Синтаксик б?йл?неш т?рл?ре, 7 сыйныф


Cинтаксик бәйләнеш төрләре Сөйләмдә сүзләр һәм җөмләләр ике төрле бәйләнештә булалар Тезүле бәйләнеш булганда, сүзләр һәм җөмләләр үзара тигез хокуклы булалар, бер-берсенә буйсынмыйча киләләр. Ияртүле бәйләнеш булганда, бер сүз (җөмлә) икенче сүзгә (җөмләгә) ияреп, буйсынып килә Тезүле бәйләнеш түбәндәге чаралар ярдәмендә оеша 1. Тезүче теркәгечләр (җыючы: һәм, вә, да/дә (та/тә), ни/ни, бер/бер; каршы куючы: ә, ләкин, әмма, мәгәр, иллә, илләмәгәр, тик, бары, фәкать, исә, аның каравы; бүлүче: янә-янә, яисә, я, әле-әле, әллә-әллә): Укыдым һәм сөйләдем. Укыдым, ләкин сөйләмәдем.2. Тезү интонациясе: Укыдым, сөйләдем.3. Каршы кую интонациясе: Укыдым – аңламадым Ияртүле бәйләнештә торган сүзләр арасында өч төрле мөнәсәбәт була хәбәрлекле мөнәсәбәтачыклаулы мөнәсәбәт (төгәлләүле мөнәсәбәт)аныклаулы мөнәсәбәт Хәбәрлекле мөнәсәбәт булганда, бер сүз икенче сүз турында хәбәр итә, нәтиҗәдә җөмлә барлыкка килә. Мәсәлән, Без укыйбыз. Бүлмә якты. Китап өстәлдә. Каләм минеке. Хәбәрлекле мөнәсәбәтне төрле чаралар белдерәләр Хәбәрлек кушымчалары: Мин укучымын.Зат-сан, заман кушымчалары: Без язабыз.Сүз тәртибе: Көн матур.-ныкы/-неке кушымчасы: Каләм сезнеке.Юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килеше кушымчалары: Китап өстәлдә.Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр: Юл урман аша.Хәбәр итү интонациясе: Әтием – табиб. Көз. Ачыклаулы мөнәсәбәт булганда, бер сүз икенче сүзне ачыклап килә һәм сүзтезмә барлыкка килә. Китапханәгә бару, әнинең яулыгы, баргач күрү, көзге яңгыр, шул урам, кадерле әнием. Ачыклаулы мөнәсәбәтне төрле чаралар белдерәләр Килеш кушымчалары: театрга бару, дустымның апасы, баскычтан төшү.Фигыль формалары: әйтсә килү, килгәч күрү, сөйләшә-сөйләшә кайту.Сан төркемчәләре кушымчалары: беренче сентябрь, икешәр алма.Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр: урман аша бару.Янәшә килү чарасы: бүген килү, хикәя уку.Сүз тәртибе: матур көн.Сүзләрне кабатлау: чиләк-чиләк су, җил-җил атлау. Аныклаулы мөнәсәбәт булганда, иярүче сүз ияртүче берәмлектән соң урнашып, аңа аныклык, өстәмә мәгълүмат бирә. Аныклаулы мөнәсәбәт нигезендә аныклагыч формалаша. Аныклаулы мөнәсәбәтне белдерә торган чаралар Аныклаучы теркәгечләр: ягъни, ягъни мәсәлән, мәсәлән, хәтта, һәрхәлдә, шул исәптән, бигрәк тә, дөресрәге, аеруча, аерата, башлыча, тулырак әйткәндә, ачыграк әйткәндә, икенче төрле әйткәндә, башкача әйткәндә, киңрәк алсак, аерым алганда, җитмәсә, өстәвенә һ.б. Иртәгә, ягъни шимбә көнне, якташлар бәйрәме була. 2. Аныклау интонациясе. Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә Истә тотыгыз! Тезүле бәйләнеш  Тезүле бәйләнештә үзара тигез хокуклы сүзләр (җөмләләр) берләшә. Тезүле бәйләнеш үзе генә кулланыла алмый, аның янында һәрвакыт ияртүле бәйләнеш урын ала. Тезүле бәйләнешнең синтаксик төзелмәдә булуы мәҗбүри түгел. Тезүле бәйләнеш нигезендә тиңдәш кисәкләр, тезмә кушма җөмлә компонентлары барлыкка килә. Ияртүле бәйләнеш Ияртүле бәйләнештә иярүче һәм ияртүче компонентлар була. Ияртүле бәйләнеш үзе генә дә, тезүле бәйләнеш белән бергә дә кулланылырга мөмкин. Ияртүле бәйләнешнең синтаксик төзелмәдә булуы мәҗбүри. Ияртүле бәйләнештә торган сүзләр арасында өч төрле мөнәсәбәт була: хәбәрлекле, ачыклаулы, аныклаулы мөнәсәбәт. Хәбәрлекле мөнәсәбәт нигезендә — җөмлә, ачыклаулы мөнәсәбәт булганда — сүзтезмә, аныклаулы мөнәсәбәт нәтиҗәсендә аныклагыч барлыкка килә.  Тезүле бәйләнештәге мәкальнең икенче яртысын сайлап ал! 1. кеше холкын күзәт2. телең белән узма3. әйткәндә сүзеңчә эшлә4. йөрсәң күрерсең5. матурны бизисе юк6. белгәнне яраталар7. этсез куян тотып булмас8. абына-абына Бохарага җитәрсең9. киемеңне бизәмә10. сүздә мактанма11. авызындагы тешенә бакма А) белемең белән уз Б) майны майлыйсы юкВ) белмәгәнне өйрәтәләрГ) үзеңнекен төзәтД) акылыңны бизәЕ)эштә мактанЖ)кулындагы эшенә бакЗ) әйтмәгәндә уеңча эшләИ)күрсәң белерсеңК) дуссыз гомер итеп булмасЛ) ялгыша-ялгыша галим булырсың Кирәкле бәйләүче чараларны кулланып, ике төркемдәге сүзләрне бер-берсе белән хәбәрлекле мөнәсәбәткә кертеп языгыз Үрнәк: Яңгыр ява.Яңгыр, без, мин, көн, җиләк, кызлар, әнием, китапЯву, күп, кояшлы, өстәлдә, укучы, табибә, килү, дуслар.  Бирелгән җөмләләргә аныклаулы мөнәсәбәттәге сүзләр өстәп языгыз Мин яраткан җырны – җырла әле!Бездән ерак түгел, , әбием яши.Мин апама – бүләк җибәрдем.Дусларым, бигрәк тә , биергә яраталар.Без, , күренекле рәссам Б.Урманче музеена бардык. Үзара тезүле бәйләнештә булган сүзләрне һәм җөмләләрне аерып языгы 1. – Сүзләрнең тезүле бәйләнештә торуы2. – Җөмләләрнең тезүле бәйләнештә торуыХалыкның холык-табигате, тарихы, гореф-гадәте, омтылышы, уй-гаме сүзләргә сыйган (М. Галиев) . Бу тынгысыз, көйсез оныгыннан И зарланды әби, зарланды (К. Булатова) . Музыка тынды, халык залга керә башлады. (Ә. Еники) .Күз күргән бөтен дөнья, әллә кайдан-кая баскычланып менгән таулар, киң басулар, үзән елга буйлап сузылган тигез болыннар - һәммәсе тирән ак кар белән төренгәннәр...(Г. Ибраһимов) . Кайдадыр еракта кемдер курай уйный, һәм аның моңнары бөтен Агыйдел буйларына тарала. (М. Әмир) . Тагын җылылык, илаһи тынычлык килгәндәй булды (Т. Галиуллин).Иллә һәр китап аңа яшәү өчен көч бирде, киләчәккә өмет өстәде, күңелендә изгелеккә омтылу хисе уятты (М. Хәбибуллин) .