презентация «Х?зерге заман шартларында кызларга милли т?рбия бир?не? ???мияте»


Татар кызлары элек-электән бик тыйнак, сабыр, түземле, кунакчыл, батыр йөрәкле булып тарихка кереп калган. Ул үз телен камил белгән, милләтен яклап утка- суга кергән. Гүзәл затлар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны арта, эчкечелек, наркомания, азгынлык кебек афәтләр «чәчәк ата». Милли тәрбиянең иң төгәл билгесе: үзеңнеке – димәк халкыңныкы, милләтеңнеке. Гомерлек яр сайлаганда да, гаиләңне ишәйтү турында уйлаганда да, балалар тәрбияләү юлларын, аны кайда укыту мәсьәләсен хәл иткәндә дә, хәтта моңланганда да hәркем үз милләтенең киләчәген күз алдында тотарга тиештер. «Бала күңеле ак кәгазь, нәрсә язсаң, шуны укырсың», - дип юкка әйтмәгәннәр. Шуңа да сабыйлар, бигрәк тә кызларыбыз күңеленә бары яхшылыклар гына салырга тиешбез, чөнки милләтебез, илебезнең киләчәге булачак аналар кулында.