Конспект урока по татарскому языку для 4 класса «Без кошларга булышабыз»


Тема: “Без кошларга ярдәм итәбез”.
Максат:
Кошлар турындагы белемнәрне тирәнәйтеп, бездә кышлаучы һәм күчмә кошларны танырга өйрәнү.
Бәйләнешле сөйләм телен һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү.
Халык авыз иҗаты һәм укучыларның күзәтүләренә нигезләнеп, кошларга ярдәм итү, табигать матурлыгын күрү, саклау теләге тудыру.
Җиһазлау:
Күчмә һәм кышлаучы кошларның рәсемнәре, индивидуаль эш өчен карточкалар, мультимедиа.
Материал: Р.З. Хайдарова Татар теле һәм уку китабы (4 сыйныф өчен дәреслек. 1 кисәк), Р.Ш. Халикова “Раушан көзге”.
Дәреснең тибы: Катнаш.
Дәрес методлары: Фонетик күнегүләр, тәрҗемә эше, әңгәмә, рәсем буенча хикәя төзү,үзләре ясаган җимлекләр турында сөйләү, сәнгатле сөйләм (шигырь уку ), монологик һәм диалогик сөйләм карточкалар белән эш.
Дәрес барышы:
Оештыру.
Исәнмесез, укучылар!
Исәнмесез, Укытучы апа!
Хәерле көн!
Хәерле көн, балалар!
Исәнләштек, хәл белештек,
Елмаешып көлештек
Яхшы кәеф белән хәзер
Без дәрескә керештек.
Укытучы:
Балалар, урыннарыгызга утырыгыз. Безгә бүген бик күп кунаклар килгән . Әйдәгез алар белән дә исәнләшик .
Исәнмесез!!!
Татар телен без бүген кунаклар белән бергә өйрәнербез.
-Кизү укучы белән бүгенге число, атнадагы көн, һава торышы турында сөйләшү.
Белемнәрне актуальләштерү.Орфоэпик күнегү.
Җим, җимлек, сыерчык, чыпчык, тукран, кара карга, күгәрчен, файда, зыян, булышам, җылы якка, кышлаучы кошлар.
2.Дөресме, юкмы?
Сыерчыклар көз көне җылы якка китми.
Күгәрченнәр көз көне җылы якка китә.
Тукран кыш көне өйдә яши.
Кышлаучы кошлар җылы якка китәләр.
Карлыгачлар чебен-черки белән тукланмый, ә конфет ашый.
3.Зачеркни лишнее слово в логическом ряду.
Күгәрчен, тавык, чыпчык, тукран.
Тавык, әтәч, үрдәк, карга.
Җимлек, кара, сары, яшел.
Тиен, куян, төлке, бүре, сандугач.
Ашатам, эчертәм, җим салам, сайрый.
Укытучы: Бик яхшы, балалар. Ә хәзер игътибар белән тыңлагыз әле, бу нинди тавышлар икән? (Язмада кошлар сайравы).
- Укучылар, әйтегез әле, сезгә кошлар сайравы ошыймы? Ә хәзер кошлар сайрыймы?
- Ә ни өчен сайрамый?
- Ә кошлар кая китте?
- Барлык кошларда җылы якка киттеме?
-Укучылар, хәзер мин сезгә “Мозаика” уенын тәкъдим итәм. Сез аны дөрес итеп җыярга тиешсез. (Укучыларга киселгән кошлар рәсемен дөрес итеп җыярга бирү).
Укытучы: Укучылар, әйтегез әле, сез нинди кошларны җыйдыгыз? Бу кошларны ничек дип атыйбыз? (Укучылар җавабы).
Әйе, укучылар, бу кошларны без “Бездә кышлаучы кошлар” дип йөртәбез.
Әйдәгез әле, балалар, бүген без дә “Кошлар” иленә сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәткә киткәнче бераз ял итеп алыйк.
Физкультминутка. Очты-очты кошлар очты,
Очты-очты чыпчыклар очты,
Очты-очты парталар очты,
Очты-очты күгәрченнәр очты,
Очты-очтытәрәзәләр очты,
Очты-очты сандугачлар очты.
Укытучы: Сәяхәтебезнең 1 нче тукталышы “Буталчык” дип атала. Менә өстәлдә төрле кош рәсемнәре ята. Алар буталып беткәннәр, аларны 2 төркемгә бүләргә кирәк. ”Бездә кышлаучы кошлар” һәм “Җылы якка китүче кошлар”га.
(Укучылар кошларны төркемнәргә бүләләр).
Бездә кышлаучы кошлар Җылы якларга китүче кошлар
Карга Акчарлак
Күгәрчен Аккош
Кызылтүш Карлыгач
Песнәк Күке
Тукран Сандугач
Чыпчык Кыр казы
Укытучы: Бик яхшы, балалар, сәяхәтебезнең 2 нче тукталышы - “Парын тап” дип атала.
Беренче юлда кош рәсемнәре, ә икенче юлда алар туклана торган җимнәр.кайсы кош нинди азык ярата,парлап куярга кирәк.
Карга, песнәк, чыпчык, күгәрчен, тукран, кызылтүш.
Ипи валчыклары, көнбагыш, миләш, бөҗәкләр, орлык, май, кәбестә, ярма.
Укытучы: Ә сез, балалар, кошларга ничек булышасыз? (Укучылар җавабы: ”Без җимлекләр ясыйбыз”) Әйе, укучылар, без узган дәресләрдә кошларга җимлекләр ясадык. Әйдәгез әле,карап китик, без ничек итеп аларга булыштык. (Мультимедия буенча укучылар ясаган җимлекләрне карау)
Сез бүген ясаган җимлекләрегезне дәрескә алып килдегез,сез нинди кошлар өчен җимлекләр ясадыгыз? Җимлекләрегезгә нинди җимнәр салдыгыз?
(Укучылар үзләренең җимлекләре турында сөйлиләр.)
Укытучы: Бик яхшы, балалар, без бүген бергәләшеп ясаган җимлекләребезне урамга эләрбез. Әйе, укучылар, кыш көне кошларга бик салкын, аларга төрле куркынычлык яный (угрожает опасность). Что за опасность угрожает птицам, найти среди этих букв – спрятанные слова.
“Куркынычлык яный “тукталышы.
ЦУЕЩМТ САЛКЫН ДТЬЮБ
ФЫКЕЩО ВАСТЦХЪ БУРАН
АЧЛЫК УЦПИЛЖЭ РИАВГУ
ЯУРГШЩЗ КАР ИОЩГЪЮЙ
Укытучы: Балалар, әйтегез әле, кошлар өчен иң куркынычы салкынмы яки ачлыкмы?
Укучылар: Кошлар өчен иң куркынычы – ачлык.
Укытучы: Ә без кошларга ничек булышабыз?
Укучылар: Без кошларга җимлекләр ясыйбыз, җим бирәбез.
Физкултьминутка. Җыр “Чеп, чеп, чебиләрем”.
Укытучы: Сөяхәтебезне дәвам итәбез,киләсе тукталыш “Ситуатив күнегүләр” тукталышы.
Скажи, что :
- ты жалеешь птиц, поэтому кормишь;
- ты насыпала корм птицам;
- вы сделали кормушки для птиц;
- ты любишь птиц.
Спроси у друга:
- любит ли он птиц;
- куда улетают птицы;
- какие птицы остаются у нас, а какие улетают в тёплые края;
- кормит ли он зимой птиц?
Укытучы: Булдырдыгыз, балалар. Киләсе тукталыш “Шигърият” тукталышы. Без бүген сезнең белән Гасыйм Лотфиның “Балалар ярдәм итә” шигырен дә укып китәрбез.
Балалар ярдәм итә.
Кышын бездә яшиләр
Песнәкләр һәм чыпчыклар,
Күгәрченнәр,чәүкәләр,
Тагын башка кошчыклар.
Кыен була аларга
Кышын, салкыннар җиткәч,
Ачыгалар, туңалар,
Ашарга җимнәр беткәч.
Шундый салкын кышларда
Бу сөекле кошларга
Балалар ярдәм итә
Рәхәт, тыныч кошларга.
Җим сибәләр аларга.
Оя ясый балалар,
Шатланышып, кошкайлар
Канатларын кагалар.
(ачыгалар-голодают, сөекле – любимый, канатларын кагалар – машут крыльями).
Укытучы: Әйтегез әле, укучылар, шигырьдә балалар кошларга ничек булышалар? (Укучылар шигырьдән шул юлларны табып укыйлар).
Укытучы: Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? Сез кошларга үзегез ничек булышасыз? Сез кошларны кызганасызмы?
Өй эше.1. Бездә кышлаучы кошлар турында кечкенә генә инша язарга.
2. Бездә кышлаучы кошларның рәсемнәрен ясап килергә.
Өстәмә материал
Песнәк файдалы кош, чөнки
Көз көне салкын яңгыр ява, шуңа күрә
Мин көзне яратам , ләкин .....................

Дәресне йомгаклап шуны әйтәсем килә:
Тимәгез кошларга, сайрасын,
Бетерсен зарарлы кортларны.
Яз көне оялар ясагыз,
Саклагыз, канатлы дусларны!