1 сыйныфта А х?рефн ?йр?н? буенча д?рес конспекты
Сузык авазларДәрес темасы. [а]авазы һәм А,а хәрефләре
Дәрес максатлары:
-укучыларны [а] сузык авазы белән таныштыру.Сузык авазларны сүзнең аваз моделендәге урынына карап дөрес әйтергә өйрәтү.
-фонематик ишетү һәм авазны дөрес әйтү культурасын үстерү.Шигьри текстны ишетеп төшенә һәм образлы күз алдына китерә белү күнекмәсе формалаштыру.
-уку хезмәте культурасы тәрбияләү.
Җиһаз:дәреслек 15б.,презентация.
Дәрес барышы:
1.Оештыру өлеше.
-Исәнмесез укучылар!
-Хәлләрегез ничек?
-Рәхмәт,яхшы!
2.Яңа тема өстендә эш.
Укучылар,дәреслекнең 15 битен ачыгыз әле.
-Дәреслекнең өске сул як почмагында сузык авазны белдерүче-авызы ачык шаян кеше йөзе шартлы билгесен күрәбез. Ул бездән авазны әйтүне сорый.(Балалар [ а ] авазын әйтәләр.) [ а ] авазын сузып,җырлап әйтәбез,бу вакытта авыздан чыккан һава агымының сизелми .(Моны авызга якын китерелгән кәгазь битенә өреп карап та тикшереп була.Тартык авазлар әйтелеше белән чагыштырып карарга да мөмкин.Мәсәлән, б,п,д,т.)
3.Рәсем һәм схемалар белән сүзләрне үзләштерүгә күнегүләр эшләү:
А)-Укучылар беренче рәсемдә нәрсә ясалган СЛАЙД (ай рәсеме)
-Ай сүзендә ничә аваз ишетәбез? Әйтеп карыйк әле.
-Беренче авазы нинди? ( А )
-Икенче авазы нинди ? ( Й )
-Рәсем астында,сүз схемасы итеп,эчендә өйрәнелә торган сузык авазны белдерүче түгәрәк булган квадратлы турыпочмаклык бирелгән.Димәк,түгәрәк-сузык аваз булганлыктан,буш түгәрәк белән күрсәтелгән).
Б)Икенче рәсемдә Ат сурәтләнгән СЛАЙД
(схема буенча эшләү)
4.Китап шартлы билгесе белән бирелгән юлларны уку. Сорауга җавап алу.
[а ]авазы бар “алма”, “алка”,”ай”,”тай” сүзләрендә
Тагын кайда? (балалар сүзләр уйлыйлар,әйтәләр)
Укучылар китапның өске өлешендә сюжетлы рәсемне табыйк әле.Без бүген өйрәнгән аваз кергән сүзләрне табыйк,эзлик. (Ат,ай,алма,авыл,арба һ.б.).Бу сүзләрдә [а] авазы сүз башында килгән.
[маймыл,бабай] - сүз уртасында
[дуга,алма,манара] -сүз ахырында
5.Физкультминутка.
1)Ап- ак куян утыра,колакларын селкетә,
Менә шулай (2)-колакларын селкетә.
2)Аңа тик тору кыен,җылыта ул тәпиен,
Менә шулай (2) җылыта ул тәпиен.
3)Куян тик торса туңа,
Сикергәли ул шуңа,
Менә шулай (2) сикергәли ул шуңа.
6).Фатих Кәримнең “Гармунчы аю белән җырчы Маймыл” әкиятенең эчтәлеген сөйләү. СЛАЙД
А)Борын- борын заманда яшәгән ди Хәйдәр исемле кеше.Беркөнне ул урманга атын җигеп утынга киткән ди.Юл бик озын булган.Аның аты бара-бара арыган.,талчыккан,тамагы да ачкан.Утынны төягән дә арбасына,кайтырга чыкмакчы булган.Ләкин аты урыныннан кымшана да алмаган,ул егылган. Һәм Хәйдәр атын чыбык сынганчы кыйнаган.Ә бу хәлне саескан ишетеп торган .Хәйдәр атын кыйнарга 2 нче чыбык эзләп киткән.Һәм ни күрсен: Аю гармун тартып тора, э маймыл көйләп җырлап утыра ди.Бу хәлне куреп Хәйдәр шаккакткан.
Ә саескан Хәйдәрнең атын ничек кыйнаганы турында сөйләп өлгергән булган.Аю белән маймыл Хәйдәрне күрүгә,аннан үч алырга теләгәннәр.Аюның Хәйдәрне юк тиәсе килгән,ләкин Маймыл сабыр бул аю дус дип тынычландырган.
Ул арада ат та ял иткән ,тамагын да туйдырган.Хәйдәр аю белән маймылга,минем тау төшәсем бар,йөк белән миңа булышыгызчы дигән.
Маймыл белән Аю Хәйдәргә булышканнар,ди.Димәк,укчылар,йөкне ташу өчен,атның да кеше шикелле,таза,сау,тук булуы кирәк икән.Шул вакытта гына ат та безгә ярдәмгә килер һәм хезмәт итәр.
Б) Рәсем буенча җөмләләр төзү.
В)Сорауларга җавап алу:
1)Хәйдәр кайда яшәгән? (авылда)
2)Ул кая барган? (урманга утынга)
3)Ат нишләп тормый?(Ач,арган)
4)Кемнәр атка булышалар?(саескан,аю,маймыл)
5)Ат ни өчен кирәк?(кешеләргә хезмәт итә)
6)Ат кешеләргә хезмәт итсен өчен нишләтергә кирәк атны?(ашатырга,ял иттерергә)
Г)Рәсемдәге персонажларның тышкы кыяфәтләрен сурәтләү,бәйләнешле сөйләм үстерү:
Аю гармунда уйный,Маймыл галстук кигән.
7.А,а хәрефләре белән таныштыру:
А)Укытучы [ а ] авазының А,а хәрефләре белән белдерелә.Баш һәм юл басма хәрефләр белән таныштыру.
Б)басма хәреф формасы үзләштерелгәннән соң,сузык авазның яңа билгесе-транскрипция эчендәге басма юл хәрефе белән таныштырыла.Кагыйдә әйтелә: а хәрефе сузык [а ] авазын белдерә.
8.Сүздәге авазларны ныгыту күнегүләре:
-Укучылар дәреслектән Алма рәсемен табыйк әле. СЛАЙД (алма)
Хәзер алма сүзен,һәр авазга басым ясап,акрын гына әйтик әле (а...л...м...а...) һәм бер-бер артлы схемадагы квадратларга туры китерик.
-алма сүзендә ничә [а ] авазы бар? (2)
-[ а] авазы сүз башындамы,ахырынамы?
СЛАЙД
-алка сүзен әкрен генә,басым ясап схема ярдәмендә тикшерү (а..л..к..а)
-квадратларга бер-бер артлы тутыру
-тактада язып күрсәтү
Ә) шушы ук эзлеклелектә алка сүзе схемасы өстендә эш үткәрелә (бу сүздә дә икенче иҗектә [ а ]
Авазы барлыгы искәртелә).
9. “Ай” темасына әңгәмә.
-Сезнең айны күзәткәнегез бармы?
Ул ниниди формаларда була? (Түгәрәк,ярым ай)
10.Р.Миңнуллинның “Ай” шигырен тыңлау.
-Айның елмайганын күргәнегез бармы?Ни өчен абыйның айга буе җитми дип язылган? (чөнки ул биектә)
-“Ай” шигырендә [а ] авазы ничә кат кабатлана? (10 тапкыр.)
Аннан балаларга түбәндәге табышмак тәгьдим ителә:
Көндез йоклый,
Төнлә эшли,
Үзе күктән
Бер дә төшми.( Ай рәсемен күрсәтү.)
-Ни өчен Ай көндез йоклый?(чөнки төнлә эшлисе бар)
Ә төнлә Ай нишли?(яктырта)
11.Дәресне йомгаклау.
-Нәрсә белдек,нәрсәгә өйрәндек дәрестә укучылар?
(А,а хәрефләрен,а хәрефенең басмача белдерелуен,транскрипция тамгасы белән таныштык.)