Разработка мероприятия “Кеше гомере еллар бел?н т?гел, Калдырган эз бел?н ?лч?н?…”


“Кеше гомере еллар белән түгел,
Калдырган эз белән үлчәнә...”
(Н. Гайсинга 100 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль чара)
Бу әдәби чара Сингапур-Татарстан арасында килешенгән “21 нче гасырда актив укыту структураларын кулланып, белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү” проекты буенча эшләүче “Өстенлекле мәктәп” кысаларында үткәрелә. Укучылар белән татар балалар әдәбиятына нигез салучы шагыйрьләрнең берсе Нур Гайсинның әдәби эшчәнлеген һәм иҗатын өйрәнү аша аларга купкырлы белем һәм тәрбия бирелә. Бу чарада катнашып, чыгыш ясаучы укучыларның шәхси сәләтләре ачыла һәм үстерелә. Шулай ук әлеге әдәби-музыкаль кичә укучыларда кешелек дөньясы үзкыйммәтләреннән “Белемлелек, әхлаклылык, җаваплылык” кыйммәтләрен тәрбияли. Бөек Ватан сугышының башыннан алып ахырынача данлы һәм дәһшәтле юл узып, илебезгә Бөек Җиңү язы китергән фронтовик-шагыйрь Нур Гайсинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча чыгыш ясаулар, әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтүләр, презентация эшләре укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли, мәктәбебез укучыларының “Без – илнең киләчәге!” девизы буенча яшәү рәвешен раслый. Шагыйрьнең балалар тормышындагы тискәре сыйфатларын тәнкыйтьләп биргән әсәрләре укучыларда уз-үзләрен тотышларындагы кимчелекләрен күреп алырга, аларны танырга һәм үзгәрергә өйрәтә, шулар аша балаларда дөньяны да яхшы якка үзгәртү хисләре туа.
Бу чара мәктәбебез укучылары тарафыннан кабул ителгән “Шәхеснең сәләтен ачу һәм үстерү аша дөньяны яхшы якка үзгәртү” миссиясенә хезмәт итә.
Шулай ук укучыларда “Һәрберебез күпкә сәләтлерәк!” дигән күзаллау (видение) һәм ышаныч тудыра.
Максат: Н. Гайсинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; аның әсәрләренә һәм тормыш юлына нигезләнеп, туган җиргә, табигатькә мәххәббәт хисләре тәрбияләү; хезмәт, дуслык, батырлык, ватандарлык төшенчәләрен җиткерү;
Кичәне әзерләү өчен Н. Гайсинның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар, сәхнәләштерелгән шигырьләре, төрле елларда чыккан китаплары файдаланылды.
Кичә тын гына музыка белән башланып китә.
1 нче укучы. Кешелек дөньясы сугышларны күп күргән, җиңелгән, җиңгән. Сугыш кечкенә һәм зур булмый... Сугыш аяусыз, мәкерле һәм куркыныч була. Тереклек дөнясына сугыш алып килгән газапларны бернинди законнар, ант итүләр, үкенүләр аклый алмый.
2 нче укучы. Бер генә халык та үзен басып алучыларга дус итеп карамаган. Илебез тарихында иң караңгы сәхифәләрнең берсе – ул Бөек Ватан сугышы. 1941 елның 22 нче июнь таңында фашист илбасарлары безнең илебезгә явызларча басып кергәч тә, бөтен ил бер булып, дошманга каршы күтәрелде.
1 нче укучы. Сугышның беренче көннәрендә үк татар шагыйрьләре өсләренә солдат шинелен киделәр, кулларына сугыш коралы алдылар.
2 нче укучы. Башка милләт язучылары кебек үк, татар язучылары дошманга каршы штык белән генә түгел, каләм белән дә көрәштеләр.
1 нче укучы. Фашизмны җиңүгә патриот сугышчы һәм шагыйрь Нур Гайсинның да өлеше бар. Бүгенге шигырь кичәбез (“Кеше гомере еллар белән түгел, калдырган эз белән үлчәнә...”) аның якты истәлегенә багышлана.
Шигырь “Ташта үскән агач”
Һич ышанмас идем, күрмәсәм,
-Тышта агач үсә, - дисәләр.
Стенада язны каршылап,
Бер тал яфрак ярды – дистәләп.
Беркем утыртмады бу талны
Һәм иркәләп су да сипмәгән.
Колач җәймәсен дип, җитмәсә,
Таш агачның тамырын чикләгән.
Тал яшәргә теләп көрәшә,
Ул теләми сусап кибәргә.
Озынайтыр өчен гомерен,
Ташны ярып тамыр җибәргән.
Ташны ярып тамыр җәйгәндәй,
Мин дә бастым тормыш юлына.
1 нче алып баручы. Нурулла Әхьяр улы Гайсин 1914 елның 2 ноябрендә хәзерге Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Әхмәт авылында игенче гаиләсендә туган. Җиде яшеннән ул әти-әнисез калып, чит кеше кулында тәрбияләнә. Авылда башлангыч белем ала. Уфадагы телеграфистлар курсын тәмамлагач, ике ел телеграфист һәм элемтә бүлеге мөдире булып эшли.
2 нче алып баручы. 1933 елда аны Татарстанның Зөя шәһәренә төзелеш институты рабфагына укырга җибәрәләр. Шунда укыганда Н.Гайсин әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Ә педагогия институтында укыган елларында яшь шагыйрьнең «Ватаным өчен», «Яшьлек таңы» исемле беренче шигырь җыентыклары басылып чыга.
1 нче алып баручы. Н.Гайсин Бөек Ватан сугышы башлангач, армиягә алынып, башта зенитчы артиллеристлар курсында укый, ә 1942 елның апреленнән сугыш беткәнчегә кадәр һава оборонасы гаскәрләрендә взвод һәм батарея командиры булып хезмәт итә. (Тын гына музыка уйный)
Шигырьләр 1. “Фронттан хат”; 2. “Гомер”;
3. “Ант”; 4. “Баш имәдек дошманга”;
1 нче алып баручы. 1945 елның декабрендә армиядән кайткач, Н.Гайсин бераз вакыт Уфада «Кызыл таң» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннан Казан татар театр училищесында директор урынбасары булып эшли.
2 нче алып баручы. 1952 - 53 елларда яңадан Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1955 нче елдан фәкать язучылык эше белән генә шөгыльләнә.
1 нче алып баручы. Моннан 80 еллар элек бездә балалар өчен генә язучы шагыйрьләр дә, нәниләр поэзиясе төшенчәсе үзе дә юк иде. Татарстан китап нәшриятында балалар әдәбияты буенча аерым редакция бары тик 1933 нче елда гына барлыкка килде.
2 нче алып баручы. Шушы чорда татар мәтбугатында Н.Гайсинның балаларга багышланган шигырьләре барлыкка килә. Аның балалар өчен язылган китаплары шактый. Ул балаларны бик яраткан. 2 нче сыйныф укучылары чыгышы: (“Мәктәпкә дәшә әтәч”, “Куян, Күбәләкләр”, “Кыр казлары”, “Күркә”, “Кәҗә”, “Көчек”, “Күгәрчен”)
Җыр “Әнием гөле” (Н. Зарипова көе)
Шигырь “Ана белән бала”
1 нче алып баручы. Табигать – без сулаган һава, безне иркәләгән җил, җылы кояш нурлары – барчасы да, барыбыз да. Беркем дә табигатькә битараф түгел. Һәр язучы, һәр шагыйрь табигать турында язмыйча калмый.
2 нче алып баручы. Н. Гайсин да туган як табигатенә соклана, матурлыгына дан җырлый. Туган якның табигате темасы шагыйрьнең иҗатында әһәмиятле урын алып тора.
Шигырь “Көз ”
Җыр “Көз көе” (М. Мозаффаров көе )
1 нче алып баручы. Туган як! Туган җир! Нинди соң ул безнең туган җиребез, туып-үскән газиз төбәгебез? Моны гади сүзләр белән генә аңлатып бирергә һич кенә дә мөмкин түгел!
2 нче алып баручы. Кемгә генә кадерле түгел икән ул туган як, туган туфрак. Чөнки туган як белән кешенең иң якты хисләре бәйләнгән.
1 нче алып баручы. Туган як! Аның шифалы һавасын сулаган, саф суларын эчкән, иркен болыннарында тәгәрәп үскән кеше беркайчан да туган ягын оныта алмый. Кешене туган җире ашата, үстерә, гүзәл табигате белән иркәли.
Шигырь “Сез кайсы як”
Җыр “Җитәмени безнең туган якка” Бию
1 нче алып баручы. Алтмыш елдан артыкка сузылган озын иҗат хезмәте дәверендә Н.Гайсинның өч дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары басылып чыга.
2 нче алып баручы. Нигездә, мәктәп һәм балалар тормышыннан алып язылган бу китапларда язучы хезмәт, дуслык кебек олы төшенчәләрне әдәби образлар аша яшь буынга сеңдерергә тырышкан.
“Мактадылар әбине”
“Алтын кул”
“Хәерле иртә”
“ Оекбаш”
1 нче алып баручы. Балаларда була торган кимчелекле гадәтләрне дә күрә белгән һәм аларны яхшы якка үзгәрергә өндәгән. Аларга ватандарлык рухында тәрбия сабаклары бирергә тырышкан.
2 нче алып баручы. Хәзер шундый шигырьләрнең берничәсен тыңлап китик.
“Кем хаклы?”
“Кәҗә хоккей уйный”
“Озын тел”
“Кикриксез әтәч”
“Дүртле белән кыйнатты”
V. “Буш уздырма вакытны”
2 нче алып баручы. Кичәбезне Нур Гайсинның “Максат” исемле шигыре белән тәмамлыйбыз.
Җирдә эз калдыру – гомереңне
Багышлау ул туган халкыңа,
Я көрәшү соңгы сулышкача
Антны тугры саклау хакына.
Тормышның һич яшәү кызыгы юк,
Куйган төп максатың булмаса,
Һәр аткан таң, аның һәр сәгате
Алтыннан да кыйммәт ләбаса.
Кайберәүләр сиксән, йөзне куа
Көн күрүен салып бер җайга;
Җир бизәүгә өлеш кертмәгәчтен
Озак яшәүдән илгә ни файда?..
Кеше гомере еллар белән түгел,
Калдырган эз белән үлчәнә.