?нил?р к?нен? багышланган чара ?шк?ртм?се ??нн?т аналарны? аяк астында
“Җәннәт аналарның аяк астында”
(“Әниләр көне” эшкәртмәсе)
Максат: Игелеклелек, мәрхәмәтлек,шәфкатьлелек, намуслылык сыйфатлары тәрбияләү;әниләргә карата мәрхәмәтле булырга, ата-ана хакын белергә өйрәтү.
Барлыгың да ,даның-шөһрәтең дә
Анадандыр,кеше,таны шуны.
Бул ананың табан асларында-
Шуннан уза җәннәтләрнең юлы.
Бүгенге кичәбезне дә без” Җәннәт аналарның аяк астында” дип атарга булдык.
Әни!
Бу сүзләрдә нинди тирән мәгънә!
Бу сүзләрдә нинди серлелек.
Әниләрдән тормыш башлана бит,
Ана сүзе шуңа бик бөек!
Әниләрнең көне бүген.Бәйрәм.
Ә бит һәр көн алар көне ул.
Әни безнең өчен бөтен дөнья:
Суы да ул, җире,күге ул!
Бәйрәмегез белән,кадерле Әниләребез!Саулык- сәламәтлек, гаилә шатлыклары, елларның иминлеге, күңелләрнең тынычлыгы- барысы да- Сезгә! Бүгенге бәйрәм улларыгыз, кызларыгыз өчен сөенү хисләрен тагын да арттырсын.Кояшны җылырак, җилләрне ягымлырак, көннәрне аязрак, күкләрне зәңгәррәк итсен.
Концерт номеры: җыр “ Рәхмәтлемен Ходаема”
Туарына бер көн кала бала Алладан сораган:”Мин иртәгә җирдә булачакмын диләр.Мин анда ничек яшәрмен,мин бит бик бәләкәй һәм ярдәмчесез?”
Алла әйткән:” Мин сиңа,сине көтеп торучы һәм синең турында кайгыртучы бер фәрештә бүләк итәрмен.” Бала уйланган һәм яңадан телгә килгән” Синең янда мин җырлыйм һәм көләм.Бәхет өчен миңа шул җиткән.Алла:” Синең фәрештәң бары синең өчен генә җырлар һәм көлер,син аның мәхәббәтен тоеп бәхетле булырсың” О,мин аны ничек аңлармын, мин бит аның телен белмим. Ә сиңа мөрәҗәгать итәсем килсә мин нишләрмен?”-дигән бала. Алла әкрен генә баланың башыннан сыйпап:” Синең фәрештәң сиңа дога өйрәтер.Шул догалар аша без синең белән аралашырбыз.”Аннан соң бала сорады:” Җир йөзендә явызлык бар дип ишеттем.Мине кем саклар?”” Үз тормышын кызганмыйча, фәрештәң сине саклар”- диде Алла.Мин гел синең янда булырмын.Шул чакны Җир йөзеннән тавыш ишетелде һәм бала ашыгып сорады:” Аллам, фәрештәмнең исемен әйтче?!” Алла әкрен генә тавыш белән:” Аның исеме бик гади генә-“Әни”-диде.
“ Әни”- диеп телем ачылган,
“ Балам”, - диеп кулга алгансың
Туган көнән башлап зур булганчы
Кайгырта һәр ана баласын.
Концерт номеры: җыр “Әнием”
Хатын-кыз ул-тәмнүшкә.
Хатын-кыз ул өчпочмак күк-
Матур,күркәм,бик тәмле
Өчпочмак күк майлап кына
Яшәгез безне,яме.
Тик сөюләр бу дөньяда
Булмасын өч почмаклы.
Бер почмагы җимерелеп,
Агып бетмәсен мае.
Хатын-кыз ул бәлеш кебек-
Пешә,уңа,суына.
Ашыккан ашка пешә,ди,
Көтегез сабыр гына.
Тик авызлар салынмасын
Көн саен,бәлеш кебек.
Ага күрмәсен шулпасы,
Куегыз аны үбеп.
Хатын-кыз ул камыр кебек-
Кабара,тула,шиңә.
Камыр кебек уңмаганын
Кайсы ир-атлар сөя?
Тик аны бер дә ярамый
Камыр кебек изәргә.
Чүпрәсен бит сез саласыз
Туры килер түзәргә.
Хатын-кызлар менә шулай,
Тәмле ашамлык кебек.
Хатын-кызсыз буйдак тормыш
Үтә ачка тилмереп.
Хатын-кыз ул менә шулай,
Тәмнүшкә кебек тәмле.
Хатын-кызлар булса гына,
Гаиләдә тормыш ямьле.
Әниләр белән уен: “Җырлы башваткыч”
Матур басып биегәндә
Күңелне ача түгелме....(Гөлнәзирә)
Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы....(Гөлҗамал)
Үзе бер сөймәгән була,
Бер карасаң көнләшә...(Миләүшә)
Карлыгандай кара,ай кашларың
....., гөлкәй,бөдрә чәч.(Мәдинәкәй)
Кызыл бәйли,кызыл кия,
Колхоз кызы....(Әлфия)
......матур суга бара,
Зәңгәр чиләген асып(Бибкәй)
Аклы ситсы күлмәгеңнең
Якаларын кем куйган(Рәйхан)
Көн аяз,килә яз,
Чәчәккә күмелеп.
Син дә кил,....(Сәрвиназ)
Башымдагы эшләпәмне
Элеп куйдым киртәгә.
Кичә дә килми калдың,.....(Нурия)
Тәрәзәңне ачып куеп,
Кемгә күлмәк кистең син? (Галиябану)
Сабый чакта, бишектә ятканда, әле үзеңне аңламаганда, белмәгәндә, син инде әниеңнең ягымлы тавышын таныйсың, аның җырларына изрәп йоклыйсың, аның татлы сүзләренә кул чәбәкләп көләсең.
Сөекле әниемнең
Борчыгандыр җанын
Күңелемнең көйсез һәр чагы.
Еласам юаткан,
Иркәләп уйнаткан
Әниемнең җылы кочагы.
Уйнаудан туйганда,
Талчыгып калганда,
Ял сорагач керфек очларым,
Җыр көйләп, тирбәтеп,
Йоклаткан изрәтеп,
Әниемнең җылы кочагы.
Давыллы көннәрдә,
Ышыклап җилләрдән,
Күкрәгенә кыскан кем тагы?
Кадерләп үстергән,
Яшәргә көч биргән
Әниемнең җылы кочагы.
Концерт номеры: укучылар башкаруында “ Әниемнең кочагы” җыры.
Әни... Бер генә көнегезне аннан башка күз алдына китереп карагыз әле.Аны яныгызда юк итеп. Каядыр еракка кунакка киткән чагынмы, эш буенча командировкаларда йөргәненме....Кояш та сүрәнрәк янадыр кебек.Йокларга яткач, керфеккә йокы эленми,пешергән ашларның тәме сизелми. Җылы өйдә дә туңдыргандай, гөлләр дә моңаеп утыргандай була.
Ярый әле әниләребез бар.Ярый әле алар сау- сәламәт һәм безнең тормышыбызны да кайгырталар.
“ Ана күңеле –балада, бала күңеле-далада” ди халык.Әйе,кайвакыт шулай да була.Моның өчен безне әниләр кичерсеннәр.Шулай да ,дусларым,аналар хәтерен калдырмаска,алар йөрәгенә яра салмаска тырышыйк.
Гомер таңнарыбыз аткан көнне
Зарыгу белән көтеп алучы,
Безнең өчен тау кадәрле йөкләр
Күтәрергә әзер калучы-
Әниләр,
Мәрхәмәтле безнең әниләр,
Җиргә матурлыкны,
Илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гүзәл әниләр.
Концерт номеры: малайлар башкаруында мәзәк
Сездә яши сүрелмәслек хисләр,
Йөзегездә шәфкать нурлары,
Сезнең җырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызның моңнары,
Әниләр,
Якты йолдыз кебек сез балкыйсыз
Тормыш юлларыбыз күгендә
Иң кадерле бер кешебез булып
Сакланасыз күңел түрендә,
Кадерле әниләребез!
Йөрәк парәләребез!
Иң якын кешеләребез!
Иң- иң сөеклеләребез!
Бәйрәм белән!
Концерт номеры: татарча бию
Статистикага күз салыйк әле: уртача алганда, әниләр авыру балалары янында якынча 3 меңнән артык йокысыз төн үткәрәләр; әниләр, пешекче һөнәренә ия булмасалар да, үз гомерләрендә 500 төрле ризык әзерлиләр; әниләр тау хәтле кер юалар. Аларның гомер буена юган керләрен өеп барсаң, Эльбрус тавы биеклеге булыр иде; әниләр тарафыннан үтүкләгән сөлгеләрне җыйсаң, Җир шарын уратып алырга җитәр иде; әниләр балалары өчен борчылып күпме күз яшьләре түгә?
Кадерле әниләр!
Бәйрәмегез сезгә бәхет,
Сәламәтлек китерсен,
Көнегез гел шат булсын,
Елның һәрбер көне сезгә
Әниләр көне булсын!
Концерт номеры: кызлар башкаруында җыр
Мин бүген сокланып баш иям,
Иң гүзәл әниләр каршында.
Тик белмим, сүзләрем җитәрме
Аңлатып бирергә барсын да.
Җылы наз ул, әниләр – сездә генә,
Иркә сүзләр – сезнең телдә генә,
Матур хисләр, уйлар йөрәгегездә,
Изге сезнең, әниләр, теләгегез дә!
Концерт номеры: укучылар башкаруында бию
Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле, сүзчән, нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы, четерекле вазыйфаны – бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын-кыз – иң элек ана һәм гаилә учагын саклаучы ул.
Синең өчен кайгыртучы әниең булу-нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк. Ана йөрәге – бала өчен дәрья. Авыр хәлгә төшкәндә, әнидән дә нык таяныч юк.
Әниләр – һәр өйнең җылытучы учагы. Әниләр – гаиләдә нур сибүче кояш. Әниләрнең назлы карашы күңелләрне иркәли, яхшы киңәшләре һәрвакыт юлдаш була.
Әниемнең эше-иң изге эш,
Әниемнең сүзе - иң назлысы.
Әнием кулы - иң йомшагы,
Әниемнең йөзе - иң-иң яктысы!
Авыр сүзне әйтмик әниләргә
Аларга без итик гел ярдәм.
Әниләрне саклыйк , яратыйк
Калсын әле алар гел күркәм!
Әниләргә назлы сүзләр җитми,
Җитми әле мактау, котлау да!
Ә бит әниләрне гел яратып,
Зурлау кирәк барыбызга да!
Концерт номеры: җыр “Әниләр бәйрәме”
Бала селкендеме бик аз гына,
Йокысыннан ана уяна.
Төн уртасы була, ә шулай да
Уянуы өчен куана.
Чөнки арып эштән кайтканда да
Йокыда да – һаман ул ана
Шуңарга да кешелек дөньясының
Горурлыгы диләр бит аңа.
Концерт номеры: малайлар башкаруында мәзәк
Әниемнең уйчан күзләрендә
Күпме моң һәм сагыш бар,
Бар күңелен, йөрәк ялкыннарын
Һәрвакытта миңа багышлар.
Изге өметләрен әниемнең
Ничек кенә итеп аклыйм соң,
Йөрәгеннән чыккан моңлы көйне
Ничек кенә отып алыйм соң?
Вәгъдә бирәм әнием синең алда-
Өметеңне синең аклармын,
Синең җырларыңны ядькәр итеп
Күңелемдә мәңге саклармын.
Бәйрәмебезне төгәлләп,
Тагын бер кат котлыйм Сезне,
Күңелләрдә истә калсын,
Ягез, дуслар, җырлыйк ,берне!
Әниләр башкаруында җыр
Кадерле Әниләр! Сезне тагын бер кат чын күңелдән бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе,һәм эшегездә уңышлар, чиксез шатлык куанычлар теләп калабыз. Аналарның күңелен кайгы – сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын.