2 сыйныфта антоним с?зл?рне ?йр?н?
Дәрес планы
Дәреснең темасы: Антоним сүзләр
Максатлар:
1. Белем бирү максаты: Антонимнар турында белем бирү
2.Коммуникатив максат: Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм байлыгын арттыру, фикерләү сәләтен үстерү.
3.Тәрбияви максат: Укучыларда аралашу культурасы тәрбияләү, яхшы һәм начарны таный белергә өйрәтү
Дәрес барышы:
Уку мәсьәләсен кую, актуальләштерү
Укучылар, экранга карагыз һәм нәрсә күргәнегезне әйтегез:
Кыш фасылы һәм җәй фасылы
Көн һәм төн
Болытлы һава һәм кояшлы һава
Дуңгыз пычрак ә фил чиста
Тычкан кечкенә хайван ә аю зур хайван
Укучылар, ничек уйлыйсыз, бу сүзләр нинди сүзләр?
3. Төп өлеш. Уку мәсьәләсен чишү
1.“Парын тап”биреме
Ә хәзер мин сезгә рәсемнәр таратам, сез һәр сүзнең антоним парын табарга тиеш буласыз. Бу биремне төркемдә эшлибезИкенче биремгә күчәбез.
2.Төркемдә эшләү өчен бирем: Кышын һава ... (җылы, салкын), ... (кар, яңгыр) ява. Җир ... (ак, кара). Көннәр ... (озын, кыска), ә төннәр ... (озын, кыска).
Җәен һава ... (җылы, салкын), ... (кар, яңгыр) ява. Җир ... (ак, кара). Көннәр ... (озын, кыска), ә төннәр ... (озын, кыска).
Ә хәзер сайлап алынган сүзләрне сораулар белән алыштырып укыйбыз.
Кышын һава нинди, нәрсә ява? Җир нинди? Көннәр нинди, ә төннәр нинди?
Җәен һава нинди, нәрсә ява? Җир нинди? Көннәр нинди, ә төннәр нинди?
Өченче бирем
Кем? Нәрсә? Нинди? Нишли?
1
1 2
2 3
3 Малай, әби, кайта, бабай, бара, кыз, эшли, көн, кар, төн, җәй, уйный, яңгыр, зур, чиста, пычрак, кечкенә.
Рефлексия. Укучылар, дәресебезгә йомгак ясарга вакыт җитте. Без бүген дәрестә нәрсә турында өйрәндек?
Антоним сүзләр турында
Алар нәрсә белдерәләр? (Что они выражают?)
Противоположный смыслАнтоним сүзләрнең уртак яклары бармы?
Әйе, алар бер үк сорауга җавап бирәләр
Нинди антоним сүзләр исегездә калды? (Һәр төркем җавап бирә )
Өйгә эш бирү: 1. Антоним сүзләр уйлап язарга
2. Антонимнар кулланып, 3 җөмлә төзергә