Татар теленн?н ачык д?рес.Берд?м д??л?т тестыны? А ??м В ?лешл?рен кабатлау
ТЕМА: Бердәм дәүләт тестын хәзерләүнең А һәм В өлешләрен кабатлау.
МАКСАТ : 1) Тел гыйлеменең тармакларын кабатлау.
2) Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик, монологик сөйләмне үстерү.
3) Татар теленә карата ихтирам , коллективизм сыйфатын тәрбияләү.
ҖИҺАЗЛАУ:
Таратма материал: битләр ,каләмнәр,карточкалар.
ДӘРЕС ТИБЫ : дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнүне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес.
МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: ИНСАЙД-АУДСАЙД-СЁКЛ (эчке һәм тышкы әйләнә) , СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ( бервакытта укучылар биремне язмача эшлиләр һәм бер- берсе белән тикшерәләр)
, ФИНК- РАЙТ- РАУНД РОБИН (уйла, яз, анализла)
Практикум дәрес, биремнәр үтәү.
Дәрес барышы:
1. Оештыру өлеше:
1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.
2) Дәрескә кирәкле әсбабларны барлау.
3) Дәрес максатын хәбәр итү.
- Исәнмесез, укучылар.Дәресебезне татар теле белән дәвам итәбез. Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып дәүләт йомгаклау аттестациясенең А һәм В өлешләрен кабатлыйбыз.
- Укучылар, дәүләт йомгаклау аттестациясенең А һәм В өлешләрендә тел гыйлеменең нинди тармакларына басым ясала ?
( Фонетика,морфология,лексикология,синтаксис,орфография,орфоэпия)
Хәзер без төрле алымнар кулланып имтиханда еш очрый торган фонетика, морфология, синтаксис тармакларын кабатлап үтәбез.
ИНСАЙД-АУДСАЙД-СЁКЛ (эчке һәм тышкы әйләнә).
- Укучылар хәзер түгәрәккә басабыз.1 нче төркемдәге укучылар түгәрәкнең эчке ягына басалар.Түгәрәкнең тышкы ягына 2 нче төркемдәге укучылар баса . Мин сезгә фонетика һәм морфология буенча сораулар бирәм, сан буенча алга атлыйбыз.
1.1нче сораудан соң 2 нче төркемдәге укучыларлар гына атлый.
Татар телендә ничә сузык хәреф бар? (9)
Хәзер шулкадәр адым атлыйбыз.
Иптәшләрегезне сәламлисез.
Гомуми сорау: Фонетика нәрсәне өйрәнә?Аның үзенчәлекләрен әйтегез? Җавапны тышкы якта торучылар бирә. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз.
- Өстәмә җаваплар бармы?(Укучылар җавап бирәләр)
б. Хәзер эчке яклар сәгать уңаена атлыйлар.Сорау: Татар телендә ничә саңгырау тартык бар?(13 адым атлыйлар)
Төркемгә сорау: Тартык авазларга характерестика бирегез? Җавапны эчке як бирә.( Җавап бирәләр) Өстәмәләр бармы?
в.Татар телендә ничә сүз төркеме бар?( 12 адым атлыйлар)
Төркемгә сорау: Морфология турында нәрсәләр беләсез? Җавапны каршы як иптәшенә тышкы як дәлилли.
Нәтиҗә : Димәк , фонетика авазларны өйрәнә торган фән.Тартыкларга һәм сузыкларга бүленә. Сузыклар шаудан гына тора, ә тартыклар да шау да ,тавыш та катнаша.
Морфология- сүз төркемнәрен өйрәнә. Аның 12 төркемчәсе бар. Исемнәр килеш, тартым, зат-сан, барлык юклык белән төрләнәләр.Рәвеш төрләнми торган сүз төркеме. Фигылләр затланышлы һәм затланышсыз булалар.Морфология 3 төргә бүленә: Мөстәкыйль сүз төркемнәре (Исем,фиг.,рәв,алмашл,аваз ияртеме,сан,сыйфат), бәйләгеч сүз төркемнәре (Бәйлек, теркәгеч), модаль сүз төркемнәре( Ымлык, кисәкчә)
-Укучылар, хәзер үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Афәрин укучылар.
2.Сезнең алдыгызда биремле җөмлә бирелгән .
СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ( бервакытта укучылар биремне язмача эшлиләр һәм бер- берсе белән тикшерәләр.
( Уралның салкын кышы урмандагы җәнлекләрне озын кышка тизрәк хәзерләнергә мәҗбүр итте)
1нче төркем җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерә.
2 төркем сүз төркемнәре ягыннан тикшерә.(2 минут )
Эшне һәр төркемдәге 1 нче партнёр чиратлап үз җавабын әйтә башлый Беренче төркем башлый.( Укучылар җавапларын әйтәләр)
Эшне һәр төркемдәге 1 нче партнёр чиратлап үз җавабын әйтә
( Укучылар җавапларын әйтәләр)
3.ФИНК- РАЙТ- РАУНД РОБИН (уйла, яз, анализла)
Хәзер 2 төркемгә дә җөмләләр бирелә .Шул җөмләләргә язмача синтаксик анализ ясыйсыз.(1 минут)
Бирем 2. 1нче төркем.Җөмләгә синтаксик анализ ясарга.
Берәве дә өшемәгән, туңмаган, әйтерсең лә кыш бөтенләй булмаган .
Бу – иярченле кушма җөмлә. Граматик нигезләре:беренче җөмләдә – Берәве дә өшемәгән,туңмаган, икенчесендә – кыш булмаган. Беренче җөмлә – баш җөмлә, икенчесе – иярчен җөмлә.Иярчен җөмлә – аналитик рәвеш җөмлә, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чара – әйтерсең лә теркәгеч сүзе. Баш һәм иярчен җөмләләр арасына өтер куела, чөнки алар теркәгеч сүз ярдәмендә бәйләнгәннәр.
-Синтаксик анализга нәтиҗә ясап, җөмләнең схемасын төзибез:
[ … ], (әйтерсең лә …)
Бирем .2. 2нче төркемгә. Җөмләгә синтаксик анализ ясарга.
Бу минутта Сәет үзенең ялгызлыгын оныткан, ул хәзер чын мәгънәсендә бәхетле кеше иде.
Бу – тезмә кушма җөмлә, ул ике җөмләдән тора.
Беренче грамматик нигез – Сәет оныткан;
Икенче җөмләнең грамматик нигезе – ул бәхетле кеше иде. Җөмләләр үзара тезү юлы белән бәйләнгән, бәйләүче чара – санау интонациясе.Санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән җөмләләр арасына өтер куела.
Җөмләнең схемасы:
[ … ], [ … ]
Төркемнәрдә эшләгән эшләрегезне сул як җилкәдәш иптәшләрегезгә анализлыйсыз.
Димәк , без синтаксис бүлегендә җөмләгә синтаксик анализ ясауны искә төшердек.
5. Йомгаклау:
Димәк, укучылар А һәм В өлешләрен эшләү өчен бигрәк тә морфология, синтаксис , фонетика бүлекләрен белү мөһим.
1) Өй эше бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз.
1 төркемгә 10 сораудан торган морфология тармагы буенча, ә 2 нче төркемгә фонетика бүлеге буенча тест сораулары төзеп килергә.
Дәрес бетте ,чыгарга мөмкин.Саубулыгыз.
Дәрескә үзанализ
ТЕМА: Дәүләт йомгаклау аттестациясенә хәзерләүнең А һәм В өлешләрен кабатлау.
МАКСАТ : 1) Тел гыйлеменең тармакларын кабатлау.
2) Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик, монологик сөйләмне үстерү.
3) Татар теленә карата ихтирам , коллективизм сыйфатын тәрбияләү.
ҖИҺАЗЛАУ:
Таратма материал: битләр ,каләмнәр,карточкалар.
ДӘРЕС ТИБЫ : дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнүне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес.
МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: ИНСАЙД-АУДСАЙД-СЁКЛ (эчке һәм тышкы әйләнә). СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ( бервакытта укучылар биремне язмача эшлиләр һәм бер- берсе белән тикшерәләр.
ФИНК- РАЙТ- РАУНД РОБИН (уйла, яз, анализла)
Практикум дәрес, биремнәр үтәү.
Эш формасы: гомумсыйныф.
Эш төрләре: телдән сөйләм, карточкалар белән эш,группа белән эш
Эш режимы: укытучы – сыйныф, укытучы – укучы, укучы – укучы.
Дәрес программа буенча ДЙА га әзерлек.
Дәрестә куелган максатларга ирештем дип уйлыйм, чөнки дәреснең һәр этабындагы эш төрләре, алым – методлар минем өчен әлегә яңа ,ләкин бу методларны өйрәнү өстендә эшлибез.Бу укучыларга бик ошый, чөнки аңлашылмаган бүлекләрне бер- берсенә аңлаталар һәм нәтиҗәсе дөрес җавап килеп чыга.Уен формасында фәнне яхшырак үзләштерү тудыра. Куелган максатларга ирешү өчен түбәндәге эш төрләре, метод – алымнары кулланылды:
ИНСАЙД-АУДСАЙД-СЁКЛ (эчке һәм тышкы әйләнә). СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ( бервакытта укучылар биремне язмача эшлиләр һәм бер- берсе белән тикшерәләр)
ФИНК- РАЙТ- РАУНД РОБИН (уйла, яз, анализла).
Эш формасы – гомумсыйныф, чөнки балалар дәрестә барысы бергә сорауларга җавап эзләп, нәтиҗәләр ясадылар, бу форма, минем фикеремчә, дәрестә уңышлы булды, чөнки тема дәүләт йомгаклау аттестациясенең А һәм В өлешләреннән алынды .
Мин иң беренче фонетика һәм морфология тармагыннан башлап җибәрдем.Чөнки бу темалар синтаксиска караганда җиңелерәк бирелә.Аннан соң гына синтаксис өлешенә күчтем.Ягъни баскычлап кабатладык.
Дәрестә кулланылган эш төрләре, метод – алымнар барысы да балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде, дәрестә куелган максатларга ирешелде дип уйлыйм, чөнки балалар дәрес ахырында үзләре нәтиҗә чыгардылар .
Дәресемнән мин канәгать.Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.