Урок по татарскому языку на тему Урын х?ле
Тема: Урын хәле.
Дәреснең максаты:
Белем бирү максаты – урын хәле турында аңлату; укучыларны текстан урын хәлен табарга, аера белергә һәм дөрес итеп билгели белергә;
Фикер сәләтен үстерү максаты - кара – каршы сөйләшү нигезендә укучыларның сөйләм осталыкларын арттыру, үз фикерләрен әйтә, дәлилли белергә өйрәтү;
Тәрбияви максат – укуда тырышлык күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау, иҗади сәләтләрен үстерү, үз мөнәсәбәтләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырырга.
Дәреснең тибы: яңа теманы формалаштыру.
Җиһазлау: презентация, 8 нче класс дәреслеге, тест.
Дәрес этабы Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Укучының универсаль уку эшчәнлеге (УУД)
I.Оештыру өлеше.
Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү сәләте тудыру.
-Хәерле көн, укучылар!
-Хәзер, сез смайликлардан берсен сайлап, миңа үзегезнең кәефегезне күрсәтерсез.
-Барыгызның да кәефләре яхшы. Сезгә сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләп, татар теле дәресебезне башлыйбыз. Дәрескә игътибарлы булу.
-Хәерле көн!
Балалар смайликлардан берсен сайлап, үзләренең кәефләрен күрсәтәләр К: укытучы һәм сыйныфташлар белән уку эшчәнлеген оештыруда хеезмәттәшлек итү.
Ш:үзмаксат кую.
Р: нәтиҗәле эшкә омтылу.
II.Актуальләштерү. Җөмлә нинди кисәкләрдән тора?
-Алар рус телендә ничек әйтеләләр?
-Җөмлә баш һәм иярчен кисәкләрдән тора.
Җөмләнең баш кисәкләре – ия һәм хәбәр.
Җөмләнең иярчен кисәкләре- аергыч, тәмамлык, хәл.
- В русском языке предложения состоят из главных и второстепенных членов. Главные члены предложения – это подлежащее и сказуемое. Второстепенные члены предложения – это определение, дополнение, обстоятельство. К: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу
Р: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; үз эшеңә бәя бирү.
III.Өй эшен тикшерү Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү. Өй эшен дөреслеген тикшерү. (дәреслек – 68 нче бит, 108 нче күнегү)
К: әңгәмәдәшең белән контакт таба һәм даими бәйләнешне саклый белү.
Р: контроль, коррекция.
IV.Яңа теманы аңлату. Синтаксис төшенчәләрен ныгыту; җөмлә кисәкләрен искә төшерү; сәнгатьле, йөгерек, аңлап укуга игътибар итү.
-Алсу шигырьне укый.
Ипи басуда үсә,
Аннан амбарга күчә.
Аннары мичтә пешә,
Кызарып табадан төшә
Шуннан килә өстәлгә
Безгә куәт өстәргә!
Ипи булса табында
Булдырам мин барын да!
Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сорау куегыз.
Алар нәрсәне белдерә?
Урын хәле нәрсәне белдерә?
Балалар, шигырьдә икмәк турында сөйләнә. Икмәк бик зур юл үтә. Без икмәкне сакларга тиеш!
-Дәфтәргә бүгенге числоны, теманы языгыз.
Шигырьне күчереп языгыз! Сәнгатьле, йөгерек, аңлап укуга ирешү; өйрәнелгән лексик һәм грамматик күнекмәләрне сөйләм оештыруда урынлы куллануга ирешү.
Алсу шигырьне укый.
Басуда –кайда?
Амбарга – кая?
Мичтә – кайда?
Табадан – кайдан?
Өстәлгә – кая?
Табында – кайда?
Кайда ? кая?
Урын хәлен белдерә.
Эш яки хәлнең урынын белдерә.
Эш яки хәлнең урынын белдереп, кайда? кая? кайдан? сорауларына җавап була торган хәл урын хәле була.
. П: танып – белү максатын аерып мөстәкыйль рәвештә ачыклау һәм формалаштыру; аңлап уку, кирәкле информацияне табу;
К: укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлектә булу; әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру.
Р: максат билгеләү.
V.Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.
Яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.
1.Рәсемнәр буенча урын хәлләре белән җөмләләр төзергә. (телдән)
2 Дәреслектән 118 нче күнегүне укырга. Күнегүне күчереп язырга, урын хәлләрен табарга.
Физкультминутка.
3.
1)Урын хәлләре кергән 6 табышмак язарга.
2.Урын хәлләре кергән 6
җөмлә әкияттән язарга.
4.Тест эшләү
1.Урын хәле нәрсәне белдерә?
А) Эш яки хәлнең урынын белдереп, кайда? кая? кайдан? сорауларына җавап бирә.
Б) Эш хәлнең вакытын, башлануын, бетүен, күпме дәвам итүен белдереп, кайчан? кайчанга чаклы? кайчаннан бирле? сорауларына җавап бирә.
2.Хәл нинди җөмлә кисәге?
А)Җөмләнең баш кисәге
Б)Җөмләнең иярчен кисәге
3.Хәлләр ничә төргә бүленә?
А) 6
Б) 8
В) 7
4.Җөмләдә урын хәлләрен
табарга.
А)Тышта җир туңмаган әле.
Б)Алдыбызда зур урман.
В)Бераз баргач, Хәйдәр киң кырлар түренә килеп чыкты.
5.Җөмләнең схемасын күрсәтергә.
Диплом алгач, кыз туган авылына кайтыр.
А) _._,_, , ______ _._._. =====.
Б) ======== ________ .
В) _._._._._ _______ _ _ _ _ _ ======= .
Яңа үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белү.
Комбайн кырда ашлык суга. (Кырда – кайда?)
Кошлар көньякка очалар. (Көньякка – кая?)
Балалар урманда гөмбә җыялар. (Урманда – кайда?)
Балалар мәктәптә укыйлар.
(Мәктәптә - кайда?)
1.Ул әрәмәлеккә (кая?) килеп җитте.
2. Сөләйман абзый янында (кайда?) мин озак тора алмадым.
3. Биредә (кайда?) һава салкынчарак, шуңа сулыш алуы да җиңел, иркенрәк.
4. Иртә белән (кайчан?) килгәч тә ашыкмады Галим.
5. Быел (кайчан?) уңыш шактый мул булды. Арыш, борчак һәм бодай җыйган чакларда (кайчан?) көннәр искиткеч аяз һәм җылы торды.
6.Аннан – моннан (кайдан?) капкаладым да чаптым мәктәпкә (кая?). Урамда (кайда?) кеше бик аз.
Балалар урын хәлләре кергән 6 табышмак,
әкияттән җөмләләр язалар һәм укыйлар.
1.Урын хәле нәрсәне белдерә?
А) Эш яки хәлнең урынын белдереп, кайда? кая? кайдан? сорауларына җавап бирә.
2.Хәл нинди җөмлә кисәге?
Б)Җөмләнең иярчен кисәге +
3. Хәлләр ничә төргә бүленә?
Б) 8 +
4.Җөмләдә урын хәлләрен табарга.
А) Тышта җир туңмаган әле.
Б) Алдыбызда зур урман.
В) Бераз баргач, Хәйдәр киң кырлар түренә килеп чыкты.
5.Җөмләнең схемасын күрсәтергә.
Диплом алгач, кыз туган авылына кайтыр.
А) _._,_, , ______ _._._. =====. +
П: фикер йөртүнең логик чылбырын төзү; дәлилләү; белемнәрне структуралаштыру.
К: әйтергә теләгән фикерне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру; әңгәмәдәше белән теләктәшлектә булу.
Р: контроль, коррекция.
VI.Йомгаклау. Рефлексия.
Кабатлаган материалны үзләштерү.
Бүгенге дәрестә мин нинди яңалык алдым?
Дәрестә эшләгән өчен билгеләр куярга. Искә төшергән структураларны мөстәкыйль куллана, аера белү.
Урын хәле эш яки хәлнең урынын белдереп, кайда? кая? кайдан? сорауларына җавап бирә.
П: туган проблеманы иҗади характерда чишү юлларын табу.
К: әйтергә теләгән фикерне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру.
Р: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.
VII. Өй эше бирү. Укучыларның дәрестә алган тәэсирләрен ачыклау, нәтиҗә ясау.
Өй эшен бирү.
1).123 нче күнегүне укырга. Русчага тәрҗемә итеп, парлап күнегүне күчереп язырга.
2).Әдәбият дәреслегеннән Гомәр Башировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәреннән урын хәлләре белән җөмләләр язырга.
-Дәрес бетте. Исән булыгыз!
Дәрестә эшчәнлекне ассызыклау һәм бәяләү.