Презентация. Лексик чараларны с?йл?мд? куллану
Лексик берәмлекләр Бер мәгънәле күп мәгънәле синонимнар антонимнар омонимнарсүзләр сүзләр туры мәгънәле күчерелмә мәгънәле сүзләр сүзләр 1. Сүз бер мәгънәле һәм күп мәгънәле була. Сүзнең беренчел мәгънәләрен туры мәгънәләр, икенчел мәгънәләрен күчерелмә мәгънә диләр. Күчерелмә мәгънә атаманың бер күренештән икенчесенә күчү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Мәсәлән, Баярак лампа яна иде....Йокы каядыр качкан.(Г. Ибраһимов. Уты сүнгән җәһәннәм) 2. Бер үк төшенчәне белдереп, мәгънә ягыннан бер-берсенә якын булган, ә семантик-стилистик төсмере ягыннан аерылып торган сүзләр симнонимнар дип атала. Мәсәлән, Үзе көннән-көн матурлана, асыллана бара. (Г. Ибраһимов. Алмачуар) 3. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр антонимнар дип атала. Мәсәлән, Хезмәт каты, хак начар, эш вакыты хәлләреңне бетереп аяктан егарлык озын иде.(Г. Ибраһимов. Кызыл чәчәкләр) 4. Аваз төзелеше ягыннан бер-берсенә охшаш булган, мәгънә ягыннан бөтенләй төрле төшенчәләрне белдергән сүзләр омонимнар дип йөртеләләр. Мәсәлән, Әткәй, бу нахак бәладән коткарыйм дип, көн чаба, төн чаба. Яра тирән түгел икән. (Г. Ибраһимов. Алмачуар) Уку мәсьәләсе Галимҗан Ибраһимов сөйләменнән синоним, антоним, омоним, күп мәгънәле сүзләрне табу һәм аларның текста кулланылыш үзенчәлекләрен ачу 1нче бирем Текстны укыгыз, эчтәләге турында уйланыгыз. Текста нинди образ сурәтләнгән? Синоним сүзләрне табыгыз, аларның синонимик рәтләрен төзеп, дәфтәрегезгә языгыз. Автор ни өчен бу синонимнарны кулланган? Зәңгәр күл диңгез кебек җәелеп ята. Әйтерсең, әкияттәге сихерле көзге инде. Көзге кояш яктысында шулай матур булып, җанлы булып нур эчендә уйный. Күлнең кыйбла ягында утырган безнең авыл да үзенең яшел түбәле сарайлары, биек манаралары, бакчалары белән кечерәк бер шәһәрдән ким түгел икән. Шул сарайлардан бераз китсәң, Зариф осталар урамы күренә. Болар да чибәр йортлар. Аннан соң вак, кечкенә, балчык читән өйләр, бер-бер артлы тезелеп, буталып, авылның читендәге тиреслекләргә барып чыгалар. Әнә бер якта Шаһбазның агасының балчык куышы ... Менә бу яклап, күпер башында, бер өем чүп кебек безнең читән. Авылның тирә-ягын менә шулар йөзәрләп, меңәрләп чолгап алганнар... Болай караганым юк иде, читтән торып карасаң, безнең авыл зур, бик зур бер чүплек икән, байлар тирәсе шул зур тирес мәйданының уртасына чыккан бер-ике чәчәк кенә. Г. Ибраһимов. Кызыл чәчәкләр. 1нче бирем Сарай, йорт, өй, куыш, читән, (бина, торак, фатир); матур, чибәр, (гүзәл, күркәм, ямьле, килешле, сөйкемле); вак, кечкенә, (бәләкәй, нәни, кече, кечтеки); чүплек, тирес майданы. Автор, синоним сүзләрне кулланып, безгә авылда яшәүчеләр турында мәгълүмат бирә. Авыл матур, зур, бай табигать кочагына урнашкан, ләкин анда яшәүчеләрнең тормышлары төрле дәрәҗәдә. Менә шуны автор синонимнар аша күрсәтә.Кабатлаулар булмасын өчен куллана.Үзе әйтергә теләгән мәгънәне тирәнрәк ачу өчен файдалана. 2нче бирем Текстан антоним сүзләрне табып дәфтәрегезгә языгыз. Ни өчен кулланылышын аңлатыгыз. Зәңгәр күл диңгез кебек җәелеп ята. Әйтерсең, әкияттәге сихерле көзге инде. Көзге кояш яктысында шулай матур булып, җанлы булып нур эчендә уйный. Күлнең кыйбла ягында утырган безнең авыл да үзенең яшел түбәле сарайлары, биек манаралары, бакчалары белән кечерәк бер шәһәрдән ким түгел икән. Шул сарайлардан бераз китсәң, Зариф осталар урамы күренә. Болар да чибәр йортлар. Аннан соң вак, кечкенә, балчык читән өйләр, бер-бер артлы тезелеп, буталып, авылның читендәге тиреслекләргә барып чыгалар. Әнә бер якта Шаһбазның агасының балчык куышы ... Менә бу яклап, күпер башында, бер өем чүп кебек безнең читән. Авылның тирә-ягын менә шулар йөзәрләп, меңәрләп чолгап алганнар... Болай караганым юк иде, читтән торып карасаң, безнең авыл зур, бик зур бер чүплек икән, байлар тирәсе шул зур тирес мәйданының уртасына чыккан бер-ике чәчәк кенә. Г. Ибраһимов. Кызыл чәчәкләр. 2 нче бирем Авыл – шәһәр, авыл – чүплек; тезелеп – буталып; йөзәрләп, меңәрләп – бер-ике. Авыл образын төгәлрәк сурәтләү өчен кулланган. Бер карасаң, үзенең кайбер йортлары, аларның тезелеп торулары белән авыл шәһәргә охшаган, икенче карасаң, авыл үзенең куышлары, читәннәре, аларның буталып урнашуы белән чүплеккә тартым. Ярлылар бик күп, ә бай сарайлар бер-ике генә. Антонимнарны авыл эчендәге каршылыкларны күрсәтү өчен кулланган 3нче бирем Текстагы каралтып бирелгән сүзләрнең нинди сүзләр булуын ачыклагыз. Мәгънәләренә игътибар итегез һәм ни өчен кулланылуларын ачыклагыз. Зәңгәр күл диңгез кебек җәелеп ята. Әйтерсең, әкияттәге сихерле көзге инде. Көзге кояш яктысында шулай матур булып, җанлы булып нур эчендә уйный. Күлнең кыйбла ягында утырган безнең авыл да үзенең яшел түбәле сарайлары, биек манаралары, бакчалары белән кечерәк бер шәһәрдән ким түгел икән. Шул сарайлардан бераз китсәң, Зариф осталар урамы күренә. Болар да чибәр йортлар. Аннан соң вак, кечкенә, балчык читән өйләр, бер-бер артлы тезелеп, буталып, авылның читендәге тиреслекләргә барып чыгалар. Әнә бер якта Шаһбазның агасының балчык куышы ... Менә бу яклап, күпер башында, бер өем чүп кебек безнең читән. Авылның тирә-ягын менә шулар йөзәрләп, меңәрләп чолгап алганнар... Болай караганым юк иде, читтән торып карасаң, безнең авыл зур, бик зур бер чүплек икән, байлар тирәсе шул зур тирес мәйданының уртасына чыккан бер-ике чәчәк кенә. 3 нче бирем Болар – күчерелмә мәгънәдәге сүзләр. Алар табигать, авыл күренешенкыска, җыйнак һәм образлы итеп сурәтләп бирәләр. Җансыз күренешләрнеҗанландыралар, төссезләрен төсле итәләр, күренешләрнең төгәл урыннарынкүрсәтәләр, авылдагы ярлылыкның ни дәрәҗәдә булуын ачарга ярдәмитәләр 4нче бирем. Текстан омоним сүзләрне табыгыз, аларның мәгънәләрен ачарлыксүзтезмәләр төзегез, текстагы функцияләренә игътибар итегез. Зәңгәр күл диңгез кебек җәелеп ята. Әйтерсең, әкияттәге сихерлекөзге инде. Көзге кояш яктысында шулай матур булып, җанлы булып нурэчендә уйный. Күлнең кыйбла ягында утырган безнең авыл да үзенең яшел түбәлесарайлары, биек манаралары, бакчалары белән кечерәк бер шәһәрдән кимтүгел икән. Шул сарайлардан бераз китсәң, Зариф осталар урамы күренә.Болар да чибәр йортлар. Аннан соң вак, кечкенә, балчык читән өйләр, бербер артлы тезелеп, буталып, авылның читендәге тиреслекләргә барыпчыгалар. Әнә бер якта Шаһбазның агасының балчык куышы ... Менә буяклап, күпер башында, бер өем чүп кебек безнең читән. Авылның тирә-ягынменә шулар йөзәрләп, меңәрләп чолгап алганнар... Болай караганым юк иде,читтән торып карасаң, безнең авыл зур, бик зур бер чүплек икән, байлартирәсе шул зур тирес мәйданының уртасына чыккан бер-ике чәчәк кенә. Г. Ибраһимов. Кызыл чәчәкләр. 4 нче бирем Көзге – көзгедән карадым; көзге кояш. Сарай – патша сарае; өйкырындагы кечкенә сарайлар. Соң – соң кайту; ашаганнан соң; соң, никирәк?! Бер – бер (сан) алма; бер (алмашлык) якта; Менә – таудан менә, менәшулар. Бу – бу яклар, аштан бу күтәрелә, елганы бу. Өем – бу минем өем,өем-өем кар.Омонимнар сөйләмгә очраклы рәвештә генә килеп кергәннәр. Автор аларны махсус рәвештә кулланмаган. Шигъри сөйләмдә омонимнар махсус кулланылырга мөмкиннәр. Алар каламбур рифма (сүз уйнату) ясыйлар. Модель Лексик берәмлекләр Бер мәгънәле күп мәгънәле синонимнар антонимнар омонимнарсүзләр сүзләр туры мәгънәле күчерелмә мәгънәле сүзләр сүзләр Лексик берәмлекләр Бер мәгънәле күп мәгънәле синонимнар антонимнар омонимнар сүзләр сүзләр туры күчерелмәмәгънәле мәгънәле сүзләр сүзләр лексик чаралар Лексик берәмлекләр Бер мәгънәле күп мәгънәле синонимнар антонимнар омонимнар сүзләр сүзләр туры күчерелмәмәгънәле мәгънәле сүзләр сүзләр лексик чаралар сурәт (образ) тудыручы сүзләр Г. Ибраһимов – табигать күренешен бөтен нечкәлекләре белән остасурәтләүче язучы-художник. Бай табигать аңа бай тел, матурлыкның эчке серләрен зирәк сиземләрлеколы тойгы, алар хакында зур фикерләр белән язарлык тирән акыл, илаһи бермаһирлык, көч-куәт биргән. С.Ш. Поварисов Ул лексик чараларны әсәргә җылы тын өрер өчен генә түгел, ә бәлки зур фикерләрне тирәнтен ачу өчен куллана. В.Х. Хаков Әдип ... пейзажның функциональ ягын, төрле мәгънәләр белдерү юнәлешен үстерә, контекст белән оста бәйләп, аны эчтәлек ачуга ярдәм итә торган әһәмиятле мәгънә чарасы итеп карый. В.Х. Хаков Өй эше 1. Беренче текстан синоним, антоним, омоним, күпмәгънәле сүзләр булган җөмләләрне күчереп язарга һәм синоним, антоним, омоним, күпмәгънәле сүзләрнең асларына сызарга. 2. Г.Ибраһимовның әсәрләреннән синоним, антоним, омоним, күпмәгънәле сүзләр кулланылган бишәр җөмлә язып килергә. 3. Синоним, антоним, омоним, күпмәгънәле сүзләрне кулланып, “Күңелгә якын син, туган авыл1” дигән темага сочинение язарга. Кулланган лексик чараларның асларына сызарга.