Балалар китабы к?не презентация
Төзеде: китапханәче Каюмова Г.В. Һанс Кристиан Андерсен (1805-1875) Һ.К. Андерсен1805 елның 2 апрелендә Оденсада Фюн утравында туган. Китапны кем уйлап тапкан соң? Беркем дә түгел. Элек кешеләр бер-берсенә кызыклы хәлләрне сөйли торган булганнар. Шуннан соң хәрефләр уйлап чыгарганнар. Беренче кулъязма китаплар күренә башлый. Китап язучылар каз каурые ярдәмендә бер китапны 6-7 ел язганнар. Борынгы Ассириядә Ашшурбанипал патша балчык китаплардан торган зур китапханә булдырган. Балчык китаплар иң борынгылардан саналган. Борынгы Һиндистанда язу өчен пальма яфраклары кулланылган. Египетта китапларны елга камышы – папирустан эшләгәннәр.Хайван тиресе - пергаменттан да китаплар бастыралар. Бер калын китапны эшләү өчен 150 хайван тиресе кирәк булган. Беренче кәгазьне кытайлы Цай Лунь уйлап тапкан. Кәгазь ясау технологиясен кытайлар озак еллар сер итеп саклаганнар. 15 гасырда немец Иоган Гутенберг беренче тапкыр металлик хәрефләр уйлап таба. Россиядә беренче китап басу җайланмасын Иван Федоров эшли. ” МӘҢГЕ СҮНМӘС ЯКТЫ КОЯШ БУЛЫП ,УЛ НУРЛАРЫН СИБӘ ЮЛЫМА” (С.УРАЙСКИЙ) Г.Тукай «Китап»Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымныКуялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш, Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса яшь, -Шул вакытта мин кулыма китап алам,Аның изге сәхифәләрен актарам;Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,Шуннан гына дәртләремә дәрман табам;Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүземБула минем юл күрсәтүче йолдызым;Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын, ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем;Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта,Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка;Ышанычым арта минем үз-үземә,Өмид берлән карый башлыйм булачакка. ”КИТАП-БАКЧА УЛ, АНДАГЫ ЯЗУЛАР ШУЛ БАКЧАНЫҢ ГӨЛЛӘРЕ” (К.НАСЫЙРИ) ” КИТАП МИНЕМ КУЛЫМДА, СЕРДӘШЕМ УЛ ГОМЕР ЮЛЫМДА ” (С.ХӘКИМ) 1. Күрешергә кулы юк,Сөйләшергә теле юк, Аның белән күрешмәгән,Белешмәгән кеше юк.2. Кулдан-кулга йөри ул,Бөтен телдә сөйли ул,Белмәгәне юк аның,Көзгесе ул дөньяның. 3.. Бик күп телләрне белсә дә,Сөйләшми бер телдә дә.Өйрәним, дисәң, өйрәтә,Карышмый беркемгә дә Агач түгел − яфраклы,Тун түгел − тегелгән. Кабат-кабат катлама, Акылың булса ташлама.Теле юк − үзе аңлата. Анда бар да бар.Өнсез, җансыз − иң якын дус.