»?лифбам — юл башым»
Арча муниципаль районының “Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль гомуми белем учреждениесеӘлифбам – юл башым(Әлифба бәйрәме)
Төзеде : Арча районы Иске Ашыт төп гомуми
белем мәктәбенең 1нче квалификацион
категорияле башлангыч класслар укытучысы
Шәнгәрәева Лилия Рәхимҗановна
2014 ел
Максат:
укырга-язарга өйрәткән “Әлифба” китабын зурлау, тырышып укуның кирәклеген исбатлау, күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү.
Бурычлар:
- балаларда яхшы укуга теләк тудыру;
- укуга зур тырышлык куеп, дус-тату яшәсәң генә күп нәрсәләргә ирешеп булуын күрсәтү;
- бер- береңә ярдәм, игътибарлылык, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау:
Сәхнә шарлар белән бәйрәмчә бизәлә. Сәхнә түренә
“Әлифбам – юл башым,
Тел ачкычым, гомер бишегем” дигән плакат эленә.
Әлифба, Татар теле, Әдәби уку дип язылган баш киемнәре; Ә,Л,И,Ф,Б,А хәрефләре , магнит беркетелгән кармак, скрипка беркетелгән “балыклар” әзерләнә, магнитофон, аудио язмалар, презентация.
Катнашалар:
1 нче класс укучылары, Әлифба, Туган тел, Татар теле, Убырлы.
Кулланылган әдәбият:
1. Разил Вәлиев “Әлифба”.
2. Резеда Вәлиева “Әлифба”.
3. М.Пляцковский “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.
4. Әнәс Кари “Мәктәп – ул ямьле”.
5. Гөлшат Зәйнәшева “Бөрлегән”.
6. Җәүдәт Дәрзаман шигырьләре.
7. Зәкия Туфайлова “Әлифба”.
Әлифба бәйрәменең барышы.
“Бәйрәм бүген!” җыры яңгырый (Г. Тукай сүзләре, Җ. Фәйзи музыкасы)
(Җыр астында укучылар сәхнәгә чыгып тезеләләр.)
Укытучы. Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм. 1 нче сыйныф укучылары бүген Әлифба белән саубуллашалар. Әлифба бәйрәме – беренче класс укучыларының беренче зур җиңүләрен бәйрәм итү ул. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.
Кадерле әти-әниләр! Әлифба бәйрәме-сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез бик зур. Бәйрәмебез котлы булсын!
1 укучы. Матур итеп киендек, (слайд 1)
Ак бантиклар бәйләдек.
Сумкабызны алдык та
Мәктәпләргә юнәлдек.
2 укучы. Без сафларга төзелдек,
Сыйныфларга юнәлдек,
Бәхет юлы шуннан булыр,
Без шуңарга төшендек.
3 укучы. Өйрәтерләр безне монда
Бер – беребезне якларга.
Өйрәтерләр саф татарча
Матур итеп сөйләргә.
4 укучы. Күктә йолдыз якты яныр
Төннәр аяз булганда.
Безгә тормыш матур булыр
Тырышып белем алганда.
“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры (В.Шаинский көе, М.Пляцковский сүзләре, Р.Гыйлемханов тәрҗемәсе)
Каләм тотып кулларга,
Хәрефләрне тезәргә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Тапкырларга, бүләргә,
Нәниләрне сөяргә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Тапкырларга, бүләргә,
Нәниләрне сөяргә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
Бишне бишкә кушарга,
Иҗектән сүз ясарга.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Белер өчен бик күпне,
Яратырга китапны.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Таңнар ничек атканны,
Кояш ничек батканны.
Аңлаталар мәктәпләрдә,мәктәпләрдә
Табарга утрауларны,
Биек – биек тауларны.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Табарга утрауларны,
Биек – биек тауларны.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Өтер белән ноктаны,
Кайчан – кайда куйганны.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Дуслык кадерен белергә,
Сузылсын дип гомергә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Дуслык кадерен белергә,
Сузылсын дип гомергә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
1 укучы. Мәктәп – ул ямьле, (слайд 2)
Бик күңелле, ди,
Һичкемнең аннан
Кайтасы килми.
2 укучы . Анда әни күк
Олы апа бар,
Аны “Укытучы” дип
Барсы атыйлар.
3 укучы. Балаларны ул
Сөеп укыта,
Аларга китап,
Дәфтәр тарата.
Иң кирәклесе
“Әлифба” икән,
Белем ачкычы бит
Шунсында икән.
4 укучы. Мәктәп – ул ямьле (слайд 3)
Бик күңелле, ди,
Һичкемнең аннан
Кайтасы килми.
Белемле итәр
Мине ул мәктәп,
“Әлифба” дигән
Кадерле китап..
Укытучы. Әйдәгез, балалар, бүгенге бәйрәмебезнең төп герое булган Әлифбаны үз яныбызга чакырыйк.
(Сәхнәгә , пырылдап, себеркегә утырган Убырлы килеп керә.)
Убырлы. Әһә , менә кайда икән болар! Миннән башка гына бәйрәм итеп яталар. Менә бәйрәмегез булмый торсын әле. Мин Әлифбагызны урладым.
(Себеркесенә атланы тузынып йөри.) (слайд 4)
Укытучы. Тукта әле , Убырлы! Тынычлан инде бераз! (аптыраган караш белән) Ничек инде бәйрәм булмый?! Әлифба бәйрәмен балалар да, мин дә бик көттек бит. Бәйрәмгә бик ныклап әзерләндек. Бәлки килешербез . Хәзер без сиңа биремнәр бирәбез, әгәр үти алсаң Әлифба синдә калыр, үти алмасаң , Әлифбаны бәйрәмгә алып киләсең.
Убырлы. Килештек! Мин барыбер җиңәчәкмен! Миннән дә озак яшәгән кеше күренми әле монда. Әйт, биремеңне!
Укытучы.
1 нче бирем. “Балык тоту” уены. Кармак белән балыкларны тотарга һәм балыкларга беркетелгән мисалларны чишәргә кирәк. (слайд 5)
(Убырлы балыкны авырлык белән генә каптыра. Мисалларын дөрес чишә алмый. Балаларга ялынып, мисалларны чишүләрен үтенә. Балалар Убырлыга ярдәм итәләр.)
Укытучы.
2 нче бирем. Бирелгән хәрефләрдән дөрес сүзне төзергә кирәк.
( Күкрәкләренә А, Ә, Ф, Б, И, Л хәрефләре беркетелгән укучылар чыгып тезелә. Убырлы балаларның урынын алыштырып мәш килә. Сүзне төзи алмагач, тагын балалардан ярдәм сорый. Укучылар рәттән тезелеп шигырьләрен сөйлиләр.)
1 нче укучы. “Ә” хәрефе сөйкемле,
Чакырып тора безне.
Әни белән рәттән куям
“Әтием” дигән сүзне.
2 нче укучы. Ләкләк килгән безгә төнлә...
Күрүен мин күрмәдем.
Әни тапкан болдырдагы
Энекәшле төргәген.
3 нче укучы. “И” хәрефеннән башлана
“Илем” дигән матур сүз.
Туган илнең иң бәхетле
Уллары, кызлары без.
4 нче укучы. Фил бүрәнә ташып йөри,
Кара урман эчендә.
Һаман тора күз алдымда, Күрсәм дә тик төшемдә.
5 нче укучы. Бөрлегәнем, җиләгем дип, Иркәли мине әни.
Мин бит әле бик кечкенә,
Мин бит әле бик нәни.
6 нчы укучы. Ана сүзен һәммәбез дә
Яратабыз ,сөябез.
Шуңа күрә,”А” хәрефен
Беренче өйрәнәбез.
Убырлы. (Башын аска иеп) Гафу итегез инде мине,балалар. Сез кечкенә булсагыз да бик белемлеләр, бик ярдәмчелләр икәнсез. Мин начарлык эшләсәм дә сез миңа ярдәм иттегез. Хәзер мин сезгә яраткан Әлифба китабыгызны алып киләм.
(Чыгып китә һәм Әлифба китабын ияртеп кире керә.)
Укытучы.
Без синең үз гаебеңне тануыңа бик шат, Убырлы. Без сине гафу итәбез.Әгәр теләсәң безнең бәйрәмгә дә кала аласың.
Убырлы. Телим, бик теләп бәйрәмегездә кунак булырмын.
Әлифба. Җир йөзендә төрле-төрле (слайд 6)
Никадәрле китап бар.
Бик калын да, бик олы да,
Кечкенә дә китаплар.
Әмма барлык китапларның
Иң беренче баскычы,
Күңелләргә иң тәү башлап
Белемгә юл ачучы,
Тирән серләр сараена
Тәүге ачкыч бирүче
Беренче кат шул сарайга
Сине алып керүче,
Тик бер китап, аңа тиңдәш
Нинди китап бар тагын?
Ул нинди китап?
Укучылар. Ул - Әлифба китабы.
1 нче укучы. Әлифба, әлифба,
Син минем юл башым.
Син белем илендә
Иң якын кояшым.
2 нче укучы. Өйрәттең син мине
Хәрефләр тезәргә.
Тылсымлы хәрефләр
Әйләнде сүзләргә.
3 нче укучы. Каләмем йөгерә
Мин бер сүз әйтүгә.
Дәфтәрдә бар хәзер
Әти дә, әни дә.
4 нче укучы.Өйрәттең син мине
Ватанны сөяргә.
Рөхсәт ит зур рәхмәт,
Мең рәхмәт дияргә.
Укучылар. Рәхмәт сиңа, Әлифба!
“Әлифба” җыры (Зәкия Туфайлова сүзләре, Луиза Хәйретдинова көе.)
И Әлифба, син тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.
Укырга да өйрәттең,
Язарга да өйрәттең.
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.
И Әлифбам, син кулымда балкыйсың
Нәкънур булып.
Һәр баланы зур бәхеткә илтүче
Ак нур булып.
Укырга да өйрәттең,
Язарга да өйрәттең.
Син кадерле, син туган телемнең
Алтын ачкычы.
1 нче укучы. Яраткан Әлифба! Синең ярдәмең белән без бик күп һөнәрләр өйрәндек. Урының синең түрдә. Рәхим итеп безнең һөнәрләребезне кара.
Концерт номерлары
1. “Кояшлы ил- безнең ил” җыры( Л.Батыр-Болгари көе, Ә.Рәшитов сүзләре)
Кояшлы ил – безнең ил,
Күге аның гел аяз.
Кыш китерсә кыш бабай,
Чәчәк алып килә яз.
Һавасы да җире дә,
Салават күпере дә,
Яңгыры да, кары да –
Безгә якын бары да.
Сандугачлы урманы,
Ашлык тулы кырлары,
Бөтен җиргә яңгырый
Безнең бәхет җырлары.
2. Татар халык биюе.
(Күмәк биюдән соң укучылар әти- әниләрне һәм кунакларны биетәләр.)
3. Табышмаклар әйтешү.
1 нче табышмак. На странице букваря –
Тридцать три богатыря.
Мудрецов богатырей
Знает каждый грамотей.
Что это? Как вы думаете? (буквы) (слайд 7)
2 нче табышмак. Не куст , а листочками,
Не рубашка, а сшита,
Не человек, а рассказывает.(книга)
3 нче табышмак. Стоит весёлый, светлый дом.
Ребят проворных много в нём.
Там пишут и считают,
Рисуют и читают.(школа)
1 нче укучы. Сөекле Әлифбам!
Әйләндең чын дуска,
Тик безнең арада
Вакытың бик кыска.
2 нче укучы. Әлифба,без сине
Онытмабыз бер дә.
Иң якын дус булып
Калырсың күңелдә.
3 нче укучы. Син алга таба
Киңәшче булырсың.
Җиткерәбез сиңа
Рәхмәтнең олысын.
Әлифба. Китәм сездән, балалар,
Шатланып, горурланып.
Укуның да, язуның да
Төп нигезен бирдем дип.
Минем белән алмашка
Ике дәреслек килер.
Дуслашыгыз, балалар,
Күп итеп җимеш бирер.
Әлифбагызга алмашка
Туган тел килер.
Сезгә ул бетмәс-төкәнмәс
Шатлык китерер.
Туган тел белән Татар теле керә.
Туган тел: Мин туган тел буламын.
Татар теле: Мин татар теле буламын.
Туган тел: Көн дә бергә йөрербез.
Татар теле: Бик күп белем бирербез.
Туган тел: Мине укып сөйләрсең.
Татар теле: Мине язып көйләрсең.
Туган тел: Минем белән сөйләшеп.
Татар теле: Минем белән серләшеп.
Туган тел: Бик күп юллар үтәрсең.
Татар теле: Хыялыңа җитәрсең.
Укучылар . (Барысы бергә)
Сезнең алда
Вәгъдә бирәбез:
Ялкауланмаска,
“Икеле”ләр алмаска,
Тырыш булырга,
“Биш”кә укырга!
“Туган тел” җыры (Г.Тукай сүзләре, халык көе) (слайд 8)
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!
(Әти-әниләр, администрация балаларны бәйрәм белән котлыйлар, истәлекле бүләкләр тапшыралар.) (слайд 9)