«Габдулла Тукай ??м ?ыр с?нгате»


Габдулла Тукай һәм җыр сәнгате Материалны туплады:Алабуга районы Лекарево урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Һадиева Резеда Мәҗит кызы Габдулла Тукай(1886-1913) Халыкларның җаны ул-моң диләрМоң диләр  бездә дә,җыр диләр.Өзгәләсә , телсә бәгырьләрне-Татар җыры әнә шул диләр.(Г.Тукай) 1903нче ел Тукайга 17 яшь Тукай сабый вакытыннан ук халык җырларын ярата, аларны хәтеренә сеңдерә, язып бара. 1910 елда ул “Шүрәле” псевдонимы белән “Халык моңнары” исемендә татар халык җырлары җыентыгын бастыра.Анда 28 җыр язылган. Габдулла Тукай – татар балалар әдәбиятына нигез салучы Габдулла Тукайның татар телендә чыккан кайбер җыентыкларының тышлыклары. Кечкенә Тукай 4 айда әтисез, 4 яшьтә әнисез кала. Ятимлек ачысын бик иртә татый. Шагыйрьләр язган җырлар арасында “Тәфтилләүдән” дә көчлерәк җыр юк. Тукайдан соң нинди генә җырлар дөньяга килмәгән. Алар хәзер меңләп. “Тәфтилләүне” җырлаганда, алар барысы да тоныкланып кала. Нинди илаһи көч бу җырда? Тыңлыйм, бөтен дөньямны онытам, күңелем сызып кына елый. Әллә нәрсә бар шул җырда. Бер уйласаң, Тукайның үз кичерешләре генә кебек: ятимлек, әнисеннән аерылу ачысы, күз яше. Бу җырның көче күз яшендә түгел. Ул сине әллә кайларга, тарихка, язмышка алып кереп китә. Күңел нигәдер язмыш турында уйлана, борчыла. Бу җырның тамыры бик тирәндә ята. Нигезендә - әрнү. Исеме дә бит “ Өзелгән өмид”. Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз һәм үзара мәгънәдәш яңгырый. Тукай дигәндә иң беренче безнең күз алдыбызга туган телебез һәм андагы нечкә төсмерләр килеп баса. Тукай – халык сөйләменә нигезләнгән милли әдәби телне үстереп җибәрүче иң күренекле шәхесләрнең берсе. Аңарда туган ил, халык, туган як табигате, туган тел шулай ук бербөтен тәшкил итә. “Туган тел” җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый. Күп кенә әдәби- музыкаль кичәләр, хәтта төрле җыеннар да шушы җыр яңгыравы белән башлана һәм тәмамлана. “Туган тел” җыры татар халкының гимнына әверелде. Халык рухы шагыйрь әсәрләренең тукымасында бик табигый урын алды. Аның “Әллүки”, “Тәфтиләү”, “Зиләйлүк”, “Туган тел” кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. Барысы да бер язмыш турында. Татар шагыйре генә болай яза ала. Барысы да милли. Татар халкы белән бергә яшәячәк җырлар. Үлемсез җырлар. Тукайның кемлеген билгеләү өчен шушы дүрт җыр да җиткән. Нигә йөз җыр? Нигә мең җыр? Һәр шагыйрьдән менә шушындый дүрт кенә җыр калсын иде. Халкым күңеленә ак нур сиптең,Кара төндә булдың якты ай;Шаулы язның сүнмәс тугаедай,Мәңге дәртле җырчы син, Тукай! Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагырьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең “иң нечкә кылларын” тибрәтәләр.