Конспект внеклассного мероприятия Выпускной на татарском языке
Сау бул , Башлангыч!
Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар, шарлар, чәчәкләр белән бизәлә. Укучыларның кул эшләреннән, үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла.
Җыр “Укытучыма”
Укытучы: Кадерле укучыларым, әти-әниләр, кунаклар! Бүген безнең мәктәптә бәйрәм - чыгарылыш кичәсе. 3 укучыбыз мәктәбебезнең беренче баскычы – башлангыч сыйныфларны тәмамлады. Алар фәннәрне дә уңышлы үзләштерде. Без моңа бик шат.
Кадерле укучыларым, хәтерлисезме, әле кайчан гына мин сезне беренче сыйныфка кабул итеп алган идем. Нәни генә малайлар идегез. Минем алдымда күп төрле сораулар иде. Шушы сабыйларның йөрәген яулый алырмынмы, әти - әниләрнең ышанычын аклармынмы? Сез минем бар өметемне акладыгыз. Тиз арада минем иң якын дусларым һәм ярдәмчеләремә әйләндегез. Әмма 4 ел бик тиз үтеп китте. Сезнең белән аерылышыр вакытлар да җитте. Әйдәгез әле, сүзне сезгә бирик. 4 ел элек булган хәлләрне, беренче сыйныфка килгән көннәрне бергәләшеп искә алыйк.
Бүгенгедәй күз алдымда тора (Айзат)
Очар коштай йөргән чакларым,
Сумка тотып белем алырга дип,
Борма сукмак буйлап атлавым.
Хәтеремдә курка-курка (Ильназ)
Класска килеп кергәнем.
Хәтеремдә шулчак укытучымның
Якты йөзен күргәнем.
Беренчегә килгән чагым истә. (Эмиль)
Бөтерчектәй нәни малайны
Каршы алды серле белем йорты,
Дулкынланып түргә уздырды...
Кыңгырау керә.
Кыңгырау: Кадерле дуслар! Мин сезне иң беренче дәрескә дәштем. Ул матур иртәдә минем яңгыравык тавышымны сез йотылып тыңладыгыз. Аннары укытучы апагызга ияреп чиста, якты класска кердегез.
Шулкадәр ягымлы, (Айзат)
Тансык бу нинди тавыш?
Яле, яле әйтеп кара
Уйлап тап инде, тырыш.
Белмисезме ?Көмеш тавыш – Ул кыңгырау тавышы.
Дәрестә утырып аргач
Шуннан яхшы бармы соң?
Дәрес беткәнен белдереп, (Ильназ)
Чыңлавын кыңгырауның
Тиз ишетеп алабыз,
Шундук чыгып чабабыз.
Тик дәрескә керергә дип (Эмиль)
Чакырганда кыңгырау,
Бик ишетеп бетермибез,
Шуңа күрә еш кына
Соңга калып керәбез
Җыр : “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.
В. Шаинский муз. , сүзләре – тәрҗемә.
Каләм тотып кулларга
Хәрефләрне язарга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2)
Тапкырларга, бүләргә
Нәниләрне сөяргә
Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2)
5 кә 5 не кушарга
Хәрефтән сүз язарга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2)
Белер өчен бик күпне
Яратырга китапны
Өйрәтәләр мәктәпләрдә. (2).
Укытучы: Әйе укучылар, беренче кыңгырау, беренче дәрес, аннан икенчесе, өченчесе һәм бик күп дәресләр. Дәресләр белән беррәттән тәрбия сәгатьләре, очрашулар, бәйрәм кичәләренә әзерләнү мәшәкатьләре дисеңме, төрле бәйгеләр, атналыклар, һич кенә санап бетерерлек түгел. Кыскасы, 4 ел гомеребез заяга узмаган. Кадерле укучыларым! Башлангыч классларда алган белемнәрегез,без башкарган эшләр алдагы елларда сезгә ныклы нигез, гүзәл башлангычлар булса иде дигән теләктә калам. Ә хәзер әйтегез әле укучылар, 4 ел буе сез аеруча кайсы фәннәрне үз иттегез?
(Укучыларның җаваплары)
Математика дәресе (Айзат)
Миңа җиңел бирелә.
Ана телен дә яратам – (Ильназ)
Ул бит безгә бер генә .
Рәсем ясыйм матур итеп,(Ильназ)
Канатка оста менәм,
Рус телен, рус әдәбиятын (Эмиль)
Мин бик тә якын күрәм .
Әллә каян белә апа (Айзат)
Өй эшен онытканны
Кайту белән сумкамны да
Почмакка ыргытканны.
Әллә каян белә апа: (Эмиль)
- Син бит надан түгел, - ди,
Әйдә әле дәресеңне
Әзерлә син бүген, - ди.
Әллә каян белә әни (Ильназ)
“5 “ алган көнемне.
Ул көн минем үземә дә,
Әнигә дә күңелле.
Укытучы: Чыннан да үзенең мәшәкатьләре, шатлык куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә бу укучылар минем өчен иң матурлары, иң уңганнары, иң кадерлеләре булды. Алар белән мин үземне бик бәхетле итеп тойдым.
- Сөенечең ни? – дисәләр,
Сөенечем – таңнан торып,
Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
Шатлыгың ни? – дисәләр,
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр.
Миңа сорау бирсәләр:
-Бәхет ни ул? - дисәләр,
Бәхет – шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.
Ә хәзер « Мең дә бер сорау” дигән уенны уйнарбыз. (һәр каютага икешәр).
1.) - Аны әниләр ясый
Ул бөтен өйдә дә бар
Зур да, уртача да була
Усал малайлар аның белән сугыша
Күбрәк ашаганнан соң әтиләр шуңа таяна, кайчагында гырлап китә
Әниләр аның белән уйнамаска куша
Авылда ул һәрвакытта түрдә була,ә шәһәрдә аңа игътибар аз
Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата. (Мендәр)
2.) –Ул һәммә кешедә бар
- Картларда сүлпәнрәк, яшьләрдә көчлерәк. Ә бәлки киресенчәдер
- Ул шатландыра да, көендерә дә.
- Бер караштан туа, озак еллар яши.
- Аннан башка яшәп булмый.
- Җырчылар да шулай дип җырлый. ( Мәхәббәт)
3.) -Үзенең мөгезе бар.
-Зур да була, кечкенә дә.
-Аны малайлар яратарак төшә.
-Этеп тә, әйләндереп тә йөртәләр.
-Кечкенә балаларга да алалар.
-Тәгәрмәче ике,я өч була. (Велосипед.)
4.) - Аны камыр белән иттән ясыйлар.
- Башта зур камыр, аннары кечкенә камыр ясыйлар.
- Аны ясау бер кешегә озакка китә.
- Мин аны ясый беләм. Бигрәк тә санарга яратам.
- Аны яраткан кеше борыч сала. ( Пилмән)
Сезнең уңышлар әти –әниләрдән башка булмас иде.Аларга ЗУР РӘХМӘТ!
Мәкальләр.”Мин башлыйм син дәвам ит!”
Ата –ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – әрәм булган.
Ана сөте белән кермәгән,тана сөте белән кермәс.
Улның ояты атага,кызның ояты анага.
Ана күңеле балада,бала күңеле далада.
Тырыш бала бик яхшы,ялкау бала фу шакшы.
Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.
Уен “Да или нет”
- Кто много кушает конфет, Тот сладкоежка, верно? ... (да)- В небе месяц и звезда - Значит, это полдень? ... (нет)- На лётном поле поезда Готовы к старту в небо? ... (нет)- Кастрюля и сковорода Нужны для ловли рыбы? ... (нет)- Сохранить большой секрет Очень трудно, правда? ... (да)- Растут усы и борода У тех, кто ходит в садик? ... (нет)- Ты с аппетитом съел обед, Сказать спасибо нужно? ... (да)
Укытучы: Эшләрегез һәрчак уңай булсын,
Изге хисләр минем йөрәктә.
Хәерле юл, сезгә , укучылар
Калам сезгә шундый теләктә.
Ышанам сезгә, мәңге кызартмассыз
Минем йөзне, туган ил йөзен.Онытмагыз, һәрчак көтә сезне
Белем биргән тәүге классыгыз.
Инде менә бүген зур кешеләр булып,
Тәүге адымыгызны ясыйсыз.
Хәерле юл сезгә, куллар болгап,
Сезне менә озатып калабыз.
Җыр: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”
Әхмәт Хәйретдинов муз. Ф. Яруллин сүз.
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса, көч я сабырлык.
Сиздермичә ярдәм иткәнсез
Сез иң сабыр кеше икәнсез.
Балаларның теле – кыңгырау
Гел чыңгылдый, ява мең сорау
Барысына да җавап биргәнсез.
Сез иң галим кеше икәнсез.
Укытучы: Кадерле укучылар! Сезне бүген әти-әниләр дә тәбрик итә. Хәзер сүзне аларга бирәбез.
Әти-әниләр сүзе.
Иң йомшак куллар
Иң көчле иңнәр.
Тик әниләрдә
Юк аңа тиңнәр.
Әниләр күзе – иң матур күзләр
Әниләр сүзе – иң назлы сүзләр.
Алар бирәләр иң дөрес киңәш
Алар булалар иң якын сердәш.
Иң нечкә күңел, иң саф зур йөрәк
Иң кайнар сөю, иң изге теләк .
Бүгенгә күңелсезләнмик, (Айзат)
Бергәләп бәйрәм итик.
Укытучы апабызга
Рәхмәтебезне әйтик.
Әти-әниләргә дә
Баш иеп “рәхмәт” диик.
Аларга да сәламәтлек,
Зур сабырлыклар телик.
Инде менә үсеп җиттек, (Ильназ)
Сау бул, башлангыч, - дибез.
Китап – дәфтәрләрне җыеп ,
Ял итәргә китәбез.
Инде зурлар булабыз дип (Эмиль)
Күңел гел куанса да,
Укытучыма карагач,
Күңелем моңсулана.
Без укыган бу сыйныфка
Башка балалар килер.
Минем яраткан укытучым
Аларга белем бирер.
Җыр “Үз җырыбыз”