Разработка внеклассного мерроприятия ?лифба б?йр?ме.


Укытучы: - Кадерле ата-аналар,кунаклар! Бүген зур бәйрәм. 1нче класс укучылары Әлифба белан саубуллашырга җыеналар.Әлифба бәйрәме кечкенәләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Балалар белем иленә бернче адымнарын ясадылар.
Әлифба бәйрәме кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле байлык ул.
Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Хөрмәтле ата-аналар! Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана ул, чөнки балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур. Аларны укырга өйрәтүдә булышканыгыз өчен мин сезгә рәхмәтле. Бәйрәмебез котлы булсын!
Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

Каләм тотып кулларга,
Хәрефләрне язарга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Тапкырларга, бүләргә,
Нәниләрне сөяргә
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Бишкә бишне кушарга,
Хәрефтән сүз ясарга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Белер өчен бик күпне,
Яратырга китапны
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Таңнар ничек атканын,
Кояш ничек батканынӨйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Табарга утрауларны,
Биек-биек тауларныӨйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Өтер белән ноктаны,
Кайчан кайда куяргаӨйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Дуслык кадрен белергә,
Сузылсын дип гомергә
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
1 ук. Айгиз.Бүген бездә зур тантана
Моңсу да ул, ямьле дә,
Әлифбабыз китә бездән,
Бу көн калыр хәтердә.
2 ук. Индира.Без бит әле быел гына
Мәктәпкә диеп килдек.
Ә аңарчы көн буена
Бакчага йөргән идек.
3ук. Габдулкарим. Алтын яуган көзге көндә
Тыйнак үттек класска,
Әлифбаны кулга алдык,
Әй, сөендек шул чакта
4 ук. Рамил. Хәрефләрне тиз өйрәндек,
Сүзләр төзеп уйнадык.
Көн дә иртән сагынып килдек,
Мәктәптән без туймадык.
5 ук. Лина.Язарга да өйрәндек
Ручка тотып кулларга.
Хәрефләрне тездек без
Тигез матур юлларга.
6 ук. Нәфисә. Әлифбам – беренчесе
Әнием күк кадерлесе
Юл күрсәтте белемгә
Өйрәтте гаделлеккә.
7 ук. Айдар. Әлифба, син барлык фәннең
Тәүге баскычы.
Син кадерле туган телнең
Алтын ачкычы.
8 ук. Данияр. Бүген сезнең алда без
Күп сынаулар үтәрбез.
Үзебезнең осталыкны
Сезгә дә күрсәтербез.
9 ук. Алинә. Зур ярдәм итәр безгә
Дәрестә алган белем.
Таяныч булыр юлда
Әлифба биргән белем.
10 ук. Исмәгыйл. Әлифбада утыз тугыз
Хәрефне без өйрәндек,
Җырлар итеп җырладык та,
Шигырь итеп сөйләдек.
11 ук. Самира . Бу көйне, бу җырны
Беләбез, Әлифба,
Әйдәгез, җырлыйбыз,
Кушылсын һәр бала.
Җыр “Әлифба”. 1. И әлифбам, син тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.
Кушымта: Укырга да өйрәттең,
Язарга да өйрәттең
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы
2. И әлифбам, син балкыйсың кулымда
Бер нур булып.
Һәр баланы зур бәхеткә илтүче
Ак юл булып.

12ук. Нурислам. Хәреф безгә юлны ачты
Әкиятләр иленә.
Шигырьләр һәм хикәяләр
Өйрәндек без тиз генә.
13ук. Ильяс. Сәнгатьле итеп сөйләргә,
Аңлаешлы укырга,
Табышмаклар чишәргә
Өйрәттең син, Әлифба
Шигырь”Әлифба”. Абдулкарим Әлифба, әлифба
Беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә
Зур бәйрәм шикелле.
Иң якын дустыбыз
Булдың син гел безнең.
Һәр хәреф елмаеп
Әйтте үз исемен.
Әлифба, әлифба,
Китәсең бит инде,
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне!
Укытучы: - Укучылар, Әлифба кебек үк безгә ярдәм иткән тагын бер дустыбыз бар бит әле безнең. Ул – Азбука. Аны да онытмыйк әле.
14 ук. Диния. Татарча да яхшы бел
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле яхшы тел!
15 ук. Саид. Онытмабыз сине дә без,
Һәрбер битең кадерле,
Сөйләп күрсәтәбез әле,
Син өйрәткән шигырьне
Шигырь: Рамил. 33 родных сестрицы,
Писаных красавицы,
На одной живут странице,
А повсюду славятся!
А, Б, В, Г, Д, Е, Ж
Прикатили на еже.
З, И, К, Л, М, Н, О
Дружно вылезли в окно!
П, Р, С, Т, У, Ф, Х
Оседлали петуха.
Ц, Ч, Ш, Щ, Э, Ю, Я
Вот и все они, друзья!
Познакомьтесь с ними, дети!
Вот они – стоят рядком.
Очень плохо жить на свете
Тем, кто с ними не знаком!
Чебиләрем биюе.
Укытучы. – Укучылар, китап-дәреслекләрнең безгә әйткән теләкләре бар. Шуны тыңлап үтик әле.
Китап – ярдәмчең синең,
Дустың, киңәшчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы
Кадерлә син китапны!
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма, син!
Керле кул белән аны
Беркайчан да тотма син!
Күзең белән кара син,
Күңелең белән уйла син.
Уен уйлап, язуыңны
Ялгыш язып куйма син!
Дәфтәрең чиста булсын.
Китабың көлеп торсын!
Ачып җибәргәндә син,
Үзлегеннән укылсын!
Укучыларым, кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.
Хор белән. Сезнең алда без
Вәгдә бирәбез:
Ялкауланмаска,
Икеле алмаска,
Тырыш булырга,
Бишкә укырга!