Иярчен вакыт ??м иярчен урын ??мл?л?рне кабатлау ??м ныгыту д?ресе
Иярчен вакыт һәм иярчен урын җөмләләрне кабатлау һәм ныгыту дәресе
(8 нче сыйныфта Сингапурча укыту методының кайбер алымнарын файдаланып үткәрелгән татар теле дәресе)
Үткәрде: Кыямова Гөлсинә Рашит кызы,
Алан муниципаль бюджет белем оешмасы
“Алан урта гомуми белем бирү мәктәбе”-
нең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2014 ел
Тема: Иярчен вакыт һәм иярчен урын җөмләләрне кабатлау һәм ныгыту дәресе
Максат:
Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту.
Иярчен вакыт һәм иярчен урын җөмләләрне табу күнекмәсе булдыру.
Яңа сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру.
Бурычлар:
Тестлар чишү күнекмәсен үстерү.
Иярчен җөмләләрнең бәйләүче чараларын билгеләү күнекмәсен үстерү.
Төркемләп эшләү күнекмәсен үстерү, бердәмлек, коллективизм хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: таблицалар, әзер сораулар, компьютер, дәреслек, теоретик материаллар белән презентация.
Дәрес планы
Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
Белемнәрне актуальләштерү.
Тест чишү. (Тэйк оф – тач даун сингапур структурасын куллану)
Белемнәрне ныгыту.
Эй ар гайд сингапур структурасын куллану.
Дәреслектәге 107 нче күнегүне эшләү. Иярчен вакыт һәм урын җөмләләрне аерып язу, синтаксик анализ ясау (ФИНК-РАЙД-РАУНД РОБИН сингапур структурасын файдаланып, җөмләләрне тикшерү)
Эй ар гайд сингапур структурсы буенча эшләү.
МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР сингапур структурасы буенча эшләү.
КОНТИНИУС РАУНД РОБИН сингапур структурасын кулланып, тикшерү.
111 нче күнегү.
Парлап бирелгән җөмләләрдән иярчен урын җөмләле икешәр кушма җөмлә төзеп языгыз.
Өй эше.
Йомгаклау.
Дәрес барышы:
I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы: Хәерле көн, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Бер-берегез белән исәнләшегез (укучылар төркемдә каршы як һәм ян парлары белән исәнләшәләр).
II. Белемнәрне актуальләштерү.
Алда үтелгән дәресләрне искә төшерү.
ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН - (встать - сесть) “бас – утыр”
1) Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан ничә төре бар?
а) 12;
б) 2
2) Иярчен җөмләләрнең төзелеше ягыннан ничә төре бар?
а) 2;
б) 6;
3) Аналитик бәйләүче чараларга нәрсәләр керә?
а) көттерү паузасы, ияртүче теркәгечләр, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр;
б) көттерү паузасы, ияртүче теркәгечләр, ялгызак һәм парлы мөнәсәбәтле сүзләр.
4) Синтетик бәйләүче чаралар:
а) кушымчалар, янәшә тору, парлы мөнәсәбәтле сүзләр;
б) кушымчалар, янәшә тору, бәйлек һәм бәйлек сүзләр.
5) Шулай, шулай булса да, шуңа нинди сүзләр?
а) ияртүче теркәгечләр;
б) ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр;
6) “Кич җиткәч, машиналарның соңгысын тутырдылар” җөмләсенә кайсы характеристика туры килә?
а) синтетик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә;
б) аналитик иярчен урын җөмләле кушма җөмлә.
7) “Тукмагың кайда булса, сукмагың шунда булыр” җөмләсенә кайсы характеристика туры килә?
а) синтетик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә;
б) аналитик иярчен урын җөмләле кушма җөмлә;
Җаваплар: 1-а, 2-а, 3-б, 4-б, 5-б, 6-б, 7-б
III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
ЭЙ АР ГАЙД. (“Руководство предположения/реакции”) – тема буенча укучыларның белемнәре һәм фикерләре күнегүләр эшләгәннән соң чагыштырыла.
Күнегү эшләгәнче
+ яки - Сорау биремнәр Күнегүне эшләп бетергәч
+ яки -
Иярчен вакыт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең вакытын я турыдан – туры, я баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз аша белдерә. Иярчен урын җөмләбаш җөмләдәге эш яки хәлнең урынын я турыдан – туры, я баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз аша ачыклый. Иярчен вакыт һәм иярчен урын җөмләләр баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгечләр, көттерү паузасы, ике нокта белән бәйләнә. Ялгызак мөнәсәбәтле сүз булган баш җөмлә аналитик иярчен җөмләдән соң килсә, аның алдына өтер куела Сугыш булган җирдә сагыш бар.
(-дә) [...] – синтетик иярчен урын җөмлә. Иярчен урын җөмлә күбрәк – синтетик, сирәгрәк аналитик була. Сугыш беткәч, батырлар күбәер.
[кем], (шул)- А., иярчен ия җөмлә Укытучының сүзе. Тикшереләчәк җөмләләрдәге иярчен вакыт һәм иярчен урын җөмләләрне табарга. Синтаксик анализ ясарга.
ФИНК-РАЙД-РАУНД РОБИН (“подумай-запиши-обсуди в команде”) – һәр укучы башта уйлый, аннары фикерен дәфтәргә яза. Эшне төгәлләгәннән соң, төркемдә аңлаша, сөйләшә.
Дәреслектәге 107 нче күнегүне эшләү
ЭЙ АР ГАЙД. (“Руководство предположения/реакции”) – тема буенча укучыларның белемнәре һәм фикерләре күнегүләр эшләгәнче һәм күнегүләр эшләгәннән соң чагыштырыла.
Күнегү башында
+ яки - Сорау биремнәр Күнегү ахырында
+ яки -
+ Иярчен вакыт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең вакытын я турыдан – туры, я баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз аша белдерә. +
+ Иярчен урын җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең урынын я турыдан – туры, я баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз аша ачыклый. +
+ Иярчен вакыт һәм иярчен урын җөмләләр баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгечләр, көттерү паузасы, ике нокта белән бәйләнә. _
+ Ялгызак мөнәсәбәтле сүз булган баш җөмлә аналитик иярчен җөмләдән соң килсә, аның алдына өтер куела +
+ Сугыш булган җирдә сагыш бар.
(-дә) [...] – синтетик иярчен урын җөмлә. +
+ Иярчен урын җөмлә күбрәк – синтетик, сирәгрәк аналитик була. -
_ Сугыш беткәч, батырлар күбәер.
(-кәч),[...] - аналитик иярчен вакыт җөмлә -
МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР (помогающая учащимся глубоко понять и осознать изучаемые понятия и концепции) – укучылар теманың төрле якларын карыйлар, аның төп һәм төп булмаган билгеләрен, мисаллар һәм мисал була алмый торган очракларын язалар. (Һәр укучыга алдан әзерләп куелган А4 кәгазь бите бирелә.)
9563101007111ИЯРЧЕН ВАКЫТ ҖӨМЛӘ
00ИЯРЧЕН ВАКЫТ ҖӨМЛӘ
төп билгеләре Төп булмаган билгеләр
мисаллар Каршы
мисаллар
207720424765
1нче төркем иярчен вакыт җөмлә турында эшли
984885772795ИЯРЧЕН УРЫН ҖӨМЛӘ
00ИЯРЧЕН УРЫН ҖӨМЛӘ
төп билгеләре Төп булмаган билгеләр
мисаллар Каршы
мисаллар
207720424765
2нче төркем иярчен урын җөмлә турында эшли
Һәр укучы үзенең эшләп бетергәннән соң, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН – билгеле бер вакыт эчендә төркемдәге һәр укучы үзенең фикерен әйтеп сөйләшү була, шуннан соң МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР ны төркемгә эшлиләр.
Төркемгә эшләп бетергәннән соң, МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР класска эшләнелә. Төркемнәр, бер-берсен кабатламыйча, һәр бүлеккә үз фикерләрен әйтеп баралар.
111 нче күнегү.
Парлап бирелгән җөмләләрдән иярчен урын җөмләле икешәр кушма җөмлә төзеп языгыз.
IV Өй эше.
Әдәби әсәрләрдән иярчен вакыт һәм иярчен урын җөмләләргә икешәр мисал язып килергә.
V Йомгаклау.
Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую. Парковка. Дәрес турында фикерләрегезне язып ябыштырыгыз:
Сезгә дәрес ошадымы?
Дәрестә син үзеңне ачып бетерә алдыңмы?
Дәрес темасын аңладыңмы?
Бүгенге дәрестә катнашуыгызны бәяләп үтик.
Дәрес бетте, барыгызга да рәхмәт. Чыгарга мөмкин.