4 нче сыйныфта Милли б?йр?мн?р темасын ?йр?н? буенча презентация


Халкыбызның милли бәйрәмнәре Максатлары:Укучыларда татар халкына хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;Халкыбызның бай рухи дөньясы белән таныштыру;Татар халкы белән горурлану хисләре тәрбияләү ;Татар халкының йола, гореф-гадәте һәм бәйрәмнәренең Татарстан халыклары тормышындагы ролен ачу Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы.Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар.Халкыбызның милли бәйрәме-КАРГА БОТКАСЫ Халкыбызның милли бәйрәме-Нәүрүз "Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә.  XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Халкыбызның милли бәйрәме-Нәүрүз Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр. Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Бу бәйрәм турында 921 нче елда ук Багдад хәлифеннән Болгарга илче булып килгән атаклы Ибн Фадлан үзенең бөтендөньяга танылган хезмәтләрендә язып калдырган.Халкыбызның милли бәйрәме-Сабантуй Халкыбызның милли бәйрәме-Сабантуй Халкыбызның милли бәйрәме-Каз өмәсе Көзге-кышкы күмәк йолалар арасында өмә аерым бер урын тота. Крестьян хуҗалыгында өмәләр ашлык сугу, утын әзерләү, бура күтәрү кебек аеруча авыр һәм зур эшләрне кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен үткәрелгән. Яшьләр өмәгә бик теләп барган, авыр эшләрне дә бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән. Эшне төгәлләгәч, төрле уеннар оештырылган. Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар. Безнең әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Каз итеннән аш-су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр. Каз өмәсен бигрәк тә кызлар көтеп алган. Аннан читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйганнар. Бу гаиләгә охшарга, ярарга тырышканнар.Каз өмәсе – ул матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы.Йолкыган казларны көянтәгә асып кызлар чишмәгә, су буена алып төшкәннәр.шул суда казларны юганнар. Гадәттә, гармуннар тагып, кызлар белән бергә егетләр дә чишмәгә тәшкә.Казларны юып кайтышка, хуҗабикә каз маенда коймак, тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп торган. Кичке мәҗлес тәмамлангач, йортта яшьләр уены оештырылган. Халкыбызның милли бәйрәме-Сөмбелә бәйрәме“Сөмбелә” бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә, дөресерәге 22 сентәберьдә бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде бөтен урып –жыю эшлэре тәмамлана, көзге чәчү дә  ахырына якынлаша. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч   бәйрәм килә.  Ул көнгә алдан ул мул итеп ризык әзерләнә. Камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп күңел ачалар. Бәйрәмнең  хуҗабикәсе “Сөмбелә”  алтын  сары толымлы булган. Кызлар аңа алтын сары башаклардан такия үреп кидерткәннэр. Ил агалары  “Сөмбелә” не көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә  утыртканнар. Кыскасы халык мәгънәле,  матур итеп күңел ачкан. Бәйрәм иткән. Халкыбызның дини бәйрәмнәре Халкыбызның дини бәйрәме-Корбан бәйрәме Корбан бәйрәме элек заманнарда ничек үткәрелсә, хәзер дә шулай ук бәйрәм ителә.Аның төп мәгънәсе: кеше каны түгелмәсен, терлек каны түгелсен.  Заманча: ”теләктәшлек көне” Корбан чалу хакында пәйгамбәребезнең әйтеп калдырган хәдисләре дә күп, мәсәлән, шулардай берсе: «Адәм баласы­на корбан бәйрәме көнне, Аллаһка якынаю өчен корбан чалудан да сөеклерәк эш булмас». Корбан чалу йоласы тамырлары белән борынгы заманнарга, Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль чорларына килеп тоташа. Алламның әмере белән Ибраһим үзенең сөекле, бердәнбер баласын корбан итеп чалырга керешкәндә, Аллаһ Исмәгыйль урынына тәкә җибәрде. Итнең өчтән ике өлешен фәкыйрьләргә өләшәләр. Хуҗа бәйрәм табыны әзерли. Анда дин әһелләре һәм башка кунаклар чакырыла. Коръән укыла, изгелеккә    өндәп, вәгазьләр сөйләнә. Гает көннәрендә барча мөселманнар мәчеткә намаз укырга баралар, бер-берсенең хәлен белешәләр, вафат булган ата-аналары, әби-бабайлары,туган-тумачалары рухына багышлап, дога кылалар, хәер бирәләр. Халкыбызның дини бәйрәме-Рамазан аеУраза хиҗри календарь буенча бер ай – Рамазан ае буе тотыла. Ураза тоту мөселманнарга фарыз санала. Рамазан аеның беренче көненнән башлап Гает намазына кадәр фитр сәдакасы бирү фарыз. Фитр сәдакасының күләме 3260 грамм хөрмә яки 3260 грамм арпа (гадәттә диния назәрәте аның акчалата күләмен билгели).Рамазан аенда эшләнгән яхшылыкларның сәвабы башка көннәргә караганда җитмеш мәртәбә артыграктыр.Бер кешенең ялгышлык белән бугазына тузан, туфрак, йон я төтен керсә, яки бер кеше төкреген яки теш арасында калган ризык кисәген йотса, яки онытып ашаса яки су эчсә, уразасы бозылмый. Халкыбызның дини бәйрәме-Ураза бәйрәме Рамазан аеның тәмамлану уңаена багышланган җәмәгать белән кылына торган бәйрәм, ике рәкәгать бәйрәм намазын (Гает намазын) уку белән билгеләнә.Ураза вә Корбан бәйрәм намазларының укылуы – динебездә важиб эшләрдән санала.Бәйрәм намазлары беткәч, мөселманнар бер-берләрен бәйрәм белән тәбриклиләр, хәерле теләкләр телиләр. Гает намазы иртәнге намаздан соң, кояш чыгып ярты сәгать чамасы вакыт үткәннән соң укыла. Халкыбызның дини бәйрәме-Кадер кичәсеРамазан аеның соңгы ун киченең берсе (күбрәк 27 кичне әйтәләр). Бу кичәдә Аллаһы тәгалә Мухаммәдне (салляллаху галәйһи вәсәлләм) пәйгамбәр итеп сайлаган кичә. Кадер кичәсендә эшләнгән изгелекнең мең ай эчендә кылынган якшылыкларга караганда хәерлерәк. Бу кичәдә гөнаһлар гафу ителә, дога кылучыларның догалары кабул ителә.   Укыту һәм тәрбия процессында гореф-гадәт, йолала-бәйрәмнәрнең тоткан урыныБала күңелен ап-ак кәгазь бите белән чагыштыралар. Шул “ак кәгазь” гә шәфкатьлелек , мәрхәмәтлелек, матурлык орлыкларын ничек күбрәк салырга, ничек туган телебезгә мәхәббәт уятырга? Татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп максаты - белем һәм тәрбия бирү процессында милли үзаң формалаштыру. Бу иң беренче чиратта үз телеңне, халкыңның гореф – гадәтләрен, милли йолаларын, мәдәниятен яхшы белү булса, икенчедән башка халыкларның да телен, мәдәниятен өйрәнү . Укыту- тәрбия процессында халык педагогикасына, халык авыз иҗаты, милли йолаларыбызны өйрәнеп, аларны эшемдә файдалануга игътибар итәм. Балаларда милли үзаң формалаштырып, халкыбызның гореф- гадәтләренә кызыксыну уятам. Кабинетта тупланган бай материал , беренчедән әзер материал булса, икенчедән укучылар белән берлектә баетылып барыла. Милли бәйрәмнәр, йолалар – аеруча тәэсирле, үтемле тәрбия чарасы. Анда чын халыкчанлык – олысы - кечесе катнаша, аралаша, бергәләп уйный, шаяра, көлә, ял итә. Бәйрәмнәр яшьләрнең тормышка, хезмәткә әзерлеген үзенә күрә ачыклау чарасы да. Мәсәлән, Сабан туе – яшьләр өчен, төрле ярышларда катнашып, егетлекне сынау һәм үзләрен халыкка күрсәтү мөмкинлеге дә ул. Бу бәйрәмнең саф халыкчанлыгын саклап, яңартып, тәрбия эшендә даими куллану, һичшиксез, уңай нәтиҗәләр бирә. Программа буенча без башлангыч сыйныфлардан башлап милли бәйрәмнәр темасын өйрәнәбез. Безнең халыкта “Сөмбелә, “Нардуган”, “Нәүрүз”, “Карга боткасы” кебек күңелле бәйрәмнәр бик күп. Мондый бәйрәмнәрдә олысы-кечесе катнашып, үзара аралашып, көч сынашып тәҗрибә уртаклашкан, үзе яшәгән җәмгыятьтә урынын тапкан. Шуңа күрә мин укучыларга кызык, мавыктыргыч булсын өчен һәм яңадан-яңа мәгълүматлар белән таныштыру максатыннан әлеге теманы өйрәнгәндә өстәмә материалдан файдаланам. Татар халкының милли бәйрәмнәре белән танышканда мин укучыларга таныш булмаган бәйрәмнәр, уеннар турындагы текстлар тәкъдим итәм, чөнки татар халкының бай мәдәниятьле халык булуын укучыларга тырышам. Укучылар татар халкында кызыклы бәйрәмнәр күп булуын укып беләләр. Ә инде мәктәп күләмендә татар халкының милли бәйрәмнәрен үткәрү бездә күптәнге традиция. Мәсәлән, Нәүрүз бәйрәме мәктәбебездә елдан-ел бик күңелле итеп уздырыла. "Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә.  XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. “ Теле барның киләчәге бар “дип юкка гына әйтмәгән борынгылар. Татар халкы элек-электән белемле, мәдәниятле булган. Күренекле татар галимнәре, әдипләре, үз телләрен камил белүдән тыш, берничә чит телдә җиңел аралаша алган. Без дә алардан үрнәк алып, халкыбыз мирасын, телебезне, тарихыбызны, мәдәниятне сакларлык, башкаларга хөрмәт белән карарлык укучылар тәрбияли алсак иде.