Презентация на тему Фанис Яруллин


Фәнис Яруллин Язмышның үзен буйсындырган язучы Эчтәлек Биографиясе Зур шәхесИҗатында яшәү мәгънәсе Иҗатында якын кешеләре Әдәби эшчәнлеге Кулланылган әдәбият Эчтәлек Биографиясе Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә.Баулы урта мәктәбендә 8 еллык мәктәпне тәмамлый.1957 елда армия сафларына алына.Спорт күнекмәләренең берсендә турникта егылып төшә һәм бөтен тормышын,яшәү рәвешен үзгәртә.Ул көтелмәгәндә килгән бәхетсезлеге белән көне-төне көрәшергә мәҗбур була. Фәнис Яруллин өметсезлеккә бирелми,язмышның үзен буйсындыра.1963 елда кичке урта мәктәпне, 1970 елда читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.Бу авырлыкларны аңа кичергә әнисе һәм сөйгәне Нурсия ханым ярдәм итә. Эчтәлек Зур шәхес Фәнис Яруллин - зур язучы, зур шагыйрь, фикер иясе.Ул өйдә генә утырып бөтен дөньядагы хәл-әхвәлләрне өйрәнеп шуңа үзенең хөкемен, бәясен биреп утыручы аксакалны хәтерләтә.Шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллин киң катлам укучыларының йөрәгенә үтеп кергән талант иясе.Ул өч дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы.1988 елда “Аерылмас дус”, “Сулыш” исемле шигьри китаплары өчен М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, 1985 елдан- Т.Р. Атказанган мәдәният хезмәткәре,1988 елдан-”Халыклар дуслыгы” ордены иясе. 1995 елда “Җан авазы” китабы өчен Фәнис Яруллинга Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе,2001 елда “Татарстанның халык шагыйре “ дигән мактаулы исем бирелә.Фәнис Яруллинның иҗаты күп кырлы. Китап сөючеләр аны һаман яңалыкка ,камиллеккә омтылуы , алдына куйган максатына ирешүчән көчле ихтиярлы булуы өчен яраталар. Эчтәлек Иҗатында яшәү мәгьнәсе Дөньяда мин бер битараф кеше түел, Матурлыкны күрер өчен күзләрем бар; Шуңа күрә шатлана һәм сөенә күңел, Тормышымда үзем салган эзләрем бар. Кешеләргә йөрәгемне бирә алам, Диңгез кебек ярсып торган йөрәгем бар, Авырлыкка туры карап яшим һаман, Чөнки минем кешеләргә кирәгем бар. “Дөньяда мин бер битараф кеше түгел” дигән шигерендә ул үз-үзенә бәя бирә. Эчтәлек Иҗатында яшәү мәгьнәсе Фәнис Яруллинның шигырьләрендә тормыш сөючәнлек, оптимизм – иң калку сыйфатлар.Шигырь җыентыкларының төп темалары туган як, аның табигате, шул җирнең бизәкләре, күңелле ягымлы кешеләре, Ватан турында уйланулар, бүгенгенең көчле адымнары, шәһәр һәм авылдагы һәркөн булып тора торган үзгәрешләр хакында. Яшәр өчен бетмәс көч алырга Олысына һәм дә кечегә,- Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле Туган ягы кирәк кешегә,-Дип яза автор “Туган ягы кирәк кешегә” шигырендә. Эчтәлек Иҗатында яшәү мәгьнәсе Мин тормышны сөям,шау наратларЯктылыкны сөйгән шикелле. Тормыш бит ул, алга дәшеп торгаЗур эшләре белән күңелле,- Шагыйрь иҗатында яшәүнең мәгънәсе, гадилек һәм гаделлек, кешелеклелек, намус һәм батырлык төшенчәләре кызыл җеп булып сузылып бара.Фәнис Яруллинның шигырьләрендә тормыш сөючәнлек, оптимизм – иң калку сыйфатлар.Шигырь җыентыкларының төп темалары туган як, аның табигате, шул җирнең бизәкләре, күңелле ягымлы кешеләре, Ватан турында уйланулар, бүгенгенең көчле адымнары, шәһәр һәм авылдагы һәркөн булып тора торган үзгәрешләр хакында. Эчтәлек Иҗатында якын кешеләре Фәнис Яруллин, үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәре өчен, иҗаты аша олы җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә. Шушдый олы кешеләрнең беренчесе-аның әнисе. Ашкынабыз ерак юлларга без, Яулар өчен күбрәк җиңү –дан: Юлда безне бәлаләрдән саклый, Әни, синең хәер фатихаң. Мәхаббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге аны бәхетле итә, иҗатына дәрт өстәп тора. Нурсөя апа - шагыйрьнең гомерлек тормыш иптәше, ярдәмчесе. Ф.Яруллин үзе дә: “Минем шәфкать туташым да, секретарь-машинисткам да, шоферым һәм сөйгән ярым да - Нурсөя”, ди. Шагыйрь үзенең бу якын кешеләренә иң матур җырларын, шигырьләрен багышлаган. Эчтәлек Әдәби эшчәнлеге Ф.Яруллин балалар өчен дәртләнеп иҗат итүче язучы.Балалары өчен язылган шигырьләрендә гадилек, тормыштан алынган образлар өстенлек итә.”Сандугач тыйнаклыгы”, “Бияләй”, “Нинди савыт тәмлерәк?”,” Ызгышырга нигез юк”, “Хикмәтле сүз”,”Әйбәт минем әби” һ.б шигырьләре йогынтысында балалар кеше күңеленең нечкәлеген табигать белән гармониясен, хезмәтнең бөеклеген аңлыйлар.Ф.Яруллин нинди генә жанрда иҗат итмәсен, сокландыргыч әсәрләр тудыра.Аның балалар өчен язылган әкиятләре- шуның матур үрнәге.Бу әкиятләр балаларның хыялын кузгата, аларның серле күңел сандыгына ачкыч таба.Ф.Яруллин лирикасы гади лирика гына түгел. Аның лирикасында тормышка чиксез мәхәббәт җырлары да тормыш матурлыгы өчен көрәш авазлары да, кешене, кеше акылының бөеклеген мәңгеләштерү мотивлары да бергә үрелеп бара. Шагыйрьнең күп кенә шигырьләре һәм балладалары халык авыз иҗатына хас буяулар белән бизәлгән. Эчтәлек Әдәби эшчәнлеге Ф.Яруллин хикәя жанрында да уңышлы эшли. Аның үзенчәлекле юмор белән сугарылган , тормышчан, заманча, оптимистик хикәяләрендәге гади генә күренешләр бүгенге тормышыбыз хакында җитди уйландыралар.Ф.Яруллин повестлар авторы да. “Җилкәннәр җилдә сынала” автобиографик характердагы повестендә автор үзен Фәнияр образында гәүдәләндерә. Повесть герое үзенең батырлыгы, кыюлыгы , рухи ныклыгы, сабырлыгы, киләчәккә омтылучанлыгы белән укучыны әсир итә.”Язмыш синең төз астыңа китереп сукса- егылмас өчен якасына ябыш”дип яза ул үзенең бу әсәрендә. “ Чәчәкләр моңы” әсәрен Ф.Яруллин Татарстандагы балалар йортларының берсендә тәрбияче булып эшләгән Миңлегөл Рафикова көндәлекләреннән файдаланып язган.Бу әсәр – гыйбрәтле язмышка дучар булган ятим балалар язмышы турында. “Кайту” повестенда армия хезмәтендә үзләренең бердәнбер улларын югалткан ата-ананың тирән, ачы хәсрәте, тормыш чынбарлыгы сурәтләнгән Эчтәлек Кулланылган әдәбият 1. Минһаҗева,Л.И. Мияссарова, И.Х. Татар балалар әдәбияты [Текст] / Ләйлә Ихсановна Минһаҗева; Илсөяр Хәбибулловна Мияссарова.- Казан: ТаРИХ, 2003. – 350 (1) б.2. Яруллин, Ф. Г. .Җан авазы:Поэмалар, шигырьләр. [Текст ] / Фәнис Яруллин.-Казан; Татар.кит.нәшр.,1994.-616 б.3. Яруллин, Ф. Г.Көзге моң. Шигырьләр. [Текст ] / Фәнис Яруллин.- Әлмәт” ; Рухият. 1998.-223б.