10 сыйныфларны? татар т?ркемн?ренд? “Фонетика” б?леге буенча д?рес сценариясы
КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ
Л. ТОЛСТОЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ
ПСИХОЛОГИЯ ҺӘМ МӘГАРИФ ИНСТИТУТЫ
ПРОЕКТ ЭШЕ
10 сыйныфларның татар төркемнәрендә “Фонетика” бүлеге буенча дәрес сценариясы
Башкардылар:
Укытучылар белемен камилләштерү
курсларында укучы:
1. Гәрәеева Сирин Газим кызы
Проект эше яклауга тәкъдим ителә:
татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Галиуллина Г.Р.
Казан 2017
Эчтәлек
КЕРЕШ..................................................................................................................3
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. Мәктәптә укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру
1.1. Мәктәптә укучыларның тикшеренү эшләренең әһәмияте, максат-бурычлары..............................................................................................................7
1.2. Укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру методикасы..........................................................................................................11
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. Укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруда информацион коммуникатив технологияләрнең роле
2.1. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруда информацион коммуникатив технологияләрнең әһәмияте...............................................................................17
2.2. Татар теле һәм әдәбияты буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлеген информацион технологияләрне кулланып оештыру (эш тәҗрибәсеннән)....................................................................................................24
ЙОМГАКЛАУ....................................................................................................29
ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ...................................................................................33
Эчтәлек:
Кереш .
Проектның актуальлеге.
2. Проектның максаты һәм бурычлары.
3. Проектның структурасы.
4. Практикада кулланылышы.
5. Кушымталар (таблицалар, күнегүләр, тестлар).
6. Файдаланылган әдәбият.
Кереш
Һәрбер тел – иң беренче чиратта, авазлар теле. Авазлар телдәге төп берәмлекләрнең – морфемаларның, сүз, сүзтезмә, җөмләләрнең – материаль тышчасын тәшкил итәләр. Алардан тыш тел була алмый. Сүзләрнең мәгънәләре аваз тезмәләрендә реальләшә. Фонетиканы тел гыйлеменең нигез ташы дип атарга мөмкин, чөнки тел башта ук аваз теле буларак формалашкан. Авазлар телнең материаль ягын тәшкил итәләр һәм сүзләр, җөмләләр, сөйләм кисәкләре төзиләр. Телдәге авазлар, мәгълүм булганча, аерым-аерым кулланылмыйлар, ә төрле санда һәм төрлечә бәйләнештә (комбинациядә) килеп, сүзләрне барлыкка китерәләр, сөйләм эчендә тоташ чылбыр рәвешендә тезелеп килеп, һәртөрле үзгәрешләргә дучар булалар. Телдә кабатланып торган аваз үзгәрешләре ул телнең фонетик закончалыгына әверелә. Сөйләм процессында барлыкка килә торган һәртөрле аваз үзгәрешләрен, ягъни телнең фонетик закончалыкларын өйрәнү шулай ук фонетиканың әһәмиятле бурычы булып тора. Мәсәлән, төрки телләр һәм татар теле өчен дә сингармонизм законы әһәмиятле фонетик закончалык булып тора. Шуңа күрә аның асылын фонетикада җентекләп өйрәнәләр. Сөйләм авазларын фәнни нигездә өйрәнүнең әдәби телдә дөрес сөйләү, сөйләм культурасы, мәктәптә ана телен, татар телен укыту өчен һәм чит телләргә өйрәнүдә әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Фонетик мәгълүматлар шулай ук медицинада, сөйләм кимчелекләрен төзәтүдә (логопедия) һәм телсезләрне сөйләшергә өйрәтүдә дә кулланыла, шигырь төзелешен өйрәткәндә дә фонетика ярдәмгә килә.
Алынган эшебез шуннан гыйбарәт: рус мәктәпләрендәге 10 нчы сыйныфның татар төркемнәрендә укып, татар телен туган тел буларак өйрәнүче балалар өчен татар теленнән “ Фонетика “ бүлеге буенча дәрес сценариесе. Без “Сузык авазлар үзгәреше” темасын өйрәнүнең яңа ысулларын табып, аларны таблицалар, күнегүләр, тестлар аша күрсәтттек.
Проект эшебез рус мәктәпләрендә укучы балалар белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына багышлана.
Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы төрле төркем балалары белән эшләүче укытучыларга һәм укучыларга кулланма , яңа материал була алуында.
Эшебезнең темасын сайлаганда, мәктәп дәреслекләрендә, гомумән алганда, рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына тәкъдим ителгән биремнәр арасында сузык авазлар үзгәрешен өйрәнүләренә игътибар итеп, төрле уку предметларына хас булган һәм аларның үзенчәлекләрен чагылдыра торган методлар (күрсәтү-аңлату, эзләнү, тикшеренү һ.б.) кулландык.
Максат һәм бурычлар. Проект эшебезнең төп максаты булып рус мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә югары сыйныф укучыларының татар теле дәресләрендә “Фонетика” бүлегенең бер тармагы булган сузык авазлар үзгәрешен өйрәнү өчен уңайлы таблицалар, күнегүләр, тестлар булдыру
Тикшеренү объекты – рус мәктәпләрендәге татар балалары өчен дәреслек, фонетиканың бер тармагы булган авазлар үзгәреше.
Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның характерына карап, дәрестә кулланылган метод һәм алымнар: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү, әңгәмә, уен, лекция. Дәреснең төрле этапларында кулланылды.
Проектның фәнни яктан әһәмияте:
Татар теленең грамматикасын өйрәнү белән шөгыльләнүче , эзләнүче фәнни хезмәткәрләр, укытучы-мөгаллимнәр өчен әһәмиятле.
Проектның гамәли әһәмияте һәм яңалыгы:
Татар балалары белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына интерактив кулланма була алуында.
Проектның фәнни-гамәли әһәмияте
Проект эшендә мәктәптә укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру методикасы, бу эшләрне оештыруда информацион коммуникатив чараларны куллану турында теоретик мәгълүмат тупланган, методик күрсәтмәләр китерелгән. Тикшеренү барышында җыелган кайбер материаллар укытучылар өчен методик кулланма язганда ярдәм итәргә мөмкин. Шулай ук хезмәтнең фәнни-гамәли әһәмияте китерелгән нәтиҗә һәм күзаллауларның татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы курслары буенча семинар дәресләргә әзерләнүче студентларга чыганак булып торуы белән аңлатыла. Хезмәттә тупланган материалларны мәктәп укытучыларына укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру буенча методик ярдәмлек буларак тәкъдим итеп була.
Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.
Практикада кулланылышы.
Фонетика бүлеген өйрәнгәндә, интерактив такта кулланып үткәрелгән дәресләрнең берсен тәкъдим итәбез.
10 сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
ТЕМА: Сузык авазлар үзгәреше
МАКСАТЛАР:
Авазларны өйрәнүне дәвам иттерү;
Сингармонизм законының үзенчәлекләрен аңлату;
3. Халыкның күңел байлыгын, эчке халәтен, рухи хәзинәсен, яшәешен, тарихын чагылдырган халык авыз иҗаты әсәрләре аша укучыларда туган халкыбызга һәм аның гаҗәеп бай теленә мәхәббәт тәрбияләү;
ДӘРЕС ТӨРЕ. Катнаш
ДӘРЕСТӘ КУЛЛАНЫЛГАН АЛЫМНАР. Әңгәмә, уен, лекция.
ҖИҺАЗЛАУ: Хәсән Туфан портреты, компьютер, интерактив такта, проектор, кроссворд, перфокарта, тест
ДӘРЕС БАРЫШЫ.
Укытучы: слайд №1
Тел милләтне саклый диләр
Туган телне белү кирәк
Сөйләшүче безгә үрнәк.
Сөйләмебез яңгырашлы,
Аңлаешлы булсын дисәк,
Авазларны өйрәник без
Аваз –
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Дәресне шигъри юллар белән башлап җибәрдем, тик, күргәнегезчә, шигырьнең ахыры юк, шигырь белән рифмалаша һәм аваз төшенчәсенә төгәл билгеләмә бирә торган соңгы юлны үзегез уйлап карагыз, әле.
Укытучы: Ягез, кемдә нинди вариантлар бар? (Укучыларның фикерләрен тыңлаганнан соң, иң уңышлы вариантны укучылар үзләре сайлап алалар, кемнең вариантын сайлыйлар, шул шигырьне тагын бер кат cәнгатьле итеп укып күрсәтә. Соңыннан укытучы үзенең варианты белән таныштыра (Аваз – ул сөйләмдә бүленми торган бер кисәк)).
Укытучы: Аңлавыгызча, бүгенге дәрестә авазларны өйрәнүебезне дәвам итәбез. Укучылар, сез игътибар белән тактага карагыз, шигырьнең кайбер сүзләре төшеп калган. Слайд №2:
Үпкәбездән килгән һава бераз ................рәк булса,
Ул аваз бары тик ................тан гына торса?
Иҗектә бер генә була, ул ............ дип атала.
Алты иҗек калыбы да аның белән ясала.
Укытучы: Ничек уйлыйсыз, нинди сүзләр төшеп калган һәм сүз кайсы аваз турында? (укучыларның фикерләрен тыңлана һәм нәтиҗәләр чыгарыла) ((көчсез) (тавыш) (сузык)).
Укытучы: Әйе,укучылар, бу - сузык аваз.
Слайд №3:
Сузып булса рәхәтләнеп, аны без сузык дибез
Парлы сузыкларның саны барысы була сигез.
а – ә
о – ө
у – ү
ы – е [э]
- Нигә шулай парлашканнар? Сәбәбен аңлатыгыз.
- Кайсы парсыз? Аның белән сузыклар саны - тугыз.
Укытучы: (Укучыларның җавапларын тыңлаганнан соң)
- Әйе, укучылар, дөрес, сузыклар әйтелешләре буенча калын һәм нечкәгә бүленәләр һәм шуның нәтиҗәсендә калын сузыкның нечкә пары да була. Ә менә и сузыгының калын пары юк. Хәзер дәфтәрләрдә бирем эшләп алабыз. Сузык авазлары калынлыкта-нечкәлектә генә аерылып торган 3 пар сүз языгыз. Мәсәлән: бар –бәр, кул – күл һ.б. Алдан эшләп бетергән беренче өч кеше тикшертергә алып килә. (Беренче өч кешенең дәфтәрләре тикшерелә һәм алар үз вариантларын укып күрсәтәләр). Соңыннан түбәндәге слайдны күрсәтергә мөмкин.
Слайд №4:
Сузып булса рәхәтләнеп, аны без сузык дибез
Парлы сузыкларның саны барысы була сигез.
а – ә
о – ө
у – ү
ы – е [э]
- Нигә шулай парлашканнар? Сәбәбен аңлатыгыз.
- Кайсы парсыз? Аның белән сузыклар саны – тугыз
о-ө: тор - төр, кол - көл, коч – көч;
у–ү: тук - түк, тур - түр, уч – үч.
Укытучы: Укучылар, мин сезгә хәзер берничә табышмак әйтәм, сез аларның җавапларын табыгыз.
Җирнең уртасында ни бар? (И сузыгы)
Тәрәзә төбендә нәрсә бар?(Ә сузыгы)
Көн белән төн уртасында нәрсә бар? (Ө сузыгы)
Күлдә бар, елгада юк, үрдәктә бар, казда юк. (Ү сузыгы)
Укытучы: - Ә хәзер, әйдәгез шул сузыкларның парларын табыгыз һәм беренче сүзе калын пардан, икенче сүзе шуның нечкә парыннан башланган сүзтезмәләр төзегез. Тагын шуны истә тотыгыз: беренче сүзегез исем сүз төркеменнән булып, ул төрле килешләрдә килсен. Мәсәлән: Ылыска эленгән (ы-э) һ.б.
Укучыларның җаваплары тыңлаганнан соң түбәндәге слайдны күрсәтергә мөмкин:
Баш килеш: Алмаз әйтә;
Иялек килеше: апаның әңгәмәсе, авылның әрәмәсе;
Юнәлеш килеше: очышка өметләнә;
Төшем килеше: усакны үстерә;
Чыгыш килеше: урманнан үтә;
Урын-вакыт килеше: ындырда эшли.
Укытучы: - Күргәнегезчә, укучылар, и сузыгының нечкә пары юк. Вертикаль графада и сузыгыгына туры килерлек җаваплар белән, элек алган белемнәрегез нигезендә, тәкъдим ителгән кроссвордны чишеп карыйк әле.
Слайд №5:
и и и а и Сораулар түбәндәгечә:
Нинди дә булса берәр телнең авазларын, бу телнең язу системасыннан үзгәрәк булган хәрефләр, шартлы билгеләр, белән күрсәтү (Транскрипция).
Сүзнең аерым һава этәреше белән әйтелә торган бер сузык катнашкан бер яки берничә аваздан торган кисәге (Иҗек).
Тел белеменең авазлар системасын өйрәнә торган бүлеге(Фонетика).
Укучылар, бу сорауга җавапны сез, бәлки беләсездер, тыңлап карагыз әле: сүзләрдә арттагы иҗекнең үзеннән алда килгән иҗеккә ярашуына нигезләнгән фонетик канун ничек атала? (Сингармонизм).
Укытучы: Әйе, укучылар, бу канун – сингармонизм дип атала. “Сузык авазлар үзгәреше” дигән бүгенге дәресебезнең темасы төрки телләрнең барысында да диярлек күзәтелә торган сингармонизм законында чагылыш таба. Әйдәгез, бергәләшеп төрки телләрне, ягъни татар теленең кардәш телләрен санап чыгыйк әле? (төрек, башкорт, нугай, төрекмән, уйгур, әзәрбәйҗан, үзбәк, караим, казах, кыргыз, алтай, каракалпак, якут, чуваш, карачай-балкар һ.б.)
Димәк, сингармонизм – ул төрки телләрнең сузыклар системасына хас төп закончалык. Бары тик үзбәк һәм чуваш телләрендә генә бу закон күзәтелми. Сингармонизм – ул сузык авазларның сүз эчендә бер-берсенә охшашлануы. Грек теленнән тәрҗемәдә syn – “бергә” һәм harmonia – “аваздашлык” дигәнне аңлата. Аның ике төре бар: рәт гармониясе һәм ирен гармониясе.
Слайд № 6
Syn – “бергә” harmonia – “аваздашлык”
С И Н Г А Р М О Н И З М – СУЗЫК АВАЗЛАРНЫҢ ЯРАШУЫ
Рәт гармониясе - сүзнең калын яки нечкә сузыклардан гына торуы: сузык, аваз, калын, нечкә, үзгәреш.
Әлеге закон нигезендә кушымчаларның да калын һәм нечкә вариантлары бар: сузык-лар, калын-лык, үзгәреш-ләр, нечкәлек.
Ирен гармониясе – беренче иҗектәге [о], [ө] авазларының үзләреннән соңгы иҗектәге [ы], [э] авазларын иренлләштерүе: төре [төрө], озын [озон].
Укытучы: Рәт гармониясе дигән төшенчә сузык авазларның әйтелеше белән бәйле. Әгәр сузык авазны әйткәндә тел артка таба хәрәкәт итсә, бу – арткы рәт сузыгы, әгәр алга таба хәрәкәтләнсә – алгы рәт сузыгы. Әйдәгез, сузык авазларны калын һәм нечкә парлары белән бергәләшеп әйтеп карыйк(а-ә, о-ө, у-ү, ы-е(э)).
Димәк, укучылар, сингармонизм законынның рәт гармониясе нигезендә татар телендә сүзләр һәм кушымчалар бер рәтнеке генә булырга тиеш. Хәзер мин сезгә берсе нечкә сузыклардан гына торган сүзләрдән, икенчесе калын сузыклардан гына торган ике мәкаль укыйм.
Слайд №7
Сөңге берне үтерер, сүз меңне үтерер.
Сабыр булсаң узарсың,
Сабырсыз булсаң тузарсың.
Укытучы: Укучылар, беренче мәкальне сез ничек аңлыйсыз һәм анда барлык нечкә сузыклар да бармы?
Икенче мәкальнең мәгънәсен аңлатыгыз, анда калын сузыкларның барысы да бармы? (Җаваплар тыңлана).
Укытучы: Укучылар, хәзер үзегез дә дәфтәрләрегезгә я калын сузыклы сүзләрдән генә торган, я нечкә сузыклы сүзләрдән генә торган берәр мәкаль язып карагыз. Алдан эшләп бетергән беренче өч кешенең мәкальләрен тыңлыйбыз.
Укытучы: Сингармонизмның икенче төре – ирен гармониясе дидек. Ирен гармониясе иренләшкән ике сузык белән бәйле күренеш. Укучылар, сез нинди иренләшкән сузыкларны беләсез (о, ө, у, ү). Ә кайсылары иренләшмәгән, ни өчен шулай дип аталалар? (а,ә, ы,е[э], и) (укучыларның җаваплары тыңлана).
Укытучы: Ирен гармониясе тамырда иренләшкән сузыкларның үзләреннән соңгы иҗекләрдәге сузыкларның иренләшкән вариантта булуына нигезләнә. Борынгы төрки телләрдә иренләшү күренеше шактый киң таралган булган, хәзерге татар телендә исә аны өлешчә ирен гармониясе дип кенә санарга мөмкин. Чөнки телебездә бу закончалыкка фәкать кыска сузыклар гына буйсыналар, ягъни [о],[ө] сузыклары үзләреннән соң килгән [ы], е[э] авазларын гына иренләштерәләр. Моннан тыш, язуда бу фонетик күренеш чагылыш тапмаган: болытлы – [болотло], төлкене [төлкөнө]. Хәзер игътибар белән тактага карагыз, биредә фразеологизмнар бирелгән, аларның мәгънәләрен икенче баганадан сайлап, дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз һәм ирен гармониясе күзәтелгән сүзләрнең асларына сызыгыз. Слайд №8
Борынына борыч кермәү картаеп, эшенең, сүзенең тотрыгы китү
Төтенгә тотындыру баш эшләү, фикерли белү
Комы коелу курыккан
Коты ботына китү ачу я башка авыр хисләрдән чырае коточкыч төскә керү
Йөзеннән сөреме качкан дөньяны, тормышны күрмәгән, тәҗрибәсез
Төтене дөрес чыгу юк нәрсәгә ышандыру, алдау
Укытучы: Татар телендә сингармонизмның рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләр дә бар, дәреслегегезнең 67 нче битен ачыгыз һәм берегез кычкырып укыгыз. (дәреслектән укыйлар).
Укытучы: Укучылар, татар телендә кушымчалар һәм кайбер кисәкчәләрнең дә, рәт гармониясенә бәйле рәвештә, калын һәм нечкә вариантлары була. Әмма күргәнегезчә, алынмаларда хәл башкача, биредә кушымчадагы сузык сүзнең соңгы иҗегендәге сузыкка карап яраша. Бу турыда тулырак мәгълүмат китабыгызның 67 -68 нче битләрендә язылган, аны өйләрегездә укып, 82 нче күнегүне язмача эшләп килерсез.
Укытучы: Хәзер, укучылар, мин сезгә перфокарталар таратам, һәм табышмаклар әйтәм. Барлыгы алты табышмак, аларның җавапларыннан килеп чыккан сүз кайсы юлдагы критерийләргә туры килә, шул урынга тамга куеп барыгыз, соңыннан аларны тоташтырыгыз.
Слайд №9
Табышмаклар 1 2 3 4 5 6
Рәт гармониясенә буйсынмаган сүз Ирен гармониясенә мисал Калын сузыклардан торган сүз Нечкә сузыклардан торган сүз 1. Бер байлык бар – янмый, карак та урлый алмый, төшеп тә югалмый.
2. Түм-түгәрәк, кып-кызыл, әйләнәдер зыр да зыр.
3. Аягын-башын кистем, корсагын тиштем, эченә өрдем, моңайганын күрдем.
4. Киштә башында төпле төргәк, аңа һәр өйдә хөрмәт, һәркемгә дә иң кирәк.
5. Сөрмәгән җир өстендә, үсмәгән каен астында тумаган куян йөгерә.
6. Иң килә, зиң килә, ике тәкә тиң килә
Берсен-берсе куа килә, тояклары шуа килә.
Белем; 2.Бөтерчек(юла); 3.Курай; 4.Китап; 5.Хыял; 6. Тимераяк.
Укытучы: Укучылар, мин сезгә хәзер бер шигырь укыйм, бәлки сезгә бу шигырь җыр буларак таныштыр, чөнки ул көйгә салынган. Игътибар белән тыңлагыз һәм шигырьнең авторын әйтегез.
Слайд № 10
Яфраклары яшел ак каенга
Юл буеннан аклар килделәр,
Ак каенның ярлы авылдашын
Билбавына асып киттеләр.
Асучылар киткәч, сорый каен:
-Авыртмыймы муеның Хәйбулла?
-Авыртуга түзәр идем, каен,
Тын алуы бигрәк авыр ла.
Билбау кыса, каен сулышкайны,
Бушатсана шушы билбауны!
Бушатыр да идең билбавыңны,
Мин каенда андый кул бармы?
-Бөгелсәнә, каен, иелсәнә,
Аякларым җиргә тимәсме?
-Бөгелер идем, буем каты минем,
Үтәр хәл юк синең киңәшне.
Сәлам тапшыр, каен, - диде егет,
Тынып калды шунда аннары...
Бер эндәште каен, өч эндәште,
Бүтән бер сүз ишетә алмады.
Яфраклары коела ак каенның,
Яфраклары коела яшь кебек,
Әле дә булса тирбәләдер төсле
Шул каенга аскан яшь егет.
Әйтсәгез лә шушы ак каенга:
-Елама син, каен, аппагым,
Киң кырларда үзе генә түгел,
Эзе дә юк инде ятларның.
Укытучы: Укучылар, быелның 9 нчы декабрендә татар совет поэзиясе классигы Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Хәсән Туфанның тууына 111 ел булды. Әле генә сез тыңлап киткән шигырьнең һәм дистәләгән поэмаларның, йөзләгән шигырьләрнең авторы да ул. (Слайд күрсәтелә).
Слайд №11 (фотосын урнаштырырга мөмкин)
Хәсән Фәхри улы Туфан 1900 нчы елның 9 нчы декабрендә Аксубай районы Иске Кармәт авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала, соңрак авыл мәктәбендә, аннан соң Уфадагы “Галия” мәдрәсәсендә укый.
1930-1934 нче елларда Татарстан радиокомитетында музыкаль тапшырулар редакторы булып эшли. 1934 нче елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы. 1937 нче елга кадәр “Совет әдәбияты” журналында җаваплы сәркатип булып эшли. 1940-1956 нчы елларда ул төрмәгә утыртыла, сөргенгә сөрелә. 1956 нчы елның җәендә Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көненә кадәр иҗат итә. Хәсән Туфан иҗаты татар поэзиясендә зур урын алып тора. Ул үз биографиясендәге аерым фактны поэтик фикер югарылыгына күтәрә. Аның “Агыла да болыт агыла”, “Очрашырбыз әле”, “Илдә ниләр бар икән?”, “Кайсыгызның кулы җылы?”кебек әсәрләре һәркемгә яхшы таныш. Х.Туфан шигырьләре – кичерешләренең җанлы шаһиты. Аларда фаҗига, тирән сагыш һәм сүнмәс өмет чагыла.
Укытучы: Укучылар, бүгенге темабыз белән бәйле сорауларга җавапны Хәсән Туфанның әлеге шигыреннән эзләгез. Игътибар белән тактага карагыз һәм тесттагы бер дөрес җавапны билгеләгез.
(Укучыларга ике вариантта тестлар таратыла).
Укытучы: Укучылар, эшләп бетерсәгез, үзегезнең тестларыгызны иптәшегез белән алмашыгыз. (Укучылар тестларын иптәшләре белән алмашалар) Хәзер бергәләп җавапларның дөреслеген тикшерик, һәр дөрес җавапка берәр балл куеп барыгыз.
(Тестларның җаваплары тикшерелә, интерактив такта ярдәмендә һәр җавап күрсәтелеп, аңлатылып барыла, соңыннан һәрберсе иптәшенең нәтиҗәләрен укытучыга әйтеп чыга).
Слайд №12
Беренче вариант җаваплары
б) 3 Яфраклары яшел ак каенга
Юл буеннан аклар килделәр,
Ак каенның ярлы авылдашын
Билбавына асып киттеләр.
2.а)1 Асучылар киткәч, сорый каен:
-Авыртмыймы муеның Хәйбулла?
-Авыртуга түзәр идем, каен,
Тын алуы бигрәк авыр ла.
3.б) юк
4.ә) алынма сүз
Сәлам тапшыр, каен, - диде егет,
Тынып калды шунда аннары...
Бер эндәште каен, өч эндәште,
Бүтән бер сүз ишетә алмады.
5.а)нечкә сузыклардан тора
-Бөгелсәнә, каен, иелсәнә,
Аякларым җиргә тимәсме?
-Бөгелер идем, буем каты минем,
Үтәр хәл юк синең киңәшне.
Икенче вариант җаваплары
1.ә)5
-Бөгелсәнә, каен, иелсәнә,
Аякларым җиргә тимәсме?
-Бөгелер идем, буем каты минем,
Үтәр хәл юк синең киңәшне.
2.б) юк.
3. ә)3
Яфраклары коела ак каенның,
Яфраклары коела яшь кебек,
Әле дә булса тирбәләдер төсле
Шул каенга аскан яшь егет.
4.а) кушма сүз
Билбау кыса, каен сулышкайны,
Бушатсана шушы билбауны!
Бушатыр да идеи билбавыңны,
Мин каенда андый кул бармы?
5.ә) калын сузыклардан тора
Асучылар киткәч, сорый каен:
-Авыртмыймы муеның Хәйбулла?
-Авыртуга түзәр идем, каен,
Тын алуы бигрәк авыр ла.
Укытучы:Укучылар, бүгенге дәресебез шуның белән тәмам, киләсе дәрестә без аваз үзгәрешләрен өйрәнүне дәвам итәрбез. Бүгенге тема буенча аңлашылмаган сорауларыгыз булса, рәхим итегез!
Сораулар бирелсә, укытучы сорауларга җавап бирә, соңыннан куелган билгеләр белән укучыларны таныштыра).
Укытучы: Сау булыгыз!
ТЕСТ
(1 нче вариант)
Беренче куплетта нечкә сузыклардан торган сүзләр
а)1;
ә)2;
б)3.
2. Икенче куплетта рәт гармониясенә буйсынмаган сүз
а)1;
ә)2;
б)юк.
3.Өченче куплетта ирен гармониясе күзәтелгән сүз
а)1;
ә)2;
б)юк.
4. Бишенче куплетта рәт гармониясенә буйсынмаган сүз
а)кушма сүз;
ә) алынма сүз;
б) юк.
5. Дүртенче куплетта ирен гармониясе күзәтелгән сүз
а)нечкә сузыклардан тора;
ә) калын сузыклардан тора;
б)юк.
ТЕСТ
(2 нче вариант)
Дүртенче куплетта калын сузыклардан торган сүзләр
а)4;
ә)5;
б)6.
2. Җиденче куплетта рәт гармониясенә буйсынмаган сүз
а)1;
ә)2;
б)юк.
3.Алтынчы куплетта ирен гармониясе күзәтелгән сүз
а)2;
ә)3;
б)юк.
4. Өченче куплетта рәт гармониясенә буйсынмаган сүз
а)кушма сүз;
ә) алынма сүз;
б) юк.
5. Икенче куплетта ирен гармониясе күзәтелгән сүз
а)нечкә сузыклардан тора;
ә) калын сузыклардан тора;
б)юк.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ исемлеге:
1. Абдуллина Р.С., Шәйхиева Г.М. Татар теле (Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек). – Казан “Мәгариф” нәшрияты, - 2006. – 176 б.
2.Әхмәтова Ф. Фольклор хәзинәчесе / Ф. Әхмәтова //Соц. Татарстан. – 1985. – 13 янв.
Н.Исәнбәт. Татар халык мәкальләре. 3 томда. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1 т., 1959. - 239 б.
. Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге: Ике томда. II том. – Казан: Тат. кит.нәшр., 1990. -365 б.
. Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге: Ике томда. I том. – Казан: Тат. кит.нәшр., 1989. -495 б.
Татар халык табышмаклары. Җыючысы һәм төзүчесе Н.Исәнбәт. К., 1970. - 479 б.
Татар поэзиясе антологиясе. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992. - 512 б.
Татар энциклопедия сүзлеге. Казан: татар энцикопедия институты, 2002. - 830 б.
Электрон ресурслар:
Научно-исследовательская работа в школе. [Электронный ресурс]: режим доступа: http://rudocs.exdat.com.
Нуруллина Л.Х. Использование современных инновационных подходов к преподаванию татарского языка и литературы [Электронный ресурс]: режим доступа: // conf.knitu.ru: VШ респуб. научно-методическая конференция педагогов общеобразовательных учреждений, преподавателей учреждений среднего и высшего профессионального образования «Интеграция школы и вуза как эффективный инструмент формирования актуальных компетенций учащихся» Казань, 2015. URL: // http://www.conf. knitu.ru рус телендә.
Требования к научно-исследовательской работе. [Электронный ресурс]: режим доступа: http://www.vsoh1.ru.