Тема: Туфан Ми?нуллин и?атында авыл тормышы


529590-510540Нурлат шәһәре 9 нчы урта мәктәбе


00Нурлат шәһәре 9 нчы урта мәктәбе



-339156588448065000
1495764420016Фәнни конференция
0Фәнни конференция
center590006178550045000: 5279486169441
“Туфан Миңнуллин иҗатында авыл тормышы”
Эшне башкардылар :
Миронова Алина(9А)
Родионов Эдуард(9А)
Җитәкчесе : татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галямова Гөлия Илгиз кызы
00
“Туфан Миңнуллин иҗатында авыл тормышы”
Эшне башкардылар :
Миронова Алина(9А)
Родионов Эдуард(9А)
Җитәкчесе : татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галямова Гөлия Илгиз кызы

Эчтәлек
Кереш ......................................................................................... 2-3
I бүлек. Татар әдипләре иҗатында авыл................................. 4-8
II бүлек. Туфан Миңнуллин турында замандашлары............ 9-11
III бүлек. Туфан Миңнуллин иҗатында авыл тормышы.........12-14
3.1. Туфан Миңнуллин әсәрләрендә яшьләр һәм аксакаллар образларының бирелеше...................................................................................... 14-18
3.2. Туфан Миңнуллин драмаларында моң................................19-20
Йомгаклау...................................................................................... 21-22
Файдаланылган әдәбият............................................................... 23


Кереш
Авыл татар әхлагын , аның гасырлар буе чарланып килгән гореф-гадәтләрен саклый торган җир. Татар әдипләренең күбесе чыгышлары белән авыл җирлегенннән. Күренекле галим һәм әдип М.Мәһдиев бер журналда биргән интервьюсында “язарга материал каян аласыз ?” дигән сорауга : “ Минем авылымда 128 йорт, мин шуларның 8 турында гына яздым әле” дип җавап бирә. Күргәнебезчә, авыл яшәсә , язучының язар темасы бетмәячәк икән .
Кызганычка каршы , Татарстан территориясендә нефть табылу,эре-эре промышленность үзәкләре калкып чыгу,татар авылы яшәешенә зур үзгәрешләр алып килә . Әлбәттә , бу үзгәрешләрне гел тискәре генә дип бәялисе килми. Әйтик, юллар салыну, газ керү,төзелеш материалларының төрләнүе,авыл кешесенең,авыл халкының тормышын җиңеләйтә.Шулай ук буш хезмәт көненә ачлы-туклы яшәешне акчалы һәм законлы рәвештә ял көннәре белән тәэмин ителгән эшкә алыштыру мөмкинлеге барлыкка килүне дә начар дип әйтеп булмый. Ләкин бу мәсьәләнең бер ягы ,материаль ягы. Ә менә рухи ягы икенче мәсьәлә . Эре шәһәрләр беренче чиратта якын тирәдә туып-үскән егет-кызлар кулы белән төзелде. Яшьләр күпләп –күпләп авылны ташлап шәһәрләргә күченделәр. Монда алар башка милләт кешеләре белән аралашып , бөтенләй икенче төрле мохиткә эләктеләр.Әхлакый кыйммәтләргә, тормышка мөнәсәбәт үзгәрде. Аларның балалары рус мәктәпләрендә укып, телләрен югалттылар. Әби-бабай ярамый дип өйрәткән нәрсәләр искелек калдыгы-авыллык булып күренә башлады. Шәһәр әнә шулай итеп авылның –татар авылының- канын суырды.
Авыл-үзе бер дөнья; үз тормышы, үз мәшәкате белән яши торган дөнья. Аны күрә һәм аңлый белергә генә кирәк. Фәнни эшебезнең темасының актуальлеге шуның белән билгеләнә дә;катлаулы һәм болганчык бүгенге дөняда яшь,үсеп килүче буынның әхлаки ориентирлары югалып бара шикелле. Аларга татар авылында сакланып калган матур гореф-гадат, традецияләрнең матур асылын,кешелекле сыйфаларын, беренче карашка гади һәм самими тоелгпн авыл кешеләренең рухи матурлыгын ачып бирергә кирәк. Максатыбыз-аерым бер әдип,безнең очракта Туфан Миңнуллин иҗатында шул катлаулы процессның бирелешен анализлау.
Туфан Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр” кебек үлемсез моң комедиясендә гади авыл картының мәңгелек образын тудырган драматург. Ул чын күңелдән авылга,аның яшәешенә,кешеләренә гашыйк әдип. Үзенең язучылык талантын үзе яраткан объектка юнәлтә һәм катлаулы, җанлы тормышчан характерларны оста итеп бирә ала. Күренекле галим А . Әхмәдуллин да: “Кабатланмас характерлар- Туфан Миңнуллин драматургиясенең иң көчле якларыннан. Ә кеше характеры-әдәбиятның һәм сәнгатьнең мәңгелек чыганагы”-дип бәяли.
“Ир-егетләр” пьесасында шундый көчле рухлы ике дус-Мәрвән белән Әхтәм тасвирлана. Аларның берсе-Мәрвән кыен шартларда да дуслыкка тугры булып кала алуы,икенчесе эчкечлек дигән саулыкны җиңә алуы белән көчле. Бу уңайдан шуны да әйтеп үтик-Мәрвән образы Туфан Миңнуллин үзенчәлекле уңай герой образларыннан берсе. Колхоз производствосын алга җибәрү өчен алып барган көрәше дә,кешеләргә кешеләргә чиксез ышанычы да аны уңай яклап характерлыйлар.
Без фәнни эшебез кысаларында, әлбәттә Туфан Миңнуллин кебек бай иҗатлы әдипнең бар үзенчәлекле сыйфатларын да карап,колачлап бетерү мөмкин түгел. Ләкин без куелган максатка ирештек һәм шул максатлардан килеп чыккан бурычларны үтәдек дип уйлыйбыз.
I бүлек .
Татар әдипләре иҗатында авыл.
Туган җир .... туган авыл йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр . Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты , йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас , кабатланмас , истә кала торган урыннары күп . Сокланып туемаслык Тугайлар челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары,җилән камыш белән карланган сазлыклар, балыклы күлләр,куе әрәмә белән уратылган елга-үзәннәре – туган ягыбызның карлары,басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп , туган илгә мәхәббәт тәрбияли.
Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп сокланып та, туган төбәгебезнең матурлыгын берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр авылы һәм аның кешеләре күңелгә ифрат та якын.
“Безнең буын язучыларында әле, безнең авыл, дигән эчке бер горурлану яши. Шуңа күрә без үзебезнең авыл кешеләрен танып, аларны белеп язабыз.
Бара-тора Иван Иванович урынына –“он” дип Минһаң бабай исемен –“ул” дип кенә язып, җирсез,төссез, милләтсез, авылсыз,шәһәрсез адәмнәр әдәбиятта йөри башламасмы?”-дип яза драмматург Туфан Миңнуллин.
Авыл тормышы , аның кешеләре. Аларның фидакарь хезмәте темасы һәр чор әдибенең иҗатында зур урын алып тора . Ил тарихындагы вакыйгалар әдәбиятта да киң чагылыш таба.
Дәһшәтле икенче бөтен дөнья сугышы (1941-1945) темасын, тылдагы авыр хезмәтне сурәтләүдә без олы әдибебез – Г.Бәширов иҗат иткән “Намус” (1948) романын күрсәтә алабыз.
Фашист яулары Иделгә ыргылган авыр көннәр. Фронттан ерактагы татар авылында сугыш киеренкелеге биләп алган . Байтирәк авылы кешеләре Нәфисә, Айсылу, Тимери,Карлыгачларның язмышлары,уйлары теләкләре Ватан сугышы белән тыгыз бәйләнгән. Романның баш герое Нәфисә дә яшәү мәгънәсен җиңү хакына хезмәт итүдә күрә.
Яраткан язучыбыз Ф.Хөснинең “ Авыл өстендә йолдызлар” повесте да авыл тормышын киң планда яктырта. Әсәрдә пейзаж һәрвакыт кеше кичерешләре белән тыгыз бәйләнгән. Табигатьне сөя ярата белү кеше күңеленең байлыгы, киңлеге турында сөйли.
Язучының “ Җәяүле кеше сукмагы” (1945-1957) – Октябрь революциясенә кадәр һәм революция чорында татар авылларында барган катлаулы социаль процессларны сурәтли. Ул революциягә кадәрге татар крестьяннарының тормышын, аңарга гаделсез тәртипләргә каршы протестның көчәюен ,үз горурлыгын таптамаска тырышуын , тормышның дәһшәтле сынауларын намус белән үтүен, кыен һәм бормалы юллар белән бәхеткә килүен реалистик буяулар ярдәмендә тасвирлый.
Р.Төхвәтуллинның “Авылдашым Нәби” (1957) повестында сүз авылга эшне оештырырга җибәрелгән райком вәкиленең тормышын һәм хезмәтен белмәгән башы белән колхозчыларга акыл өйрәтергә күнеккән булдыксыз бер бәндә итеп күрсәтелә. Әсәрнең үзәк герое- ат караучы Нәбинең тормышын белү ягыннан власть башында торучылардан өстенерәк булуын күрсәтә.
Алтмышынчы еллардан алып язучылар авыл тормышының яңадан – яңа мәсьәләләрен күтәрәләр . Аларның әсәрләрен проблематик яктан 3 төркемгә бүлеп карарга мөмкин: Р.Төхвәтуллинның “Йолдызым” (1962) . А. Гыйләҗевның “Берәү”(1965) , М. Мәһдиевның “Без- кырык беренче ел балалары” (1967) повестьларында , Х.Вахитның “ Беренче мәхәббәт” (1960) пьесасында сугыш һәм аннан соңгы еллар авылы яшьләренең авыр һәм катлаулы язмышы, тормыштагы юллары турында яктыртыла . Игътибарларын туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган яшьләргә юнәлтеп, авторлар авылының киләчәген шик астына куйган проблемалар күтәреләләр.
Язучыларны бигрәк тә авылны,милли яшәешнең чишмә башы буларак саклап калу кызыксындыра. Моның өчен авының үткәндәге рухи – әхлакый тәҗрибәсен саклауга ,хәзерге буыннарага җиткерүгә дикькат ителә.
Ә. Еникиның “ Әйтелмәгән васыять” (1965) хикәясендә , Ф. Хөснинең “ Гыйльминиса”(1965),М . Мәхдиевның “Кеше китә җыры кала” (1978), А.Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” (1980), Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” (1976) пьесаларында геройлар халкының күп гасырлык рухи байлыгын,югары әхлакый сыйфатларын үзләрендә йөртүчеләр булып алга басалар.
Соңга табарак язучыларны “Табигать һәм кеше” мәсьәләсе төрле яклап кызыксындыра. Г. Бәшировның “Җидегән чишмә “ романында (1976), Ә Баяновның “Тавыш табигать бүләге” (1977), М.Хәбибуллинның “Икмәк кадере” (1971) повестьларында табигатькә хуҗаларча аңлы һәм кайгыртучан карашта торучылар белән аңа җавапсыз караучылар, аның байлыкларын әрәм-шәрәм итүчеләр,алар арасында барган көрәш сурәтләнгән.
Гомумән алганда, авыл темасы- мәңгелек темаларның берсе. Әдипләребез бу теманы төрле яклап яктырталар. Чөнки халкыбызның сөекле язучысы Г.Бәширов әйткәнчә “Туган як ул-яшел бишек”. Авылны саклау, аны яклау,бөтен матурлыгы белән әдәби әсәрләрдә яктырту- язучыларыбызның изге бурычы.
Кешенең кеше буларак аякка басуы , рухи ныгуы , ягъни шәхеснең формалашуы проблемасы Туфан Миңнуллин иҗатында киң урын ала . Бу темага “Миләүшәнең туган көне” (1968) , ”Күрше кызы” (1968)
Кеше белән җәмгыять арасындагы,аерым шәхесләр , төрле профессия вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең асылы нидән гыйбарәт? Хәзерге тормышта нинди әхлак принциплары өстенлек итә яки итәргә тиеш? Әхлак һәм этика нормаларының нигезе кайларга барып тоташа , бүген алар никадәр тормышчан һәм тотрыклы ? Менә шундый сорауларга җавап эзләү бу әсәрләрнең проблематика байлыгын һәм идея-художество әһәмиятен билгели. Беренче кешенең мораль йөзе саф һәм күркәм булырга тиеш ? – Туфан Миңнуллин үз әсәрләрендә менә шундый фикерне алга куя .
Шәхес һәм аның язмышының формалашуы , боларның нигезендә яткан гражданлык намусы мәсьәләләре драматургның беренче әсәрләреннән алып , соңгы еллар иҗатына кадәр авторның игътибар үзәгендә тора һәм шактый тәэсирле сәнгатьчә гәүдәләнеш таба .
Бу яктан “Миләүшәнең туган көне” һәм “Дуслар җыелган җирдә” исемле драмалар аеруча характерлы .
Әсәрләрдә үзәккә кешенең тормышта үз урыннын ничек сайлавы , җәмгыять өчен ничек файдалы булу мәсьәләләре куелган . Алар “Миләүшәнең туган көне” драмасында кичәге студент дуслар , бүген мөстәкыйль тормышта беренче адымнарын атлаучы иҗат яшьләре өчен бик җитди һәм катлаулы төс ала . Яшәүнең олы идеалына тугрылык саклау юлында яшь шагыйрь Рәфис , яшь композитор Фәһим, яшь рассам Нурислам элекке дуслары рәссам Шаһит белән бәрелешкә керәләр , яшь җырчы Миләүшәне аның йогынтысыннан тартып алалар .
Ә “Дуслар җыелган җирдә” драмасында инде тормыш юлларынның уртасына җитеп килгәндә , шул ук геройлар югарыда әйтелгән мөһим мәсьәләләрнең әле дә хәл ителеп бетмәгәнен , үзләре өчен һаман да актуаль икәнен күреп , беркадәр аптырашта калалар . Алай гына да түгел үз тормышыңны мәгьнәле итеп , халыкка файдалы итеп кору җиңел эш түгел икәнен аңлар , алар хәтта тирән кичерешләр дәрьясына төшәләр .
“Монда тудык , монда үстек” (1981) драмасында , Туфан Миңнуллин үз иҗаты өчен яңарак материалга – нефтьчеләр тормышына мөрәҗәгать итә һәм бу теманы яктыртуда уңышка ирешә. Әсәр алынган проблемасының җитдилеге белән аерылып тора . Шуның белән бергә , ул төрле хисләргә бай , мул бизәкле . Монда җиңел , уйнак юмор , җитди көлү һәм сатирик үткенлек , лиризм һәм драматургизм , фаҗига да үзара тыгыз аралашкан хәлдә яшиләр .
Пьесада төрле жанр үзенчәлекләренең әдәби – драматик төрләренең , алымнарының үзара аралашуын , җитди комедия формасының бүтән төрле художество чаралары белән баетылуын күрергә мөмкин . Болар барысы да ахыр чиктә әсәрне соңгы еллар драматургиясенең генә түгел , гомумән татар драматургиясенең иң яхшы үрнәкләре рәтенә кертеп карарга мөмкинлек бирә.
“Әниләр һәм бәбиләр” (1984) - әсәр һәр яктан оригиналь . Бердән , әле ул чорда бала тудыру бик тә шәхси – интим эш , бик тә яшерен бер гамәл санала иде , безнең – гадәт йолаларда беркадәр оят саналган эшне драматург сәхнәгә чыгарды . Алай гына да түгел , аны шигърият итеп күтәрде . Бала анасына Такташ дәрәҗесендә дан җырлады , икенчедән җамгыятьтә әхлак нормалары кими баруны автор конкрет өлкәдә - яңа туган сабыйга караш мөнәсәбәт ягынан килеп , ачып күрсәтте , әйе , ул вакытларда тапкан баласын алырга һәм тәрбияләргә теләмәүләр , ташлап калдырулар күренә башлаган иде инде . Бу күренешнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын , кешелекнең алга үсешенә янавын әйтеп , драматург чаң суга .
Әсәрдә бишек җыры – метофорик образ дәрәҗесенә җиткерелгән . Ул милли гадәт – йолаларның кешелек кыйммәтләренә барып тоташуын чагылдыра . Үткәндәге ике ананың , шартлы образлары , бу персонажлар авызыннан яңгыраган бишек җырлары белән , татар , казакъ , рус халыкларының бишек җырлары белән көчәйтелә , кешелекнең дә вашлылыгына , яшәүнең мәңгелегенә ышаныч булып яңгырый : “Бишек җырларын онытмаган очракта гына милләт яшиячәк” – ди әсәр .
“Илизәр + Вера” (1992) – чит илләр сәнгатьләренә ияреп , бүген еш кына мәхәббәт хисен фетишлаштыру,ягъни сукырларга табышуга әйләндерү темасына кагыла. Мәхәббәт-бөтенесеннән өстен,дип раслыйбыз, яратсаң,имеш,һәммәсе дә гафу ителергә мөмкин.
Ярату, мәхәббәт-бөек хис, әлбәттә ,җан ияләреннән бары тик кешегә генә бирелгән ул мәхәббәт иҗтимагый тигезлелек чикләрен, яшь аерымлыгын, хәтта дин башналыкларын да үтеп чыгарга мөмкин. Ике милләт вәкиле араындагы мәхәббәт хисе бер милләттәге егет-кыз арасындагы хистән көчлерәк тә булырга мөмкин.
...Татар егете Илгизәр белән рус кызы Вера арасындагы гөнаһсыз яратышу хисе гаилә кору белән тәмамлана.
Ләкин ул тотрыксыз булып чыга.Яшьләрнең үзләренә,хәтта авылдышларына да шатлык урынына борчулар һәм кайгы-хәсрәт алып килә.
Күренә ки,Туфан Миңнуллин хәзерге драмаларында шәхеснең күңел дөньясы бөтен нечкәлекләре һәм каршылыклары белән чагылыш таба.Бу рухи дөнья табигый яшәеше, төсләргә-аһәңнәргә байлыгы, милли сулышы,социаль яңгырашы белән игътибарны җәлеп итә.
Драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның "Утырып уйлар уйладым" (Казан : тат.кит.нәгир.,1997)китабы шулай ук зур игътибарга лаек бу китап турында Ирек Диндаров түбәндәгеләрне яза :"Рәхәтләнеп уйлана-уйлана,кайбер урыннарында сызлана-сызлана укыдым.Бер караганда әллә ниткән хикмәтле хәлләр,маҗаралы вакыйгыйлар турында да түгел кебек.Ул үзенең кереш сүзендә бу хакта,үзе үк болай ди:" Әлеге китапта минем төрле елларда көндәлек формасында язып барган әнә шул күзәтүләрем,уйлануларым теркәлгән".
Чыннан да,тормыш-көнкүреш ыгы-зыгысыннан беренче карашка вак тоелган хәлләрне сайлап,чүпләп барган ул.Фәкать шул гына "иләге" аша узгач,чарлангач,алар йөзек кашы сыйфатын алганнар.
Бу уйланулар димме,парчалар димме укучы күңелендә онытылмастай тәэсир калдыра.
Туфан,Туфан инде ул. Китаптагы язмаларның барысы да диярлек шуклык,хикмәтле сүзләр,шаян сүзләр белән өретелгән. Уйлап куйдым әле урыс мәзәкләрен безнеңгәчә "әйләндереп" ,сәхнәдә сөйләгән артистлар нигә бу китаптагы кызыклы вакыйгаларны файдаланмый икән?
Җыеп кына әйткәндә,халкыбыз хакына үз-үзен аямыйча, күңелендәгесен ачып салып яза ул.Утырып уйлаган уйлары бәгыреннән өзелеп,савылып алынган кебек".

Туфан Миңнуллин турында замандашлары
Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев:
"Туфан Миңнуллин талант иясе.Берсеннән-берсе оста,талантлы сәхнә әсрләрен коеп кына тора.Ходай аңа оригиналь фикерләү сәләтен,тормышны өйрәнә белү тырышлыгын,аны чагылдыру осталыгын бер дә кызганмый биргән.
Заманыбызның, тормышның кайсы ягына гына кагылмасын Туфан аны үзенчә күрә, үзенчә бәяли һәм халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп сурәтли.Аның һәр әсәрендә әллә никадәр табыш бар." Әлдермештән Әлмәндәр","Моңлы бер җыр", "Үзебез сайлаган язмыш","Әниләр һәм бәбиләр","Гөргери кияүләре" һәм башка бик күп спектакльләр-болар бит татар тормышының энциклопедиясе.
"Әлдермештән Әлмәндәр" гомумән мәңгелек, классик әсәр.
Туфан, икенче яктан, татар сәхнә сәнгатенең иң бай, иң мул,иң үзенчәлекле иҗат чыганагы.Безнең театр сәнгатен ул әйдәп бара, дисәм дә һич артык булмас. Г.Камал,М.Фәйзи ,К. Тинчуриннар традицияләре бүген Туфан әсәрләрендә дәвам итә, үсә. Дөньяда тирән фәлсәфи мәгънәсен Туфан Миңнуллин әхлакый чисталык, пакъ намус белән бәйләп, эмоциональ-тәэсирле,гыйбрәтле,тормышчан итеп тасвирлый.
Туфан Миңнуллин-бәхетле талант иясе, чөнки халык аны күптән инде үз итте,яратты һәм ярата...
Язучы Р.Мөхәммәдиев:
"....Ул иҗат иткән образларның солтаны- Әлмәндәр халык рухиның бетмәс-төкәнмәс көчен, ныклылыгын, тормыш сөючәнлеген гәүдәләндерә.Ул бер үк вакытта идеал да,чынбарлык та,авыл карты да,ил карты да,Әлмәндәр-халыкның үзе..."
СССР нигә халык артисты, режиссер Марсель Cәлимҗанов:
"Туфан Миңнуллинда крисиан психологиясе бик көчле.Ул җиргә нык басып тора.Авылны шәп белә,чын күңеленнән ярата.Күп нәрсәләрдә ул акыллы авыл кешесе логикасы белән фикер йөртә.
Мин моны яхшы мәгънәдә әйтәм...
...Туфан сәхнә характерын төя, мавыктырыч тамаша итеп бирүдә бик көчле.Искиткеч стилист һәр язган пьесасы-әдәби хәр. Характерларны тормыштан таба,чүя җирдән көрәк белән актарып чыгара..."
Язучы Рабит Батулла:
"Туфан-бәхетле драматург,чөнки ул үзенең теләктәшен, иҗатташын-режиссер Марсель Салимҗановны тапты.Марсель үзе дә аларның икесен дә үстерде,олы итте...
Шулар өстенә Туфан-эш аты буларак җигелеп эшли торган адәм...
Театр-ул күмәк хезмәт мәйданы.Театрыбыз мәшһүрләре Туфанны күтәрде.Туфан исә үз чиратында театрның олы терәге булды.
"Театр" дигән могҗизалар илендә ул 40 ел мәйдан тота.Кырык ел..."
Язучы Нәбирә Гыйматдинова:
"Әзрәк күрешми торса, без аны сагына башлыйбыз.Кызык бит,ә! Кайбер кешеләрне айлар-еллар буе бер күрмәсәң дә, исеңә төшермисең. Дус ишләрнең сине юксынып көтүе, синең дөньяда барлыгыңны тоюы, шуңа сөенеп яшәве-зур бәхеттер ул.Туфан абый белә сизә шушы бәхетен? Мөгаен,беләдер,сизәдер . Юкса ул да безне “Идел” журналында эшләүче яшь каләмдәшләрен сагынып килер идемени?.....”
Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова:
“Туфан инде укыганда ук үзен бездән ун башка өстен итеп күрсәтә белде. Әгәр дә Туфан артист булса,үзен драматургиядә шуның кадәр күрсәтә алмас иде.Чөнки сәхнә икенчеөлкәгә күчүне гафу итми. Сәхнә аны үтерер иде кебек. Театрдан китү аның бәхете булды. Ләкин шул ук вакытта актер булса, ул үз теләге белән театрдан китмәс тә иде ....”
Татарстанның халык артисткасы Вафирә Гыйзәтуллина:
“Туфан абыйны кече күңеллеге зирәк,акыллы шәхес булганы өчен яратам.Хәзерге көндә барыбыз да офтанабыз бит инде,замана авыр дибез. Бәлки шушындый заманның килүе кирәк булгандыр.Аллаһе тәгалә белми кылмас үз эшләрен. Ник дисәң, нәкъ менә шушы чор зыялыларның-язучы,галим,сәнгать эшлеклеләренең чын йөзен ачты битлекләрен салып ташларга мәҗбүр итте.
Ә безнең Туфаныбыз, заман кырыкка бөтерелсә дә үзе булып калды, чөнки ул олыны олылый,кечене кечели белә.........”
Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе,прфессор Ш.Сарымсаков:
“Әгәр “Әлдермештән Әлмәндәр” дән башка әсәр язмаган булса да, Туфан Миңнуллин хаклы рәвештә татар драматургиясе классигы саналыр иде. Чөнки бу әсәрдә тирән фәлсәфи мәгънә бар. Театр өчен сәхнә өчен иң кирәкле сыйфат- нәкъ менә шул фәлсәфи мәгьнә.
Туфан Миңнуллин бер-берсенә охшамаган,бер-берсен кабатламаган күп драма әсәрләре язды. Ул үз әсәрләрендә тормышның әле моңа кадәр ачылмаган якларын ачты. Драматургның уңышы, иҗатының хикмәте дә шунда.
Шагыйрь М. Әгъләмов:
1. Әйтәләр бит: кояшта да
Гыйбрәтле таплар була
Халыкта да мәңге калыр
Бәһасез затлар була.
2. Андыйлар бездә дә бар ул
Тарихта кала торган
Әлдермештән-Әлмәндәр карт
Мәрәтхуҗадан-Туфан
3. Кайсы-кайсын тудырган соң?
Бу кечкенә мәсьәлә!
Алар яши, ә калганын
Белү безгә нәрсәгә.
4.Кайсы-кайсына охшаган?
Бәхәс кузгату юкка!
Берсе Миңнуллинга тарткан
Берсе Биктемеровка.
5. Гыйбрәтләр ала торган шул
Таңнарга кала торган:
Әлдермештән –Әлмәндәр карт
Мәрәтхуҗадан-Туфан.
III бүлек
Туфан Миңнуллин иҗатында авыл тормышы.
Мәскәүгә киткәнче, Туфан Миңнуллин авыл һәм аның кешеләре тормышы белән яши. Ә авыл аңа бик күпне бирә. Автор сугыш еллары, сугыштан соңгы хәерче һәм мәшәкатьле дәвер крестьян алдына күптөрле мәсьәләләр куйды, аларны хәл итә белергә,авырлыкларны җиңә белергә өйрәтте. Крестьян төп бурычын намус белән үтәде:фронтны азык-төлек белән,чимал белән тәэмин итте. Икмәк үстерүдә, мал-туар асрауда, хуҗалык алып баруда ул елларда әллә кайчангы бабайлар ысуллары киредән кайтты. Бу чор баласы буларак,Туфан “уфалла” арбасына җигелеп урманнан утын да ташыды. Кул белән тартып,иске сука белән җир сукалауны да,чабагач белән ашлык сугуны да күреп һәм үзе кичереп үсте. Шуның белән бергә,тормышны танып-белергә,яшәү өчен көрәшергә өйрәнде,гомумән,иртә уйлый белергә,олы була белергә өйрәнде.
Боларның һәммәсе яшь Туфан күңелендә җуелмас эз калдыра. Болар драматург әсәрләренең тормышчанлык нигезләрен тәэмин итешкән башлангыч чишмәләр. Менә ни өчен аның иң беренче пьесаларына ук,алда әйтелгәнчә,заманга сизгерлек һәм авыл тормышын,аның кешеләрен яхшы белү, аларны ярату хас. Шулар һәм әлбәттә, табигый талант Туфан Миңнуллинга әдәби өйрәнү чорын чагыштырмача тиз узарга мөмкинлек бирәләр. Аның әсәрләре сәнгатьчелек ягыннан җитлеккән,ныклы кул белән язылган, мөһим һәм кабатланмаган фикерлеләр.
“Драматургның җирдә яшәү мәгънәсе,кешелеклелек,туган илгә һәм тормышка мәхәббәт кебек мәңгелек проблемаларга мөрәҗәгать итүе табигый. Чөнки ул шул проблемаларның тормыш ваклыкларыннан.
Өстенлеген раслаган җәмгыятьтә,шул проблемалар һәм темаларның конкрет гәүдәләнеше, кабатланмас үрнәге булган кешеләр арасында яши.Әлеге тема һәм проблемаларда-аның үз язмышы, яшәү рәвеше,тормышында куелган төп максаты. Аларны өйрәнү, аерып алу яисә безнең алга китереп кую өчен Туфан Миңнуллинга ниндидер хыялга бирелергә,җәннәт бакчаларына кереп адашарга кирәк булмаган.Дөньяга ул туган авылындагы әти-әнисе салган гади өйнең киерелеп ачылган тәрәзәләреннән карый төсле. Һәм ул анда очраклы бер кунак кына түгел,үз кеше. Ә ата-баба корган йортның тәрәзәләре көннең көн буена якты дөньяга, шагыйрь әйтмешли “гел кояшка карый”.
Туфан Миңнуллинның тормышны, яшәешне, авылны кузаллавы,кабул итүе дә үзенчәлекле. Болар барысы да аның әсәрләрендә чагылган. “Бәхетле кияү” пьесасында без авылны кызның сөйләмендә күрәбез. Безгә чылтырап аккан саф сулы чишмәләр , яшел үлән баскан тыкрыклар күзаллана. Ә инде "Әлдермештән Әлмәндәр" комедиясендә исә без авыл өенең тышкы күренешен , ишегалларын, Әлмәндәр өе яныннан узучы юлны күрәбез . Аның койма , капка, тәрәзә наличниклары, баскычы төрле төсләргә буялган , бар җирендә тәртип. Ә болар исә авыл кешеләренә хас үзенчәлекләрнең , тырышлыкның күрсәткечләре. Туфан Миңнуллин әсәрләрендәге авылда балта тукылдаганын умарта кортының эшлекле безелдәгәне ишетелеп тора. Алар исә илахи тормыш симфониясе , яшәүнең татлы , ләззәтле булуын исбатлаучы авазлар.
“Язучы тормышны , аның үзгәрүе агышын нечкә сиземли, анда әледән –әле туып торган әхлакый һәм мөһим социаль мәсьәләләрне оста тотып алып. Аларны конкрет материал җирлегендә заманча яңгырашлы , сәнгатьчә тәэсирле- гыйбрәтле итеп сурәтли белә. Автор күпчелек әсәрләрендә олы философик категорийләр турында – кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе , аның җәмгыять һәм үз алдындагы гражданлык җавплылыгы , әхлакый сафлыгы , намуслыгы , туган җиргә , Ватанга тугырылыгы , үз халкының үткәненә ихтирамы һәм киләчәгенә ышанычы турында сүз алып бара”.
Туфан Миңнуллин иҗат мирасының эчтәлеген көчле иткән тагын бер үзенчәлекне дә билгеләп үтәргә кирәк –милләт язмышына игътибарның артуы. Ә милләт бит инде ул үз чиратында шул ук халык ,халыклар җыелмасы. Ә милләт язмышы шул халыкларның уртак язмышы.
“Халыкны милләт итеп яшәтә торган сыйфат- билгеләр аның беренче әдәби геройларында ук шактый ачык төсмерләнә. “Нигез ташлары” , “Ир-егетләр”, “Үзебез сайлаган язмыш”, “ Монда тудык- монда үстек” һ.б., хәтта “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Моңлы бер җыр” пьесаларының геройлары да үз заманы кануннары чикләрендә , тупасландырылган һәм бозылган социалистик идеалогия кысаларында эш йөртәләр, формалашалар, чын кешелек сыйфатларын расларга һәм сакларга тырышылар. Бу драматургиянең нигезендә яткан әхлак принциплары ул геройларны бизи, бай рухлы итә, яшәеш чыганакларын ачыклый. Ул да булса, безнең милли тамырларыбыз халыкның, бигрәк тә авыл кешеләренең гасырлар дәвамында сакланып һәм чорланып килгән гореф-гадәтләренә барып тоташа , аларны сакларга кирәк! Бер төрле персонажлар
(“ Нигез ташлары”нда Гарифулла, “Монда тудык монда үстек” әсәрендә Саттар , “Миләүшәнең туган көне” ндә Харис) аларны турыдан туры чагылдыра һәм яклый.Икенчеләре бу принципларга хилафлылык кылганнары өчен тәнкыйтьләнә (Мәрвән- “Ир-егетләр”, Мөнирә – “Үзебез сайлаган язмыш”)
Туфан Миңнуллин драматургиясендә күп кенә әсәрләр,инде алдан да билгеләп үтелгәнчә,авыл тормышын, халкын, аларга хас характерларны сурәтләүгә багышланган. Ул үзе дә: “...... Актерлар йортында барган сөйләшү вакытында: мин-авыл малае, авылны чагыштырмача яхшы беләм....”-дип билгеләп үтә.
“Туфан Миңнуллин шәхескә,аның рухындагы,күңел түрендәге һәрбер үзгәрешкә бик тә игътибарлы,үз геройларының психологик кичерешләрендәге нечкә борылмаларга гаять сизгер”- дип бәяли югарыда китерелгән өзекләрнең авторы,күренекле галим һәм сәхнә сәнгате белгече А. Әхмәдуллин.
3.1 Туфан Миңнуллин әсәрләрендә яшьләр һәм аксакаллар образларының бирелеше .
“Балачак һәм үсмер елларны , туып – үскән авылны искә төшергән чакларда , күпләр күңелендә үткән гомер , вакыйгалар , хикмәтле хәлләр , гыйбрәтле һәм тапкыр сүзләр , җорлык һәм тапкырлык белән , барыннан да элек , якты һәм кояшлы мизгелләрдә сакланып кала икән , Каравыл өендә кышкы бураннарда җыелып тәмәке төтәткән агыйларны күз алдына китерәм , болынга печәнгә төшкән чакларны , клуб бакчасына кичке уенга җыелган яшьләрне , тәнәфес вакытында коридорга чыккан балачак дусларны хәтерләргә тырышам – һәркайсының бер хикмәте , бер кызык гадәте , кабатланмас сөйләшү үзенчәлеге , тапкырлыгы һәм җырлыгы булган икән . Утлап баксаң , һәркем үзенчә гыйбрәтле һәм кызык , җор һәм кабатламас дәрәҗәдә матур икән бит” – дип яза Ринат Мөхәммәтдиев Туфан Миңнуллинның драмаларын укыганнан саз туган уйларын чагылдырып .
Азат Әхмәдуллин югарыда санап үтелгән сайфатларның Туфан Миңнуллинның үзенә ук хас булуын билгели : “Туфан Миңнуллин тормышта маян кеше , җор һәм тапкыр фикердән “ . Кирәк җирдә һәм кирәк чагында ул бик сабыр һәм уйчан , уйларга ярата торган кеше , җитди иҗатчы . Драматург характерындагы мондый сыйфатлар аның пьесаларына да үзенчәлекле эз салалар . Гомумән алганда , аның әсәрләре тормышның нәкъ үзе кебек , якты һәм күтәренке” – ди ул.
Туфан Миңнуллин катлаулы , җанлы һәм тормышчан характерларны оста сүрәтли белә . Образлар күпкырлы , шуның белән аңлаешлы һәм якын да.
Кеше – табигатьнең иң гүзәл баласы .Аны бер генә схема эчендә утыртып , иҗтимагый законнар тарафыннан билгеләнгән кысага сыйдырып бетереп булмый , аның эш – хәрәкәтләрен , акыл – фигылен туры сызык белән генә билгеләп куя алмыйсың . Кеше – иң катлаулы җан иясе . Каршылыклар аның акылында оеткы булып ята .
Драматургиядә эчтәлекнең асылы нидә соң?
Бу сорауга Азат Әхмәдуллин түбәндәгечә җавап бирә : “Монда мин беренче урынга авторның кешегә кешелекле мөнәсәбәтен чыгарыр идем . Кешене , шәхесне дөньяның тоткасы санап , аның күңел байлыгына , акыл көченә рухи мөмкинлекләренә ышану . Аңардагы миһер башлыкны , яхшылык башлангычының өстенлек итүенә инанганлыны . Кабатламас характерлар – Туфан Миңнуллин драматургиясенең иң көчле якларыннан . Ә кеше характеры - әдәбиятның һәм сәнгатьнең мәңгелек чыганагы”
Әлбәттә аның геройларының характерлары үзенчәлекле һәм бу характерларының , сыйфатларының ачылышы да төрле ситуацияләр белән бәйле . Шунысын да искәртеп үтергә кирәк аның геройлары характер ягыннан гына түгел яшь ягыннан да төрлеләр .
Туфан Миңнуллин әсәрләрендә тормышта яңа гына урын табучы, инде үз тормыш йомгагын сүтүче ,“гомере буе кешеләрне яратып , тормыштан ямь табып яшәгән ил агысы , аксакал “ образлары да бар.
Туфан Миңнуллин иҗатын бизәп торучы олы масштаблы әсәрләрдән “Әлдермештән Әлмәндәр”гә игътибар итик әле . Темасы җирдә яшәүнең бөеклеге, алыштыргысыз матурлыгын раслаудан гыйбарәт . Автор әсәрен башлаганда ук , баш ватып азапланмагыз дигәндәй , аның күпне күргәч , дөньяның ачысын – төчесен татыган көр күңелле авылдашларына багышланган булуын искәртә . Әсәр балачактан үз тәрәзәләреннән күреп , сокланып үскән авыл картларына багышлана .
“Әлмәндер образына Туфан Миңнуллин үз иҗатында байтактан килә инде . Бигрәк тә ”Нигез ташлары” комедиясендәге Гарифулла карт образы бу юлда беренче җитди табыш булды . Автор акыллы , сабыр халыклы һәм мәһәбәт кыйфәтле традицион аксакал образы урынына тынгысыз характерлы, килешмәүчән рухлы , төртмәле , үткен теле белән бимазалап торучы , шул рәвешле хаклык өчен көрәшүче картип биргән иде . Шул ук вакытта пьесалардыгы үзәк уңай геройларны халыкчан характер дәрәҗәсенә күтереп , шундый эреләштерелгән дәрәҗәгә җиткереп сурәтләнгән хәлдә күрәсе килә иде Әлмәндәр шундый образлардан . Образга салынган актуаль дә , тормышчан да , фәлсәфи фикерләрне укучыга туры җиткерү очен драматург тиешле форматы тапкан”.
Җирдә яшәү ямен раслаган әсәрдә туксан бер яшьлек бабай . Туган ил һәм халык белән үз язмышын уртак күреп , ике сугыштан җиңүче булып кайткан , ничә кат үлем белән якалашып та бирешмәгән , күпме генә югалтулар кичермәсен , барыбер бүгенче көненә сөенеп һәм киләчәгенә өмет өзми җырлап – биеп яшәгән ил карты белән очрашу бермә - бер үтемлерәк һәм гыйбрәтлерәк . Гайре табигый булган шартларда автор бүгенге татар авылының гадәти аксакал образын тудыра .
“Әлмәндәр образының дип яза Р.Мөхәмәдиев Т.Миңнуллинның үлемсез әсәре турында . Тагы бер гайрәтле ягына күз салу урынлы булыр . Без әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә татар каты һәм татар карчыкларын күрсәтүдә штампка күнегеп бара идек . Әби булса – яулык чите белән авызын яшереп “рәхмәт төшкере , рәхмәт төшкере , бигрәк тә әйбәт бала икәнсең” , дип вакыйгаларга сокланып йөргән пассив эпизодик образга күнегеп җитсәк , бабайларга таяк тоттырып “сөбханалла , сөбханалла” дип башканы әйттермәскә кунеккәнбез . 20 – 30 еллар элек урнашкан шул штамп һаман кабатлана , дәвам итә килә иде . Туфан Миңнуллинның тиктормас , шаян һәм җор Әлмәндәре , әйттереп , җырлап – биеп йөргән Әлмәндәре – шундый шаблоннардан баш тарту буларак та игътибарга лаек новаторлык”.
Әлмәндәр карт образы иң беренче , үлемгә реаль мәнәсәбәте белән кешене үзенә тартып тора . Ул оста телле , тапкыр акыллы. Аны юкка сөйләнеп йөрүче дип бер дә әйтеп булмый . Бер караганда , инде бу картка фани дөнья мәшәкатьләреннән читтә яшәргә дә мөмкин , ул лаеклы ялда . Ләкин характеры андый түгел , ул әле дә авыл тормышының үзәгендә булырга тырыша . Карт зур тормыш тәҗрибәсенә ия , ул халыкның уңай әхлак – тәрбия сыйфатларын үзендә туплаган . Шуның белән ул әле бүгенге тормышында бүтәннәрнең яшәешенә уңай тәэсир ясый . Авылның бар халкы :өлкәннәре дә , кечкенәләре дә аңар тартыла . Әлмәндәр бүгенге яшьләрнең омтылышларын , карашларын , үз – үзләрен тотышларын аңлап кабул итә , аларга теләктәшлек белдерә . Тормыштагы уңай һәм кимчеклекле якларны күреп , кимчелекле якларын бетерергә үзе дә булыша , башкаларны да шул ук вакытта көрәшкә рухландыра . Аның иң матур сыйфатлары сәхнәдә эш белән аклана бара , ул үзе таяна торган гүзәл мораль – этика нормаларын , күркәм гадәт йолаларны эш белән исбат итә килгән . Зур һәм кечкенә мәсьәләләрне ул ил һәм кешеләр күзеннән чыгып бәяли, шуннан чыгып фикер йөртә һәм эш итә .
“Туфан Миңнуллин аксакаллары тормыштагы беркемгә дә һәм бернәрсәгә дә битараф түгелләр . Алар тирә - юньдәге кимчелекләргә каршы үзләренчә көрәшәләр , баликаларны да көрәшкә өндиләр . Хәйретдин карт әнә (“Күрше кызы”) , хәзерге яшьләрне яклап , чордашы Минһаҗ белән бәхәсләнсә дә , аның күңелле барыбер тыныч түгел . Яшьләрнең “мәгънәсез сүзләре” . Хәйретдинны борчуга сала . Аның : ”Җир өстен күреп калырга кирәк . Мин йөрим әле . Дөньяны карап йөрим . Дус -ишиләр янына кереп , хәлләрен белеп чыгыйм” – дигән сүзләрендә яшәүгә , тормышка булган омтылышы чагылаш таба . “Нигез ташлары”ннан Гарифулла , “Монда тудык , монда үстек”тән Саттар , “Илгизәр плюс Вера” – дан Нурхәмәт картлар –татар халкының күркәм гореф – гадәтләрен үзенә җыйган , заман рухын сизгер тоеп яшәүче өлкән буын образлары . Бу ил картлары эстафетаны алга таба алып китәргә тиешле яшь буынны аңларга тырышучы , үзләренә лаек алмаш калдыру бурычын кайгыртучы олы җанлы олкән буын вәкилләре булып күз алдына килеп басалар”.
“Нигез ташлары” комедиясендәге Гарифулла карт образы үзенчәлекле . “Автор традицион аксакал урынына тынгысыз һәи килешмәүчән рухлы , төртмәле телне , шуның белән үз тирәсендәгеләрне һәрвакыт бимазалап торган , шул рәвешле хаклык өчен көрәшкән картны бирә” . Авылда аның абруе зур , һәр җире җитеш . Гарифулла карт бик сизгер дә булып чыга . Улының начар юлга керүен белүгә , барлык улларын җыеп сөйләшә . Ул улларына : “Син өй салырга уйласаң , нигез ташларың таза булсын . Мурып беткән таш өстенә өй салып булмый , өй бүрәнәләр искергәнче үк , кыймасы , ишелеп төшә . Ә таза нигез өстенә әллә ничә тапкыр өй салырга була . Алар нык , таза булса , минем нәселнең гомере озын булачак ди . Гарифулла , үз буынының тормышы ничек дәвам итәчәге өчен барчылып” . Ул улларының үз балалары булуга да карамастан аларны тәрбияләүне туктатмый .
“Әлдермештән Әлмәндәр”дә тормыш һәм җирдә яшәүнең бөеклегенә , алыштыргысыз матурлыгына соклана .
“Моңлы бер җыр” публицистик драмасында туган илгә бирелгәнлек , патриотизм хисләрен сәнгатьчә гәүдәләндерә һәм чираттагы әсәре “Монда тудык , монда үстек”тә илгә ике миллиард тонна нефть биргән якташларының батырлыклары тасвирлана .
Әсәрнең уңышлы ягы : драматургның нефтьчеләрне дә , иң беренче чиратта , кеше итеп күрүендә , тормыштагыча җор табигатьле , көндәлек ыгы – зыгылары белән матур булган образлар тудыруда дияргә була .
Ә инде әсәрнең үзәген тәшкил иткән образларга килсәк , алар арасында Саттар ага Биккинин , бер яктан , чын мәгънәсендәге Татарстан нефтьчесен буларак күз алдына килеп баса , икенчедән , кеше буларак та ил картының типик варианты булып чыккан Нефтьче буларак та , ил карты буларак та халык рухындагы җорлыкны – фәлсәфи тирәнлек һәм рухи матурлыкны үзенә җыйган шәхес .
“Ир – егетләр” исемле пьсада : “Колхоз председателе Мәрвән электәге фронтташ дусты Әхтәмне эчкечлеккә салынган , шәхес буларак таркалуга йөз тоткан , мескен хәлендә очрата. Мәрвән аны авылына алып кайта , әкренләп тормыш турында уйланырга, үз язмышы турында фикер йөртергә , авыл хезмәтчәннәренең эшләре һәм планнары белән якыннан танышырга , ахыр килеп җәмгыятькә файдалы кеше юлына кире кайтырга ярдәм итте.
Әхтәм бөтенләй үк өметсез дә түгел , ул сәләтле кеше ... Мәрвән образы – Туфан Миңнуллин драматургиясендәге үзенчәлекле уңай герой образларыннан берсе . Колхоз производствосын алга җибәрү өчен алып барган көрәше дә , кешеләргә чиксез ышанычы да аны уңай яктан характерлыйлар .
Туган нигез – Туфан Миңнуллинны бик борчучы мәсьәләрнең берсе. “Без бит авыл малае “ комедиясендәге “ Бер урамлы Алпамыш авылының бер өйле урамында “ яшәүче Иртуган үзенең туган нигезен таркатмас өчен җан тартыша. “Җиде бала”сына да туган нигезгә мәхәббәт тәрбияли алган герой- остаз итеп җанландыра автор бу персонажын.
“ Бар безнең авыл. Бар Алпамыш авылы. Аның бабайлары салган нигезе бар, бабайлары кушкан исеме бар, әллә ничә мең кеше ята торган зираты бар” ,- дип авылны таркатучыларга әйткән сүзләре белән Иртуган үзе үк драматургны хәтерләтә ....” Шул рәвешле ул авылның яшәрүенә ,яшелләнүенә ирешә.
Туфан Миңнуллин әсәрләреннән яшьләрдә милли хис җуелганлыкка ачыну хисе күренә. Авылдан шәһәргә күчеп китү-аларның төп теләге. Ата-ана сүзенә колак салу, алар алдында үзеңне бурычлы санау юк та юк инде-менә нәрсә борчый драматургны .
3.2. Туфан Миңнуллин драмаларында моң.
”Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясендә моң алдан сызып куелган бер юнәлештә генә хәрәкәт итми... Әледән-әле үткәннәрне сагыну, югалтуларны искә алып юксыну кебек чигенешләр белән чиратланнып, бормаланып ага. Әйтик, Әлмәндәрнең хыялындагы очрашуы, җанны өтеп алырлык моң белән уратылган.
“Без бит авыл малае”, “Гармун белән скрипка” комедияләрендә яңгыраган “Авыл көе” геройларның хәл ,уй-фикерләрен,хис-кичерешләрен чагылдыруның талантлы үрнәге булып тора.
Менә Иршат Сәвиягә үзенең мәхәббәтен аңлата:
Агыйделләрдә югалттым
Көмеш беләзегемне;
Өзәсең лә,өзәсең лә,
Өзәсең үзәгемне....
Өздереп һәм өзелеп җырлап торганда,егет, Сәвиянең үзеннән көлеп торганын күргәч, җырның тематикасы да, ритмикасы да бик тиз генә капша-каршы якка ава да куя:
Ишегеңнең келәсен
Әлә белми әләсең,
Кыртапа авылы кызы,
Көлә белми көләсең....
Туфан Миңнуллинның күңеленә хуш килгән җырга-моңга оста персонажлар аның байтак хәрләрендә яктырып-җемелдәп торалар. "Яшьлегем җүләрлегем" комедиясендәге яшь кыз Лилиянең:"Моңлы кеше начар булмый",-дигән сүзләре Туфанның үз фикере булып аңлашыла.Ә Иртуган ("Без бит авыл кешесе") җырлы-моңлы кешене тагы да югарырак күтәрә: " Авылга да моңлы кешеләр кирәк.Моңсыз кешене җир яратмый.Икмәк булса,җыр була,диләр.Алай гына түгел: җыр булмаса да,икмәк булмый.Күңелдә җыр йөртмәгән кеше иген игә белми".
Җиде бала атасы Иртуган, балаларын җырларга өйрәтеп,аларның күңелләрен җыр белән бәйли икән бит!Туган авылын, нигезен, җирле яратырга өйләтүнең әнә шундый тәрбиянең иң яхшы чарасы. Әниләрне бишек җырлары да юкка гына җырланмый бит. "Әниләр һәм бәбиләр! драмасының да төп фикере бишек җыры темасыннан үсеп чыга...Гөлфинә,Валентина,Алтынчәч авызыннан ишетелгән бишек җырлары әсәрнең лейтмотивы булып яңгырый. Дилемма бишек җырларын ишетмичә үскәнгә,шундый каты багырле,эгоист,үз рәхәте барабәренә аңа туган баласыннан баш тартучы кешелексез адәм актыгына әверелгән... Автор үзе үк: "Бишек җырын онытмаган милләт кенә милләт булык яшәячәк",-ди кебек.



Йомгаклау
Без сезгә “Туфан Миңнуллин драматургиясендә авыл тормышы”дигән темага язылган фәнни эшебезне тәкъдим итәбез. Хезмәтебезнең җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галямова Гөлия Илгиз кызы.
Авыл-үзе бер дөнья,үз тормышы,үз мәшәкате белән яши торган дөнья.Аны күрә һәм аңлый белергә генә кирәк. Фәнни эшебез темасының актуальлеге шуның белән билгеләнә дә ,катлаулы һәм болганчык бүгенге дөньяда яшь,үсеп килүче буынның әхлаки ориентирлары югалып бара шикелле. Аларга татар авылында сакланып калган матур гореф-гадәт,традецияләрнең матур асылын, кешелекле сыйфатларын беренче карашка гади генә тоелган авыл кешеләренең рухи матурлыгын ачып бирергә кирәк.
Максатыбыз- аерым бер әдип, безнең очракта Туфан Миңнуллин иҗатында шул катлаулы процессның һәм Туфан Миңнуллин иҗатында авылның бирелешен анализлауны максапт итеп куйдык.
Моның өчен үзебезгә бурыч итеп Туфан Миңнуллин иҗатына гомуми күзәтү ясау,аның әсәрләрендә геройларның бирелешен ачыклауны,шулардан яшьләр һәм аксакаллар образларының бирелешен күзәтүне аерып алдык.Моның өчен фәнни эшебезнең структурасын болай төзедек.
Кереш
1 нче бүлек. Татар әдипләре иҗатында авыл.
2 нче бүлек. Туфан Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты, аның турында замандашлары.
3 нче бүлек. Туфан Миңнуллин иҗатында авыл тормышы.
Йомгаклау.
Кулланылган әдәбият.
Авыл тормышы, аның кешеләре,аларның фидакарь хезмәте темасы һәр чор әдибенең иҗатында зур урын алып тора.Ил тарихындагы вакыйгалар әдәбиятта да киң чагылыш таба. Мәсәлән: Гомәр Бәширов “Намус”, Ф.Хөснинең “Авыл өстендә йолдызлар”, М. Мәһдиев “Без кырык беренче ел балалары”, Ә. Баяновның “Яшьлегемне эзлим”.
Туфан Миңнуллин драматургиясендә авыл тормышы сурәтләнүен күзәткәннән соң гомуми нәтиҗәләр чыгарып куйсак та була.
Иң беренче чиратта автор иҗатына бу теманың үтеп керү сәбәбенә игътибар итик. Әлбәттә Туфан Миңнуллинның авылда туып үсүе, авылны яратуы, аның кешеләренең кичерешләрен, хис-тойгыларын, тормыш тәртипләрен тирән аңлавы- төп сәбәп. Ә икенчел сәбәпләргә катлаулы образлар ачырга теләүне, яшь буынга тәҗрибә,орлык салырга теләүне кертеп карарга була.
Иң беренче итеп игътибарны Туфан Миңнуллин тудырган,сурәтләгән аксакалларга юнәлтергә кирәктер . Чөнки алар яшәү терәге,нигезе,юл күрсәтүчеләр. Алар күпчелек әсәргә кергәннәр,ләкин төрлесе-төрле: “Әлдермештән-Әлмәндәр”- Әлмәндәр карт , “Нигез ташлары”- Гарифулла карт, “Күрше кызы”- Хәйретдин карт , “ Монда тудык,монда үстек” –Саттар, ”Илгизәр плюс Вера” –Нурхәмәт картлар,алр татар халкының күркәм гореф-гадәтләрен үзенә җыйган,заман рухын сизгер тоеп яшәүче өлкән буын образлары.


Файдаланылган әдәбият
Әхмәдуллин А. Офыклар киңәйгәндә . Әдәби танкыйть мәкаләләре-Казан . Тат.кит.нәшр. , 2002.-239 б.
Бәширов Г. Әсәрләр: 4 томда-Казан: Тат.кит.нәшр.1981-Т. 1-460 б.
Галиев М. , Хәсәнов М. Дуслар җыелган җирдә . –Т. Миңнуллин турында замандашары .-Казан . “Идел” журналы китапханәсе – 1995-159 б.
Гыйлаев Д. Тормыштан – тән , сәнгатьтән – яшь табып //Нур – 2000.-2 декабрь- Б.З.
Диндаров И. Бәгырьдән савылган уйлар //Шәхри Казан – 2000.-12 май.- Б.4.
Миңнуллин Т. Утырып уйлар уйладым .Казан :Тат. Кит.нәшр.1997 Б-350.
Миңнуллин Т. Татарстанның бер баласы . Казан : Рухият .2003-408 б.
Сверигин Р. Яңа геройлар һәм яңа алымнар . Әд.тәнкыйть мәкаләләре.- Казан :Тат.кит.нәшр.,1985.-120 б.
. зәләре көннең көн буена якты дөнкчаларына кереп