Разработка урока Биз?кл?рд? халкым тарихы


Тема:Бизәкләрдә халкым тарихы.
Максат:
1.Укучыларны татарлар халкының сәнгатьте, милли татар орнаменты беләнтаныштыру. Орнаментныңмәгънәсеначыклау, аныңүзенчәлегебеләнтаныштыру.
2.Укучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру. Милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, аларны сакларга кирәклеген ассызыклау.
3.Сабыйлар күңелендә милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү.
4.Укучыларда сөйләм культурасы, сөйләм зәвыгы тәрбияләү, логик эзлеклелектә фикерләргә,чыгыш ясау өчен тиешле мәгълүматны сайлап ала белү юлларына өйрәтү.
Дәресне җиһазлау:1) татар халык милли бизәкләре (презентация)
2) “ Халык сәнгате күргәзмәсе”
Дәрес барышы
1. Оештыру мизгеле.
-Исәнмесез, балалар!
Хәерле көннәр сезгә!
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә.
-Рәхмәт!
Хәерле булсын безнең дәресебез!
Хәерле булсын безнең һәрбер эшебез!
2. Дәреснең максатын белдерү.
-Без нинди республикада яшибез?
-Безнең республикада нинди милләт кешеләре яшиләр ?
-Ә без шул кешеләрне ничек аерабыз? (Кием буйлап, аралашу теленнән, кәчтүмдәгебизәкбуйлапһәморнаменткакарап).
-Рәсемгә карагыз әле.Нинди милләт кешеләре алар?(татарлар)
-Каян белдегез?(киемнәреннән,киемдәге бизәкләрдән.)
-Алар нәрсәләр кигәннәр, атап чыгыйк әле.
-Алар матурмы?Матурлыгын нәрсәгә карап беләбез?(Төрле бизәкләргә)
-Дөрес,укучылар.Ә без шушы бизәкле милли әйберләр,җиһазларның килеп чыгышы һәм ,гомумән,алар турында беләбезме?(Бик аз).
-Чыннанда, без борынгы җәүһәрләребез турында аз беләбез,чөнки аларның күбесе безнең хәзерге тормышта кулланылмый да диярлек.
Шигырь уку.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен
Ни иккәнен, ни чиккәнен
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен. (Р. Файзуллин)
Үткәнебезне белер өчен нәрсәгә таянабыз?(тарихка)
-Димәк,безнең әңгәмә-дәресебез нәрсә турында булыр икән?Укучылар,сезнең каршыгызда ребус бирелгән.Ребусны чишеп,дәреснең темасын әйтегез.
-“Бизәкләрдә халкым тарихы”дип аталган (2сл.)дәресебезне башлыйбыз. Без бүген дәрестә татар милли бизәкләре турында сөйләшербез. Түбәтәй, ашъяулык, читек, калфакка бизәкләр төшерергә өйрәнербез.
Дәресебезнең эпиграфы итеп, Петр Ибаевның ялкынлы сүзләрен алдым.Динә матур итеп,укып күрсәт әле.
“ Тарихыбызга кагылышлы бер генә әйберне, бер генә бизәкне дә онытырга һәм югалтырга хакыбыз юк безнең. Болар – безнең әби-бабаларыбызның үзләреннән соң килгән буыннарга, безгә генә түгел, балаларыбызга һәм балаларыбызның балаларына да мирас итеп калдырган байлыгы. Әгәр боларның берәрсен хәтердән җуйсак, моның өчен безне йөз, мең елдан соң да гафу итмәячәкләр”.
Нинди ялкынлы сүзләр,чыннан да, үткәнебезне,тарихыбызны онытырга ярамый.Һәр бизәккә ниндидер мәгънә салынган. Шушы байлык белән бүген танышып,үзебезгә рухи азык алыйк.Сез дә ирекле тыңлаучылар гына булып утырмассыз, әлбәттә, минем ышанычлы ярдәмчеләрем дә булырсыз.
3. Теманы аңлату.“Милли бизәкләр”
- “Милли бизәк дигәч”, сез нәрсәне аңлыйсыз? Нинди әйберләрдә бизәкләр күргәнегез бар? Бизәкләрдә нәрсәләр сурәтләнгән?.
-Татар халкының гүзәл үрнәкле орнаментлары күп гасырлар төрле әсәрләрдә халык иҗатларында яп-якты урын тапты : ювелир эшләнмәләрдә нечкә бизәкләр, тукымалардагы бизәкле чигешләр, кабер ташларының кисеп ясалышы , баш киемнәре, төрле төсле мозаика күн аяк киемнәре,торакларның бизәкләре .
Cүзлек эше.
Билгеле бер тәртиптә төзелгән нинди дә булса рәсемнең яки сызымның ритмлы чиратлаштырылучы бизәкләрне -орнамент дип атыйлар.(4сл.)
«Орнамент» сүзе латин теленнән «ornamentum» булды , «бизәк»дигәнне аңлата.( Орнамент ул-кабатланучы геометрик элементларга яки үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына бәйләнешле мотивларга нигезләнгән төрле формадагы график һәм скульптур бизәкләр.)
-Ә менә татар халкы нинди бизәкләрне үз итте икән соң?
Геометрик орнамент-геометрик фигуралар белән ясалган бизәк.(7сл.) Бу бизәкләрдә нинди фигуралар күрәсез?
-Күп төрле татар орнаментлары һәм бизәкләре арасында геометрик орнамент та шактый зур урын ала. Авыл торакларында, ювелир эшләнмәләрдә һәм тукымадагы бизәкләрдә киң кулланыла.
· дулкыннар.
·йөгереп килгән дулкыннар.
· бау.
·әйләнмәләр.
·үрелмәләр, борылма.
· тоткалар.
· йолдызлар һәм айлар һәм башкалар.
Чәчәкле-үсемлек орнаменты-бай үсемлек ,чәчәк дөньясын сүрәтләүче бизәкләр.(5сл.)
-Бу бизәкләрдә нинди чәчәкләрне күрәсез?
- Милли бизәкләрдә: ромашка, канәфер, мәк, георгина, кыңгырау, гөлҗимеш чәчәкләре бар.
-Әйдәгез кайсебер үсемлек,чәчәкләрнең бизәкләре ничек барлыкка килешен карап китик.Лалә(тюльпан)чәчәге бигрәк тә яратып кулланылган.ул 3,6,8 таҗлы булып ачылган ,бөреләнгән килеш тә булырга мөмкин.Республикабызның туграсы(гербы)нда да лалә чәчәге ясалган.Ул нәрсәне аңлаткан?(лалә-яңарыш чәчәге)Ул иртә язда беренче булып шытып чыга,җирне яңарта.
Зооморф орнамент-табигатьтәге хайваннар сурәтләгән бизәкләр.(6сл.) Биредә табигатьтәге тере сурәтләрне күзәтергә мөмкин.Сезнең нинди сурәтләрне күргәнегез бар?
- Аеруча бу иҗатта кошлар сүрәтләнә. Кошлар- аеруча сакланып калганы , халык иҗатының тотрыклысы. Кошлар беләнкүп ышанунар, әкиятләр һәм риваятьләр бәйләнгән.
. Үрдәк сүрәтләре.
·Очучан тычканнар сүрәтләре .
·Парлы атлар һәм җайдакларның схематик сүрәтләре.
·Ерткычлар - арысланнарның яки юлбарыс башларының схематик сүрәтләре.
-Татар халкы күбрәк нинди төсләрне кулланды икән?
- Милли бизәкләребезнең нигезен яшел, шәмәхә, зәңгәр, алсу, сары төсләр тәшкил иткән. Яшел төс - яшәү билгесе, зәңгәр – тынычлык, күк йөзе, сары – кояш, алтынсу – затлылык төсе буларак сурәтләнә.
-Бу эшләрендә бизәкләүчеләр, чигүчеләр нәрсә күрсәтергә, нәрсә әйтергә теләделәр икән?
Укучы:- Милли бизәкләребез чишмә башы – ул Болгар чоры халык иҗатына керә. Болгарлар утны, һаваны, суны, кояшны изгеләштергәннәр. Кояш, су, ут символлары болгар бизәкләрендә бик бай. Алар болгарларның бронза көзгеләрендә, чүлмәкләрендә еш күзәтелә. 17 ботактан торган “Тормыш агачы” болгар сынлы сәнгатендә очрый. Ул явыз рухлардан саклану өчен кулланылган. Шулай ук кош-корт, поши, канатлы барс, ат, аю кыяфәте биреп ясалган савытлар булган. Янәсе алар савыттагы ризыкны явыз рухлардан саклый.
Ислам дине җанлы әйберләрне сурәтләү гөнаһ санаган, шуңа күрә болгарлар чәчәкләр сурәтләре ясауга ирешкәннәр. Табигатьтәге матур чәчәк, яфраклар, хыял белән бастырып ачык төсләр, гади формалар аша чигүле бизәкләр булып читекләр, камзул, түбәтәй, ашъяулыкларга күчкәннәр. Татар милли бизәкләрнең нигезен – чәчәк, яфрак һәм үсемлек бизәкләре тәшкил итә.
-Татар сәнгатенә нигез салучы, халкыбыз орнаментын классификацияләүче галим булып Идел буеның беренче сәнгать белеме докторы Вәлиев Фуад Хәсән (Хөсәен) улысанала.(8сл.) Татар халкының бизәлеш сәнгатен, Казан татарларының авыл йортлары архитектура-сәнгать бизәлешен, Урта Идел буйларының борынгы чорлары, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы сәнгатен өйрәнә. Һөнәри-сәнгать мәдәниятенең фәнни типологиясен төзи; татар халык сәнгатенең туку, чигү, каюлы күн, зәркәнчелек сәнгате, агачка һәм ташка уеп бизәк төшерү кебек традицион төрләренең тарихи тамырларын һәм үсешен өйрәнә; татар сәнгатенең Болгар һәм Алтын Урда сәнгатьләре белән дәвамчан бәйләнешен дәлилли. Казан ханлыгы дәверенең башка сәнгать эшләнмәләренең эшләнү вакытын һәм урынын ачыклый. Аның реконструкцияләре һәм эскизлары ярдәмендә агачтан салынган йорт үрнәкләренең макетлары, зәркән эшләнмәләре, агач сувенирлар (уеп язу һәм бизәү), металл эшләнмәләр һ.б. иҗат ителә һәм музейларда урын ала.
4. Күргәзмә карау.
- Укучылар, өйне нәрсә матурлый?
Челтәр-челтәр ак пәрдәләр, бизәкле-чәчәкле чаршаулар, чигүле сөлге, ашъяулыкларсыз элек авыл өен күз алдына да китереп булмаган.Элекке заманда татар өйләренең һәммәсендә намазлык, сабый бишегенә тартылган чигүле чабылдык, кашагалар, мендәр тышлары, җәймәләр… Йөрәк хисләрен кушып күз явын алырдай бизәк төшереп чиккән, вәгъдә билгесе булган кулъяулыклар. Күз нурларын кушып, кабатланмас бизәкләр белән чигелгәннәр алар.
Менә алар – халык җәүҺәрләре! Менә бөтен дөньяга билгеле булган милли киемнәр. Бу бизәкләр әлеге көнгә кадәр сакланган.
-Укучылар, күреп торам: сезнең кайберләрегез әбиләрегезнең сандыгын ачып,милләтебезнең йөзен күрсәтүче әйберләр алып килгәнсез.Сез бизәкле милли әйберләрегез турында сөйләп китегез әле.Иптәшләрегезнең сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлап торыгыз һәм җентекләп карагыз ,хәтерегездә саклагыз.
Бизәкле милли әйберләр,җиһазлар... без бүген әлеге җәүһәрләр белән танышып китәрбез.Әйдәгез,Ризәләдән башлыйк.
1нче укучы:
-Минем кулымда татар хатын – кызларының иң матур бизәнү әйбере.Бу нәрсә? Билгеле, калфак.
Ак калфагың чиккән, бөккән.
Ука белән чукланган.
Ай Сөмбел, вай Сөмбел,
Сөйгәнеңне үзең бел!- дип җырлаган минем милләтем .Димәк, калфак- татар кызының иң нәфис, зәвыклы баш киеме. XVIII гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыгындагы чуклы калфакларны хуп күргәннәр.XIX гасырда калфак тагын да камилләшә төшкән, аның материалы да үзгәргән.Калфакны бәрхет тукымадан 16-20 см гына итеп тегә башлаганнар. Әлбәттә, камиллекә чикләр юк.Калфакны тагын да күркәмрәк итү максатыннан, аларны алтын – көмеш нәфис җепләр белән чигә башлаганнар.( калфак күрсәтелә).Ул тагын да күркәмрәк күренгән. Калфакларны энҗе - мәрҗән, сәйләннәр белән чигә башлаганнар, алар тагын да соклангычка әйләнгәннәр.
XX гасырда калфаклар тәмам кечерәеп, баш киеме булудан туктый, бары тик бизәнү әйберенә әйләнеп кала. Сөекле композиторыбыз Сара апа Садыйкованы юкка гына” калфаклы сандугач” дип йөртмиләр. Ул гомеренең азагына кадәр татар калфагына тугърылыклы булып калды. Без, татар кызлары, милли калфаклар кисәк,тагын да матуррак күренер идек.Тик кимибез шул әлеге матур калфакларны. Калфакны башның ал өлешенә, ягъни минең уйлый торган өлешенә кигәннәр. Сәламәтлектән тыш әле, йөзгә ул күркәмлек тә биргән.
2нче укучы:
Ә ир затына тагын да камилрәк баш киеме – түбәтәй уйлап тапканнар. Минем башымда милли бизәкләр белән матур итеп чигелгән милли түбәтәй.Түбәтәй – татар халкының милли баш киеме. Аны бик борыннан ук кигәннәр.Түбәтәйне элек гадирәк материаллардан тексәләр, хәзер инде бәрхет түбәтәйләр киң кулланышта. Аның сәйлән, мәрҗән, алтын җепләр белән чиккәннәре күркәмрәк күренә. Бүген дә түбәтәй татар халкының милли баш киеме булып санала, ир –атлар аны урамда да, өйдә дә, мәҗлесләрдә дә бик яратып кияләр.Түбәтәй – җыйнаклык, тыйнаклык, затлылык символы булып, милләтебезгә мәңге хезмәт итсен, дип телим мин.
Түбәтәйдәге ташлар энҗедән генә тормыйча, кызыл һәм зәңгәр якут, зөбәрҗәт кебек ташлар белән дә бизәлгән. Ташлар куркакларга батырлык, юашларга кыюлык, әрсезләргә тыйнаклык биргән.
Сезнең үз кулларыгыз белән бәйләгән яки чиккән яулыкларыгыз, косынкаларыгыз бармы?
3нче укучы:
-Нинди генә милләт кешесен күзәтмә, бар җирдә дә яулык – символ булып тора. Кемдер башына бәйләгән, кемдер иңенә салган. Татар хатын – кызларының символы – ак яулык! Ул чисталык, тынычлык билгесе һәм күңел көзгесе. Безнең татар хатын – кызларын, әбиләрен ерактан ук танып була. Күңел якты хисләр белән тула
Элек – электән безнең хатын-кызларыбыз шәл-яулыкны яратып бәйләгәннәр. Яулыкның төсе, бизәкләре, тукыманың сыйфаты – hәрберсе шул дeвернең үзенчәлеге хакында сөйли.
Ә сез беләсезме, Россиядe яулыклар кайчан барлыкка килгән? Алар 16-17 гасырлардабарлыккакилгән hәм канаваткадипаталган. Уляулыкларзуритепюкаефәктән тегелгән.
Яулык нинди сыйфатлы материалдан эшләнгән булуына карамастан, хатын-кыз тормышының намусын күрсәтә. Элек мәҗбүри рәвештә яулыгын тартып алып башын яланбаш калдыру – хатын-кыз oчен оят саналган .Авыл хатын-кызлары үзләре ачык кызыл, ак ситсадан шәл-яулыклар теккәннәр. Җәйге эссе көннәрдә яшeл-яулыклар башны кояштан саклаган heм басуларда эшләп арыгач, ял итеп алганда япма хезмәтен дe үтәгән. Яулыкны бизәкләп, чигү эшләре дә алып барганнар.
Сөлгеләр турында сөйли башлаганчы,Р.Миңнуллинның”Сөлге”шигырен тыңлап китик.
4нче укучы:
-Матур сөлгеләр элдек без
Бәйрәмнәрдә түр якка.
Күзнең явын алырлыгын
Әни чиккән яшь чакта.
Сабантуйда көрәшәләр,
Чиккән сөлге – батырга.
Толпарларда малай чаба
Сөлге алып кайтырга.
Чүпләмләп чигелгән сөлге -
Әнкәй күңеле көзгесе.
Онытылырга тиеш түгел
Өлкән буыннар төсе.
--Үзебезгә үзебез сорау биреп карыйк әле:
-Нигә җырларга кергән ул сөлге? Халкыбыз сөлгене нинди максаттан чиккән?
5нче укучы:
һәр борынгы шәһәрнең үз туграсы, һәр дәүләтнең мәдхия-гимны була. Безнең татар хатын-кызларыбызның да үз мәдхия-гимны, үз сүрәт туграсы бар! Ул — сөлге! Аның өчен ир-егетләр Сабантуйларда бил алыша, атларда чабыша. Сөлге — символ. Сөлге — татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл! Күз нурларын кушып, кабатланмас бизәкләр төшерелгән сөлгеләр иң зур бүләк итеп каенанага бирелә торган булган. Киявенең якыннарына да кәләш сөлге бүләк иткән. Яшь килен чиккән затлы сөлгеләрнең берсе Сабантуй батырына эләккән. Әйе, чүпләм сөлге, чуптарлы сөлге, кызыл башлы сөлгеләр белән дан тоткан татар халкы.
Физ.минут.”Мендәр салышлы”уены.
Карагызчы, нинди матур мендәр
Ясаганнар аны бик күптәннән
Тышлары чуклап эшләнгән бит
Хатын-кызлар сөенеп чиккәннәр.
-Укучылар,ял итеп уен уйнап алыйк.
6 нчы укучы.
Камзул озын яки кыска, җиңсез яки җиңле, ябык яки ачык изүле, өч, биш, җиде билле булырга мөмкин. Камзулларны ефәктән, бәрхеттән теккәннәр һәм асылташлар белән бизәгәннәр.
Камзулдагы гаять нечкә зәвык белән сайлап тезелгән төсле ташларны күреп, сокланырга гына кала. Алар зур нәфислек, ташларның тәэсирен тирән белеп урнаштырылуы белән дә игътибарга лаек.
7нче укучы:
Ә минем алъяпкыч турында сөйлисем килә.Үз-уземне белә-белгәннән дәү әнием алъяпкыч кия. Аның  алъяпкычлары төрле-төрле була. Аш пешергәндә берсен, урамга чыкканда икенчесен кия ул. Алъяпкыч берничә төрле булган. Аш – су арасында, печән җыйганда, кунакка барганда кия торган. Челтәрле, чигүле алъяпкыч хәзерге әдәби әсәрләрдә дә төп урынны алып тора. Алъяпкыч сүзе – алга ябу сүзеннән алынган.
Бервакыт ул миңа сандыгында сакланган бик матур,  шул ук вакытта гади дә булган  алъяпкыч күрсәтте. Ул минем дәү әниемнең киемнәре икән ...Минем сокланып карап торуымны күреп, ул миңа милли киемнәр турында   сөйләде. Борын заманнардан кешеләр матурлыкка, сәнгатькә омтылганнар. Хатын –кызлар бик теләп кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр:  тукыма тукыганнар, кием теккәннәр, бизәкләп чиккәннәр. Яшь кызлар кияү бүләген  дә үз куллары белән эшләгәннәр. Тәрәзә пәрдәләре, мендәр япмалары,  ашъяулыклар , билбаулар , түбәтәйләр  әзерләгәннәр алар. Бу бик авыр, күп вакыт ала торган хезмәт булган.
Укытучы:Ак калфаклар, кәләпүшләр
Болары инде таныш.
Ә кем белә – кайдан туган
Татарда читек-кәвеш?
8нче укучы:
Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Читекнеирләрдә, хатын-кызлар да кигән. (Керәшентатарларыгынакимәгән.) Ирләрчитегегадәттә кара күннән, йомшактабанлыитептегелгән. Балтырыматурторсыночен, анычолгаубәйләпкигәннәр. Урамгачыккандачитекөстеннәнкүнкәвеш (ката) яки резин калушкигәннәр. Бутөрчитекне намаз яки мәсехчитегедипатыйлар. Чыннан да, биш вакыт намазын калдырмый торган мөселманнар өчен йомшак табанлы читекләр бик җайлы.
Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләрдә киңт аралган була. Яшьх атыннарһәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.
-Укучылар, ә сез беләсезме, Арча – бүгенге заман милли читекләрнең туган иле. Электән үк Арча яклары үзенең читекләре белән данлыклы. XIII гасырда ук бу як хатын – кызлары башта аларны үзләренә бирнәгә чиккәннәр. Соңрак чиккән читекләргә сорау зур булгач, аларны күпләп җитештерә башлаганнар. Арча читекләрен Башкортстан,Себер, Урта Азия, Идел буе шәһәрләренең иң гүзәл туташ һәм ханымнары бик яратып кигәннәр.Чиккән читекләрнең даны Көнбатыш Европа илләренә кадәр барып җиткән.Ә хәзер Арча читекләре бөтен дөньяны гизә...
Укытучы:
Дәрес -сәяхәтебез кызыклы һәм файдалы үтә.Ә хәзер бераз ял итеп алыйк, мин сезгә берничә табышмак әйтермен, ә сез җавапларны экспонатлар арасыннан эзләгез!
1) Бер тычканга ике койрык.Ул нәрсә? (Чабата).
2) Зыр –зыр әйләнә, һәркемне киендерә. (Орчык).
  3)    Ак күлмәк кигән, башы түшәмгә тигән. (Мич)
4)    Иң олы нигъмәт. (Ипи).
5). Озын-озын озарган,
Ике башы кызарган. (сөлге)
6)Башы да тишек,
Төбе дә тишек,
Уртасында ут
Читендә су.(самавыр)
7)Айрат кия, Гөлназ бәйли,-Икесен дә салалар.Нәрсә кигән икән алалар,Беләсезме , балалар?(түбәтәй, яулык)
8)Кызлар карап туя алмый,Карыйлар да карыйлар.Аңа карап елмаялар,Йә чәчләрен тарыйлар.Кайчак аңа малайлар даКарап – карап алгалый.Хәтта әби – бабайлар даЯшертен күз салгалый.(Көзге)
9)Үзе бердә ашамый,
Ашаганда бушамый.(кашык)
( Укучылардан да табышмаклар әйттерергә мөмкин. Җаваплар бергәләп табыла).Укытучы:(16-18сл.)
Рәхмәт, укучылар! Сәяхәтебезне авыл йортларының бизәлеше турында сөйләшү белән дәвам итик.Катнаш урманнары белән чорналып алынган Идел,Чулман буйларында урнашкан татар халкы, башка милләт кешеләре кебек үк,элек-электән агачтан нәфис бизәкләр кисеп йорт-җирен бизәп килә.
9нчы укучы:
Татар халкының йорты элек-электән аерылып торган.Челтәрләп,зәвык белән эшләнгән бизәк зәңгәр,яшел һәм башка төскә буялган тәрәзә йөзлекләренә, кәрнизләргә, капкаларга беркетелеп, бизәкләп йортларны аеруча ямьләп тора. Йортларны пар кош сурәтләре белән бизәү гадәткә кергән.
Хәзердә йортларны бизәү гадәте яшәп килә,милли бизәкләре дә шулай ук сакланган.Элек бизәкләрне агачтан ясасалар,ә хәзер калайдан төрле матур бизәкләр кисәләр.Менә бу рәсемдә әби белән бабаем өен күрәсез.Анда орнаментның барлык төрен дә кулланганнар.
Укытучы: Безнең районыбызда туган як музее эшли.(19-20сл.)Йорт җиһазлары, тормыш-көнкүреш әйберләре һәм савыт-саба турында язма чыганакларда хәбәрләр аз булса да, аларны шул ук археологик табылдыклар тулыландыра. Ризык әзерләү өчен бронза һәм тимер казаннар, аш-су өчен кирәк булган башка төрле металл савытлар, гади һәм бизәкле балчык савыт-саба, әйтик, тәпәннәр, чүлмәк, кувшин, тәлинкә, табак, җамаяклар, тимер пычаклар, агач кашыклар һ. б. шуның ише әйберләр төрле еллардагы казу вакытында табылганнар.10нчы укучы:
Хатын-кызларның өс һәм баш киеме белән бизәнү әйберләре дә тыгыз бәйләнгән. Борынгы бабаларыбыздан килгән ювелирлык осталыгы шәһәрләрдә һәм кайбер зур авылларда XX йөзнең башларына кадәр яшәп килә. Катлаулы ысуллар белән (бөтерү, бөртекләү, каралту, гравирлау) зиннәтләп эшләнгән хатын-кыз бизәнү әйберләре төрле музейлардагы татар коллекцияләре арасында бүген дә күп санда сакланган. Минем әбием истәлеге булган алка белән беләзекне сезгә күрсәтәсем килә.Тоташ чокылып (гравирлап) бизәкләр төшерелгән яссы беләзек көмештән эшләнгән.Ә алка бизәксез түгәрәк чия кебек ясалган.Әнием аны бик кадерләп саклый.
Укытучы:
-Рәхмәт, укучылар! Бик оста милли хәзинәләребез турында сөйләп күрсәттегез. Сез дә, укучылар,әбиләрегезнең сандыгына ешрак күз салыгыз. Анда ниләр барлыгын яхшылап өйрәнегез.Әгәр кызыклырак экспонат тапсагыз, безгә дә аның турында сөйләгез.
-Калимуллина Динә безгә”Чабата,тула оек”җырын хәзерләп килгән,аны тыңлап китик.
Дәрестә үтелгән теманы ныгыту максатыннан, сез милли әйберләргә бизәкләр төшерерсез.Алдыгыздагы макетларга нинди бизәкләртөшерергә була һәм аларны нинди төсләргә буярсыз икән?
Вакыт бик аз.Төгәл ,тырышып эшләгез.(эшләрдән күргәзмә оештыру,нәтиҗә ясау.)
V. Белемнәрне тикшерү.
Тест биремнәре эшләү (һәр укучы алдына куела).
Татар халкында нинди орнаментлар өстенлек итә? Дөрес җавапларны “+” тамгасы белән билгелә.
а) үсемлек
б) катнаш
в) геометрик
г) җәнлек
Сөлгеләрдә нинди орнаментлар өстенлек итә?
а) геометрик
б) чәчәк
в) җәнлек
г) кош-корт
Татар милли бизәкләрендә нинди төсләр өстенлек итә?
а) ак
б) кара
в) кызыл
г) яшел
4. Бүгенге заман милли читекләрнең туган иле.
а)Апас
б)Арча
в)Балтач
5.Йортларда тынычлык,иминлек булсын өчен нинди кош сүрәте белән бизәгәннәр?
а)чыпчык
б)күгәрчен
в)үрдәк
6.Орнаментларны кайларда кулланырга мөмкин? Җавапны тулыландыр.
а) сөлгеләрдә
б)
в)
V. Йомгаклау
Укытучы:
-Ягез, балалар, дәресебезнең темасын ни өчен “Бизәкләрдә халкым тарихы”дип атадык?
Җавап:Дәресебездә халкыбызның иҗат хәзинәләрен ,бизәкләрен барладык,аларның тарихына күз салдык.
-Татар халкы нинди орнаментларны күбрәк кулланган?
Кадерле балалар, , халкыбызның данлы үткәнен, гореф – гадәтләрен, җыр – биюләрен, моңыбызны онытмыйк, үзебезнең туган телебезне– татар телен онытмыйк. Ләкин бу дәресебез ахыргысы булмас,без әле сезнең белән халык җәүһәрләренең бер өлеше турында гына сөйләштек. Сез дә, укучылар,әбиләрегезнең сандыгына ешрак күз салыгыз. Анда ниләр барлыгын яхшылап өйрәнегез.Әгәр кызыклырак экспонат тапсагыз, безгә дә аның турында сөйләгез.Алар - милләтебез төсе, рухи ядкарьләребез.
-Дәресебезне Рәсимә Гарифуллинаның шигырь юллары белән бетерәсем килә.
Гореф-гадәтләрне ташламыйк та,
Телне йотмыйк нигез ташында
Син,татарым,үзитүткәнеңне
Татарлыкулшуннанбашлана.
-Без бүген тагын бер кат халкыбызның күңел бизәкләре белән очраштык, үзебезгә файдалы киңәшләрне тыңладык, тормышыбызга ямь өстәдек, яшәргә көч- дәрт алдык. Өй эше бирелә( карточкаларда таратыла)
Өй эше
1.Гаиләгездә бүгенге дәрестә алган мәгълүматне сөйләгез.
2.”Милли киемнәрдәге бизәкләр”темасына хикәя язарга.