Заманча педагогик технологиял?р ??м методлар ярд?менд? укытуны? н?ти??сен ?стер?.


Заманча педагогик технологияләр һәм методлар ярдәмендә укытуның нәтиҗәсен үстерү.
Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Без, укытучылар алдында, бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклау бурычы булса, икенчедән, укучыларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.
Белгәнебезчә, Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә уку-укыту процессының үзәгендә укучы шәхесе тора. Шулай булгач, укытучының төп бурычларының берсе – шәхес үстерүгә корылган, планлаштырылган нәтиҗәләргә юнәлтелгән укучы эшчәнлеген оештыру, укучыларда татар телен ирекле рәвештә куллану мөмкинлеген тудыру, анда аралашу культурасын булдыру һәм үстерү.
Бу уңайдан, укытучы түбәндәге кайбер бурычларны хәл итәргә тиеш:
Һәр укучыга татар телен өйрәнү өчен тиешле шартлар булдыру. Укучы үзенең активлыгын, иҗади сәләтен күрсәтсен өчен, укыту методларын, алымнарын һәм чараларын дөрес итеп һәм урынлы файдалану;
Белем бирү вакытында, укучының танып-белү эшчәнлеген активлаштыру.
Бу бурычларны хәл итүдә дәрестә заманча, ягъни инновацион технологияләр куллану тиешле нәтиҗә бирә. “Инновация” терминына күз салсак, ул “эффектив үсешкә этәрүче яңалык” мәгънәсендә тәрҗемә ителә. Димәк, кулланылышка кертелгән инновацион технологияләр, алымнар яки чаралар укучыларыбызны татар теленә өйрәтүдә уңай йогынты ясый, татар телен үзләштерүне югары дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итә. Татар теле дәресләрендә коммуникатив технологиядән кала, компьютер технологияләреннән, уен һәм сәламәтлек саклау технологиясеннән, проблемалы укыту технологиясе һәм проектлар методыннан киң файдаланабыз. Шулай ук дәресләребездә Сингапур проекты элементларын куллану да отышлы дип саныйбыз.
Уку эшчәнлеген югары дәрәҗәдә оештыру өчен, дәүләт тарафыннан мәктәпләребезнең матди-техник тәэмин ителешенә зур игътибар бирелүе дә куандыра. Бүгенге көндә укыту-методик комплектлар, басма әсбаплар (күрсәтмә һәм тарату материаллары, ), мәгълүмати-коммуникацион чаралар (электрон кушымталар, аудио-видеоязмалар) белән эшлибез.
Без Р.З.Хайдарованың “Күңелле татар теле” методик комплекты буенча укытабыз. Белгәнебезчә, аның дәреслекләре Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнеп төзелгән. Коммуникатив технология аралашуга корылган технология буларак, дәресләрдә диалогик һәм монологик сөйләм коруга, төрле ситуатив күнегүләр эшләүгә зур игътибар бирелә. Дәресләрдә кроссвордлар, ребуслар чишү, төрле тест биремнәре эшләү, электрон презентацияләр төзү дә дәресләрне җанландыра.
Укучылар белән, шулай ук, татар теле дәреслекләренә төзелгән электрон кушымталардан да бик теләп файдаланабыз. Башлангыч сыйныфларның татар төркемнәре өчен дә, рус телле укучылар өчен дә татар теле һәм әдәби уку дәреслекләре буенча әлеге электрон кушымталар бар. Аларда һәр бүлек буенча, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле биремнәр эшләнгән.
(Слайд 3) “БАЛА” мультимедия интерактив китапханәсе тәкъдим иткән мультфильмнарны да балалар көтеп алалар. Алда санап кителгәннәр компьютер технологияләренең бер өлеше булып тора. Компьютер – соңгы елларда уку процессына актив кертелгән яңа һәм иң мөһим чараларның берсе. Аны куллану яңа информацион технологияләр файдалануны күздә тота. Татар теле дәресләрендә компьютер түбәндәге вазыйфаларны үтәргә ярдәм итә:яңа материалны тәкъдим иткәндә (презентацияләр);
дәреслекләргә эшләнгән электрон кушымталардан файдаланганда;
мөстәкыйль һәм контроль эшләр үткәргәндә;
төрле контроль һәм күнегү характерындагы тестлар эшләгәндә;БРТ һәм БДИга әзерләнгәндә;
сыйныф өчен күрсәтмә әсбаплар әзерләгәндә.
(Слайд 4) Компьютер технологияләрен куллану укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыруда да зур әһәмияткә ия. Шундыйларның берсе: ТатарТеле. Инфо сайты ( http://www.tatartele.info/). Әлеге сайт һәрдаим Россия hәм чит ил укучылары өчен татар теленнән халыкара олимпиадалар, бөтенроссия конкурслары оештырып тора. Безнең мәктәп укучылары да халыкара дистанцион олимпиада һәм бәйгеләрдә бик теләп катнашалар, диплом, сертификатлар алалар. Мондый бәйгеләрдә катнашу, бер яктан, укучыларыбызның танып-белү эшчәнлеген активлаштырса, икенче яктан, аларның портфолиоларын баета. Ә бу, үз чиратында, заман технологияләренең берсе, чөнки портфолио укучы эшчәнлеген бәяләү чарасы, укучының шәхси уңышлары тупланмасы булып тора.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары, төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә. Болар барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез татар теле һәм әдәбиятының эчтәлеген безнең әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохитта шәхеснең үзенең урынын билгеләргә ярдәм итә. Төп максат: укучыларда фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү
Укучылар үзләре дә төрле презентацияләр ясыйлар. Татар теле дәресләре өчен басма күрсәтмә материаллар бик аз, шуңа күрә укучылар интернет челтәренә чыгып, татарча сайтлардан төрле кызыклы материаллар бастырып алалар. Дәрестә интерактив тактаны куллану балаларның мотивациясен арттыра, аларда кызыксыну уята. Балалар тактага тиз ияләшә. Зур экран барыбызга да бергә эшләргә рөхсәт итә.
Интерактив такта ярдәмендә проблемалы укучылар да үзгәрә. Элек дәшми утырган балалар дәрестә катнаша башлыйлар. Балалар группалап эшләргә өйрәнәләр.
Дәрестә интерактив тактаны кулланганда дәрес уен кебек бара.
Хәзерге вакытта кесә телефоны, компьютер белән һәр бала куллана , шуңа күрә укучы такта белән эшләргә бик тиз өйрәнә.
Татар группаларында сузыкларны өйрәнгәндә төрле төстәге маркерлар белән эшләү. Мәсәлән: кызыл маркер-калын сузык, зәңгәр маркер- нечкә сузык. Укучылар үзләре дә сизмәстән дәрескә кызыксынып карыйлар.
Интерактив такта ярдәмендә:
Төрле рәсемнәр күрсәтәм, аннан соң укучылар рәсемгә исем бирәләр;
Хаталар өстендә эш үткәрәм;
Күпнокталар урынына тиешле хәрефләрне, сүзләрне куябыз;
Тәрҗемә итәбез;
Язучының биографиясе белән таныштырам;
Яңа сүзләр белән эшлибез;
Төрле хәрефләрдән сүзләр төзибез;
Презентациядә кроссворд ясыйм, дөресен икенче дәрестә тикшерәбез;
Презентациядәге рәсемгә музыка кертеп, җыр җырлыйбыз;
Физминуткалар ясап, ял итәбез.
(Слайд 5-6) Электрон мәгариф челтәрендә Укытучыга дигән (педагогик осталыкны күтәрү өчен) виртуаль методик берләшмәләр бар. Мин татар телен сайлыйм. Ул үзе бишкә бүленә:
Берләшмәләр (Сообщество);
Цифровой ( электрон) белем бирү ресурслары ( ЦОР);
Файдалы сылтамалар ( полезные ссылки);
Кирилл һәм Мефодий (Цифровой белем бирү ресурслары);
Конкурслар.
Берләшмәләрдә дәресләр өчен кирәк булган төрле дәрес эшкәртмәләрен, презентацияләрен табып була.
Цифровой (электрон) белем бирү ресурслары ( ЦОР). Дәресне кызыграк һәм балаларга аңлаешлырак итү өчен мультимедияле “Бала” китапханәсен куллану отышлы. Анда татар теле дәреслекләре
(1-4 нче сыйныф) өчен мультимедияле кушымталар бар. Электрон ресурслар ярдәмендә әдәби уку дәресләрендә балалар өчен төрле татар мультфильмнары күрсәтеп була.
(Слайд 7) Мәсәлән, 1 нче сыйныф рус группасы өчен “Күңелле татар теле” дәреслеге берничә бүлектән тора. Бүлекне генә сайлап алырга кирәк.
Тема Диалоглар Грамматика Аудирование Сүзлек Мультфильм.
Файдалы сылтамаларда татар сайтлары, татар әкиятләрен, җырларын фильмнарын күрсәтеп була.
Яндекс аша ТНВ онлайнга кереп ТНВ планетаны сайлыйбыз, видеоархивка керәбез. Барлык программалардан үзебезгә кирәкле, кызыклы мәгълүматны табабыз. Мәсәлән: (Слайд 8) әдәби хәзинә, (Слайд 9) поем и учим татарский язык бүлекләре. (Слайд 10) “ПЕРЕВЕДИ – Татарча өйрәнәбез”
Шулай ук, Яндекс аша уроки татарского языка дигән биткә кереп, татар телен өйрәнеп була.
Электрон китапка татар теле серверына басып, татар теле бүлегенә керәсең. Дәрес барышы –укытучы – бүлекне сайлыйсың. Мәсәлән, фонетика бүлеген сайласаң, анда тестлар бирелгән. Каләмне алып, дөрес җавапны билгелисең.
Дәрестә интерактив такта куллану санитар гигиена нормалары буенча 20 минуттан да артмаска тиеш.
(Слайд 11) Тукталып китәсе килгән технологияләрнең тагын берсе – Татарстанда эксперимент рәвешендә кулланыла торган Сингапур проекты. Аның төп принциплары – дәрестә уңай мөнәсәбәт урнаштыру, укучыларның бердәмлеген, шәхси җаваплылыгын арттыру, проектны чишүдә тигез күләмдә катнашу, бердәм команда составында эшләү, бер-береңнең фикеренә игътибарлы булу. Болай эшләү укучыларның активлыгын арттыра, татар телен өйрәнүгә карата кызыксынуларын көчәйтә, аралашу күнекмәләрен үстерә. Проект лидерлык сыйфатларын булдырырга, татар телендә иҗади фикерләүгә, укуга караган һәм тормыш проблемаларын чишү максатын куя. Шулай да татар теле дәресләрендә Сингапур проектын тулысынча куллану кирәкми, аның кайбер структураларын куллану да җитә.
Йомгаклап әйткәндә, укыту-тәрбия процессын нәтиҗәле итеп оештыруга корылган заманча технологияләр күп. Аларны дәресләребездә дөрес һәм урынлы итеп куллана белергә генә кирәк. Заманча технологияләр укытучылар алдына куелган күп төрле бурычларны хәл итәргә ярдәм итә: уку материалын аңлаешлырак итеп җиткерергә; белемнәрне системага салырга булыша, укучыларның иҗади үсешен тәэмин итә, үзлектән белем алуны яхшырта, яңа темага җиңелрәк төшенергә мөмкинлек тудыра.
Тормыш бүгенге көн укытучылары алдында яңадан – яңа бурычлар куя. Хәзерге көндә мәгълүматлы, югары белемле булудан тыш, гамәлдә аларны куллана белү дә кирәк. Мили рухны саклап яшәүче, телебезне киләчәккә алып барырга сәләтле яшь буын тәрбияләү – татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төп бурычы.
(Слайд 12)