?тилел?рг? кызыгып яш?лде.


Әтилеләргә кызыгып яшәлде.
Менә туган авылыбызга канкойгыч сугыштан соң 69 нчы ямьле яз аяк басты. Ә сугыш калдырган яралар йөрәктә һаман сызлый әле.
Язлар белән бергә сугыш чоры кешеләре күңелендә авыр хәтирәләр дә яңара. Хәер, аларның онытылганы да юк. “...Бүгенгедәй хәтеремдә , күрше малайлары белән әнигә аш пешерергә кузгалакка каршы як болынга киттек. Күлмәк җиңнәренә тутырып сөенешеп өйгә кайтып кердек, әни безне күрүгә яшьле күзләрен сөртеп,такмаклый-такмаклый елый башлады:-”Һай балакайларым атагызны сугышка алып китсәләр ,сезне ничекләр үстерермен.” Әйе,безнең гаилә дә әтисез калды. 1941 елны берсеннән берсе кечкенә балаларын әни кочагына калдырып әтиебез ,35 яшьлек ир-ат , сугыш кырына китте. Иң олы бала-миңа ул вакытта 8 яшь,ә иң кечкенә энем Зәбиргә 4 яшь иде. Иң олысы – мин, шуның өчен бөтен авырлык әни белән икебезгә төште.Ул елларда кышлар чатнама суык булды, ягарга утын юк ,кайдан нәрсә таба алсак шуны яга идек,әниебез бик булган кеше иде,сыерны бетермәде.Сыерны өйгә алып кереп сава идек. Сыер,кычыткан,кузгалак безне ачлыктан коткарды.Һаман җыя торгач аның алары да бетә торган иде.Кияргә кием юк, буйдан-буйга сәке, шунда тезелешеп ятып йоклыйбыз. Ашау ягы, сыерыбыз булгач, алай ук авыр булмады.  
И, балакаем, ул биштәрләп яз көне күрше Фарухлар белән симәнә ташулар, бер җирләрне буш калдырмый идек. Сулар тирән,  ыштаннарны салып чыгабыз, сулар суык, тау башына менеп суыктан кызарган аякларыбызны тотып елый идек... Бәләкәй арбага бер капчык салабыз да, ике кеше тартабыз. Шулай интегеп  эшләдек менә, шул җирләр берсе  буш калмады. Хәзер комбайннар ура, чәчә. Ул заманда без техниканы  күрмәдек, чөнки барысы да сугышка алынып бетте. Авыл өстендә бер эшләрдәй кеше калмады, бөтен авыр эш бала-чага һәм хатын-кызларга төште. Әтидән хәбәр бик сирәк килә торган иде.Әни әтидән килгән хатларны ишек яңагына кыстырып саклады.Ул аларны үзенчә безнең кул җитмәслек урында кадерләп саклаган инде.
Тугызынчы майда сугыш беткәнне әни басудан эшләпә радиодан ишетеп кайтты. Әй әни шатланып кайтып керде. Безнең әтинең сирәк булса да хаты килгәч, исән кайта дип көтәбез. Үле хәбәрләре килгәннәр баскыч башына утырып, ачыргаланып елады. Ләкин ялгышканбыз, әтине күпме генә көтсәк тә безгә аны күрергә, аның ышыгында яшәргә насыйп булмады.Аның белән Волгоград өлкәсендә сугышта катнашкан Балтач районы Норма авылы кешесе безгә кайгылы хәбәрне җиткерде.Әтиебезне 1942 елның декабрь аенда Волгоград өлкәсе, Дубровка районы, Прямая Балка авылында үз куллары белән җирләвен җиткерде. Безнең өчен ул вакытта кояш сүнгән, дөнья беткән кебек тоелган иде. Әтилеләргә кызыгып яшәлде, 3 ел Ленинград өлкәсендә Армия хезмәтендә чыныгу алдым. Туган авылымда төрле җирләрдә хезмәт куйдым, гаилә корып балалар үстереп,менә хәзер 9 нчы дистәне балалар хөрмәтен күреп яшәп ятабыз.Безнең күрмәгәннәр калмады, инде сез, яшьләргә Ходай күрсәтмәсен моны. Күкләребез аяз булып, тыныч илләрдә, сау-сәламәт булып, бүгенге көннең кадерен белеп яшәргә язсын! Амин!”