Сценарий праздника осени на татарском языке в детском саду
Музыка астында балалар залга керәләр. Зал көзге яфраклар белән бизәлгән.
А.б.
Айгизә
Исәнме, көз, исәнме көз!
Көттек без килүеңне.
Алтын көз, синнән сорыйбыз
Бүләкләр бирүеңне.
Айзат
Көз килде.
Уңыш булды.
Табын сый белән тулды.
Рәхим ит, дус,
Көзге бәйрәмгә!
Камилә
Салкын җилләр исә,
Тәрәзәгә чиртә.
Сап-сары яфраклар
Җиргә очып төшә.
Нәзилә
Сары яфрак белән
Безнең бакча тулган.
Кояш та елмаймый.
Белмим, нәрсә булган?
Динә
Җирдә сары яфрак-
Көз килүнең билгесе.
Сары яфрак- көз-чибәрнең
Төшеп калган көзгесе.
Ямгинә
Саргая таллар, усаклар,
Алмагачлар һәм каен.
Көннән-көнгә арта бара
Җир өстендәге алтын.
Самир
Көннәр инде салкынайды,
Кышлар бераз якынайды.
Тирә-юнь гел сары төстә
Әллә соң бу алтын аймы?
Артур
Кошлар оча төркемләп,
Яңгыр ява иркенләп,
Кояш чыгып алгалый,
Моңсу караш салгалый.
Ранис
Иртәләрен туң төшә,
Күңелләргә моң төшә,
Көн яктысы тарала,
Яңгыр катыш кар ява.
Алишер
Осень наступила,
Высохли цветы.
И глядят уныло
Голые кусты.
Никита
Вянет и желтеет
Травка на лугах.
Только зеленеет
Озимь на полях
Альмир
Падают, падают листья,-
В нашем саду листопад.
Красные, желтые листья
По ветру вьются, летят.
Птицы на юг улетают:
Гуси, грачи, журавли.
Вот и последняя стая
Крыльями машет вдали.
Азалия
Нурислам
А.б. Сөмбелә, кара әле, безгә кунакка бәләкәй куяннар да килгән. Нәниләр башкаруында “Куяннар биюе” карагыз.
Көз. Рәхмәт, балалар! Булдырдыгыз! Ә хәзер әйдәгез уйнап алыйк.
(Көз яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне идәнгә чәчә.)
Яшелчәләрдән аш пешерәбез, салат ясыйбыз, ә җиләк-җимешләрдән тәмле кайнатма, компот кайнатабыз. Шуның өчен аларны аерып шушы савытларга салырга кирәк.
Уен “Яшелчә һәм җиләк- җимешләрне аер”
А.б. Җәй һәм көз көне авыл җирендә эш аеруча күп була. Безнең балалар да өлкәннәргә ярдәм итә. Ләкин арада эшләргә яратмаучылар да очрый. Хәзер “Антошка” дигән шаян җыр тыңлап китәбез.
Көз. Мин кырларда игеннәрне, бакчаларда җиләк-җимеш, яшелчәләрне өлгертәм. Урманнарда күп итеп чикләвек, гөмбәләр үстерәм. Балалар, чикләвекләр, я гөмбәләр турында берәр җыр җырлап күрсәтегез әле.
Җыр “Грибочки”
А.б. Хәзер егетләребез татар биюен башкаралар.
Самир, Нурислам, Айзат, Альмир башкаруында татар егетләре биюе.
А.б. Безнең кызларыбыз да малайлардан калышмый. Кызлар башкаруында зонтиклар белән бию карагыз.
Көз
Ай, рәхмәт, балалар! Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез, уеннар уйнадык. Ә хәзер кунакларыбызга көзге әкият күрсәтәбез.
ШУК БӘРӘҢГЕ
Катнашалар
Көз – Марина
Әби – Зинфира
Бабай – Мөнирә
Кыз – Светлана
Кияү – Лена
Әни куян – Ямгинә, бала куяннар – Ранис, Нәзилә
Төлке – Азалия
Бүре - Нурислам
Аю – Самир
Тиеннәр – Камилә, Айгизә, Динә
Тычканнар – Айзат, Альмир
Карга – Алишер
Керпеләр – Артур, Никита
Балалар – Ямгинә, Самир, Айгизә
Эт – Нурислам
Мәче – Азалия
Әтәч – Айзат
Авыл күренеше
Урман читендә өй, койма, агачлар, өстәл, самовар
Матур кояшлы көз көне – тын гына авыл көе уйный, таң ата, әтәч кычкыра, сыер мөгери, эт өрә. Өйдән бабай чыга, тирә-якка карана
-Җыр “Әтәч”
Бабай. Маша-Алла, бигрәк матур көн бүген. Аяз, җылы. Бәрәңге алырга бигрәк әйбәт көн. Әбисе, балалар, чыгыгыз, әйдәгез бәрәңге алабыз.
Өйдән әби килеп чыга
Әби. Хәзер, хәзер, сыерымны савып, көтүгә чыгарып җибәрим инде. Оныклар да йоклый әле.
Бабай (ачуланып) Сезнең шул булыр инде. Һич ашыгуны белмисез.
Әби сыер сава. Сыер тик тормый, тибенә. Чиләк авып китә.
Әби. (орышкан була) Әй, Зорька, тик кенә тор, тынычлан.
Савып бетереп сыерны көтүгә чыгарып җибәрә.
Әби. Балалар, торыгыз, юыныгыз. Коймак пешердем. Тәмләп чәй эчеп алыгыз да бабагыз белән бакчага бәрәңге чуплэргэ чыгыгыз.
Бэрэнге турында шигырьлэр сойлэнэ.
Уен. “ Кем кубрэк бэрэнге жыя”
“ Коз” – кумэк жыр.
Ата-аналар белэн чэй эчу.