Презентация «Тезм? кушма ??мл?л?р» Кабатлау.


Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау. Максат.Тезмә кушма җөмлә турындагыбелемнәрне гомумиләштереп кабатлау;кушма җөмләләрне танып белү; синтаксик анализ ясау һәм сөйләмдә куллану күнекмә-ләрен камилләштерү;үз эшеңә, иптәшләрең-нең хезмәтенә бәя биреп, нәтиҗә ясап,фикереңне дәлилли белү күнекмәләренүстерү; әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Тырышлык - зурлык,ә ялкаулык – хурлык . (мәкаль.) - Нинди җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала? - Тезмә кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә? Нинди җөмлә теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип атала? Нинди җөмлә теркәгечсез тезмә кушма җөмлә дип атала? Теркәгечле тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләр нинди теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә? -Теркәгечле тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре арасына нинди тыныш билгеләре куела? - Кайсы очракта өтер куелмый? Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә гади җөмләләр үзара нинди чаралар ярдәмендә бәйләнәләр? Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына нинди тыныш билгеләре куела? -Кайсы очракта өтер, нокталы өтер, кайсы очракта сызык куела? Рус телендәтезмә кушма җөмләләр бармы? Алар ничек атала? - Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. - Эшләгән тук булган, ә эшләмәгән юк булган. - Вакытның кыйммәте алтыннан артык. - Яман гадәт әрәм итәр, яхшы гадәт адәм итәр. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә. Гади җөмлә. Теркәгечсез тезмә кушма җәмлә. 1.Кайсы билгеләмә тезмә кушма җөмләләргә туры килә? а) үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән тора; ә) гади җөмләләрне үзара кушымчалар ярдәмендә бәйләнә; б) гади җөмләләрне үзара янәшә тору юлы белән бәйләнә;в) үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән тора. 2.Теркәгечле тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре... а) үзара интонация ярдәмендә бәйләнә; ә) тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә;б) теркәгеч сүзләр ярдәмендә бәйләнә; в) ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә; 3.Теркәгечле тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре арасында нинди тыныш билгеләре куела?а) нокталы өтер; ә) өтер; б) сызык; в) ике нокта. 4.Бай дигән даны бар, тик чыкмаган җаны бар дигән җөмләнең төрен билгеләргә.а) гади җөмлә; ә) теркәгечле тезмә кушма җөмлә; б) иярченле кушма җөмлә; в) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә. 5.Теркәгечсез тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре үзара нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә?а) кушымчалар; ә) мөнәсәбәтле сүзләр; б) санау һәм каршы кую интонациясе; в) янәшә тору юлы белән. 6.Ашарга чакырдылар кермәдем җөмләсендә нинди тыныш билгесе куела?а) өтер; ә) сызык; б) нокталы өтер; в) ике нокта. ә)Кичләрен салкын, тәрәзә пыяласын көмеш абагалар бизәкли. б)Юлчылар ташларга тотыналар, ләкин көчле шарлавык басымы астында зур-зур ташлар да урыннарыннан кузгала. а)Чәчәкләр бии болында, Җил курай уйнап тора. Җөмләләргә синтаксик анализ ясарга. Хезмәтнең тире ачы - җимеше татлы. Тышта ябалак-ябалак кар ява һәм буран котыра иде. Мөстәкыйль эш. I вариант. Нуриәсма аның чагуын көтте, ләкин корт чакмады. II вариант. Аның күзләре елтырый, үзе бик сәер итеп елмая иде. Тезмә кушма җөмлә Теркәгечле тезмә кушма җөмлә Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә Бәйләүче чаралар тезүче теркәгечләр:-җыючы теркәгечләр-каршы куючы теркәгечләр-бүлүче теркәгечләр Бәйләүче чаралартезү интонациясе:-санау интонациясе-каршы кую интонациясе Мисаллар Кушма җөмләдәге гади җөмләләрне үзара бәйли торган тезүче теркәгечләр Җәй җитте һәм кызу эш башланды. Җыючы теркәгечләр: һәм, да,дә, да-да, ни-ни, янә-янә Ул үзе урманга караган төсле, әмма күңел күзе бик еракта кебек күренә. Каршы куючы теркәгечләр: ләкин, ә, әмма, тик, бары, бәлки. Я салкын җил исә, я яңгыр ява башлый. Бүлүче теркәгечләр:я-я, яки, яисә, әллә-әллә, әле-әле. Мисаллар Бәйләүче чаралар Көне-төне кар ява, җил ыжгыра, туктаусыз буран уйный. Санау интонациясе. Бер барды, ике барды – тегесе өйдә булмады. Каршы кую интонациясе. Тырышлык - зурлык,ә ялкаулык – хурлык . (мәкаль.)