Сценарий к мероприятию, посвященному 130-летию Г. Тукая
Сценарий к мероприятию, посвященному 130-летию Г. Тукая
Миннехузина Р.М., учитель начальных классов МБОУ «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф.Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Габдулла Тукай әсәрләреннән төзелгән әкият-тамаша
Сәхнәдә бәйрәмчә бизәлгән. Ерак түгел өй тора,аның янында эт оясы.Оя янында Акбай йоклап ята. Музыка яңгырый, бии-бии күбәләкләр чыга.)
1нче алып баручы:
-Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай ,- диләр
Җырлаганда көй өчен тавыкларын җырлай,-диләр.
Гәрчә анда тумасам да мин бераз торган идем,
Җирне аз-маз тырмалап,чәчкән идем,урган идем....
2 нче алып баручы
Әйе,Тукай әсәрләрен укыган саен, укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Г. Тукайның шигырьләре укуны, эшне яратырга, табигатьне сакларга өйрәтә.
Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә.
Музыка яңгырый,әкрен генә күбәләкләр биеп йөри. Кулына кәрзин тотып бала чыга.
Бала күбәләкләрне күрә:-Нинди матур чәчәкләр!(пауза)
-Монда күбәләкләр дә бар икән!? Күбәләккә мөрәҗәгать итеп :
Әйт ,әле Күбәләк, сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың, ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,табаламсың ризык?
Күбәләк бии –бии җавап бирә:
-Мин торам кырларда,болында,урманда;
Уйныймын,очамын якты көн булганда.
Иркәли һәи сөя кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа чәчәкләр хуш исе.
Тик гомерем бик кыска:бары бер көн генә,-
Бул яхшы,рәнҗетмә һәм тимә син миңа!
Бала:
Юк ,күбәләгем ,мин Сезгә тимим!
Барыгыз! Очыгыз,оч!
(Күбәләкләр оча –оча,бала алар артыннан кереп китәләр.Кошлар сайравы ишетелә.Әкрен генә кошлар сайравын тыңлап бер бала чыга,тирә ягына карана,әкрен генә сөйли башлый.
“Карлыгач шигырен сөйли”
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.
Ул көн буе авызы белән балчык ташый,
Балчык белән матур итеп оя ясый.
Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.
Ачыксалар карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.
1 нче алып баручы:( Кемнеңдер килгәнен күрә.)
-Кем килә икән монда?! Әәә,синмени әле .
-Нишләп йөрисең син әле монда? .( Түбәтәй кигән бала Акбайны эзли)
Бала: -Исәнме,исәнме ! Минем Акбайны күрмәдеңме?
2 нче алып баручы:-Әәәнә,ул, үз оясында ята түгелме соң?(Ерак түгел үзенең оясында Акбай кояшта кызынып ята)
Бала: -Акбай,Акбай ,Акбай дим кил әле монда.
(Акбай килә ,сырпалана,Эльвина аның тәпиеннән тота һәм сөйли башлый)
-Әйдәле,Акбай! Өйрән син ,арт аягың белән тор;
Аума,аума! Туп-туры тор,төз утыр,яхшы утыр!
Акбай:-Юк,өйрәнмим!..минем уйныйсым килә!.. Ау-ау!
Шунда ятасым,шунда ауныйсым килә.
Бала:-Ах ,юләр маэмай! Тырыш яшьләй,зурайгач уңайсыз ул;
Картаеп каткач буыннар-эш белү уңайсыз ул!
(Бала белән Акбай чыгып китәләр.Кәҗә белән Сарык керә,арыганнар,күп юл үткәннәр....)
Сарык: -Бәәә-бәәә! Ууфф,арыдык,күпме юллар үттек,
Бара-а-а - бара-а-а юлда бүре башы таптык. Бәә-бәә-бәә
Кәҗә :-Ми-ки-ки! Шул бүре башы белән урмандагы бүреләрне,
Шүрләттек бит, Сарык дустым, бик шәп итеп!
Сарык: -Уфф.арыдык! Җитте! болай сәфәр итеп йөрү безгә!
-Әйдә ,тизрәк киттек үзебезнен өебезгә!!!
Кәҗә :-Әйдә,киттек!Ми-ки-ки.
1 нче алып баручы:-Шулай итеп,Кәҗә белән Сарык
Әби , бабай янына кайтып китте.
Шуның белән безнең әкиятебез дә бетте.
2 нче алып баручы : -Шуның белән безнең әкиятебез дә бетте.
Кем тыңлады,кем карады барысына зур рәхмәт.