамоталарына лаек була.1987нче елда Сукаеш авыл советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. Фоат Сәләхетдин улы Шәйхетдиновка 32 ел колхозның Түбән Сукаеш бригадасын җитәкләргә туры килә. Бодай, арыш гектарыннан уртача 25 центнер уңыш чыккан еллар байтак була. Бу казанышлары өчен Фоат Шәйхетдиновка “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелә.1994-2007нче елларда Ветераннар советы рәисе. Гыйззәтуллин Хәнәф Сибгатулла улы 1938нче елда туа. 1953-1961нче елларда фермада, 1961-1989нчы елларда механизатор, 1989-2005нче елларда 2нче бригадада бригадир булып эшли. Хәбибуллин Насыйбулла Хәбибулла улы 1921нче елда туа. 1940нчы елда армия сафларына алына. 1942нче елда Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайта.1953-1983нче елларда “Тырыш” колхозында рәис булып эшли. Колхоз югары уңышларга ирешкән өчен “Почет билгесе” һәм Ленин ордены белән бүләкләнә. Хәбибуллин Насыйбулла Хәбибулла улы колхозны җитәкләгән елларда күп кенә терлекчеләр һәм игенчеләр хөкүмәт бүләкләренә лаек булалар. Алмас Булатовка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Миргалимов Әләм Хәбибулла улы 1931нче елда туа. 1955-1975нче елларда “Тырыш” колхозының баш бухгалтеры булып эшли.1975 – 1979нче елларда Сукаеш авыл советы рәисе вазифасын башкара. . Маликова Хәдия Әбелкарәм кызы 1930 нчы елда Татшуган авылында туа. 1950нче елда Түбән Сукаешка килен булып төшә. Гомере буе дуңгыз фермасында югары күрсәткечләргә ирешеп, алдынгы терлекче булып эшли. Гатин Әләм Зәки улы 1935нче елның 19нче декабренда туа. 1955-1958нче елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, колхоз малларын көтә. 1967нче елда Алабуга ветеринария техникумын тәмамлый һәм лаеклы ялга кадәр фермада ветеринар булып эшли. Тырыш хезмәте өчен “Татарстанның атказанган терлекчесе” исеменә лаек була. Гатина Фәһимә Мөстәкыйм кызы 1937нче елның 20нче апрелендә туа. Зур Сукаешның җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1960 нчы елга кадәр сарыклар карый. Колхоз Зур Сукаешка кушылгач, Банки Сукаеш фермасында алдынгы сыер савучы була. Медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны исемен йөртә. Абдуллин Инсаф Гарифулла улы 1938нче елның 14 нче октябренда туа.Бөтен гомерен терлекчелеккә багышлый. Эшләү дәверендә бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнә, сурәте Мактау тактасыннан төшми. Абдуллина Җәүһәрия Мөбәрәкша кызы 1936нчы елда туа. Башта Түбән Сукаешта алты ел сарыклар карый. Аннары Банки Сукаешка килен булып төшкәч, лаеклы ялга чыкканчы сыер савучы булып эшли. Эшләү дәверендә бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнә, сурәте Мактау тактасыннан төшми. Исмәгыйлов Миргарифан Исмәгыйль улы 1919нчы елда туа. 1939нчы елда армия хезмәтенә алына. 1941-1945 елларда сугышта катнаша. 1946нчы елда туган авылына кайтып, 1982нче елга кадәр колхозның мактаулы механизаторы була. Исмәгыйлова Миннеямал Гафур кызы 1924нче елда туа. Зур Сукаешка килен булып төшкәннән соң, гомере буе колхоз эшендә актив хезмәт куя. Хадиев Әнис Харис улы 1949нчы елның 11нче августында туа.1968-1970нче елларда армия сафларында хезмәт итә.1971-1978нче елларда механизатор булып эшли.1978-1980нче елларда 1нче бригаданың бригадиры булып эшли. 1982-1983нче елларда авыл советы рәисе була.1984-1995нче елларда прораб вазифасын башкара.1996-2001нче елларда “Тырыш” колхозы рәисе итеп билгеләнә. 1996нчы елда 1500гектар бодайның һәр гектарыннан 45ц уңыш алынып, 30 000 ц дәүләткә сатылды. Татарстан Республикасы президенты М.Шәймиев колхозга “Волга”, “Жигули” машиналары бүләк итте. Самигуллин Флорид Заһир улы 1960нчы елның 1нче январенда туа.Хезмәт юлын “Тырыш”колхозында шофер булып башлый. 1983-1998нче елларда үзен алдынгы комбайнер итеп таныта. 1996нчы елда “Татарстанның атказанган механизаторы” исеменә лаек була. Америка һәм Франция илләренә путевка белән бүләкләнә. Хәбибуллин Рөстәм Җәүдәт улы 1961нче елда Азнакай районы Чалпы авылында туа. Минзәлә педагогия училищесын , Алабуга педагогия институтын тщмамлый. 1981-1983нче елларда Совет армиясендә хезмәт итә. 1983нче елдан Зур Сукаеш авылында укытучы булып эшли башлый. 1993нче елда мәктәп директоры итеп билгеләнә. Белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары өчен Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе һәм Россия Федерациясенең “Мактау кәгазе” белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны. Сәетов Сәгыйдулла Асылгәрәй улы 1942нче елның 14нче августында Мөслим районы Салауз-Мухан авылында туа. 1961-1964нче елларда Североморск шәһәрендәДиңгез-һава көчләрендә хезмәт итә. 1968-1973нче елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укый. Лаеклы ялга чыкканчы “Тырыш” колхозының баш агрономы вазифасын башкара. Хезмәт елларында ирешкән уңышлары өчен ВДНХ медале, Россия Федерациясенең “Авыл хуҗалыгы отличнигы” күкрәк билгесе, мактау грамоталары белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны. 2007нче елдан Ветераннар советы рәисе. Сәетова Тәгъзимә Мөкатдәс кызы 1950нче елның 24нче сентябрендә туа. Мәктәпне көмеш медальга тәмамлый. 1968-1972нче елларда Казан финанс – экономика институтында укый. Лаеклы ялга чыкканчы “Тырыш” колхозының баш экономисты вазифасын башкара. Хезмәт елларында ирешкән уңышлары өчен “Казан шәһәренең 1000 еллыгы” медале, мактау грамоталары белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны. Галимов Фоат Мирсәет улы 1940нчы елда Түбән Сукаеш авылында туа. 1960-1962нче елларда армия сафларында хезмәт итә. 1964-1970нче елларда Казанда медицина институтында укый.1976нчы елдан Азнакай район хастаханәсендә ренгент табибы һәм 25 ел балалар хирургы булып эшли. Галимова Сания Алимҗан кызы 1941нче елда туа.1961-1964нче елларда Казанда балалар поликлиникасында эшли. 1964-1970нче елларда Казанда медицина институтында укый. 1970-1977нче елларда Шөгердә балалар табибы булып эшли. 1977нче елдан Азнакай балалар поликлиникасында невролог-психиатр вазифасын башкара. 2011нче елда “Азнакайның 80 еллыгы” медале белән бүләкләнә. Сукаеш чишмәләренәИлдә тиңнәр бар микән.Ага чишмә чылтыр- чылтыр, Моңнар микән, зар микән?Кушымта:Сукаеш чишмәләренең Былбыллы үзәннәре.Кара кашлы, кара күзлеСукаеш гүзәлләре. Чишмәләргә барган саен Исерәм хисләремә.Бергә булган минутларныТөшерәм исләремә.Кушымта:Ага чишмә чылтыр-чылтыр, Чылтырый чиләкләрем. Су агышы, кош тавышы- Өзелә үзәкләрем. Җинан Гарифуллина, Түбән Сукаеш авылы. Сукаеш чишмәләре.