Чыгыш «БРТ. Укучылар эшл?ренд? к?з?телг?н типик хаталар, кимчелекл?р»
«БРТ. Укучылар эшләрендә күзәтелгән типик хаталар, кимчелекләр»
Соңгы елларда, уку-укыту системасына яңалыклар кертелү сәбәпле, укучылар һәм укытучы алдына куелган таләпләр үзгәрде, башка бурычлар куела башлады. Алар уку- укыту әсбаплары алышынуында, дәрестә яңа эш төрләрен һәм алымнарын куллануда, информацион технологияләрне файдалануны активлаштыруда, белемне тикшерү системасы үзгәрүдә һ. б. да чагылыш табалар. Мондый үзгәрешләр, башка барлык фәннәргә караган кебек үк татар теле тел дәресләрен дә читләтеп үтми.
IX сыйныфны тәмамлаганда татар теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри иде. Сынаулар традицион формада гына узды. Туган (татар) телендә белем алган укучылар - сочинение элементлары белән изложение, рус телендә белем алган татар телле укучылар диктант яки изложение яза алды. Ә рус телле укучылар билетлар буенча сынау тотты. Моңа кадәр укучылардан укылган яки тыңланган текстка мөмкин кадәр якын булган эчтәлектәге тулы изложение язу сорала яки билгеле бер темага ирекле сочинение яисә нинди дә булса укылган әсәргә карата, үз фикереңне белдереп, сочинение язу таләп ителә иде. Ә БРТ (бердәм республика тесты) да күләме ягыннан чикләнгән, җыйнакландырылган изложение һәм укылган текстта әйтелгән фикерне дәлилләп язылган сочинение язу таләп ителә.
2014 елдан Татарстан республикасының барлык мәктәпләрдә дә 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән имтиханны яңача, тест рәвешендә тапшырдылар.
Татар теленнән башкарылган тест эшләре укучыларның лингвистик белемнәрне күрсәтү, шулай ук танып белү, төркемләү һәм фикер йөртүгә кагылышлы белем һәм күнекмәләрне чагылдыра. Тестта бирелгән контроль бәяләү материаллары укучыларның лексик, грамматик, стилистик, орфографик кагыйдәләрне һәм пунктуация нормаларын белү һәм ачыклауга юнәлдерелгән.
Биремнәрнең эчтәлеге, шулай ук аларны башкару вакыты укучының татар телен ни рәвешле – ана теле яки дәүләт теле буларак өйрәнүенә карап билгеләнә.
Татар теленнән БРТ, Татарстан Республикасында гамәлдә булган уку-укыту программаларына нигезләнеп, 3 төркем өчен махсус әзерләнгән контроль бәяләү материаллары буенча үткәрелә: беренче төркем - татар телендә гомуми белем бирүче оешмаларның IX сыйныф укучылары өчен, икенче төркем - рус телендә гомуми белем бирүче оешмаларның татар төркемнәрендәге IX сыйныф укучылары өчен, өченче төркем - рус телендә гомуми белем бирүче оешмаларның рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучылары өчен әзерләнгән материалларга нигезләнә.
Тестлар Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен төзелгән контроль-исәпләү материалларына (КИМ) охшаш. Имтихан эшендә сайлап алу мөмкинлеге булган биремнәр, кыска җавап бирүне таләп иткән биремнәр һәм укучының тәкъдим ителгән темага үз фикерен белдерә алуын тикшерүгә юнәлдерелгән ачык типтагы биремнәр файдаланыла.
Ә хәзер тест биремнәренә тукталып китик. Мин үзем рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар теле өйрәнүче балаларның эшләрен тикшеүдә катнашам.
Әлеге укучылар өчен татар теленнән тест эше 38 биремне үз эченә алган 4 бүлектән тора.
1 бүлек 8 биремнән тора ( 1 нче – 8 нче биремнәр). Алар укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. Тәкъдим ителә торган вакыт – 30 минут
2 бүлек 9 биремнән тора ( 9нчы- 17 нче биремнәр). Алар укучыларның уку күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә. Тәкъдим ителә торган башкару вакыты – 30 минут.
3 бүлек 15 биремнән тора ( 18нче – 32 нче биремнәр). Алар укучыларның лексик- грамматик күнекмәләрен тикшерүгә кайтып кала. Башкару вакыты – 30 минут.
4 бүлек 2 өлештән тора.33 нче – 37 нче биремнәр сөйләм ситуацияләренә караган репликалар язуны күздә тота. Тәкъдим ителгән башкару вакыты – 20 минут.
Ачык типтагы 38 нче бирем укучыларның язма сөйләмен тикшерүдән гыйбарәт. Башкару вакыты – 40 минут.
Әлеге эшләрне башкарганда нинди типик хаталар, кимчелекләр күзәтелә соң? Бигрәк тә 4 бүлеккә якынрак тукталып китәсем килә. (Презентация)
Шулай ук, тест өлеше җавапларын бланкка дөрес тутыру да мөһим. Укучыларга алдан бланкларны тутыру тәртибен аңлатырга кирәк.
Бланкның җаваплар өлешендә бозу-сызулар булырга тиеш түгел, тикшерү барышында алар контроль бәяләү материаллары биремнәренең җаваплары буларак кабул ителергә мөмкин. Әгәр дә бозу очрагы килеп чыкса, хаталы җавапны алыштыра торган юлдан файдаланып, дөрес җавапны язып куярга кирәк.
Еш кына тест биремнәрен игътибарсыз уку аркасында хаталар да җибәрелә.
Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә: укучы лексик, грамматик, стилистик, орфографик кагыйдәләрне һәм пунктуация нормаларын яхшы үзләштерсә, фикерли алса, имтиханны яхшы гына билгеләргә тапшыра ала дип уйлыйм. Дөрес, укучы татар теленнән генә имтихан тапшырмый. Монда инде безнең дә ярдәм кирәк. Укучылар белән аңлашып, тырышып эшләгәндә, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин дип уйлыйм.