Эссе Минем педагогик осталыгым
Мин бер гади укытучы булып
Хезмәт итәм бүген тормышта.
Һәр укучым – язылмаган роман,
Һәр дәресем – маяк тормышка.
Урам буйлап йөгерә-йөгерә бер кыз мәктәптән кайта. Тиз генә киемнәрен алыштыра да, яшелгә буялган бүлмә тактасына яза-сыза, Фәридә апасы өйрәткән темаларны курчакларына аңлата башлый. Хыял канатларында балачагыма кайтам, кечкенә “укытучыны” сагынып, уйланып утырам. Юк, мин укытучы булырга хыялланмадым, мин укытучы булып тудым, укытучы булып уйнадым, укытучы булып үстем кебек.
Арча педагогия көллиятен тәмамлап, укытучылык хезмәтенә беренче адымнарымны ясыйм. Беренче дәресемне бүгенгедәй ачык хәтерлим. Балаларның күз карашы, миңа ошарга тырышып җавап бирүләре, миңа чын укытучы итеп караулары күңелемә көч һәм дәрт өстәде. Беренче укучыларым мине кабул итте, укытучы итеп таныды, ышаныч белдерде. Бар куркуым балаларның күңел җылысыннан эреп юкка чыккан кебек булды.
Бүген менә уйланам да хәйран калам. Хезмәтем искиткеч җаваплы бит. Мәктәпкә беренче адымнарымны ясаганда, бу җаваплылыкны аңлап та бетермәгәнмендер. Мин, чыннан да, никадәр зур хезмәткә алынганлыгымны елдан-ел ныграк тоя барам. Укытучы дипломын алу ул әле чын укытучы булу дигән сүз түгел. Үз эшеңнең остасына әйләнү өчен, еллар дәвамында чарланырга, үз югарылыгыңа күтәрелергә һәм шул дәрәҗәңне саклап, гел үсеп- камилләшеп торырга да кирәк.
Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Туган телебездә белем бирү миңа зур бурычлар йөкли. Балаларда туган телебезгә мәхәббәт уяту, милли мәдәниятебезне, сәнгатебезне, татар халкының күренекле вәкилләренең тормышын һәм хезмәтен өйрәнү, аларга карата ихтирам хисләре тәрбияләү.
26 ел укытучы булып эшләү дәверендә, инде үз ачышларым, җиңүләрем, үз эш юнәлешем бар. Тел ул- байлык. Аны кулланырга өйрәтү- минем максатым. Укучыларымны татар телен яратырга, аның матурлыгын сиземләргә өйрәтергә тырышам. Һәр бала, беренче чиратта, шәхес. Минемчә, әлеге гыйбарә укытучылык эшендә алтын кагыйдәләрнең берсе булырга тиеш. Шуңа күрә мин, һәр укучыма аерым якын килеп, аңа шәхес итеп карарга тырышам.
Бу еллар дәвамында төрле милләттән булган балалар белән эшләргә туры килде. Араларында татар теленә гаиләдә үк ниндидер тискәре караш яшәп килгәннәре дә очрап тора. Алар белән эшләгәндә максатым - баланы куркытмыйча гына, җайлап кына татар теле дәресләренә ияләндерү. Моның өчен мин артист та, психолог та булырга тиеш. Тәҗрибә, психология һәм педагогиканы белү, мәктәпкә һәм балаларга булган мәхәббәт, әти-әниләр белән уртак тел табып эшләү миңа кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
Минем фикеремчә, татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мөхиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алырга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Әдәбит дәресләрен тормыш белән бәйләп алып барырга яратам. “Нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә”, “Бу фикер белән килешәсезме?”, “Ни өчен?”, “Кем башкача уйлый?” кебек сораулар белән мөрәҗәгать итәм, балаларга уйланырга, нәтиҗәләрне үзләренә ясарга этәргеч бирәм. Шулай итеп балаларны киләчәк тормышка әзерлим.
Заман мәктәбе укытучыдан аның һөнәри яктан үсешен, аерым алганда, дәрестә укучылар эшчәнлеген дөрес сайлауны таләп итә. Бу яктан яңа иҗади үсеш технологияләрен куллану ярдәмгә килә. Яңа технологияләр шәхесне заман таләпләренә туры килә торган белемнәр җыелмасы белән коралландыруны, аны җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә әзерләүне, фән нигезләрен ныклы үзләштерүне күздә тота. Укучыларыма төркемнәргә бүленеп эшләү бик ошый, чөнки бу вакытта гомуми, бердәм эшкә тартып танып белү эшчәнлеге үстерелә. ”Авыр” дип саналган укучыларның да күңел түрендәге “мәрҗәннәрен”табып, аны үстереп, үзләрен шәхес итеп тоярга ярдәм итә.
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен, йолаларын өйрәнүгә, торгызуга зур игътибар бирәм. К. Насыйри, Р. Фәхреддин хезмәтләренә таянам, укучыларны да таныштырам. Укучыларда бүтәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү дә халык педагогикасының бер чарасы булып тора. Дәрестә тылсымлы сүзләр кулланып, төрле темаларга диалоглар төзетәм. Бу дәрес укучыларда иптәшләренә, ата – анага, туганнарга, мәктәпкә карата ихтирам тәрбияли.
Татар теле дәресләрдә укучыларның яшь үзенчәлекләренә һәм булдыра алырлыгына карап, аерым карточкалар буенча эшләтүне кулай күрәм, бу уңай нәтиҗәләр бирә.Укучыларның сәләтләре ачыла. Татар теле дәресендә һәр көн саен диярлек сүзлек диктантлары язабыз, яңа сүзләр өйрәнәбез, ягъни дөрес әйтү һәм дөрес язу кагыйдәләрен аңлап үзләштерү өчен алшартлар тудырырга тырышам. Нинди дә булса орфограмманы гомерлек итеп үзләштерү, ныгыту өчен дөрес язу кагыйдәсен белү генә җитми. Аны гамәли яктан да ныгытырга кирәк. Тикшереп, хаталарын төзәтеп, укучылар үз-үзләренә бәя куя. Кайбер көнне алар индивидуаль биремле карточкалардан файдалана. Эш барышында укучыларны уйландыра торган биремнәр тәкъдим итәм. Аларны үтәгәндә укучылар үзләре нинди дә булса нәтиҗәгә килә, үз “ачышларына” сөенә . Белемнәрне әзер килеш кенә бирүдән читләшү йөзеннән тел дәресләрендә төрле модельләр куллану отышлы дип саныйм. Алар нәтиҗә ясарга, гомумиләштерергә, белемнәрне аларга таянып тикшерергә, алынган белем һәм күнекмәләр нигезендә сөйләм телен үстерергә ярдәм итә. Ул укытучының эшен җиңеләйтә, ә җавап бирүче укучы таблица-схемага карап күләмле материалны искә төшерә, хәтердә калдыра, баланың фикерләү тизлеге арта.
Укучыларым белән яратып эшләгән эш төрләремнең берсе — проект эше. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, төрле проектлар төзибез.
Еллар узу белән педагогик осталык та арта. Укытучы һәрдаим үз белемен күтәреп торырга һәм заман белән бергә атларга, киләчәкне күз алдында тотып эш итәргә тиеш. Бу – минем хезмәт девизым.
Кечкенәдән үк телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Дәресләрем укучыларда кызыксыну уятсын өчен, заманча техниканы файдаланам. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да иярләргә туры килде. Дәресләрне кызыклы һәм уңышлы үтсен өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Дәресләрдә презентацияләр куллану, интернет материалларыннан файдалану укучыларның кызыксынуын арттырып кына калмыйча, эшне күпкә җиңеләйтә, вакытны янга калдырырга ярдәм итә.
Укучылар үзләре дә бик теләп презентацияләр ясыйлар, интернет аша кирәкле мәгълүматлар табарга өйрәнәләр. Ләкин инфрмацион-технологик чаралар укыту эшчәнлеген җиңеләйтү бурычын үтәсәләр дә, заман мәктәбен барыбер укытучысыз күз алдына китереп булмый. Укытучы балалар эшендә ярдәмче, дөрес юнәлеш бирүче булырга тиеш.
Укытучының бөтен гомере балалар күз алдында үтә. Шуңа күрә укытучы, иң беренче чиратта, үзе әхлаклы, намуслы, гыйлемле булуы, мәдәниятлелеге белән үрнәк булырга тиеш, минемчә. Замана ничек үзгәрмәсен, тормыш кыйммәтләре һәрвакытта бер үк булып кала бирә. Безнең бурычыбыз - тиз үзгәреп торган җәмгыятьтә үз урынын таба алырдай шәхес тәрбияләү.